14.03.2016

Бакча белән хушлашу


       мәктәпкә озату                                                                                               Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесе Кодаш балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе
Мөгалимова Илсөяр Әкрәм кызы.

Мәктәпкә озату кичәсе:  “Хуш сөекле бакчабыз!”

Алып баручы:   Уза гомер аккан сулар кебек.

Үсеп бара безнең балалар.

Бакчабызда үскән сабыйлар

Мәктәпләргә инде баралар.

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар бакчасында эшләүчеләр!

Бүген  безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу!

Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә дә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!   Тулысы белән монда:

Дәреснең баштагы 5 минуты


Мөгаллим язмалары       Дәрес башында укучыларны теманы аңлауга әзерләү.

1нче киңәш.

Тәнәфестә укучыларны класстан чыгарып бетерегез дә бүлмәне яхшылап җилләтегез. Аннан Моцартның берәр музыкасын куегыз һәм дәрес башланырга бер-ике минут кала укучыларыгызны  класска кертегез.Үзегез дә дәрес башлау өчен нинди уңай даирә барлыкка килүен күреп гаҗәпкә калырсыз.Моцарт музыкасының акыл эшчәнлеген күтәрүе инде күптән исбатланган,тыңлаучыга ошыймы ул,ошамыймы- анысы әһәмиятле түгел.Музыка тыңлау баш мие ярымшарларының бөтен өлешләрен активлаштырып җибәрә;аерым алганда, уйлау,күрү,фикерләү эшчәнлеге күпкә күтәрелә.Нәтиҗәдә, фикерләү процессы стимуллаштырыла һәм хәтер яхшыра.Укучыларыгызның өлгереше уңай якка үзгәрерме-юкмы,анысын вакыт күрсәтер,ә менә өйрәнәчәк фәнгә игътибар һәм кызыксыну артачак,анысы бәхәссез.

2нче киңәш.

Бүгенге балаларның күбесе – турыдан туры күреп күзәтүчеләр(визуаллар). Үзегез уйлап карагыз,көннең күпме вакытын алар телевизор,компьютер экраннары каршында үткәрәләр? Өстәвенә иртән торганнан алып кич ятканга кадәр кулларында телефон,планшет.Класска кергәч,алар боларның барысын да калдырып торырга мәҗбүрләр.Нәтиҗәдә алар шундук тормыш белән кызыксынудан туктыйлар.Аларның башында бер генә уй: ничек тизрәк Контактка,Инстаграмга,Ютубка керергә һәм андагы дуслар белән аралашырга.Дәрескә әзерләү өчен аларның уйларын “алдалап” карагыз.Дәресне берәр видео белән башлап җибәрегез яки музыкаль клип куегез.Болай да була: дәрескә кагылышлы берәр телевизион тапшырудан өзек күрсәтегез дә класска сораулар бирегез яки аларны алдан тактага язып куегез.Сораулар бирүне видеомөрәҗәгать формасында да эшләп була.Укучыларыгыз дәрес башлауның бу яңа формасын күреп,гаҗәпкә калырлар һәм кызыксынулары уяныр.Нәтиҗәдә укучыларның өйрәнәчәк темага игьтибары артыр һәм теманы үзләштерүләре яхшырыр.

3нче киңәш.

Әледән әле класстагы парталарның урыннарын үзгәртеп торыгыз. Тулырак…

Дәрескә презентация ясаучыларның 8 хатасы.


презентация
Дәрестә компьютер технологияләрен файдалану төгәл бер максатка юнәлтелгән һәм методик яктан нигезләнгән булырга тиеш. Белем бирүнең башка төрле чаралары үтемлерәк булганда, компьютер куллану һич тә мәҗбүри түгел. Татар теле дәресләрендә заманча технологияләрне куллануның өстенлеге турында инде күп язылган һәм сөйләнелгән. Аларның уку сыйфатын күтәрүдә ярдәм итүе бәхәссез. Шундыйларның берсе – электрон презентацияләр. Сүзебез әлеге төрдәге презентацияләрне дөрес ясау-әзерләү турында барыр.

Бу мәкаләне язарга керешкәнче, мин алтмышка якын презентацияне карап-өйрәнеп чыктым. Шуларның биш-алтысы гына хатасыз, башкаларга үрнәк итеп куярлык иде. Әйдәгез, иң беренче презентация һәм слайд сүзләренә аңлатма биреп китик. Презентация – дәрес материалын укучыларга җиткерүнең киң таралган һәм нәтиҗәле чарасы. Ләкин презентация ул – слайдлар түгел, һәм аерым слайдлар да презентация дип атала алмый. Алар – укытучы сөйләменә, презентациягә өстәмә күрсәтмә материал гына. Соңгы вакытта, хата буларак, презентация һәм слайд сүзләре синоним сүзләр рәвешендә кулланыла.

 Һәр дәрескә слайдлар эшләү мөмкин түгел. Әмма бүгенге педагогикада «компьютер технологияләреннән башка дәрес үткәрү укытучының заманнан артка калганлыгын күрсәтә» дигән ялгыш фикер ныгып урнашты. Ә кайсы укытучының үзен начар яктан күрсәтәсе килсен?

Укытучының эше һәр дәрескә план төзүдән башлана. Һәр дәреснең план-конспекты була, һәм укытучы шул план буенча слайдлар ясарга керешә. Менә шуннан, ягъни эшнең башыннан ук хаталар башланып китә дә инде.

1 нче хата. Теманы слайдларга салу.

Укытучы, дәреслектәге материалны кисәкләргә бүлә-бүлә, слайдларга урнаштыра. Дәреслектән укылырга тиешле текстлар, эшләнәсе биремнәр, ачыклыйсы сораулар – барысы да слайдларга күчерелә. Ләкин слайдлар китап бите түгел, алар берничек тә дәреслекне алыштыра алмый. Һәм кирәкми дә. Дөрес, аңлатырга читен булган диаграммалар, схемалар, әйтелеше кыен сүзләр слайдларда күрсәтелергә мөмкин. Ләкин слайд-текстларны балалар укый да, кабул да итә алмый. Слайдтагы озын-озын җөмләләр, язучы әсәрләренең исемлеге, биографиясе, даталар юньләп укылмый һәм истә калмый. Әйтик, М.Җәлилнең кыскача биографиясе язып чыгылган слайдны бизәлеше ягыннан да, эчтәлеге ягыннан да укучылар кабул итәрлек күрсәтмә ярдәмлек дип әйтеп булмый. (1 нче слайд)

2 нче хата. Игътибарсызлык, грамотасызлык, төгәлсезлек.

Татар теле укытучылары гына түгел, башка предмет укытучылары да укучы язмасындагы хәреф хаталарын, грамматик һәм стилистик хаталарны бик тиз күреп ала. Ләкин үзләре слайдларда тупас хаталар җибәрә. Слайдларны, укучыларга күрсәткәнче, кат-кат тикшереп чыгарга һәм, мөмкинлек табып, башка укытучыларга күрсәтеп алырга кирәк, чөнки чит хаталарны без тизрәк табабыз. Хәреф хатасы булган слайдларны укучыларга күрсәтү укытучының абруен төшерә. Кайбер татарча слайдларда хәтта татар хәрефләре урынына рус хәрефләре языла. Башта компьютерга татар хәрефләрен урнаштырырга, аннан соң слайд ясарга тотынырга кирәк.

Презентацияләрдә сүзләрне тигез ара (пробел) калдырып язу бик кыен. Дөресрәге, эшләгәндә, сүз аралары тигез калган кебек күренсә дә, саклаганда, бу аралар еш кына үзгәрә. Бигрәк тә тыныш билгеләре –  өтер, нокта, сызыклар буш урыннарны еш калдыра. Мәсәлән, өтер сүздән соң аерым тормый, үзеннән алдагы сүзгә «ябыша». Тагын бер төгәлсезлек: кыска сызык һәм озын сызыкларны дөрес кулланмау. Компьютер текстларында, гадәттә, кыска сызык куела. Бер слайдта –  кыска сызык (дефис), икенчесендә озын сызык (тире) куллану матур күренми, укытучының төгәлсезлеген күрсәтә.

3 нче хата. Төсләрне дөрес кулланмау. 

Текст слайд фонында ачык күренергә тиеш. Моңа текст белән фон капма-каршы төстә булсалар гына ирешеп була. Кара текстның ак фонда яки, киресенчә, ак хәрефләрнең кара фонда язылуы әйбәт укыла. Зәңгәр текст та яшел фонда яхшы күренә. Ә менә кызыл хәрефләрне зәңгәр фонда бөтенләй укып булмаячак. (2 нче слайд) Тагын шунысын да исәпкә алырга кирәк: слайдны эшләгәндәге төсләр проектордан күрсәткән вакытта бераз үзгәрә. Шуңа күрә чын төсне белү өчен, алдан проекция режимындагы F5 төймәсенә басып карарга, мөмкинлек булса, слайдларны проектордан карап чыгарга кирәк.

4 нче хата. Мәгънәсез «бизәкләр».

 Слайд эшләгәндә, алтын кагыйдәне онытмаска кирәк. Ул моннан гыйбарәт: нәрсәнедер эшли алу мөмкинлеге аны эшләргә кирәк дигәнне аңлатмый. PowerPoint программасындагы төрле эффектлар, анимацияләр, шрифтлар белән бүген берәүне дә шаккатыра алмыйсың. “Очып килгән” сүзләр, селкенеп торган рәсемнәр, ялтыравык хәрефләр баланың игътибарын читкә җибәрүдән башка бернинди максатка хезмәт итми.

Мисалга китерелгән слайдлардагы көзгедә чагылган кебек күренгән хәрефләр («Балалар язучысы Абдулла Алиш»), «Моабит дәфтәрләре» дигән ике сүздә ике төрле төс куллану берничек дә үзен акламый. (3, 4 нче слайдлар) Гадәттә, моның белән яшь, тәҗрибәсез укытучылар шөгыльләнә. Матур слайдлар ясарга тырышу укытучыны слайдлар колына әйләндерә, ул, белем бирү турында онытып, мөмкин кадәр чуар бизәкле слайдлар ясарга тырыша. Әйтик, «Алиш әкиятләре» дигән слайдта (4 нче слайд) бала әкият исемнәрен укымаячак, ул чәчәкле-чуклы хәрефләргә шаккатып утырачак.

5 нче хата. Слайдларда төрле-төрле шрифтлар куллану.

 Шрифт – слайдта иң катлаулы элемент. Аның белән ничек теләсәң, шулай “уйнарга” ярамый. Һәр слайдның эчтәлеге бертөрле хәрефләр белән язылырга һәм барысында да нәкъ бер урында торырга тиеш. Бер слайдта – аста, икенчесендә өстә яки уңда-сулда булырга тиеш түгел. Караңгы фонда ак хәрефләр белән язу отышлы. Ни өчен? Чөнки ак фондагы кара хәрефләр китап битен кабатлый һәм күзләрне ардыра. Ә караңгы фондагы хәрефләр кино эффектын тудыра.

Презентацияләр арасында шундыйлары күп: бер слайдта – бер шрифт, икенчесендә – икенче төрле шрифт; бер слайдта хәрефләр – зур, икенчеләрендә кечкенә була. Кайбер слайдларда хәрефләр экранга сыймый, яки тексттагы соңгы сүзләр күренми, алар, слайдка сыймау сәбәпле, юкка чыккан булалар (5 нче слайд).

 Ни өчен шулай килеп чыга? Кайбер очракларда бу – авторның игътибарсызлыгы нәтиҗәсе. Ләкин төп сәбәп – стандарт булмаган шрифтлар куллану. Кайбер төп шрифтлар, мәсәлән, Times New Roman, Arial, Verdana Windows системалы бөтен компьютерларда кулланыла, һәм презентацияләрне бер компьютердан икенчесенә күчеп күрсәткән вакытта бары шушы хәрефләр генә үзгәрешсез кала. Шуңа күрә текстларны шушы шрифтлар белән генә язарга кирәк.

Бер презентациядә төрле шрифтлар куллану – шулай ук матур күренеш түгел. Төп сүзне калын яки төсле хәреф белән аерырга кирәк. Авыш хәрефләр яки сүзнең астына сызу үзен акламый. Кайбер слайдлардагы хәрефләр авырлык белән генә укыла. Арткы партада утыручы укучылар күрмәслек булгач, ул слайд нәтиҗә бирер микән? Хәтта зур хәрефләр белән язылган текст, әгәр юл аралары тар калса, бик авырдан укыла. Юл аралары киңрәк калса, кечкенә хәрефле язулар да әйбәт укыла.

Сүзләр (хәрефләр) бер үк, әмма язылу рәвеше башкача булганда, текст эчтәлеге төрлечә кабул ителә. (Чагыштырыгыз: Мин әниемне яратам! Мин әниемне яратам!)

Кайбер вакытта слайдның исемен тиз генә укып булмый. Беренчедән, текст асты фоны дөрес куелмаган була, икенчедән, шрифт уңышлы сайланмый, өченчедән, рәсемнәр астындагы сүз слайдка тулаем сыймый, һәм, дүртенчедән, слайдка күп рәсем кую үзен бөтенләй акламый (6 нчы слайд). Онытмыйк: слайдтагы сүз бер карауда укылырга тиеш. Алдарак әйткәнчә, һәр слайдның эчтәлек исеме бертөрле хәрефләр белән язылырга һәм барысында да нәкъ бер урында торырга тиеш.

6 нчы хата. Слайдларда мәгълүматның күп булуы. 

Презентация телесуфлер урынына кулланылмый, шуңа күрә дәрес материалын слайдларга сыйдырып бетерергә тырышмаска кирәк. “Буш” слайдлардан котылырга кирәк. Укучыга бернинди өстәмә мәгълүмат бирмәгән, күрсәтү өчен генә ясалган слайд буш слайд исәпләнә. Балаларның дәрестә теманы кабул итү һәм истә калдыру мөмкинлеге чикле булуын онытмыйк. Презентацияне төзеп бетергәч, һичшиксез, аннан 4-5 бик үк әһәмиятле булмаган слайдны төшереп калдыруга күнегергә кирәк.

Ике-өч тапкыр карап чыкканнан соң, үзегез үк кайбер слайдларның берсе икенчесен кабатлавын, эчтәлексез булуын аңларсыз. «Кыскалыкта – осталык» дигән сүзләрне слайд эшләүче һәрвакыт хәтерендә тотарга тиеш. Слайдта буш урыннар калудан курыкмаска кирәк. Буш урын, “һава” – дизайнда иң әһәмиятле элемент! Ул төп элементны аерып күрсәтергә ярдәм итә.

7 нче хата. Начар рәсем, видео, тавыш.

 Күп очракта слайдларга рәсемнәр Интернеттан алып куела. Булган хәлендә ул слайдка сыймый яки, киресенчә, кечкенә рәсемнәрне зурайтырга туры килә. Билгеле, рәсемнәрнең сыйфатын саклап зурайту-кечерәйтү юллары бар, ләкин алар мәшәкатьлерәк, һәм күп укытучы андый осталыкка ия түгел. Булган рәсемне слайдта гына кечерәйтү күп вакыт «чалыш көзге» эффектын барлыкка китерә. Кайбер рәсемнәр Интернетта ук сыйфатсыз була. Слайдка куйгач, андый сурәтләр төссезләнеп кала, вак детальләре бөтенләй күренми. Шуңа күрә ачык төстәге, кимендә 200 Кб зурлыктагы яхшы рәсемнәрне эзләргә һәм табарга кирәк (Яндекс, Google аша эзләнгән рәсемнәрнең зурлыгын билгеләргә мөмкин. Һичьюгында, андагы “размер” вкладкасына басып, “большие” яки “средние” дип сайларга кирәк. – Ред.).

Дәреслектәге рәсем, схема, диаграмма, язуларны, сканердан чыгарып, слайдка куярга тырышу шулай ук үзен акламый. Дөресрәге, бу – мәгънәсез артык хезмәт. Слайдта бөтенләй тоныкланып, кечерәеп калган сурәт күрсәткәнче, аны китаптан карап аңлатуың мең өлеш артыграк ләбаса. Кыскасы, слайдка рәсем куйганчы, рәсемнәрнең сыйфатын бозмыйча зурайту-кечерәйтү алымнарына өйрәнергә һәм азмы-күпме фотошопта эшли белергә кирәк. Шулай булмаганда, слайдлардагы рәсемнәр дәресен хәзерләми килгән бала кыяфәтендә булачак.

Кайчагында, презентациянең тәэсир итү көчен арттырырга тырышып, аңа видео да куялар. Ләкин күп вакыт слайдта видеолар эшләми. Ни өчен? Чөнки эшләүче үз компьютерындагы видеофайлны презентация белән бергә күчерергә оныта яки дөрес итеп сакламый. Слайдларны өендә эшли, барысы да тәртиптә шикелле күренә. Әмма, мәктәп компьютерына куеп күрсәтә башлагач, видеосының эшләмәвен күреп гаҗәпкә кала. Өстәвенә, әле бу – чит кешеләр кереп утырган ачык дәрес тә булса, дәреснең бөтенләй яме китә. Шундый хәлдә калмас өчен, видео белән презентацияне бергә сакларга өйрәнергә кирәк. Ачык дәресләр вакытында иң җайлы һәм ышанычлы юл – видеоны аерым күрсәтү.

Презентациягә төрле тавышлар кертү белән дә шундый хәл килеп чыгарга мөмкин (мәсәлән, кошлар сайравы, елга шаулавы, җил исү һ.б.). Кайбер авторлар, слайдтан слайдка күчкәндә, «кыңгырау» куя. Кыңгырау чыңлавының бер тапкырына түзәргә дә мөмкин, әмма ул слайд саен (10–15 тапкыр) чылтырый башлый икән, гафу итегез, аны сүндереп куясы килә башлый. Укучылар өчен эшләнгән слайдларда игътибарны читкә юнәлтә торган бернинди чит тавыш-авазлар булырга тиеш түгел.

 8 нче хата. Слайдтан слайдка дөрес күчмәү.

 Кайберәүләр: «Аның нәрсәсе бар, төрле матур күчү эффектларын куясың да эш бетте», – дип әйтергә мөмкин. (Кызганычка, шулай эшлиләр дә.) Ләкин менә шушы видеоэффектларны куйганда, иң күп хата китә дә инде. PowerPointның мөмкинлекләре бихисап. Ләкин дәрес өчен эшләнгән слайдларга гади генә бер-ике күчеш куйсаң, шул җитә. Язмача сөйләгәнгә күрә, мәкаләдә бу эффектларның зарарын тулысынча тасвирлап бетереп булмый. Эффектлар «ашка салган тәмләткеч» кебек кенә булырга тиеш. Юкса укучыларның бар игътибары слайдның эчтәлегенә түгел, ә шушы эффектларга юнәләчәк.

Презентация дәрестә күрсәтү белән генә яшәүдән туктамый. Ул, гадәттә, укытучының үз сайтына яки башка сайтларга куела. Интернет челтәрендә үзегезгә ышаныч тудыру өчен, презентацияне ахырына кадәр эшләп бетерергә өйрәнегез. Моның өчен презентациянең титул бите слайды булырга һәм анда автор турында мәгълүматлар язылырга тиеш. Анда презентациянең исеме, авторның исем-фамилиясе, эш урыны, электрон адресы (сайт, скайп адресы һ.б.) күрсәтелә.

 Менә шушы кагыйдәләрне истә тотып эшләгәндә, презентация матур да, файдалы да булыр.

Бу мәкалә “Мәгариф” журналында 2016нчы елның гыйнвар (№1) санында басылып чыкты. Фәрит Вафин

Мәгарифтә “ Комнан бау ишү” методы һәм аның нәтиҗәләре турында


    Берничә көн элек стена уртасында дистә еллар эленеп торган класс тактасын алып,читкәрәк күчердек тә,аның урынына интерактив такта беркеттек.Шулай итеп, XXI гасырның соңгы мәгълүмати казанышы безнең интернат-мәктәпкә дә килеп җитте.Сүз дә юк,яхшы нәрсә: сенсорлы экран,компьтер һәм проекторны берләштергән искиткеч уңайлы такта.Минем татар теле бүлмәсендә моңарчы мультимедиалы проектор торды.Ике ел буе шуның белән эшләп,инде тәмам ияләнеп беткән идем.Проекторның дәрес үткәрү өчен уңайлыгын бер-ике җөмлә белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Аның белән эшләү укытучының бик күп вакытын янга калдырырга ярдәм итә.Укытучы дәрескә кирәкле картина,рәсем,таблица һ.б. шуның шикелле күрсәтмә әсбапларны эзләп яки кулдан әзерләп азапланмый.Проектор белән эшләгәндә укытучы һәрвакыт йөзе белән сыйныфка карап тора.Аңа аркасы белән балаларга борылып,тактага язасы,нәрсәләрдер эләсе,ябыштырасы юк.Акбурга буялмый,пычрак юеш чүпрәк белән  такта сөртеп мәшәкатьләнми.

 Дәрестә проектор куллану белем бирүнең сыйфатын бер баскычка югары күтәрүгә ярдәм итә.Аның психологик ягы да көчле.Хәзерге балаларга саргаеп,ертылып беткән картина, төссез рәсемнәр урынына интернеттан алынган рәсемнәрне карау күңеллерәк тә,мавыктыргыч та.Дәрестә компьютер куллану яки өйдә балаларның компьютер белән артык мавыгулары турында төрле бәхәсле фикерләр ишетергә мөмкин.Чамасын белмичә компьтер уеннары белән утырган балалар да күп.Ләкин бүген компьтерның кирәклеген инкаръ итү машинада йөрүгә караганда ишәккә утырып йөрү әйбәтрәк дип исбатларга тырышу белән бер. Тулырак…

Интернет бәйлелек һәм аннан ничек котылырга?


        Мин бу язманы бер  Интернет-дусның соравы буенча яздым.Ул миннән киңәш сорады.Бөтен вакытымны интернетта утырып үткәрәм,ашау-эчүдән калдым,телевизор карамыйм,өс-башыма игътибар итмим,дуслар белән телефоннан сөйләшергә дә вакытым юк,ди.Иртән торуга беренче эш итеп ноутбугымны кабызам,почтаны тикшерәм,таныш сайтларга кереп чыгам,социаль челтәрләрдәге битләремне карыйм.Шуннан соң гына тиз-тиз капкалап эшкә чыгып чабам.Ә эштә тагын компьтер,тагын Интернет.Эшемне дә юньләп эшли алмыйм.Җитәкчем кырын карый башлады.Ә эшем хәйран акчалы,әйбәт урын иде.Нишләргә дә белмим:ничек котылырга? Бер-ике сәгать Интернетка керми торсам,бөтен нәрсәгә ачуым чыга,нервлана башлыйм,ди.

  Менә шундый моң-зар,шундый чир.Бердәнбер очрак булса,колак яныннан үткәреп кенә җибәрер идең.Юк шул,мондый бәйлелек турында хәзер күп язалар,күп сөйлиләр.Мөгаен,тиздән безнең илдә дә андыйларны психик авырулы кешеләр рәтенә кертерләр.Европа илләрендә күптән инде Интернетка бәйле кешеләрне дәвалаучы махсус үзәкләр бар  һәм алар авыруларны Интернет коллыгыннан коткару белән шөгыльләнәләр.Әлегә бездә моның белән кызыксынучы,ярдәм итәргә теләүче оешмалар да,махсус психологлар да юк.Ләкин интернет бәйлелекнең олыларга да,балаларга да зыяны күз алдында.Мониторның иң зур һөҗүме күзләргә төшә.

Аннан умыртка кәкрәя,буыннарга тоз утыра.Хәтер начарлана,күңел болгана,йокысызлык башлана.Кеше реаль дөньядан читләшә,битарафка әйләнә.Аны пәрәвез челтәрендәге дуслары гына кызыксындыра.Бигрәк тә хатын-кызлар Интернет бәйлелеккә тиз эләгәләр.Чөнки челтәрнең теге башындагы үзе белән язышкан,хәбәрләшкән ирдә алар хыялларында йөрткән ир-егетләрен күрәләр,аңа гашыйк булалар.Чит ирдән сәлам хаты,виртуаль открытка алу аны бәхетле итә,көнен шатлык-бәхеткә күмә.Менә шулай бер-берсеннән йөзәр мең чакырым ераклыкта яшәгән кешеләр аерылмас дусларга әйләнәләр.Чөнки мондый  тормышта бернинди проблема юк:матур фото,чибәр йөзләр,иркә сүзләр генә бар.

  Интернет бәйлелеккә кеше ничек килеп эләгә? Бик гади.Күптән түгел үзем белән булган очракны гыйбрәт өчен сөйләп китим әле.Интернет компьтер серләренә,интернет бизнеска өйрәтәм дигән белдерүләр белән шыплап тулган.Көннәрнең берендә мин дә шундый белдерүләрнең берсен ачтым һәм кармакка каптым.Бу интернет-мәктәп түләүсез булуы белән үзенә җәлеп итте.Исемен язып тормыйм,антиреклама булуы мөмкин.Мәктәпкә теркәлүгә уку башланды.Көн саен бер бирем ачыла.Монысын яманлап әйтә алмыйм.Компьютерны вируслардан чистартырга,югалган материалларны табарга,дискны дефрагментацияләргә һ.б. өйрәттеләр.

Аннан презентация,видеороликлар ясау дәресләре ките.Ютубта,фейсбукта үз битләребезне булдырдык,блог,сайтларыбызны эшләдек.Моның нәрсәсе начар диярсез.Мин дә начар димим.Моңарчы белмәгән күп нәрсәгә өйрәндем.Ләкин минем язма бу мәктәпне мактауга багышланмаган.ә Интернет бәйлелеккә эләгү юлларын күрсәтүгә юнәлдерелгән.Бер айга якын барган шушы укуда мин компьтердан аерыла алмадым.Уку шулкадәр тиз бара, көн саен бер биремне эшләп тапшырырга кирәк.Аралашу,сөйләшү скайпта.Моңарчы буш торган скайпта утыз-кырык дус барлыкка килде.Бер-беребезнең сайтларына,блогларына керәбез,роликларыбызны карыйбыз,белмәгәннәрне сорашабыз,макташабыз.

Гомумән,мәктәп үзен-үзе үтереп мактауга,күккә чөюгә корылган.Эшләгән бөтен әйберләрнең эчтәлеге бары мәктәпне мактап,башка кешеләрне шушында укырга чакыруга юнәлдерелгән.Уку азагында күп итеп грамоталар тапшыралар һәм…зур акчалар эшләүгә кызыктырып,мәктәптә куратор булып калырга кыстый башлыйлар.Бер ай буе Интернеттан башы чыкмаган кешенең дусларын,танышларын югалтасы килми һәм ул 10 евросын түләп(!) куратор булып кала, хәзер үзе башкаларны алдап-йолдап мәктәпкә чакыра башлый.Искиткеч акыллы уйлап эшләнелгән,мәкерле,хәйләкәр алым.Әмма эчтәлеге: гап-гади е-майл маркетинг.Ай саен 7-8 кеше куратор булып кала һәм шушы мәктәпне оештыручы шомагурларга 80 евро кереп бара дигән сүз .

Ел башыннан түләү үзгәрде.Хәзер ай саен түләүне бетереп,куратор булып калган кешедән 38 доллар  түләтә башладылар.Сәбәбе бик гади.Кеше икенче айда түләмичә мәктәптән китеп барырга мөмкин.Ә болай акчасын суырып калалар.Минем, эш түләүгә килеп җиткәч,уку өзелде.Акча жәлләүдән түгел,күрә торып ялган белән шөгыльләнәсе килмәүдән.Бушлай уку белән кызыктырып,гап-гади пирамида төзүләрен әле ярый вакытында сизеп алганмын.Инде өч ай үтте,өмма шул вакытта укыган иптәшләрнең нишләп ятулары белән кызыксынып әледән-әле скайпка,фейсбукка,блогларына кереп карыйсы,хәбәрләшәсе,нәрсәләрдер язып калдырасы килә.Менә бу чып-чын Интернет бәйлелек инде.Әгәр үзеңне кулга алмыйча,каф тау артындагы    бер тапкыр күрмәгән кеше белән кадерле вакытыңны әрәм итеп,хәбәрләшеп,язышып ятасың икән.димәк син чыннан да сәламәт түгел дигән сүз.

Интернет сөреме тәмәке,аракы,наркотик кебек куркыныч нәрсә.Чикаго университеты уздырган махсус тикшеренү шаккатырлык нәтиҗәләргә китергән: социаль челтәрләргә бәйлелек хәтта тәмәке тарту һәм алкоголь куллануга караганда да көчлерәк икән..Ләкин бүген Интернетсыз яшәп булмый.Әле менә шушы мәкаләне язганда гына да мин соравыма җавап эзләп дистәләгән сайтка кереп чыктым.Ләкин Интернеттан үзеңә файдалы,кирәкле әйбер эзләп утыру белән интернет бәйлелеккә эләгү икесе ике нәрсә.Бүген укытучылар да,укучылар да  Интернетсыз ике кулсыз,аннан башка мөмкин түгел.Ялкаулар гына электрон журналдан зарлана,наданлыкларын яшерү өчен Интернетка керми.Чын укытучының үз сайты,үз блогы булырга тиеш.Әмма “Одноклассники” ”В Контакте”,”В кругу друзей” кебек паразит сайтларда утыру укытучының Интернеттан файдалануын түгел,кадерле вакытын бушка үткәрүен күрсәтә.Чөнки боларда ни һөнәри осталыгыңны,ни аң-белемеңне арттыра алмыйсың.

    Шушы урынга килеп җиткәч,теманы дәвам итеп,интернет бәйлелекнең күренеп торган төп билгеләрен ачыклап китик инде.

   1.Кеше вакыт төшенчәсен югалта.Компьютеремны ачып кына карыйм дип Интеренетка керә һәм сайттан сайтка күчеп йөри торгач 5-6 сәгать үтеп киткәнен сизми дә кала.

   2.Физиологик хаҗәтләр онытыла.(Ашау-эчү,туалетка бару,йокы) Ә моның нәтиҗәләре бик аяныч булырга мөмкин: гастрит,простатит,геморрой,

   3.Гаилә,эш,дуслар икенче планга күчә. Бигрәк тә үз-үзенә бикләнгән, йомшак холыклы, үзенең төс-кыяфәтен сөймәгән ханымнар,  аз аралашучан кызлар һәм малайлар виртуаль дөньяга чума. Чөнки “пәрәвез”дә алар  искиткеч кыю кешегә әверелә:ни теләсә шуны яза, виртуаль дуслары белән оялмыйча аралаша. Нәтиҗәдә, бу кеше реаль тормышта аралашудан бөтенләй читләшә, “ялган”  дөнья  колына әверелүен   сизми дә кала

   4.Кеше форумнарда, чатларда сәгатьләр буе аралашып утыра. Бу очракта “ник” артына качкан шәхес кыюлана, үзенең эчке дөньясын яшерми ача, чөнки аның чынлыкта кем икәнен белмиләр бит. Табигате белән куркак, әмма эчен бушатасы килгән адәмиләр өчен менә дигән форсат .

   5. Он-лайн уеннарга хирыслык.  Уеннарда җиңү шатлыгы шәхесне үзенә бөтереп алып кереп китә һәм юкка исраф ителгән вакыт кызганыч булудан туктый.

    6.Порнографик, эротик сайт­лардан чыга алмау – чирнең тагын бер төре. Бу, чынлап та, кеше сәламәтлегендә патологик үзгәрешләр китереп чыгара яисә инде андый үзгәрешләрнең барлыгы турында сөйли.

   7.Интернет “колы” сайтларның эчтәлегенә игътибар итми,  Сайттан сайтка күчеп йөрү аңа рә­хәтлек бирә.

 Укытучы буларак, мин балаларның Интернетка бәйлелеге белән дә кызыксындым. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә,  балалар 8-9 яшьтән үк  мөстәкыйль рәвештә  Интернетка керә башлыйлар.  14 яшькә кадәр булган кулланучыларның яртысыннан артыгы начар эчтәлектәге сайтларга керәләр. Балаларның 39 проценты  порнографик сайтлар карый, 19 проценты  көчләү күренешләрен күзәтә, 16 проценты  комарлы уеннар белән мавыга.  Интернетта наркотик матдәләр һәм алкоголь  турында  балаларның 14 проценты  кызыксына, эсктремистик ресурслар  14 процент үсмерләрне җәлеп итә.  Саннар куандырырлык түгел.

    Онлайн уеннар бүгенге балаларның һәм үсмерләрнең тормышында  мөһим урын алып торалар. Уен белән мавыккан балалар начар укыйлар, социаль яктан файдалы  эшчәнлек белән шөгыльләнмиләр, ата-аналары, дуслары белән  аралашмыйлар. Аларда  Интернетка бәйлелек барлыкка килә. Аралашу һәм ялның  виртуаль формаларына  күчәләр. Психологлар моны  авыруга тиңлиләр.

  Интернеттан файдалану  балага зыян салмасын өчен  ата-аналар баланың  компьютер каршында утыру вакытын чикләргә тиешләр.  Балаларга Интернетта  шәхси мәгълүматларны   ачарга  ярамаганлыгын аңлатыгыз.  Интернетта  куркыныч контент (наркотиклар, порнография) белән очрашу куркынычы булуын кисәтегез.  Интернетның  беренче чиратта  мәгълүмат эзләүдә, укуда  ярдәмче булуын төшендерегез.  Әгәр бала Интернетта танышкан дусты белән  реаль тормышта очрашырга теләсә,  һичшиксез ата-анасы белән киңәшергә тиеш.  Чөнки чаттагы  үзен 12 яшьлек кыз дип таныштырган кешенең 40 яшьлек ир-ат булуы да бик мөмкин. Балаларга челтәрдәге  мошенниклык  фактлары, лотереялар турында да  аңлатыгыз.  Өлкәннәрдән башка  СМС ,телефон номерын җибәрергә  ярамаганлыгын да төшендерегез.Кайчагында шушы гади генә кагыйдәләрне үтәү дә бала гомерен саклап калырга мөмкин.

 Ә шушы язма башындагы интернет-бәйлелеккә эләккән дуска ничек ярдәм итәргә соң?

Алкоголикны,тәмәкечене,наркоманны дәвалап буламы? Булса,100нең 1сен буладыр.Әгәр бу дус шул 100нең 1се дип уйласак,аңа менә мондыйрак киңәшләр биреп булыр иде.Аның әле интерет коллыгыннан азат булу мөмкинлеге бар,чөнки ул үзенең авыру икәнлеген аңлаган һәм дәвалану юлларын эзли.Монысы иң мөһиме. Компьютерыннан аерыла алмаган кешегә будильник булдырырга кирәк.Сәгать саен шалтырауга куеп,баштарак 15-20минут,тора-бара яртышар сәгать тәнәфес ясап алыгыз.Таныш-белешләрегезгә вирталь открыткалар җибәреп утырганчы,телефоннан сөйләшеп алуны гадәткә кертегез.Кеше белән җанлы сөйләшү сезне бу дөньяга кайтарып.уңай эмоцияләр тудырыр.

Яңалыкларны гәҗитләрдән укып белергә тырышыгыз.Дөрес,гәҗиттәге яңалыклар сезнең өчен инде искергән булыр.Әмма һәр гәҗиттә укып уйландырырлык һич югы берәр язма булмый калмый.Шул язмага үз фикерегезне туплап,җавап языгыз,иптәшләрегезгә сөйләгез.Кем белә,бәлки сезнең язу сәләтегез ачылыр.Уйлап карагыз әле,бала чакта нинди хыялларыгыз бар иде.Тормышка ашмаган фантазияләрегезне,эшләнмичә калган эшләрне,укырга вакыт җитмәгән китапларны укыр өчен менә дигән чор килеп җиткән лабаса.Булмаган дөньяда утырып.вакытыгызны “үтергәнче”.кирәкле эш белән шөгыльләнсәгез,сәламәтлегегезгә дә,гаиләгезгә дә файдалырак булыр.Интернеттагы күп акча эшләүгә чакырган белдерүләрне бөтенләй ачмагыз.Барысы да ялган,сафсата.Кайсы җүләре бүгенге көндә сезгә тиктомалдан акча тоттырсын.

   Державин исемендәге Тамбов дәүләт университетының бер төркем студентлары эксперимент рәвешендә гаджетлар кулланудан ваз кичәләр.

10 майдан 31 майга кадәр аларга компьютер, кесә телефоны, планшет куллану чикләнә. Бердәнбер элемтә чарасы булып өй телефоны калачак. Бүтән элемтә чаралары белән  ки-чектергесез очракта гына кулланырга мөмкин булачак. Һәр укучы көненә ике тапкыр үзенең көндәлегенә хис-тойгыларын язып барырга тиеш.

“Экспериментта катнашкан студентларга уку вакытында бернинди дә ташламалар булмаячак,” – ди университет ректоры. Шулай да  катнашырга теләүчеләрнең саны планлаштырылган кеше саныннан өч тапкырга артык. Бәлки шушындый тәҗрибәләрне безгә дә һич югы үзебез өчен эшләп караргадыр.

 Уйлап карагыз әле,тормышыбызга компьтер,интернет кергәнче кешеләр ничек яшәде икән? Аллага шөкер,тормыш барган,кешеләр үзара аралашкан,аң-белем туплаганнар,балалар туган,үскән.Димәк, сез дә үзегезгә компьютерсыз да яшәп була дигән нәтиҗә ясагыз.Үзегезнең юк дөньяда яшәвегезне таныгыз.Шушы виртуаль пәрәвез челтәреннән котылып,дөньяның,табигатьнең матурлыгына сокланып яшәргә омтылыгыз.Көне-төне мониторга багынып утырганчы хатыныгыз,балаларыгыз,туганнарыгыз белән аралашыгыз.Тормышыгыз күпкә кызыграк һәм мәгънәлерәк булыр.

Татар теле дәресләрен милли информацион технологияләр кулланып укыту


XXI гасыр кешенең көндәлек тормышына информацион электрон технологияләрнең күпләп үтеп керүе белән башланып китте. Кәрәзле телефоннарга, электрон системалы көнкүреш машиналарына, компьютерларга хәзер беркем дә шаккатмый. Алар гап-гади, көндәлек кулланыш кирәк-яраклары буларак кабул ителәләр. Яшәешне электрон технологияләр чолгап алган заманда, укучыларга белем бирү процессы да үзгәрешсез кала алмый.   Төрле электрон дисклардан, интернет челтәреннән әзер, бирелеше ягыннан үтемле эшләнгән мәгълүматны кыска гына вакыт эчендә  күчереп алырга күнегеп килүче укучы өчен, аның кабул итү мөмкинлегенә туры килгән яңа ,белем бирүдә заманча информацион технологик чаралар уйлап табу – бүгенге мәктәпнең төп бурычы булып тора. Тулырак…