fbpx
18.10.2021

Мәктәпләрдәге фаҗига. Чиратта кайсы мәктәп?


мәктәп

Чиратта кайсы мәктәп?!…

Бу мәкалә “Татарстан яшьләре” газетасының №39 санында басылып чыкты. 7 октябрь,2021.

Гарип мәгариф

Бөтен гомерен мәктәптә үткәргән укытучыны бүген бер сорау борчый: мәктәпләрдә атышлар оештыруның сәбәбе нәрсә һәм аны туктатып буламы? Бу сорауны гади укытучы түгел, ә хөкүмәт башлыгы, хокук саклау органнары җитәкчеләре, йә булмаса мәгариф чиновниклары бирсә, күпкә отышлырак һәм нәтиҗәлерәк булыр иде. Бәлки булыр да, көтик. Әлегә мин үзем уйлаганнарны җиткерә торыйм.

Соңгы вакытта мин шундый фикергә килдем: безнең мәктәптә укыту системасы бөтенләй дөрес корылмаган. Аның нигезе юк. Ул нигез, фундамент – мәгариф фәне булырга тиеш. Менә шул фәнни нигез булмаганга  күрә мәгариф әле бер якка, әле икенче якка ташлана. Бәргәләнә, бертуктаусыз реформалар үткәреп азаплана. Әмма файдасыз. Чөнки илнең мәгарифе булсын өчен хакимият, мәгариф, фән һәм бизнесның бергәләп эшләве кирәк. Белем бирүнең бердәм дәүләт программасы юк, тезислар, лозунглар гына бар. Мәгариф министрлыгындагы мәктәп күрмәгән абзыйлар укыту-тәрбия эшенә җитәкчелек итә алмыйлар. Безнең илдәге кебек мәгариф чиновниклары бүтән бер илдә дә юк. Мәктәпне тикшерү органнары артканнан–арта, ә мәктәпләр беткәннән-бетә. Менә шундый парадокс.

Карагыз  күрше дәүләт Финляндиягә. Алар укытучыны күзәтеп торучы оешмаларны – мәгариф бүлекләрен юк иткәннәр! Мәктәпләрдә бернинди тикшерү һәм инспекция юк. Мәктәпләрнең урынын билгеләүче бернинди рейтинглар юк. Димәк, мәктәпләрендә ялган, күз буяу, ришвәткә урын калмаган. Укытучы иҗади эшли, бары белем бирү белән генә шөгыльләнә, бездәге шикелле тикшерүчеләр өчен һәм депутатлар сайлату өчен эшләми. Русия укытучысының ялган күрсәткечләр өчен эшләве мәгарифне һәм үзенең абруен тәмам тар-мар итте.

Безнең мәгариф системасы укыту-тәрбия эшен яхшырту юлларын бөтенләй эзләми. Ул һаман да мәктәпләрне тикшерү чараларын камилләштерә. Мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцов Федерация Советының соңгы җыенында зур канәгатьләнү белән мәктәпләрне тикшерүнең яңа  мониторингын эшләп бетерүләре турында хәбәр итте. Хәзер мәктәпләрне 50(!) төр буенча тикшереп, укытуларына нәтиҗә ясаячаклар. Димәк, яңа төр отчетлар, анкеталар, тикшерүләр китәчәк… Мәктәпләргә материаль ярдәм итү, булышу турында бер сүз юк. Бу мониторингның мәктәпләрдәге белем бирүгә зыяннан башка файдасы булмаячак. Мин, авыл укытучысы аңлаганны, Мәскәүдәгеләр нишләп аңламыйлар икән?!

Менә шундый кереш сүзләрдән соң язма башындагы төп темага килик. Алда сөйләнәчәк хәлләрнең сәбәбе нәкъ менә мәгарифнең гариплеге аркасында икәнлеге күренәчәк.

Атышларның башы

2021елның май аенда Казандагы 175нче гимназиядә булган атыш тавышлары тынарга өлгермәде, Пермьдә яңа фаҗига килеп чыкты. 20нче сентябрь иртәсендә шушы Пермь университетында укый башлаган студент Тимур Бикмансуров алты кешене атып үтерә, 29ына төрле авырлыктагы җәрәхәтләр ясый.

Россия мәктәпләрендә мондый кораллы һөҗүмнәр оештырылу соңгы вакытларда гына барлыкка килмәде. Бездә фаҗига башта гына бик зурлап күтәрелә дә, берникадәр вакыттан соң онытыла. Дәүләт дәрәҗәсендә тиешле чаралар күрелми, куркынычсызлык чаралары үткәрелми. Югыйсә, корал көче куллану очраклары 2014нче еллардан ук  башланды. (Урыннарын һәм төгәл вакытларын күрсәтеп тормыйм. Әмма пычак, пневматик мылтык, балта, утлы корал белән һөҗүм итү фактлары ел саен булып торды). Мәскәүнең 263нче мәктәбендә югары сыйныфларда  укучы үсмер егет  2014нче елның 3нче февралендә укытучыны атып үтерде. Аны акылдан язган дип таптылар һәм мәҗбүри дәвалауга җибәрделәр. Казан фаҗигасен китереп чыгарган Галявиев тә беренче сорау алу вакытында үзен Аллаһ дип хис итүен әйткән. Эшләгән җинаяте өчен бернинди үкенү хисләре белдермәгән: “россия законнары буенча эшләгән гаебемне тулысынча таныйм, үз законнарым буенча – юк. Кешеләрне үтереп, мин дөрес эшләдем дип саныйм”, дигән.

Россия мәгълүмат чаралары бу канлы вакыйганы американың Колумбайн мәктәбендә бөтен дөньяга яңгыраган атышлар белән чагыштырып, “Казан Колумбайны” дип тамгаладылар. Казан трагедиясеннән соң Президент Владимир Путин корал сатуга контрольне көчәйтергә кирәк, дип белдерде. Россия тынычлык фондының вице-президенты Елена Сутормина бу һәм башка кораллы һөҗүм оештыручыларның исемнәрен матбугат чараларында  күрсәтмәскә чакырды. Россия ату федерациясе президенты Михаил Гущин уку йортларында сак хезмәтен яхшыртырга кирәк диде. Югыйсә, аның сүзләренчә, бүген мәктәпне хәлсез пенсионер картлар һәм тәҗрибәсез кешеләр саклый. Иң кискен сүзне “Гадел Россия” фракциясе лидеры Михаил Миронов әйтте: кеше үтерүчеләргә үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк!

                          “Скулшутинг” нәрсә ул? Һәм “колумбайннар” кемнәр?

Телебезгә чит, ятышсыз булган бу сүзләрне мин мәкаләгә махсус кертәм. Беләм, кайберәүләргә ул охшамас, кайберәүләр андый читен әйтелешле сүзләрне укып та тормыйлар. Ләкин баласы булган һәркемгә бу терминнарны белеп торырга кирәк. Улыгызның социаль челтәрдәге битләрендә шушы сүзләрне очратсагыз, уяу булыгыз – бу сүзләр кеше үтерүчеләр турындагы сүзләр.

1999нчы елның 20нче апрель иртәсендә Колорадо штатының “Колумбайн” мәктәбе укучылары Дилан Клиболд белән Эрик Харрис мәктәп эчендә 12 баланы һәм бер укытучыны атып үтерәләр, 23 кешене яралыйлар. Шуннан соң үзләрен үзләре үтерәләр. Әмма бу америкадагы беренче атышлар гына түгел. 1966нчы елда ук Чарльз Уитман Техасс университетында укучыларга ата. Ләкин әле бу башы гына була. 2007нче елда Вирджиниядәге Политехника университетындагы атышларда 32 кеше һәлак була. Әмма нәкъ менә Колорадо штатындагы фаҗига җәмгыять аңында һәм мәдәниятендә скулшутинг – уку йортларына кораллы һөҗүм итү символына әверелә. Чөнки мәгълүмат чаралары аның турында кирәгеннән артыгын язалар һәм сөйлиләр. Шуның белән күпләгән газеталар үзләренең рейтингларын күтәрәләр. Хәтта үтерүчеләрнең сурәтләре кыйммәтле журнал тышларын бизи.

Интернет үсү белән социаль челтәрләрдә үсмер-колумбайнчыларның интернет-субкультуралары барлыкка килә: алар форумнарда үтерүчеләр турында фикер алышалар, фан-арт рәсемнәр ясыйлар, фанфиклар язалар, видеолар монтажлыйлар. Колумбайннар белән кызыксынучы укучылар үтерүчеләрне идеаллаштыралар. Көнбатышта колумбайнерлар Tumblr да утыралар, ә Россиядә ВКонтакте челтәрендә. 2018нче елның февралендә Владимир Путин балалар сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган сайтларны һәм төркемнәрне кичекмәстән ябарга дигән канунга кул куйды. ВКонтакте администрациясе шушы чорда колумбайн-төркемнәр һәм пабликларда 30 000 кеше теркәлгән булуын белдерде.

Россия скулшутингы  2014нче елның февраленнән башланып китә. Алда телгә алынган Мәскәү шәһәрендәге 263нче санлы мәктәбендә унынчы сыйныф укучысы Сергей Гордеев география укытучысын атып үтерә. Әмма 2017нче елда инде аның иректә йөрүе билгеле була.

Владимир Путин бу вакыйгага карата үзенең фикерен болай белдерде: “Яхшы сәнгати зәвыклы яңа буын тамашачысын тәрбияләргә кирәк; алар театраль, драматик, һәм музыкаль сәнгатьне аңлый һәм бәяли белсеннәр. Әгәр бу  эшләр бездә тиешле дәрәҗәдә эшләнгән булсалар, бүгенге Мәскәү трагедиясе булмаган да булыр иде”. Искиткеч! Менә ничек җайлы гына булдырмыйча калырга булган бит аннан соңгы атыш-үтерүләрне. 2014нче елдан соң 7 ел вакыт узды. Хәлнең ничек үзгәргәнен 31нче августта хөкүмәт бүләге алганнан соңгы чыгышында Мария Шукшина бөтен дөньяга яңгыратты. Гафу итегез, стиль хаталары китмәсен өчен мин аның сүзләрен артистканың үз телендә китерәм: “Я благодарю за награду, но чтобы с гордостью носить эту медаль на груди за заслуги перед Отечеством, нужно об отечестве и говорить, говорить правду. А правда в том, что у нас, простите, беда. И в сфере, близкой мне, прежде всего, в культуре. Вирус бескультурья гораздо опаснее, чем модный нынче коронавирус. Опаснее тем, что от него никто не умирает, но выкашивает он целое поколение. Без духовно-нравственной основы не может устоять ни одно государство, ни одна цивилизация, ни одна империя, и примеров исторических тому масса”. Ул шулай ук әхлаксызлык, намуссызлык, милли геройлар булмау, кешеләрнең бер-берсен күрәалмаулары, сөйләм һәм аралашу культурасының бетеп баруы көтелмәгән нәтиҗәләргә, милләтнең бетүенә китерергә мөмкин, диде. Гадәттә, медаль алганнан соң, бүләкләнүчеләр ялагайланып, хөкүмәткә мәдхия җырлый торганнар иде. Ә курыкмас кыю Шукшина хөкүмәтнең астын өскә китерде. Димәк, бу турыда сөйләргә кирәк, пәрдә артындагы чынбарлык ачылырга тиеш. Кухняда гына әйтелә торган сүзләрне хөкүмәт җитәкчеләренә дә әйтергә вакыт җиткән.

Мин язмамны мәгарифнең нигезе булмаудан башлаган идем. Шукшина чыгышыннан соң җәмгыятьтә  рухый-әхлакый нигезнең дә булмавын күрдем. Куркыныч булып китте. Мин генә түгел, баласын мәктәпкә озаткан һәр ата-ана кан калтырап тора бүген. Мәктәпләргә урам буйлап ачыктан-ачык мылтык күтәреп килүче колумбайннар менә шушындый җәмгыятьтә барлыкка киләләр дә инде. Ришвәтчелеккә баткан, җинаятьчелек каны сеңгән, буш сүзләргә, ялган вәгъдәләргә корылган идарә системасы җәмгыятьнең череп-таркалып баруын күрсәтә. Җәмгыяте нинди – мәктәбенең дә шундый булмый хәле юк. Бүген мәктәпләрдә көчсезләрне җәберләү, каныгу, акча таләп итү, сугышу, сүгенү, урлау гадәти хәлгә әйләнеп бара. Аракы эчү, наркоманлык, фахишәлек тамыр җәя. Интернетта балаларның бер-берләрен ерткычларча кыйнауларын төшергән видеолар еш күренеп тора.

Балалар кызганыч

Россия мәгарифенә ВВПның 3,4 -3,7%ы гына бирелә. РФ бу өлкәдә илләр арасындагы рейтингта Ангола һәм Конго белән янәшә – 120нче урында тора! Сугыштан соңгы харәбәләрне торгызу елларында да – 1946 – мәгарифкә ВВПның 10%ы бирелгән. Менә шуннан нәтиҗә ясагыз инде…

Әгәр бүген балаларга: “Иртәгә мәктәпкә килеп тормагыз. Бернинди ачулану булмаячак,- дисәң, алар класслары белән “Ура!” кычкырачаклар. Чөнки балалар ни өчен, нәрсә өчен укуларын белмиләр.

Алар укытучы укытканга күрә генә, укытучыга кирәк дип кенә укыйлар. Уку, белем алуның киләчәк тормыш өчен кирәклеген аңламыйлар. Шушы гади хакыйкатьне бала күңеленә сеңдермичә, белем бирүнең, белем алуның кыйммәтенә төшендермичә, укуга теләк булмаячак. Ә теләмәгән нәрсәне яратырга мөмкинме? Теләмәгән фән, теләмәгән дәрес мәктәпне күрә алмас дәрәҗәгә җиткерә. Хәтта укытучыны дошманга әйләндерә.

Безнең укучылар – күпсанлы экспериментлар корбаны. Һәр чор баласында нинди дә булса тәҗрибә үткәрелә. Мәгарифтәге шикелле реформалар бүтән беркайда юк. Укучы мәктәптә сәламәтлеген ныгытса, туйганчы тамагын туйдырса, начар гадәтләрдән котылса, үзе яратмаган фәннәрне укымаса, ә укытучыга уртача яшәрлек хезмәт хакы түләнсә уңай якка үзгәреш бара дип әйтергә булыр иде. Ә болай, берөзлексез яңарыш турындагы иске җырларны тыңлау саруны кайната, гайрәтне чигерә. Мәгарифтәге бөтен ялгышлар баланы рухи яктан гарипләндерүгә китерә.

Мәгарифтәге кризисның асылы гади – мәктәп бүген тормышка кирәкне өйрәтми, киләчәк заман кешесен тәрбияләми. Тормыш кешеләрнең бергәләп эшләүгә сәләтле, үзара аралаша, сөйләшә белүче кешеләр булуын, уйлый-фикерли белүен таләп итә, ә мәктәптәге укучыларның күбесе көннәр буе авыз ачып бер сүз эндәшми, еллар буе алдагы партада утыручы иптәшенең җилкә чокырын “өйрәнә”. Тормышта кешегә үз хокукларын белү һәм үзен яклый алуы торган саен әһәмиятлерәк, кирәгрәк була бара. Ә мәктәп тормышы, идарә итү, киресенчә, астагыларның өстәгеләргә берсүзсез буйсынуын таләп итә. Буйсыну булган җирдә курку барлыкка килә. Курку исә коллык психологиясен тудыра.

Бала үз теләге белән шатланып мәктәпкә килсә, үзе теләгән, яраткан фәннәрне өйрәнсә, үзе теләгән, хөрмәт иткән укытучы белән аралашса гына үзен чын шәхес итеп тоярга мөмкин. Мәктәптә балалар белән идарә итү системасы эшләнмәгән. Балалар белән идарә итә алмау – дәүләт белән идарә итә алмауга алып килә. Бер көнлек чаралар белән демократия уйнау – алдауга корылган җәмгыятьнең төп уен картасы (парламент дәресләре, коррупциягә, терроризмга каршы чаралар һ.б.). Ләкин хөкүмәт моны аңларга теләми. Демократияне уйнамыйлар, демократияне төзиләр.

Мәктәпкә мылтык тотып килеп, иптәшләренә аткан үтерүчене иң беренче эш итеп, психикасын тикшерә башлыйлар. Әмма аларның күбесе психик яктан сәламәт булып чыгалар. Казан дәүләт медицина университетының психология кафедрасы мөдире Владимир Менделевич үзенең Facebook битендә болай яза: “җинаять эшләүчеләрнең 2,4%ы гына психик авырулар, ә калган 97,6% ы сәламәт кешеләр. Үсмерләрнең ни өчен алай эшләүләрен кистереп әйтеп булмый. Дөрес җавап: сәбәпләр төрле. Мәктәптә иптәшләре бәйләнсә, каныгып, даими мыскыл итеп торсалар иң сәламәт кеше дә кулына мылтык алырга мөмкин”.

Нәрсә эшләргә?

Бәлки, мәктәпләрне бетон стеналар белән уратып алыргадыр? Кешеләрне тимер эзләгеч җайланмалар белән тикшереп кертергәдер?  Әллә мәктәпне автоматлы сакчылар белән уратып алырга микән? Көлке күренә, шулай бит. Балалар чыр-чуыннан, аларның шатлыклы тавышларыннан яңгырап торырга тиешле мәктәп зинданга охшап калсын әле.

Алдагы фаҗигаларның кайчан һәм кайда булачагын багып утырудан файда юк. Әмма бүгеннән бу явызлыкны барлыкка китерүче сәбәпләрне табып, шуңа каршы профилактик чаралар күрә башларга кирәк. Иң мөһим эш: тәрбия эшен дөрес оештыру. Бүген мәктәпләрдә бала тәрбияләү белән бөтенләй шөгыльләнмиләр. Бүген укытучы баланы ЕГЭга әзерләү өчен генә эшли. Аның монда бер гаебе дә юк. Чөнки аның хезмәтен ЕГЭ нәтиҗәләре белән бәялиләр. Әле өстәвенә көн-төн кырык төрле отчет язасы, киңәшмәләрдә утырасы, түгәрәк үткәрәсе, автобус белән балаларны авылларга таратып йөрисе…һ.б.һ.б. санап бетергесез эшләр. Укытучы бала күңеленә кереп, һәрберсе белән ихластан сөйләшәсе , шәхес тәрбиялисе урынга өстән килгән күрсәтмәләрне балалар өстенә өю белән шөгыльләнә. Мәктәп психологлары тагын балалар белән эшләмиләр, аларның күбесе директор яки завуч отчетларын язу белән мәшгуль.

Укыту-тәрбия системасын яңабаштан үзгәртеп кормыйча бу тупиктан чыгу юлы булмаячак. Гаепләсәгез гаепләрсез, әмма мин совет мәктәбе укыту ягыннан да, тәрбия ягыннан да иң дөрес мәктәп булган дип саныйм. Булганны җиңел җимерделәр. Әмма урынына мәктәпкә карикатура ясап куйдылар. Менә бер соңгы мисал. Гыйнвар вакыйгаларыннан соң, мәктәпләргә директор киңәшчесе вазыйфасын кертәсе булдылар. ( Кергәнен-кермәгәнен үзем инде мәктәптә эшләмәгәч төгәл әйтә алмыйм). Ул укучыларны урамнарга митингларга чыгармаска тиеш булачак, имеш. Имеш дими хәлем юк. Әле хөкүмәт һаман да хакимияткә ышанмаган яңа буын үсеп җиткәнен аңламый. “Сугыш кына булмасын” дип Путинга мәдхия укып утырган карт буын бетеп бара. Әти-әниләре эш таба алмый интеккән яки ипотека корбанына әйләнгән балалар бүгенге ялганны, ришвәтчелекне, хакимияттәге кешеләрнең урлашуларын күреп-ишетеп торалар. Алар телевизордагы Соловьев, Норкин, Шейн ише Кремль әнчекләренең чыгышларын карамыйлар. Алар интернетта чынбарлыкны сөйләүче блогерларны тыңлыйлар. Бернинди директорның яңа ярдәмчесе дә аларны урамга чыгудан туктата алмаячак. “Беренче театр”дагы көлкегә калган Хәмзә бай шикелле булачаклар алар. Аннан директорның тәрбия завучы бар иде бит инде. Бер казанга ике тәкә башы сыймый дип тә әйтәләр бит әле бездә. Менә шундый мәгънәсез эшләр белән шөгыльләнгән мәгариф тармагы яңа атышларны булдырмый кала алыр микән соң?

Әмма әлегә ни Россия психологик җәмгыятенең, ни Россия мәгариф академиясенең мәктәпләрдә яңа атышларны булдырмый калу өчен көч структуралары белән бергәләп эш оештырганнары күренми.

Ә балалар көн дә мәктәпләргә баралар. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Һәр ананың күңелендә бүген шундый теләк. Яңа кан коюларны күрмәсәк иде. Балалар көч куллануның объекты да, субъекты да булырга тиеш түгелләр.

Фәрит Вафин

Шәрехләү