Мәгарифнең деградацияләнүе.
Бүген мәктәп укучыларына белем бирү артыгыннан күп йөкләнә дип зарланалар. Шулай микән? Балаларга бер заманда да җиңел булмаган. Моны раслау өчен 1878нче елда Мәскәүдә Софья Арсеньева мәктәбендә 7нче сыйныфта укучы кыз балалар өчен төзелгән укыту программасына күз ташлау җитә. Әйдәгез, XIX гасыр ахырында 7 сыйныфта укучы баланың ниләр өйрәнүен карап китик әле.Шуннан үзебезнең никадәр ялгышканыбызны аңларбыз.
19 гасыр азагында гимназистка-кызлар 8 ел укыганнар.Укуны тәмамлаганнан соң Мәскәү университеты каршындагы сынау комитетында имтихан үткәннәр.Яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өй укытучысы вазыйфасы алуга хокук биргән.Бу һөнәр бик күп кызлар өчен акча эшләү чыганагы булып торган.Димәк,кызларның мәктәптә алган белемнәре гомерләре буена белем бирергә җитәрлек булган.
Рус теле
7нче сыйныфта гимназиядә укучы кыз бала рус теле грамматикасын һәм чиркәү-славян телен камил белеп,орфографик һәм синтаксик күнегүләр эшли белергә тиеш булган.Һәр кызга мәҗбүри төп таләп- чит телдән матур һәм дөрес итеп текстлар тәрҗемә итү куелган.Игътибар итегез: бу 13-14 яшьтә!
Дәрестә шулай ук рус әдәбиятын,рус театры тарихын,публицистика өйрәнгәннәр.Шунысы да кызык,укытучылар кызларның белемнәрен генә түгел,ә уйлый белү һәм логик фикерләү сәләтләрен дә тикшергәннәр.Сочинение өчен иң югары билге үз фикерләрен әйтеп яза белүчеләргә куелган.
Чит телләр
Кызлар ким дигәндә ике чит тел өйрәнгәннәр,ә күбесе-өч.Укытучылар киңәшмәсе белән телне авыр үзләштерүче укучы өченче чит телне(инглиз) укудан азат ителгән.
-Француз теле
Француз телен белмәгән килеш өй укытучысы һөнәренә ия булу турында хыяллана да алмаганнар.Шуңа күрә аны гимназиядә укучы һәр кыз үз ана теле дәрәҗәсендә белгән.Ул хәтта Расин,Корнель, Мольерны оригиналда укыган һәм аларның эчтәлеген язма һәм телдән сөйләмдә аңлата алган.Хәзерге вакытта бу әсәрләр махсус мәктәпләрнең югары сыйныфларында адаптация рәвешендә генә укытыла.
-Немец теле
Немец теле икенче мәҗбүри тел булган.Кызлар бу телдә Лессинг, Шиллер, Гёте әсәрләрен телдән һәм язмача анализлый алганнар.
Арифметика,алгебра,тригонометрия
Вакланма,күпбуын,кубның тамырлары,геометрия һәм тригонометрия нигезләре,иң зур бүлүче- боларның барысы турында гимназия тәмамлаучы бәйнә-бәйнә сөйли алган.Уйлап кына карагыз,7 сыйныф кызларына Ньтон биномын аңлатканнар.Хәзерге мәктәпләрдә Ньтон биномы формуласын бары махсус физика-математика лицейларының 11 сыйныфында гына өйрәтәләр. Тулырак…