27.01.2017

Мескенлекнең чишмә башы


 мескенлек                                         
Мескенлекнең чишмә башы
Татарның телен дә, милләтен дә кемнәрдер читтән килеп бетереп йөрми.Аны үзебезнең татарлар бетерә. Сүземне күзгә бәреп торган иң соңгы хәлләрдән башлыйм әле. Инде безнең Татарстанда шуңа барып җиттеләр: һәркем су ала торган чишмәләрне  чукындырып, тәре куя башладылар.  Чаллының төньягындарак  Урманчы чишмәсе дигән чишмә бар. Шушыннан   татары да, урысы да, башкортлар вә чуашлар да, нинди милләт вәкилләре яши – барысы да су алып яши иделәр.Шушы чишмәне чукындырып,башына алагаем зур тәре бастырып куйдылар. Тәре куярга рөхсәтне үзебезнең татар кешесе- “Түбән Кама дәүләт паркы”  җитәкчесе татар Айрат Имамов биргәнлеге билгеле булды.Әмма бу адәм, түрә булып торса да, федераль кануннарны белми икән.Закон буенча гомуми файдалану урыннары кемгәдер,анда нәрсәдер төзү өченме,тәре кую өченме бирелергә тиеш түгел.(ФЗ №178-ФЗ.П.8.ст.28).Республиканы христианлаштыру әнә шулай татар кешеләре кулы белән эшләнә.Мин бу язманы төгәлләгәндә тәрене кисеп ташладылар.Җирле хакимият,хокук вәкилләре бу хәлләрне читтән генә күзәтеп тордылар. Кануни рәвештә әлеге гамәлләргә аңлатма бирүче булмады.Шунысы гаҗәп,Чаллыдагы күпме мәчет мулласы һәм имамнары да авызларына су каптылар. “Сулар, агачлар, таулар һәм башка табигать байлыклары – Аллаһы тәгаләнеке. Ул аларны кешеләр өчен яраткан”,-диелә изге Китапта.  Бүген мәчетләрдә ай, чиркәүләрдә тәре бар икән, моны хөрмәт итәргә кирәк. Әмма Аллаһ биргән нигъмәткә тәре кую мәслихәт түгел. Бу очракта татар динчеләре чукындыру сәясәтенә каршы беренче булып күтәрелергә тиешләр иде.Чөнки моның асылында Ильминский заманнарыннан бирле килгән татарны христианлаштыру ята. Монннан алдагы елларда да Чаллы үзәгендәге чишмәгә тәре йөрешләре оештырылган булган.   Чиркәүсез, тәресез чишмәләр Чаллы халкының иң зур өлеше яшәгән Яңа Шәһәрдә инде бөтенләй калмаган дип ишетәбез.Анда яшәмәгәч,чын дөресен белеп булмый.Әмма шунысын беләбез: Чаллы татарлыкны,милләтне саклау буенча дистә еллар элек Казаннан алда бара иде.Монда ялгышмасам,татар җанлы милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмова да яшәп ята түгелме соң әле? Аның йөрәге ничек түзә икән мондый хәлләргә? Нишләп шундый мәгънәсез гамәлләргә юл куела башлады,нишләдек без?

Татар үзенең телен сатты.Татарның ярты халкы марҗага өйләнеп динен-денен җуеп  ята. Чират чишмәләргә җиттеме? Болай барса, эчәр сусыз калачак бит мескен татар кешесе. Әллә аңа шулай ошый микән? Телне,милләтне  саклауда хөкүмәт белән парламентка ышанып утырудан файда юклыгына инде тәмам инандык.Парламентның еллык эшенә (2016 ел) йомгак ясаган матбугат очрашуында Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны тагын бер тапкыр раслап, татар телен саклауны гаиләгә аударып калдырды.

Тулырак…

Җир астына сәяхәт


чишмә
Салавыч күппрофильле лицее филиалы Сәрдегән башлангыч мәктәбе укытучысы Хамматова Лилия Ильдар кызы.
 Тема: Җир астына сәяхәт. Файдалы казылмалар.Максаты: Укучыларда файдалы казылмалар турында күзаллау  булдыру, аларның составлары, көнкүрештә кулланылуы  белән таныштыру.  Фикерләү, сөйләм дәрәҗәләрен,күзәтүчәнлекләрен, чагыштыра һәм нәтиҗә ясый белүләрен үстерү.  Табигатькә, кешеләр хезмәтенә сакчыл караш тәрбияләү. Планлаштырылган нәтиҗә: Төп билгеләре буенча файдалы казылмаларны аера белү.  Файдалы казылмаларны куллануга мисаллар китерә белү. Төп төшенчәләр: Файдалы казылмаларның исемнәре. Предметара бәйләнешләр:Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать Ресурслар: – төп; – өстәмә.Күрсәтмә һәм таратма материал: эш дәфтәре, кешеләр хезмәте төшерелгән рәсемнәр. Оештыру: Фронталь, индивидуаль,  парлап,  төркемнәрдә эшләү. Дәрес этаплары.Укытучы эшчәнлеге.Укучы эшчәнлеге.Җиһазлау.Диагностик биремнәр. Тулысы белән планнар битендә

 

Мәгариф арбасы кая тәгәри?


                                                            Тикшерүләр артачак.

  2017нче елда укучылар контроль эшләрне үткән елга караганда күпкә артыграк эшләячәкләр. Төрле фәннәрдән бөтенроссия тикшерүләре  4,5,10 һәм ,тагын да җаваплырагы, 11 сыйныфларда булачак. Бигрәк тә ЕГЭга кермәгән фәннәр: тарих,биология,география һәм физикадан өстәмә контроль эшләр алу турындагы хәбәр чыгарыш сыйныф укучыларында зур хәвефләнү тудырды.Аларның инде ЕГЭ белән болай да башлары буталып,психикалары бозылып беткән. Бәхеткә каршы, барысының  да алдан уйлаганча, алай ук куркыныч булмавы ачыкланды.

Беренчедән, бу контроль эшләр әлегә мәҗбүри түгел һәм аларны үткәрү-үткәрмәүне мәктәп хәл итәсе булып чыкты. Икенчедән,иң мөһиме: аның нәтиҗәләре аттестатка йогынты ясамаячак. Шуңа күрә 11нче сыйныфларга әлегә җиңел сулап йөрергә була.

Ә менә 4нче сыйныфлар бөтенроссия контроль эшләрен рус теле,математика,әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча язачаклар.5нче сыйныфларга БКЭ рус теле,математика,тарих һәм биология фәннәре буенча апробация режимында булачак, ягъни мәктәпнең ирекле хәл итүе буенча.Контроль эшләрнең барлык демоверсияләре инде Интернетка куелган.

Нәтиҗә. ЕГЭга өстәмә рәвештә контроль эшләр алу балаларның психикасын һәм сәламәтлеген тагын да какшатачак.Әлегә мәҗбүри түгел дигән нәрсәләр бездә иртәгә мәҗбүригә әйләнә,монысы инде күптән сыналган әйбер.Аннан аттестатка кирәге булмаган контроль эшләр нинди максат белән үткәрелә? Бары укытучыларга бәйләнү өчен!

                                                             Эндәшмәү- алтынмы?

Белемнәрне бәяләүнең тест системасы акрынлап булса да икенче планга күчәргә тора. Гуманитар фәннәрдән имтиханнар телдән дә алына башлаячак.Быелга ЕГЭ шул килеш,үзгәрешсез кала. Әлегә аны ГИА да сынап-тикшереп карамакчылар.

Инде быел ук кайбер 9нчы сыйныфлар эксперимент рәвешендә рус теленнән телдән имтихан тотачаклар. Ул хәзерге вакытта чит телләрдән алына торган формада- компьютер сорауларына җавап бирү булырмы,әллә совет заманындагы имтихан алучылар кире кайтырмы, әлегә болары нәмәгълүм.Белгечләр фикеренчә,рус теле һәм әдәбияты буенча ЕГЭга 11нче сыйныфларда 2019нчы елдан телдән имтихан бирү дә өстәләчәк.

Нәтиҗә. ЕГЭның иске калыбына телдән имтиханнар өстәү балаларга галәмәт зур йөк булып төшәчәк.Бу исә стресслар,суицидларның яңа куәтле дулкыны көтелә дигән сүз.

                                                          Психологик яңалыклар Тулырак…

Шәхесләр хөрмәтенә


2017 елда,Татарстан Республикасы төзелүнең йөз еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү чаралары барышында, Казанда шагыйрь Һади Такташка һәм композитор Рөстәм Яхинга һәйкәлләр куелачак.

Һәйкәлләрне Зур Кызыл урамы скверында һәм Сәлимҗанов урамы белән Һади Такташ урамнары кисешкән урында куярга планлаштыралар.

Шулай ук,һәйкәлләр кую белән бергә,киләсе елда татар язучысы Нәби Дәүли, меценат Яков Шамов һәм профессор Дмитрий Лихачевка истәлек такталары куярга  уйлыйлар.

Үзәк банк “Россиянең атаклы шәхесләре” сериясендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның  тууына 130 ел булуга багышлап, көмештән эшләнгән ике сумлык истәлек тәңкәсе бастырып чыгарды.

Сувенир тәңкәнең арткы ягында Габдулла Тукай портреты,шагыйрьнең туган ягын чагылдыручы авыл рельефы,кошлар һәм китап сурәтләнгән.

Бу тәңкә Санкт-Петербург акча басу сараенда 925 пробалы көмештән эшләнгән,”пруф” сыйфатлы (бик яхшы).Барлыгы 3 мең данәдә чыгарылган 

Экология


Яңа ресурс.Экология.

Яңа ресурс.Экология.

Татарстан Республикасы Мөслим  муниципаль районы дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп – интернаты” ның технология укытучысы Әхмәтҗанова Рушания Мөнир кызы.

Тема: Экологик проблемалар һәм алар белән көрәшү

Соңгы вакытта без “экология” дигән сүзне көннән-көн  ешрак кабатлыйбыз. Нәрсә соң ул экология?

    Экология- табигать белән организмның үзара мөнәсәбәтен өйрәнүче фән. Ә ни өчен хәзер экология актуаль мәсьәләгә әйләнде?

    Кешеләр гомер-гомергә тирә-як мохит белән тыгыз элемтәдә торган,  табигать кочагында яшәгән. Табигать аны туендырган, киендергән, җылыткан, савыктырган. Кеше кулына балта тотып, утын әзерләгән, мылтык алып ауга барган, елга-күленнән балык тоткан. Табигатькә моннан артык зыян килмәгән.

   Әмма вакытлар узу белән фән-техника үсә. Хәзер инде  табигатьне балтадан, мылтыктан гына түгел, ә төрле химикатлардан, зарарлы газлардан да сакларга кирәк. XX гасыр ахырында кешелек дөньясы алдына Җирдәге бөтен тереклек юк ителү куркынычы килеп басты.

    Һәркемгә билгеле, экологик проблемалар-кешелекнең иң мөһим проблемаларының берсе. Экология белән үзара ярдәмләшүгә безнең һәрберебезнең язмышы бәйләнгән. Еш гына “экология” сүзе “табигать” һәм “тирә-як яшәеше” дигән сүзтезмәләр белән бергә тора. Соңгы вакытта бик еш кына “экология” сүзе һәлакәт сүзе белән күбрәк кулланыла башлады. Без котычкыч рәвештә җирнең үсемлекләр дөньясын, горур һәм бәйсез хайваннарын, тормышның бөтен матурлыгы булган, гүзәллекне үз кулларыбыз белән харап итәбез.

    Хәзерге заман экологиясенең үсеше әйләнә-тирәне фәнни яктан танып-белүгә зур йогынты ясый. Бу үсеш исә экологик белемнәрне тиешле дәрәҗәдә бирүгә китерә. Тормышыбызны һәрьяклы демократияләштерү, экономик реформаларны тирәнәйтү җәмгыятьтә кешенең табигатькә карашын үзгәртә, аның экологик интересларын экономикага булган таләпләре белән беррәттән куя һәм кешедә табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә карата җаваплылык хисен үстерә һәм арттыра.

      Экология фәне – белемнәр системасы ул. Экологияне өйрәнү биләмәсе искиткеч зур. Аның, мөгаен чиге дә юктыр. Экология чикләренең соңгы вакытта киңәюе сизелә. Бүгенге көндә кешенең сәламәтлеге начараюын да, психикасы какшавын да … – һәммәсен экологиягә бәйләп карыйлар. Нибары 20 -25 ел эчендә экологиянең әһәмияте югары күтәрелде. Бу фән кешелек дөньясын саклауга хезмәт итә. “Үзен – табигать патшасы” дип исәпләгән адәм баласының эшчәнлеге һәрчак уңай нәтиҗәләр бирми. Киресенчә ул күп очракларда табигать анабызга фаҗигале үзгәрешләр алып килә, әйләнә – тирәбезгә күпме зыян салды һәм сала. Күп сулы елгаларыбыз саега, җирләр упкынсыман ярыклар белән яргалана. Елга үзәннәре баткаклыкка әйләнә,

Тулырак…

Ү авазы.Ү,ү хәрефләре.


fiziyaАрча муниципаль районы  муниципаль бюджет белем учреждениесе Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы Сөрде башлангыч мәктәбе укытучысы Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы.

Тема: Ү авазы.Ү.ү хәрефләре. 1нчы сыйныф.

Тема

 

[ү]авазы,Ү,ү хәрефләре.
Дәреснең

максаты

[ү]авазы,Ү,ү хәрефләре белән таныштыру
Дәреснең бурычлары-укучыларны  [ү] сузык авазы белән таныштыру. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан  [ү] авазы кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәтү;

-[ү] авазын сүзнең аваз моделендәге урынына карап дөрес әйтергә өйрәтү;

-ү хәрефе турында авазның тышкы билгесе, ягъни “киеме” буларак образлы күзаллау булдыру;

-“Сертотмас үрдәк”әкиятен ишетеп төшенә, аңлый һәм образлы күз алдына китерә белү күнекмәсен формалаштыру; эчтәлек аркылы балаларга  әдәп-әхлак тәрбиясе бирү;

-укучыларда сөйләм теле культурасын тәрбияләү

Дәреснең тибы

 

яңа материалны үзләштерү
Планлаштырылган нәтиҗәләр

 

Предмет нәтиҗәләре:

Авазны белдерүче хәрефләрне белү, сүзне авазларга  таркату, авазга характеристика бирү

 

Метапредмет  нәтиҗәләр:

–         танып-белү универсаль уку гамәлләре:

–          аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау.

регулятив  универсаль уку гамәлләре:

сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, сузык авазны аеру.

–         коммуникатив  универсаль уку гамәлләре:

–          ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүз байлыгын арттыру;

Шәхси нәтиҗәләр:

авазларны дөрес әйтү, эш төрен сайлый белү

Предметара бәйләнешӘйләнә-тирә дөнья, сынлы сәнгать
Эш формаларыфронталь, парлап, төркемнәрдә
Ресурслар

 

И.Х.Мияссарова, Ф.Ш.Гарифуллина,Р.Р. Шәмсетдинова әлифба, 1нче сыйныф өчен дәреслек, 21бит; методик ярдәмлек; Р.Миңнуллин “Хәрефләр бәйрәме”,”Рәсемле әлифба”

http://balarf.ru/ татарча ”Сертотмас үрдәк”әкияте.

Предмет рәсемнәре, Ү ү хәрефе рәсеме, кисмә хәрефләр,

Тулысы белән “Планнар” битендә.