fbpx
22.12.2022

“Өч кыз” әкияте. 2 нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес планы


Өч кыз
Саба муниципаль районы Тимершык гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дәүлиева Эльмира Ренат кызы. Тема:  “Өч кыз”әкияте. (татар мәктәбенең 2 нче сыйныфында үткәрелгән ачык дәрес планы)

 

Максат: “ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.

Бурычлар:

1) Укучыларны үз фикерләрен әйтә белергә,әкият геройларының эш-гамәлләрен анализларга өйрәтү;

2) Балаларның сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртү,нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту, әкиятләр укуга кызыксынуны арттыру;

3) Әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләре ,игелеклелек тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр.

Предмет : әкиятне аңлап һәм сәнгатьле уку,төп уйны һәм төрен билгели белү.

Шәхсиятле: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр.

Танып белү: әкияттән кирәкле өзекне таба белү.

Регулятив: әкиятне анализлый, нәтиҗә ясый белү.

Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү,тыңлый һәм аралаша белү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Пространствоны оештыру: күмәк эш; индивидуаль эш, парларда эш,төркемдә эш,сүзлек белән эш,дәреслек белән эш.

Төп төшенчәләр: әкият,тылсымлы әкият,тиен,ана,олы кыз,уртанчы кыз,кече кыз,ләгән,бака,җеп,үрмәкүч.

Төп ресурслар: ”Әдәби уку” дәреслек-хрестоматия, 2 нче сыйныф,”Өч кыз” татар халык

әкияте,презентация.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру.

  Рәхмәт кояш,

Таң китердең!

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурын төште бүлмәбезгә,

Сәлам бирик һәммәбезгә!

  • Хәерле көн укучылар! Уку дәресен башлап җибәрәбез.

II.Актуальләштерү.

Әкиятләр, әкиятләр,

Тылсымлы, уйландыра

Хыял дөньясына чума,

Сине укыган бала. (слайд №2)

-Балалар, бу шигырь нәрсә турында?

– Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?

–  Әкиятләр безне акыллы, шәфкатьле булырга, бер-береңә ярдәмләшергә, олыларны хөрмәт итәргә , хыялланырга өйрәтә.

-Бик дөрес әйттегез,булдырдыгыз ,балалар.Әйдәгез,бергәләп, “Кем әйтә?” уенын уйнап алыйк әле(слайд №3). (Әкиятләргә иллюстрацияләр күрсәтелә) .

– Игътибар белән карагыз  һәм фикерләрегезне әйтегез

-Әкиятләр нинди төрләргә бүленә?.

– Без нинди төрдәге әкиятләр беләбез? ( Әйткән укучы тактага ябыштыра бара)

Халык әкиятләре

– Бу әкиятләрнең авторлары кем?(билгесез, халык)

Автор әкиятләре

– Әкият язган нинди авторларны беләсез?(Г. Тукай, А. Алиш)

Хайваннар турында әкиятләр

– Бу әкиятләрнең геройлары кемнәр?

Көнкүреш әкиятләре

– Бу әкиятләрдә нәрсәләр сурәтләнгән? (Көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә. Хезмәт яратканнар – акыллы, зирәк, ә комсыз байлар -надан булып сурәтләнә.)

Тылсымлы әкиятләр

– Бу әкиятләр нәрсә белән башка әкиятләрдән аерылып тора?

– Димәк, әкиятләр нинди төрләргә бүленә- Ә тылсымлы әкиятләрдә нинди предметлар очрый?

– Сезнең ишеткәнегез бармы, бу тылсымлы  предметлар  кешеләргә нинди файда китерә соң?

III. Уку проблемасын кую.

Викторина сораулары буенча кроссворд чишү

әкиятләр –  ( дәресләрдә укылган әкитләрдән өзекләр слайдка куела, әкиятнең исемен әйтәләр.) Кроссворд тактага эленә, укучылар чыгып язалар.

Ө – “Бүдәнә белән Төлке”

Ч – “Гөлчәчәк”

К – “Кәҗә белән сарык”

Ы – “Батыр әтәч”

З – “Төлке белән Каз”

  • Укучылар, нинди сүзтезмә килеп чыкты?
  • Димәк, бүгенге дәрестә без “Өч кыз” әкиятен укырбыз.

Дәрескә нинди максатлар һәм бурычлар куярбыз?

-“Өч кыз” әкияте белән танышу

-Әкиятнең төрен ачыклау

  • Үзегезгә нинди бурычлар куярсыз?

-Сәнгатьле итеп укырга

-Сорауларга тулы, дөрес итеп җавап бирергә.

  1. IV. Яңа материалны аңлату.
  2. Сүзлек өстендә эш ( слайд)

Җиз ләгән-бакырга башка металл өстәп коелган эретмәдән ясалган ләгән

Ярминкә – һәр елның бер үк вакытында һәм билгеле бер урында үткәрелә торган зур сәүдә базары.

Киндер –өйдә киндердән тукылган тукыма.

– Әйе,балалар, элекке вакытларда безнең әбиләребез өй шартларында киндерне сукканнар,аннан бизәкләп паласлар,сөлгеләр,тастымаллар,ашъяулыклар,тукымалар тукыганнар.Киндер тукымалардан күлмәкләр,ыштаннар,эшләпәләр теккәннәр.Хәзер дә әбиләребезнең сандыкларында аларның әниләре,әбиләре суккан сөлгеләр,тастымаллар ,ашъяулыклар кадерләп саклана әле .( әйберләрне күрсәтү)

  1. Укытучының укуы.

– Бу әкият нинди төргә керә?

Әкияттә кемнәр турында сүз бара?

– Әкияттә сезгэ кем бигрәк ошады?

– Ә сез әниләрегезгә карата игелеклеме соң,аларга булышасызмы?

– Әниләрегезгә һәрчак булышып,аларны кадерләп,олыгайган көннәрендә дә терәк булып, миһербанлы,игелекле булып яшәгез.Һәрчак әкияттәге кече кыздан үрнәк алыгыз.

– Бирелгән мәкальләрнең кайсысы әкиятнең эчтәлегенә туры килә? (8- слайд)

Кем эшләми, шул ашамый.

Туган җирем – алтын бишек.

Балага иң куәтле кеше – ата.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне .

Физ-ка МИКС ПЭА ШЭА

  • – Әкияттә ничә герой катнаша?
  • – Әнинең ничә кызы булган?
  • – Әкияттә тискәре герой кем?
  • – Әнинең дусты кем булган?
  1. Гөжләп уку.
  2. “Өч кыз “ мультфильмын карау.
  • Бик тырышып эш эшләдегез укучылыр, эйдәге хэзер мультфильм карап алабыз.
  • Сезгә мультфильм ошадымы?
  1. Алган белемнәрне куллану

1.Җөмләләрне әкият эчтәлеге буенча төзегез. Парларда эш

  • Кече кыз рәхәт гомер кичергән.
  • Кызлар үсеп буйга җиткән.
  • Әниләре авырый башлаган.
  • Тиен кече кыз янына барган.
  • Тиен уртанчы кыз янына барган.
  • Тиен олы кыз янына барган.

Җөмләләрне әкият эчтәлеге буенча төзиләр.

  • Кызлар үсеп буйга җиткән.
  • Әниләре авырый башлаган.
  • Тиен олы кыз янына барган.
  • Тиен уртанчы кыз янына барган.
  • Тиен кече кыз янына барган.
  • Кече кыз рәхәт гомер кичергән.
  1. “Өч кыз” әкиятенең рәсемнәрен җыю (пазллар белән  төркемнәрдә эшләү).
  2. Сайлап уку.
  • Олы кыз ни өчен әнисе янына бармый? (Тексттан шул өлешне табып укы.)
  • Уртанчы кыз үзенең бара алмавын ничек аңлата? (Тексттан шул олешне табып укы.)

– Тиен кече кызга хөрмәтен нинди сүзләр белән җиткерә? (Тексттан шул олешне табып укы)

  1. Белемнәрне беренчел ныгыту

Тест эшләү

  • Әкияттә ничә герой  катнаша?

А) 3   Б) 5    В) 4

  • Әни авырый башлагач кемне чакыра?

А) Олы кызны  Б) Кече кызны В) Тиенне

  • Тиен кирәкле урынга ничә тапкыр бара?

А) 2    Б) 3    В)  4

  • Тиен олы кызны кемгә әверелдерә?

А) күбәләккә  Б) үрмәкүчкә В) бакага

VII. Рефлексия

– Без бүген нинди әкият укыдык?

-Уңай геройлар исегездә калдымы?

– Тискәре герой булдымы бу әкияттә?

VIII. Йомгаклау

– Барыгызга да зур рәхмәт. Һәммәгез дә бик тырыштыгыз.

Шәрехләү