27.10.2012

Тилеләр дәүләте тиз үләр.


    Кеше олыгайган саен үткәннәрен еш искә ала башлый икән. Еракта калган тормыш мизгелләрен,булган вакыйгаларны,хәл-күренешләрне бүгенге көн белән чагыштыра,үлчәп карый.Үзем дә Казан Дәүләт Университетында укып йөргән көннәремне бер моңсулык белән,сагынып искә төшерәм.Ул вакытта В.И.Ульянов-Ленин исемендәге университет илдәге Тулырак…

Аңламадык бер нәрсә дә


Алдан ук әйтеп куям: монда язылган сүзләр “артыннан” берәр мәктәпне эзләргә тырышмагыз. Минем кебек үк һәр укытучының да мәктәп турында (утыз елдан артык эшлим) әйтер сүзе бардыр. Шуңа күрә бу язманы гади авыл укытучысының уйлары, фикерләре дип кабул итегез. Ә укыганда үз мәктәбегездәге хәлләр очрый икән, артык гаҗәпләнмәгез – ни хәл итәсең, бер илдә, бер җәмгыятьтә яшибез бит.

Мәктәп

Авылда бүген җимерелмичә, таркалмыйча калган бердәнбер урын бар. Ул – мәктәп. Мәктәп – авылның төп идеология үзәге, чөнки анда укымышлы, зыялы катлам тупланган. Мәктәбе булган авыл – бәхетле авыл. Ләкин күп кенә авыл мәктәпләре бүген кайчан ябарлар икән дип дер калтырап яши. Кайчан эшсез калырбыз? Аерым кешеләр кулында миллиардлар тупланган заманда мең сумнарга җан асрап ятучы мәктәпләрне ябу – илгә, халыкка каршы үткәрелгән әхлаксыз чара ул. Аз баланы укыту наданлыкка китерә дигән сүзләр чепчи ялган. Без, мәсәлән, башлангычта ике сыйныф бер бүлмәдә утырып укыдык. Укытучы дәреснең яртысында безне, икенче яртысында икенче классны укытты. Университетка кереп укый алганмын икән, димәк, беренче сыйныфтан ук төпле белем биргәннәр, надан калдырмаганнар.

Ә хәзер наданлыкның сәбәбенә бер мисал китерәм. 2000нче елның 1 сентябрендә В.Путин Самара өлкәсенең Кузькино авылы мәктәбенә керә. Һәм парта өстендә яткан биология китабын ачып укый башлый. “Яңгыр суалчанының нерв системасы белән ланцетникныкы арасындагы 10 аерманы күрсәтегез”, – дип язылган була анда. Путин үзе дә, мәгариф министры да, губернатор да 7 нче сыйныф укучысы белергә тиешле шушы аермаларны әйтә алмыйлар. Наданлыкка китерүче төп сәбәп мәктәптә түгел, ә укыту программаларында, дәреслектә.

Мәгарифтәге кризисның асылы гади – мәктәп бүген тормышка кирәкне өйрәтми, киләчәк заман кешесен тәрбияләми. Тормыш кешеләрнең бергәләп эшләүгә сәләтле, үзара аралаша, сөйләшә белүче кешеләр булуын, уйлый-фикерли белүен таләп итә, ә мәктәптәге укучыларның күбесе көннәр буе авыз ачып бер сүз эндәшми, еллар буе алдагы партада утыручы иптәшенең җилкә чокырын “өйрәнә”. Тормышта кешегә үз хокукларын белү һәм үзен яклый алуы торган саен әһәмиятлерәк, кирәгрәк була бара. Ә мәктәп тормышы, идарә итү, киресенчә, астагыларның өстәгеләргә берсүзсез буйсынуын таләп итә. Буйсыну булган җирдә курку барлыкка килә. Курку исә коллык психологиясен тудыра. Бала үз теләге белән шатланып мәктәпкә килсә, үзе теләгән, яраткан фәннәрне өйрәнсә, үзе теләгән, хөрмәт иткән укытучы белән аралашса гына үзен чын шәхес итеп тоярга мөмкин. Мәктәптә балалар белән идарә итү системасы эшләнмәгән. Балалар белән идарә итә алмау – дәүләт белән идарә итә алмауга алып килә. Бер көнлек чаралар белән демократия уйнау – алдауга корылган җәмгыятьнең төп уен картасы. Ләкин хөкүмәт моны аңларга теләми. Демократияне уйнамыйлар, демократияне төзиләр. Ришвәтчелеккә баткан, җинаятьчелек каны сеңгән, буш сүзләргә, ялган вәгъдәләргә корылган идарә системасы җәмгыятьнең череп-таркалып баруын күрсәтә. Җәмгыяте нинди – мәктәбенең дә шундый булмый хәле юк. Бүген мәктәпләрдә көчсезләрне җәберләү, акча таләп итү, сугышу, сүгенү, урлау гадәти хәлгә әйләнеп бара. Аракы эчү, наркоманлык, фахишәлек тамыр били. Авыл мәктәпләре дә мондый яман чирләрдән калышмый. Анда да балалар тәнәфесләрдә кара яндырып тәмәке тарта, арткы партада сыра эчеп утыра, кызлар бәби таба. Ә бит мәктәп мәчет шикелле изге урын булырга тиеш. Ләкин гаиләсендә иман нуры күрмәгән бала, мәктәпкә килгәч, тәмам чыгырыннан чыга. Мәктәп белем бирү белән шөгыльләнәсе урынга җәмгыятьтән, гаиләдән балага ябышып-сеңеп килгән бөтен әшәкелек һәм бозыклыкларны төзәтү урынына әйләнеп бара. Тулырак…

Укытып кем баеган?..


Укытучы халкы яңа уку елын һәрчак шомланып, шөбһәләнеп каршы ала. Бәйрәм дип сөйләнелсә дә, борчу-мәшәкатьләре күбрәк була аның. Кемнеңдер дәресләрен алып бүтәнгә бирәләр, кемгәдер үз фәне буенча дәресләр җитми. Сыйныфлар алышына, укучылар үзгәрә, нәтиҗәдә, укыту-тәрбия планнарын өр-яңадан төзергә кирәк була. Өстәвенә ел саен үзгәрүчән реформалар хафага сала. Тулырак…

Хокукый дәүләттә яшисе килә


дәүләтАлга киткән демократик илләрдә дәүләт киң катлам халыкның мәнфәгатен яклый. Җәмгыять тә, дәүләт белән идарә итүдә катнашу өчен, төрле оешмаларга берләшә. Ләкин мондый үзидарә өчен дәүләт тә, аның җәмгыяте дә әзер булырга тиеш. Хокукый дәүләт идеясе – кешелекнең иң татлы хыялы. 18 нче гасыр философлары абсолютизм чоры дәүләтенә алмашка, кешеләрнең табигый хокукларын танучы закон өстенлек иткән дәүләт килергә тиеш дип фаразлаганнар. Хокукый дәүләтнең үз билгеләре бар. Тулырак…

Нинди бал файдалы? Умартачы киңәшләре.


Нинди бал файдалы?  Умартачы киңәшләре.
Бал – тәмле әйбер генә түгел, ә бәлки кыйммәтле дәва чарасы да. Борынгы табиблар аны кешенең гомерен озайта дигәннәр. Балда Менделеев таблицасының бөтен элементлары да бар. Шуңа күрә организмны савыктыру чарасы буларак аңа тиңнәр юк.

Әгәр дә балга, мәсәлән, чәчәк серкәсе яки җиләк-җимеш, чикләвек тә кушсаң, күп авырулардан котылырга булышучы, көчле дәва чарасы килеп чыга.

Хәтта сау-сәламәт булсагыз да, Тулырак…

Татарстанда Ислам.(хроника)


      Ислам динен өйрәнү Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең пәйгамбәрлек миссиясе тәмамланганнан соң ук киң тарала башлый, һәм Гадел хәлифләр вакытында ук инде мөселман дәүләте Африканың төньягыннан Үзәк Азиягә кадәр булган гаять зур җирләргә тарала. Омеяд хәлифләре вакытында Исламны Кавказ арты һәм Урта Азия халыклары кабул итә, ә аннан соң әлеге дин әкренләп Рәсәй буйлап тарала башлый, шул исәптән хәзерге Татарстан территориясендә дә.

Безнең эраның VII гасыр ахыры – VIII гасыр башында Хәлифәт белән Хәзәр кагантлары арасында даими рәвештә сугышлар булып торган. Мөселман сугышчылары, Хәзәр каганын (патшасын) эзәрлекләп, Урта Идел буе җирләренә кадәр җиткәннәр. Моңа дәлил булып, татар халкының истәлекләре, Болгар шәһәрендә ике сәхәбәнең – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең фикердәшләренең – каберләре тора. 737 нче елда Хәзәр каганаты рәсми рәвештә Исламны кабул итә. Болгар дәүләте ул вакытта Хәзәрнең бер өлеше була. 992 нче елда, Ибн Фадлан, Багдад хәлифе Әл-Мөхтәдир илчелегенең сәркатибе, әйтүенчә, Ислам динен дәүләт дине буларак Идел буе Болгар дәүләте кабул итә. Шулай итеп, Татарстанда 1400 ел элек башланган Ислам динен кабул итү тәмамлана.

Идел буе Болгар дәүләте, Ислам динен кабул итү белән, югары үсеш чорын кичерә һәм алдынгы Европа дәүләтенә әверелә. Данлыклы болгар мөселман галимнәренең исемнәре тарих, медицина һәм ислам юриспруденциясе өлкәләрендә киң билгеле.

XIII нче гасырда мөселман дөньясы монгол һөҗүменә дучар була, әлеге һәлакәт Болгар дәүләтен дә читләтеп үтми. Күп гасырлар буена тупланган сәнгать истәлекләре юкка чыгарыла. Болгар дәүләте Алтын Урданың бер өлешенә әверелә, бу очракта иңде Алтын Урданы исламлаштыруда мөһим рольне мөселман дини әһелләре уйный. Алтын Урданың һәм аннан соң булган ханлыкларның дини тормышында үзенчәлекле рольне сәетләр, ягъни Ислам Пәйгамбәренең токымнары башкара. Алар мөселман иерархиясенең җитәкче урыннарын билиләр. Тулырак…