20.07.2016

Коррекцион мәктәпкә олимпиадалар кирәкме?


  конкурсСәламәтлекләре ягыннан мөмкинлек­ләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатларда (элеккеге коррекцион мәктәпләр) татар теле укыту мәсьәләсе соңгы елларга кадәр телгә алынмаган, кузгатылмаган өлкәләрнең берсе булып тора. Бу балалар өчен махсус төзелгән татар теле һәм уку дәреслекләре дә юк. Һәм аларны булдыру турында уйлаган, кайгырткан кешеләр дә күренми. Ярар, боларын эшләү өчен күпмедер хәзерлек, акча мәсьәләләрен хәл итәсе бардыр дип уйлыйк та аларын киләчәккә калдырып торыйк. Чөнки бүген эшләп була торган, әмма әлегә кадәр эшләнмәгән эшләр дә күп бит әле.

Шуларның берсе – сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында төрле ярышлар, конкурс­лар, олимпиадалар үткәрү. Акыл үсешләре тоткарланган балалар арасында предмет олимпиадалары үткәрү кирәклеге турында укытучылар арасында фикерләр бик каршылык­лы. Дөрестән дә, кирәкме икән ул, әллә файдасыз бер эш булырмы икән? Моңа кадәр коррекцион мәктәпләр арасында бары спорт (быел акча юк дигән сылтау белән уздырмадылар…) һәм хезмәт буенча гына ярышлар үткәрелә килде. Аларда катнашу укытучыларның да, укучыларның да һөнәри осталыкларын күтәрергә ярдәм итә. Монысы бәхәссез. Үз мәктәбендә генә бикләнеп яту баланың үсешен тоткарлый, дөнья турында күзаллавын чикли. Төрле предмет атналыкларында, түгәрәкләрдә безнең балалар укытучы җитәкчелегендә әллә нинди соклангыч кул эшләнмәләре ясыйлар, төрле интернет-бәйгеләрдә даими катнашып торалар. Ләкин интернетта да акыл үсешләре үзенчәлекле балалар өчен махсус оештырылган конкурслар юк. Ә инде төрле предметлар буенча укучыларның белемнәрен сынау-тикшерүгә нигезләнгән олимпиадалар турында хыялланасы гына кала.

Бер яктан уйлап карасаң, интернат-мәктәп укучыларының имтиханнар да тапшырасы, югары уку йортларына да керәселәре юк. Шулай булгач, аларны олимпиадаларга әзерләп, азапланып яту кирәкме икән соң? Икенче яктан, тагын шундый фикер туа: укучының белемен, сәләтен башкалар белән чагыштырганда гына тулысынча ачыклап була бит әле. Синең гел «5»легә укыган укучың баш­ка мәктәпләрнең «3»легә укучысы дәрәҗәсендә булса, нишләрсең? Монысы – мәсьәләнең бер ягы.

Икенче ягы: укытучыларның хезмәтен тиешенчә бәяләү, хезмәткә кызыксындыру уяту өчен дә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый торган мәктәпләр арасында да предмет олимпиадалары һәм төрле бәйгеләр оештырырга кирәк. Республикадагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүче меңәрләгән педагог­лар үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күрә алмыйлар. Шуңа күрә дә башларга кирәк бу эшне. Безнең татар теле укытучылары – төрле бәйгеләрдә иң актив катнашучылар, алар бу бәйгеләр өчен сорауларны, эш төрләрен үзләре дә әзерләп бирергә мөмкиннәр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булу – ул әле бу балалар төрле бәйгеләрдә катнашудан читләштерелергә тиеш дигән сүз түгел. Озак еллар шушындый мәктәптә эшләүче мөгаллим буларак, ышанып әйтә алам: конкурслар укытучыдан бигрәк балаларның үзләре өчен, аларның сәләтләрен ачу, аралашу мөмкинчелекләрен арттыру өчен кирәк.

©»Мәгариф.Татар теле» (№2, 2016)
 

“Тукай-130” акциясе. Күгебездәге якты йолдыз син, Тукай!


Галимова Рәзилә Ринат кызы

Галимова Рәзилә Ринат кызы

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Рәзилә Ринат кызы.Тема: Күгебездәге якты йолдыз син, Тукай!1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе (татар төркеме)

Максат: укучыларга Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм шигырьләре турында мәгълүмат бирү;
-укучыларның фикерләү сәләтләрен активлаштыру;

-Г.Тукай иҗатына, шигырьләре, әкиятләре аша туган илгә, хезмәткә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: уртада Г.Тукай портреты, Г.Тукай әсәрләреннән китап күргәзмәсе куелган.

әрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. (Исәнләшү, дәреснең максатын җиткерү).
Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!
– Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Бүген бездә зур бәйрәм! Ә нинди бәйрәм икәнен әйтү өчен, башта җыр тыңлыйбыз.
“Туган тел” җырын тыңлау. (Алсу һәм Ринат Ибраһимов башкаруында)
Әйе, укучылар, бүген 26 нчы апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн.

II. Тема, максат белән таныштыру.
Укучылар белән әңгәмә.
– Кем соң ул Габдулла Тукай?
– Сез аның турында нәрсәләр беләсез?
– Аның нинди шигырьләрен укыганыгыз бар?
(укучылардан тулы җаваплар алу) Тулырак…

“Тукай-130 ” акциясе.3нче хезмәт.


                                       Габдулла Тукай – балаларның сөекле шагыйре.

Шәрәфуллина Миләүшә Рәдиф кызы

Шәрәфуллина Миләүшә Рәдиф кызы

Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “Кечкенә яшьтәгеләр өчен 1нче “Аист” балалар бакчасы.

Шәрәфуллина Миләүшә Рәдиф кызы

Максат: Балаларны Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әсәрләрен өйрәнүгә теләк уяту. Шигырьләрне сәнгатьле итеп укуларына ирешү. Тукай әсәрләре аша югары әхлаклылык, бөек әдипнең иҗатына һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш: Габдулла Тукайның тормыш юлы, балалар өчен язылган әсәрләре белән танышу. Әкиятләре буенча рәсемнәр ясау, музыкаль  әсәрләр тыңлау.

Үткәрү урыны: музыка залы. Тукай әсәрләренең төрле басмаларыннан, балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырыла.Экранда Тукайның тормыш юлыннан күренешләр чагылдырыла, әсәрләренә иллюстрацияләр күрсәтелә.

Тәрбияче. Хәерле көн, балалар, хөрмәтле кунаклар! Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. 26 нчы апрельдә аның тууына 130 ел була.

1 нче бала.

Салкын кышлар үтеп

Яз килгәндә,

Җылы яктан кошлар кайтканда,

Туган көнең синең, бөек Тукай,

Тугры халкың итә тантана. Тулырак…

Тукай яши безнең күңелләрдә


Тукай яши
Тукай муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе Кояшкай балалар бакчасы I категорияле тәрбиячесе Ситдикова Миләүшә Миндияр кызы.Тема: “Тукай яши безнең күңелләрдә” (чыгарылыш төркем балалары өчен кичә.)

 

Ф. Яруллинның “ Тукай” маршы яңгырый.
Залга бәйрәмчә киенеп балалар керәләр.

1 бала: И туган телем, туган тел,
Сүзең алтын булган тел.
Син татар баласы дип
Сайрап торган изге тел.

2 бала: Без бит Тукай оныклары,
Туган тел оныклары.
Оныкларның үз нәселен
Кирәк бит онытмавы.

3 бала: Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы” “ШҮрәлеләр”
Безнең дуслар барсы да.

4 бала: Әкиятләре бик тә серле,
Геройлары сөйкемле.
Эх, әкият языр идем
Тукай абый шикелле.

5 бала: Тукай абыйга сүз бирәм
Шушы халык каршында.
Укып чыгарга тырышам
Китапларын барсында .

Алып баручы: Бездә бүген бәйрәм. Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. 26 апрельдә аның тууына 130 ел була. Без бүген туган көн кичәсенә, туган тел бәйрәменә җыелдык.

(Ишек шакыйлар, Аркасына капчык асып Шүрәле керә.)

Шүрәле: Исәнмесез, балалар!Исәнмесез, апалар! Хәлләрегез ничек? Мин кем? Таныдыгызмы?
Балалар: Шүрәле. Тулырак…

Тукай юбилее илә…


i (6)   Тукай юбилее илә мөгаллим өмидләре.

                              Бу мәкалә “Мәгариф” журналының №4 (апрель,2016) санында басылып чыкты.

I.

Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай;

Ул – караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

                                                                                        Шәйхзадә Бабич.

Тукай!

Бу исем минем күңелемә мәңгелеккә урнашкан. Бөек шагыйрь исеме гомер буена йөрәк түремдә сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Минем шикелле гади бер авыл мөгаллименә сүзен Тукай исеме белән башлап җибәрү, бәлки, килешеп тә бетми торгандыр. Ләкин мин дә бит дөньяга бөек Тукайны тудырган татар халкының бер улымын. Әле беренче сыйныфта ук даһи шагыйрь белән бергә:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле:

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, –

дигән юлларны бөтен ихласлыгым белән кабатлап йөргәнем һәм сәхнәләрдән сөйләгәнем хәтердә. Минем күңелемдә туган якны, туган халыкны, туган илне ярату хисләре Тукай исеме белән бергә туды. Ул хис – шагыйрьне ярату, аның әсәрләренә соклану хисе еллар үтү белән тагын да үсә, көчәя барды. Хәзер дә “күңелем төшеп, эчем пошса”  мин кулыма аның китапларын алам, иң акыллы киңәш һәм җавапларны шуннан табам.Бүгенге көннең кайбер эреле-ваклы әдәбият галимнәре Тукайның бөеклеген,кыйммәтен киметергә тырышып,нинди генә сүзләр әйтсәләр дә, мин үзем Тукайның бөеклеге, аның даһилыгы – шигырьләрендәге һәр кәлимә сүз, һәр строфасының нәкъ бүгенге көнгә туры килеп заманча яңгыравында дип беләм. Ул ятимлек ачысын күпме генә татыса да, мескенлеккә төшеп, елак шигырьләр язмаган. Нинди генә кыенлык, җәбер-золымнарга дучар ителсә дә, кайгы-хәсрәткә чумып сыкранмаган. Ул үзе турында түгел, ә халкы турында борчылган; татар милләтен киләчәктә азат, тигез хокуклы бөек зат итеп күрергә теләгән. Тулырак…

Мәхәббәт-гаиләнең тоткасы


Казан шәһәре Киров районы 67 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нуруллина Гөлинә Ильдус кызы.

Дәрес-семинарның темасы: Мәхәббәт – гаиләнең тоткасы. 11 нче сыйныф.

Тема: Мәхәббәт – гаиләнең тоткасы.

Максат: Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” һәм Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” әсәрләре буенча мәхәббәт дигән бөек хиснең кеше тормышындагы, гаилә төзүдәге урынын билгеләү; укучыларда җаваплылык хисе тәрбияләү, шәхси фикерләү сәләтен үстерү, әхлак тәрбиясе аша узаңны камилләштерү.

Җиһазлау: дәреслек, әсәр үзе, сораулар, плакатлар.

Шәхес тәрбияләугә юнәлдерелгән алым

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү. Плакатлар: 1. Гаиләдә яшәсен МАТУРЛЫК!

 План тулысы белән монда: https://mugallimplan.ru/plannar/