27.03.2015

Умартачылык


              Мөгаллим язмалары Умартачының язгы мәшәкатьләре

Умарталар уяна

Яз кояшы көннән-көн турырак һәм җылырак карый. Кар күмгән корт ояларын кар астыннан чыгарыр вакыт җитте.Бу эшне сузмаска,тиз арада эшкә тотынырга кирәк.Умартачылар өчен иң кызу һәм  җаваплы чорларның берсе башлана.Чөнки җәен җыелачак балга нигез нәкъ менә хәзер салына.Минем үземнең умарта оялары  калын стеналы,шуңа күрә курыкмыйча ояларны  бакчада калдырам.Көздән ояларны рубероид белән тышлыйм.Ул җилдән,суыктан һәм дымнан саклый.Иң әһәмиятлесе: тишекләр кар белән күмелми һәм кортлар томаланмый. Кортларны тышта калдырганда бал запасы 3-4 килограммга  артыграк калдырыла.Бераз кар яуганнан соң,ул гадәттә,ноябрь ахырларына туры килә,бөтен ояларны тирә-яктан түбәсенә кадәр кар белән күмеп куям.Әгәр җил карны тузгытып,ояларны ачып бетермәсә,язга кадәр оялар янына барып торуның кирәге булмый.

Хәзер эшләнергә тиешле иң беренче әһәмиятле эш: ояларның тирә-ягын кардан чистарту һәм кортларның исән-саумы,азык запасларының җитәрлекме икәнлекләрен ачыклау.Моны белү бик җиңел.Йөрәк тибешен тыңлау өчен кулланыла торган   фонендоскопны очу тишегенә куеп тыңласаң,кортларның акрын гына гөжләүләрен ишетергә мөмкин.Чөнки корт оясында тормыш февраль аенда ук башланды инде. . Умартада шартлар яхшы булганда корт анасы апрель ахырында тәүлеккә 500-800 йомырка сала. Чама белән өч атнадан алардан яшь кортлар чыга.Гөжләү тавышы көчле булса һәм тигезле-тигезсез булып ишетелсә,шикләнерлек сәбәп бар дигән сүз.Оя стенасына бер-ике тапкыр агач чүкеч белән суккалап карагыз.Гөжләү кинәт көчәеп китеп,озак вакыт тынмый торса: яки корт анасы үлгән яки ашарларына беткән.

Кортларны ашату.

Теләсә нинди очракта да, кичекмәстән ашарларына азык бирергә кирәк.Һава температурасы 6-8 җылылык булганда,кояшлы көнне тиз генә ояны 2-3 минутка ачып,азык тыгып куярга мөмкин.Бу вакытта әле баллы кәрәзләр куеп мәшәкатьләнүнең кирәге юк. Иң җайлысы җәймә астына канди кую. Тулырак…

Әнине үтерер идем!


Мөгаллим язмаларыМин әнине үтерер идем!

Үзләрен ташлаган балаларда әни дигән изге затка менә шундый мөнәсәбәт.

Ел саен татар теле атналыгын апрель аенда Тукайга багышлап үткәрә торган идем. Бу уку елында татар теле мөгаллименә  «этлек» эшләргә теләделәрме, атналыкны ноябрь аена куйдылар. «Нишләп алай?» дип сорагач, завуч ханым: «Ноябрь аенда үткәреп кара әле бер», – дип серле генә елмаеп җавап бирде.

Яхшы, хуш. Үткәрергә тек үткәрергә. Мөгаллим башы әллә нинди көтелмәгән хәлләрдән дә чыгу юлын таба. Шуның белән чәч агарган, шуның белән пеләшләнгән. Рус мәктәбендә татар теле атналыгы үткәрүнең үз нечкәлекләре, үз авырлыклары бар. Монда сиңа бер бала да «мин шуны ятлыйм, тегене сөйлим» дип тормый. Безнеке шикелле мәктәпнең дебилл балалары бигрәк тә. Булды ди аңа атналык, булмады ни. Ләкин икенче атна башында дирекция эшеңә бәя бирәчәк, нәрсәләр эшләгәнеңне яки эшләмәгәнеңне бөтен коллегаларың каршында чәчеп салачак.

Мин монда атна буе ниләр майтарганымны сөйләргә җыенмыйм. Әйтергә теләгәнем – атналыкның соңгы көне турында. Тулырак…

Урысны актарсаң…


Урысны актарсаң, татарны та­барсың, дигән әйтемдә хаклык бар. Моны бигрәк тә рус сүзләре арасында төрки сүзләрнең күп булуы ачык күрсәтә. Дәлилләүне рус телендәге слово сүзен тикшерүдән башлыйк. Ул татарның сөйләү, сөйләве [сөйләүе] сүзенә бик тә охшаш. Сүз рус теленә күчкәндә бераз үзгәргән, әлбәттә. Татар телендәге сөйләү [сөйләүе] кемнеңдер нәрсәдер турында сәйләүен аңлатса, рус телендәге слово аерым сүз мәгънәсендә йөри. Мондый үзгәрешләр бер телдән икенче телгә күчкән һәрбер сүздә дә була. Шуңа күрә дә слово белән сөйләү сүзләрен бер та­мырдан чыккан тугандаш сүзләр дип әйтмичә булмый.

Хәзер рус телендәге рана сүзен алыйк. Рана ул ачык җәрәхәт, яра (ярын), ярылган, яраланган урын. Татарда яраланган урын турында әйткәндә — яраны карау, яраны бәйләү, яраны төзәтү дип сөй­ләшәләр. Монда рана сүзенең яра (ярын) сүзенә охшаганлыгы кү­ренеп тора. Тик яра (ярын) сүзен­дәге беренче «я» авазы рус теленә күчкәндә төшеп калганга, сүз рана диеп әйтелә. Гомумән, сузык авазга башланган төрки сүзләр рус теленә күчкәндә алдагы сузык авазларның төшеп калуы күп күчмә сүзләрдә күренә. Тулырак…

Бала мәктәпне нигә яратмый?


  мәктәпне яратмыйБала мәктәпне нигә яратмый? Бик күп балалар мәктәпне яратмыйлар,ә кайберләре бөтенләй күрә алмый.Моның сәбәбен белергә тырышып,уйланып караганыгыз бармы? Нишләп булмасын ди, күпләгән ата-аналарның һәм укытучыларның үзәк бәгырьләренә үткән сорау бу.Менә бала 1нче сентябрь көнне зур үсүенә куана-куана мәктәпкә ашыга. Әмма 4-5 айдан мәктәптән бизә. Аларның 40%ы әти-әниләреннән куркып, барырга кирәк булганга күрә генә мәктәпкә йөри. 10% балада уенда лидерлык сыйфатлары көчле була, алар шуны җиңел генә мәктәпкә күчерәләр һәм мәктәпкә укырга дип түгел, уйнарга,күңел ачарга дип киләләр. 50%ы бөтенләй мәктәпкә барырга теләми. Мәктәптә дә,өйдә дә уку өчен бөтен шартлар тудырылса да,балалар төрле сәбәпләр табып мәктәпкә бармый калырга тырышалар. Мәктәпкә дип чыгып киткәннәренең дә шактые урамда өстерәлеп йөрүне хуп күрә я дәресләрдән качып китә. Укырга теләмәүнең сәбәпләре шактый Әйдәгез,бергәләп шуларны ачыклап карыйк әле.

Тормыш гыйбрәтләре.

Әти-әниләрнең күбесе мәктәптә ниләр эшләнгәнен,баласы укыган сыйныфта нинди хәлләр булып ятуын бөтенләй белмиләр.Үткән ел  “Ватаным Татарстан” газетасында бер бик гыйбрәтле язма басылган иде. “Күңелсез Белем көне, яки Рөстәм ни өчен мәктәптән елап кайткан?”дип атала ул. ( № 149 | 13.09.2013). Мәктәпнең сабыйны рәнҗетүен ачып салган бу мәкалә минем әлегә кадәр хәтеремнән чыкмый.Эчтәлеген сөйләп чыгарга җыенмыйм,шулай да менә бу кечкенә генә берничә җөмләдән барысы да аңлашылыр дип ышанам. “…Ләкин бәйрәм көнне чәчәк бәйләме тотып килүче малайга якты чырай күрсәтүче булмады. Ул гына да түгел, яңа сыйныф җитәкчесе Мөнирә Борһановна, аяк тибеп, Рөстәм Сафиуллин минем класста түгел, бу – аңлашылмаучылык, сез дөрес аңламагансыз, дип кире борды. Чәчәк бәйләме тоткан Рөстәмне бу көнне күпләр кызганды”. Гаилә белән мәктәп арасында килеп чыккан аңлашылмаучылык аркасында бала күз яше түгәргә мәҗбүр була.Укытучылар да,директор да бала турында түгел,беренче чиратта, үз сүзләрен өскә чыгару турында уйлыйлар.Мәктәпләрдәге шәфкатьсезлек мисалының берсе генә бу,ә язылмаганнары,яшереп калдырылганнары күпме? Мисал эзләп ерак китәсе юк. Әгәр шушы теманы дәвам итәрлек мисал үземдә булмаса,мин бу мәкаләне язып та тормас идем.Ә ул моннан гыйбарәт.

Үзебезнең мисал.

Дүртенче сыйныфта укучы оныгыбыз көзге каникулда авылга кайтты.Хәл-әхвәл белешкәннән соң сүз ,билгеле инде, беренче чирек  йомгакларына күчте. Онык уңайсызланып кына ике фәннән: татар һәм рус телләреннән “4”ле чыгуы турында әйтте.Моңарчы гел “5”легә генә укып килгән малайның күңеле төшкән,алга таба аның ул билгеләрне “5”кә күтәрергә бик атлыгып тормавы күренә.Үзем укытучы булгач, мин моның шулай буласын җәйдән үк алдан сизенеп,чамалап куйган идем инде.

Үткән ел бер кайтуында киленебез укытучыларыннан бик зарланган иде: “Баланы яратмый,гел бәйләнеп кенә тора,җавап бирергә дип кул күтәреп торуын да ошатмый.Икенче мәктәп эзләмичә булмас”,- дигән иде.Малайның сорауларны күп бирүен дә ошатмый икән укытучы. Менә сиңа мә! Башлангыч сыйныф укучысының кул күтәргәнен яратмаган укытучы да була микәнни? Була икән шул,имеш,башкаларга җавап бирергә комачаулый икән безнең онык.Киленгә ачыктан-ачык дәрестә һаман кул күтәреп утырмасын дип “акыллы” киңәшен дә биргән бу югары категорияле  укытучы. Кыскасы,дәрестә тик кенә утырсын: сорамасын да,җавап та бирмәсен дигән. Димәк,укымасын!

Я,әйтегез,укырга дип мәктәпкә атлыгып торган баланы мәктәптән биздерүнең җинаятьчел мисалы түгелме бу? Шушы алда язылган мисаллардан сорауга беренче җавап килеп чыга. Ничек кенә гаҗәп яңгырамасын,ләкин мәктәптән биздерүче төп фигура-укытучы!

Баланы мәктәпкә беренче атлап кергәндә аны нинди укытучы каршы алуы аеруча мөһим.Укытучы  акыллы,иҗади эшләүче,шәфкатьле һәм үз эшенә намуслы карый икән,аңа эләккән балалар да бәхетле,мәктәпне яратачаклар дигән сүз.Ә инде язма башында телгә алынган Борһановналар шикелле туры килсә,бу балалар гомер буе мәктәпне сөймәячәкләр.Чөнки башлангыч сыйныфларда укытучы авторитеты шулкадәр зур була ки ,укучы үзенә карата аз гына гаделсезлек,кимсетү,түбәнсетү сизә икән,ул аның өчен зур стресска әйләнә һәм бала  аны бик авыр кичерә.

Инде берсен әйткәч,икенчесе дә калмасын.Монысы каникулга бирелгән өй эшләренә кагыла.Хәзер укучыларның һәр фәннән эш дәфтәрләре бар.Анда үтелгән темалар буенча укучылар өйдә эшләп килү өчен өстәмә биремнәр язылган.Ул дәфтәр дәрестә алган белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү максатыннан булдырылган.Һич кенә дә бала каникулда эшләп утырсын өчен чыгарылмаган.Оныгыбыз галәмәт зур сумкасына китап-дәфтәрләрен төяп кайтып төшкәч бик аптыраган идем.Ә инде күпме эш башкарырга тиешлеген белгәч,бөтенләй егылыплар китә яздым.

Рус теленнән 15 бит бирем,математикадан 10 бит,татар теленнән тагын шуның кадәр.Шуларга өстәп “Ак тәпи” дигән хикәя укыйсы.Ике көндә ерып чыктык чыгуын,әмма эш анда түгел.Нигә баланы каникулда өй эше биреп җәзаларга? Мин, гомумән, укучыларга өй эше бирү ягында түгел.Уйланылмыйча берьюлы өеп бирелгән мондый өй эшләренең өч тиенлек тә файдалары юк,ә менә зыяны баштан ашкан.Педагогик яктан ялгыш бу гамәлнең баланы мәктәптән читләштерүгә китерүен ,шәт аңлагансыздыр, дип беләм.

Бала шәхесен бетерү.

Икенче сәбәп: бала мәктәпкә аяк басу белән шәхес булудан туктый чөнки,чул бертөрле соры массадан торган укучылар коллективына килеп эләгә.Ә бу нәрсә дигән сүз һәм ул нәрсәсе белән куркыныч? Төрле гаиләләрдә төрлечә тәрбияләнеп үскән балалар мәҗбүри рәвештә бер сыйныфка тупланалар.Алар уртак хисләр,карашлар,теләкләр һәм максатлар буенча берләшмиләр.Алар дуслар да түгел,чөнки 20-25 бала берьюлы дус була алмый,булса 2-4 бала дуслашып йөри.

Аларның уртак шөгыльләре дә юк. Әмма шуңа карамастан, алар күп вакытларын бергә үткәрергә мәҗбүр ителәләр.Балада өйне сагыну хисе өскә калкып чыга.Өйдә барысы да әйбәт: тәртип тә,җиһазлар да,ашау-эчү дә. Өйдә аны яраталар,иркә сүзләр әйтәләр.Ә монда ул ялгыз.Аның белән кызыксынучы да,уйнаучы да,сүзләренә колак салучы да юк. Менә шушы ялгызлык,коллективта үз кеше булып китә алмау баланы мәктәптән читләшүгә этәрә. Тулырак…

Бисмиллаһ урынына- “тозлы-борычлы” сүгенү


Тормышка ашмый торган тагын бер канун кабул ителде.1нче июльдән әдәби әсәрләрдә һәм матбугатта,спектакль һәм кинофильмнарда сүгенү сүзләре кулланган өчен штраф түләттерә башлаячаклар.Русия Президенты Владимир Путин  сүгенү сүзләрен тыя торган әнә шундый фәрманга кул куйды.Көлке дә,кызганыч та.Әле күптән түгел генә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турында закон чыгарганнар иде.Котылдыкмы тәмәке төтененнән? Моңарчы ничек пыскыткан булсалар,тәмәке сөреме бүген дә шулай миләребезне агулый тора.Монысы да шулай булачак.Гәрчә штраф күләме 2000-3000 сум дип күрсәтелсә дә,бүген тоташы белән сүгенеп яшәүче  ил бер айдан сүгенүсез тормышка күчмәячәк.Кешенең дәрәҗәсенә карап штраф зурлыгы да арта диелгән карарда.Ул вазифаи затларга,мәсәлән 5000-20000 сум,юридик затлар өчен исә 20000 сумнан 200000гә кадәр.Сүгенгән өчен генә депутатларга шуның кадәр штраф түләтүләренә ышанып булмый,билгеле,ә менә Тулырак…

Әти тәрбиясе


                                                                     Әти тәрбиясе.                                                  

         

 Укытучы баласы.

 Мин үзем әти тәрбиясе, мәктәп тәрбиясе дигән әйберләрне аерып карый алмыйм. Чөнки беренче сыйныфка үз әниемә укырга кердем. Дүртенчедән сигезенчегә кадәр әти минем сыйныф җитәкчесе булды.  Мәктәптә укытучы баласы булуның өстенлекләрен күрмәдем. Без укыганда атна саен линейка була торган иде. Ак яка тагылганмы, галстук үтүкләнгәнме, чәч җитмәгәнме -шуларны тикшерәләр. Бер линейкада мин дә чәч белән эләктем, Һәм завуч апа кайчы белән минем башка да юл салды.

  Балачак хатирәләреннән мин  әти белән әнинең кичләр буе өем-өем дәфтәр тикшереп, план төзеп утыруларын хәтерлим. Ул заманда укытучының дәрескә план төземичә керүе җинаять санала иде. Өйдә миңа тегеләй бул, болай бул дип аерым тәрбия чарасы кулланмадылар. Бөтен тәрбия мәктәптә булды. Шуңа күрә мин бала гаиләдә яки мәктәптә тәрбияләнергә тиеш,дигән сүзләргә бик аптырыйм.Тәрбиянең аерып куелган урыны була алмый.

 Бервакыт  шулай малайлар кәгазь шартлаткыч ясап, залда шартлатып йөрделәр. Гөнаһ шомлыгына каршы, безнең класстагылар завучка эләккән. Дәресләр беткәч, әти бер кочак иске дәфтәрләр күтәреп, класска килеп керде. Без, өйгә чабарга җыйналган малайлар,сөмсерләребез коелып, парталарга кире утырдык. Сүгү дә юк, орышу да юк. Әти кәгазьләргә күрсәтеп: «Кем 100 шартлаткыч ясый, шул өенә китә», -диде елмаеп.Һәм   үзе дәфтәр тикшерергә тотынды. Берәү дә кымшанмый, утырабыз шыпырт кына. Бераздан әти күтәрелеп карады да: «Нишләп ясамыйсыз?» – диде. -Ясый белмибез». – дип мыгырданыштык. «Беләсез, тәнәфестә бөтен мәктәпне күтәрерлек итеп шартлатып йөргәнсез бит. Кайсыгыз белә, белмәгәннәргә шул өйрәтсен», – диде. Шуннан берәм-берәм ясарга керештек шартлаткычларны. Йөзне үк ясагандырбызмы – юкмы, хәтерләмим, ләкин берәү дә бүтән андый шартлаткыч белән тавыш чыгарып йөрмәде. Шундый тәрбия чарасыннан соң, мин өйдә дә кирәкмәгән нәрсәләр белән шөгыльләнергә ярамаганлыгын әйбәт аңлап калдым.

Тәртипкә өйрәтү.

  Без укыганда мәктәпкә иртә киленә иде. Һәр көнне бөтен мәктәп сигезенче яртыда парта артында була. Бу тимер тәртип, соңга калсаң кызарырга туры килә. Класс җитәкчесе булган әти көн саен безнең белән нәрсә дә булса эшли, йә көндәлекләрне тикшереп кул куя, йә тырнаклар-чәчләр киселгәнме, галстук бөгәрләнмәгәнме, шуларны карап чыга. Бер көнне тәрбия әңгәмәсе, икенче көнне сәяси вакыйгаларны аңлату, өченче көнне күпме кәгазь-чүпрәк, көл тапшыруың тикшерелә, аннан линейка. Бу режим мине кечкенәдән тәртипкә, төгәллеккә өйрәткән. Мин хәзер дә мәктәпкә иртә килергә тырышам. Иң яратмаган нәрсәм: барасы җиргә соңга калып йөрү.

  Күп тапкырлар игътибар иткәнем бар: әти-әниләре укытучы булганнарның мәктәптә эшләүләре күпкә яхшырак бара. Чөнки алар кечкенәдән укытучы хезмәтенең икенче ягын, өйдәге ягын да күреп үсә. Әтиләр буынында белем бирү омтылышы, хезмәткә мөнәсәбәт, тәртип бөтенләй икенче иде. Мәсәлән, минем әтинең  мәктәп тирәсендә тәмәке тартканын күргәнем булмады. Әтиләрнең әшәке, ямьсез сүзләр әйтеп сөйләшкәннәрен дә хәтерләмим. Хәзерге адым саен сүгенгән, аты-юлы белән мәктәп залында оятсыз сүзләр кычкырган һәм ишек алдында тартып йөргән балаларга ничек түзәрләр иде икән алар, дип уйлыйм.

Әтисезләр.

Хәзер әти тәрбиясе дә, мәктәп тәрбиясе дә күрмәгән буын үсеп җитте. Сыйныфтагы балаларның яртысының әтиләре юк: берләренеке эчеп үлгән, икенчеләре асылынган, өченчеләре аерылган, дүртенчеләре өйдән чыгып качкан. Булганнарыныкы да өйгә кайтып керә алмый: йә атналар-айлар буе шабашкада, йә туктаусыз эчә, исерек. Балалар бакчасында – апалар, өйдә – әнисе һәм мәктәптә тагын хатын-кызлар кулына килеп эләгү малайларны тәмам ярсыта. Ир-ат укытучылар булмау – мәктәптәге төп проблемаларның берсенә әйләнде. Экспертлар фикеренчә, мәктәптә укытучы хатын-кызлар гына булу малайларның психикасына тискәре йогынты ясый икән. Мәктәпләргә ир-ат укытучылар килмичә киләчәктә чын ирләр тәрбияләү турында хыялланырга да кирәкми, ди психологлар.Малайларга гына түгел, кызларга да уңай йогынты ясый ир-егетләр. Мин үзем якын киләчәктә мәктәпләрдә ирләр артуына ышанмыйм. Хәлләр болай барса, тиздән авылда да физкультура, хезмәт дәресләрен хатын-кызлар укыта башламагае дип шикләнәм. Тулырак…