Бала мәктәпне нигә яратмый? Бик күп балалар мәктәпне яратмыйлар,ә кайберләре бөтенләй күрә алмый.Моның сәбәбен белергә тырышып,уйланып караганыгыз бармы? Нишләп булмасын ди, күпләгән ата-аналарның һәм укытучыларның үзәк бәгырьләренә үткән сорау бу.Менә бала 1нче сентябрь көнне зур үсүенә куана-куана мәктәпкә ашыга. Әмма 4-5 айдан мәктәптән бизә. Аларның 40%ы әти-әниләреннән куркып, барырга кирәк булганга күрә генә мәктәпкә йөри. 10% балада уенда лидерлык сыйфатлары көчле була, алар шуны җиңел генә мәктәпкә күчерәләр һәм мәктәпкә укырга дип түгел, уйнарга,күңел ачарга дип киләләр. 50%ы бөтенләй мәктәпкә барырга теләми. Мәктәптә дә,өйдә дә уку өчен бөтен шартлар тудырылса да,балалар төрле сәбәпләр табып мәктәпкә бармый калырга тырышалар. Мәктәпкә дип чыгып киткәннәренең дә шактые урамда өстерәлеп йөрүне хуп күрә я дәресләрдән качып китә. Укырга теләмәүнең сәбәпләре шактый Әйдәгез,бергәләп шуларны ачыклап карыйк әле.
Тормыш гыйбрәтләре.
Әти-әниләрнең күбесе мәктәптә ниләр эшләнгәнен,баласы укыган сыйныфта нинди хәлләр булып ятуын бөтенләй белмиләр.Үткән ел “Ватаным Татарстан” газетасында бер бик гыйбрәтле язма басылган иде. “Күңелсез Белем көне, яки Рөстәм ни өчен мәктәптән елап кайткан?”дип атала ул. ( № 149 | 13.09.2013). Мәктәпнең сабыйны рәнҗетүен ачып салган бу мәкалә минем әлегә кадәр хәтеремнән чыкмый.Эчтәлеген сөйләп чыгарга җыенмыйм,шулай да менә бу кечкенә генә берничә җөмләдән барысы да аңлашылыр дип ышанам. “…Ләкин бәйрәм көнне чәчәк бәйләме тотып килүче малайга якты чырай күрсәтүче булмады. Ул гына да түгел, яңа сыйныф җитәкчесе Мөнирә Борһановна, аяк тибеп, Рөстәм Сафиуллин минем класста түгел, бу – аңлашылмаучылык, сез дөрес аңламагансыз, дип кире борды. Чәчәк бәйләме тоткан Рөстәмне бу көнне күпләр кызганды”. Гаилә белән мәктәп арасында килеп чыккан аңлашылмаучылык аркасында бала күз яше түгәргә мәҗбүр була.Укытучылар да,директор да бала турында түгел,беренче чиратта, үз сүзләрен өскә чыгару турында уйлыйлар.Мәктәпләрдәге шәфкатьсезлек мисалының берсе генә бу,ә язылмаганнары,яшереп калдырылганнары күпме? Мисал эзләп ерак китәсе юк. Әгәр шушы теманы дәвам итәрлек мисал үземдә булмаса,мин бу мәкаләне язып та тормас идем.Ә ул моннан гыйбарәт.
Үзебезнең мисал.
Дүртенче сыйныфта укучы оныгыбыз көзге каникулда авылга кайтты.Хәл-әхвәл белешкәннән соң сүз ,билгеле инде, беренче чирек йомгакларына күчте. Онык уңайсызланып кына ике фәннән: татар һәм рус телләреннән “4”ле чыгуы турында әйтте.Моңарчы гел “5”легә генә укып килгән малайның күңеле төшкән,алга таба аның ул билгеләрне “5”кә күтәрергә бик атлыгып тормавы күренә.Үзем укытучы булгач, мин моның шулай буласын җәйдән үк алдан сизенеп,чамалап куйган идем инде.
Үткән ел бер кайтуында киленебез укытучыларыннан бик зарланган иде: “Баланы яратмый,гел бәйләнеп кенә тора,җавап бирергә дип кул күтәреп торуын да ошатмый.Икенче мәктәп эзләмичә булмас”,- дигән иде.Малайның сорауларны күп бирүен дә ошатмый икән укытучы. Менә сиңа мә! Башлангыч сыйныф укучысының кул күтәргәнен яратмаган укытучы да була микәнни? Була икән шул,имеш,башкаларга җавап бирергә комачаулый икән безнең онык.Киленгә ачыктан-ачык дәрестә һаман кул күтәреп утырмасын дип “акыллы” киңәшен дә биргән бу югары категорияле укытучы. Кыскасы,дәрестә тик кенә утырсын: сорамасын да,җавап та бирмәсен дигән. Димәк,укымасын!
Я,әйтегез,укырга дип мәктәпкә атлыгып торган баланы мәктәптән биздерүнең җинаятьчел мисалы түгелме бу? Шушы алда язылган мисаллардан сорауга беренче җавап килеп чыга. Ничек кенә гаҗәп яңгырамасын,ләкин мәктәптән биздерүче төп фигура-укытучы!
Баланы мәктәпкә беренче атлап кергәндә аны нинди укытучы каршы алуы аеруча мөһим.Укытучы акыллы,иҗади эшләүче,шәфкатьле һәм үз эшенә намуслы карый икән,аңа эләккән балалар да бәхетле,мәктәпне яратачаклар дигән сүз.Ә инде язма башында телгә алынган Борһановналар шикелле туры килсә,бу балалар гомер буе мәктәпне сөймәячәкләр.Чөнки башлангыч сыйныфларда укытучы авторитеты шулкадәр зур була ки ,укучы үзенә карата аз гына гаделсезлек,кимсетү,түбәнсетү сизә икән,ул аның өчен зур стресска әйләнә һәм бала аны бик авыр кичерә.
Инде берсен әйткәч,икенчесе дә калмасын.Монысы каникулга бирелгән өй эшләренә кагыла.Хәзер укучыларның һәр фәннән эш дәфтәрләре бар.Анда үтелгән темалар буенча укучылар өйдә эшләп килү өчен өстәмә биремнәр язылган.Ул дәфтәр дәрестә алган белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү максатыннан булдырылган.Һич кенә дә бала каникулда эшләп утырсын өчен чыгарылмаган.Оныгыбыз галәмәт зур сумкасына китап-дәфтәрләрен төяп кайтып төшкәч бик аптыраган идем.Ә инде күпме эш башкарырга тиешлеген белгәч,бөтенләй егылыплар китә яздым.
Рус теленнән 15 бит бирем,математикадан 10 бит,татар теленнән тагын шуның кадәр.Шуларга өстәп “Ак тәпи” дигән хикәя укыйсы.Ике көндә ерып чыктык чыгуын,әмма эш анда түгел.Нигә баланы каникулда өй эше биреп җәзаларга? Мин, гомумән, укучыларга өй эше бирү ягында түгел.Уйланылмыйча берьюлы өеп бирелгән мондый өй эшләренең өч тиенлек тә файдалары юк,ә менә зыяны баштан ашкан.Педагогик яктан ялгыш бу гамәлнең баланы мәктәптән читләштерүгә китерүен ,шәт аңлагансыздыр, дип беләм.
Бала шәхесен бетерү.
Икенче сәбәп: бала мәктәпкә аяк басу белән шәхес булудан туктый чөнки,чул бертөрле соры массадан торган укучылар коллективына килеп эләгә.Ә бу нәрсә дигән сүз һәм ул нәрсәсе белән куркыныч? Төрле гаиләләрдә төрлечә тәрбияләнеп үскән балалар мәҗбүри рәвештә бер сыйныфка тупланалар.Алар уртак хисләр,карашлар,теләкләр һәм максатлар буенча берләшмиләр.Алар дуслар да түгел,чөнки 20-25 бала берьюлы дус була алмый,булса 2-4 бала дуслашып йөри.
Аларның уртак шөгыльләре дә юк. Әмма шуңа карамастан, алар күп вакытларын бергә үткәрергә мәҗбүр ителәләр.Балада өйне сагыну хисе өскә калкып чыга.Өйдә барысы да әйбәт: тәртип тә,җиһазлар да,ашау-эчү дә. Өйдә аны яраталар,иркә сүзләр әйтәләр.Ә монда ул ялгыз.Аның белән кызыксынучы да,уйнаучы да,сүзләренә колак салучы да юк. Менә шушы ялгызлык,коллективта үз кеше булып китә алмау баланы мәктәптән читләшүгә этәрә. Тулырак…