29.11.2016

Шундый чагы әле җанымның.


Шагыйрь Зөлфәтнең “Шундый чагы әле җанымның” шигыренә клип. Укый: Фәрит Вафин.

Мәгариф үзгәрә


Ольга Васильева Ольга Васильеваның Мәгариф һәм фән министры булып эшли башлавына 100 көн (27.11) булды.Шушы вакыт эчендә аның иң әһәмиятле үзгәртеп коруларын һәм башлангычларын ТАСС санап чыкты.Алар бишәү:

1.Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар гадәти мәктәпләрдә укый башладылар.

2.Рус теленнән ЕГЭ ның телдән бирә торган өлеше дә барлыкка киләчәк (2017-2018).

3.2017 елдан астрономия фәне кире кайтачак.

4.Мәктәпләрдә ким дигәндә 5 түләүсез түгәрәк эшләргә тиеш булачак: театр,музыка,техник,спорт һәм шахмат.

5.Һәр мәктәптә психолог булачак.Балаларга психологик ярдәм ата-аналар рөхсәтеннән тыш рөхсәт ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез: мәгариф министры шушы вакыт эчендә әһәмиятле булган тагын түбәндәге мәсьәләләрне күтәрде:

  • дәреслекләр санын киметү;
  • укучыларны мәктәпне җыештыру-төзекләндерү эшләренә тарту;
  • профориентация эше алып бару;
  • югары уку йортларын үзгәртеп коруны туктату;
  • югары уку йортларында язма имтиханнарны кире кайтару:
  • көнчыгышны өйрәнү фәнен (востоковедение) аерым белгечлек төренә әйләндерү.

 

Айзилә җырлый.Кошкайларым.


М.Җәлил. Вәхшәт.


https://youtu.be/i2zzmSiflf8

Умырзая


Квест-дәрес.Су-гаҗәеп матдә.


  fotoҮрәзмәт башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар  укытучысы

Шәйгәрдәнова Гүзәлия Әсгать кызы.

 

Квест- дәрес.  Тема: Су – гаҗәеп матдә.

 Максат:

1)Суның иң кирәкле гаҗәеп  матдә икәнен исбатлау.

2) Су турында алган белемнәрне гомумиләштерү, суның өч төрле халәттә булуын ныгыту.

3) Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, суның төп үзлекләрен; тере организмнарның яшәве өчен төп шартларын,  алган белемнәрен һәм күнекмәләрен көндәлек тормышта куллана белү, фикерләүдә логик чылбыр төзү; төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

Җиһазлау: 1) Әйләнә-тирә дөнья.1нче һәм 3 класс. Дәреслек һәм хрестоматиянең 1 кисәге. О. Н. Федотова, Г. В. Трафимова, С. А. Трафимов, Л. А. Царева. 2) Чиста банкалар, балыклы һәм кыслалы банкалар, боз кисәге, химик стаканнар, колбалар, тәлинкә, төсле түгәрәк кәнфитләр, су, СД диска, фонарик, глобус, Татарстан картасы. 3) Компьютер, презентация, колонка, лэпбук интерактив папка.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

-Әйләнә-тирәбезгә, табигатькә һәм  табигать дусларына матур теләкләр белән дәресебезне башлыйбыз. Дәресебез дә гади түгел, ә квест- дәрес.

Квест ул- маҗара, сынау. Уен барышында катнашучылар ниндидер каршылыкларны, этапларны үтеп, гомуми җиңүгә ирешергә тиешләр.

Димәк без дәрестә актив катнашып, квест-жетоннар җыярга һәм хәзинә табарга тиеш. Без сезнең белән бүген “Дөньядагы иң кирәкле әйбер”не табарбыз. Аның өчен игътибар белән тыңларга, сорауларга тутырып җавап бирергә, биремнәрне төгәл эшләргә, барлык утрауларны ачарга кирәк. Нәрсә ул утрау? (Су эчендәге коры җир кисәге). Димәк без кайда хәрәкәт итәбез? (Суда). Суда нинди техникалар йөзә? ( Көймә, катер, теплоход һ.б.) Без сезнең белән корабльдә сәяхәткә чыгарбыз. Корабльләрне кем йөртә икән соң? ( моряк)  Безгә моряклар кирәк. Ишектән моряк киеменнән ике 3 кл. укучысы килеп керә:

Күчереп алу өчен монда күчәргә: https://mugallimplan.ru/plannar/