fbpx
21.12.2014

Яшь вәхшиләр


                                         Яшь вәхшиләр җәмгыяте.

  18097Беркөнне Facebook челтәрендә мәктәп укучыларының кот очарлык вәхшилеген күрсәткән видео карадым.Инде өч-дүрт көн узды,мин әле һаман тынычланып бетә алмыйм. Видеодагы малайларның укытучыларын мыскыл итүләре күз алдымнан китми. Ә ул моннан гыйбарәт: бер малай ,арттан килеп тактага язып торган 

хатын-кыз укытучының башына чүп чиләге каплый! Укытучы чиләкне башыннан көч-хәл белән ала да, аны идәнгә атып бәрә. Өс-башын чүптән арындырып,әлеге малай янына килә һәм аны өстерәп торгызмакчы була.Кая ул: үзеннән ике башка озын бугайны селкетә дә алмый.Ә теге иблис кизәнеп, укытучыга сугарга килә.Башкалары шарык-шорык көләләр.Укытучы хатын инде шактый өлкән, илле яшьләр тирәсендә булыр.Ә укучылары ун-унберенче сыйныфлар булырга тиеш.Сүгенүләренә чыдарлык түгел.Бөтен классны яңгыратып, оятсыз сүзләрне сибәләр генә.Искиткеч кыргый күренеш! Рәсәй мәктәпләренең бүгенге хәлен,дөресрәге, череп,эчтән таркалып баруын күрсәткән видео бу.Шушы “геройлык”ны төшереп торган малай үзләрен фаш итүче әлеге видеоны Интернетка куеп,нәрсә әйтергә теләде икән? Монда үсеп килүче,инде формалашып җиткән буынның кансызлыгыннан башка бернәрсә дә күреп булмый. Ә шундый видеолар белән балаларның мактанышулары бүген текәлекне күрсәтүче бертөрле әшәке модага әверелеп бара. Имгәтеп бетереп,үлем хәленә җиткәнче иптәшләрен кыйнау дисеңме,бер гаепсез бомжларны,исерекләрне кыйнап үтерү дисеңме,кан тулы җәзалау күренешләре дисеңме,шуларның барысы белән Интернет тулган.Беренче канал,Россия каналлары әледән-әле шундый вәхшилекләрне экранга чыгарып, шаккатырырлык т

балаларның кая баруларын,нәрсә эшләп йөрүләрен тикшерергә тиеш микәнни? Аның да үз гаиләсе,үз балалары бар.Укытучы да кеше бит! Бер уйлаганда гаҗәп тә,кызганыч та инде.Банкны бассалар,банкирны гаепләмиләр,каракны эзлиләр.Ә ни өчен әле укытучы

 мәктәп ишегалдыннан чыгып,урамда төрле җинатьләр кылып йөргән укучы өчен җавап бирергә тиеш? Дәресләрдән соң баласының кайда өстерәлеп йөрүен  әти-әнисе белеп-тикшереп торырга тиештер дип беләм мин үзем.Чөнки мәктәп,иң беренче чиратта укучыларга белем бирә.Балаларны тәрбияләү-мәктәпнең икенче вазифасы.Тәрбия эше белән өйдәге ата-ана шөгыльләнергә тиеш.Әдәп-әхлак дәресләре,дин тәрбиясе,җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре балага ата-ана тарафыннан сеңдерелмәсә,бернинди дә уңышка китерми.Ә бүгенге ата-аналар кадерле “мәхәббәт җимешләре”н мәктәпкә китереп ташлыйлар да шуның белән үз вазифалары үтәлгән дип саныйлар.Бала өчен мәктәп җавап бирергә тиеш,янәсе.Сыйныфтагы егермеләп баланың кайда нишләп йөрүен тикшереп бетерү өчен сыйныф җитәкчесенә бүген түли торган бер мең генә җитми шул,егерме сыйныф җитәкчесе һәм шуның кадәр түләү кирәк.Укучыларның мәктәптән тыш кайдадыр сугышуларында мәктәпне гаепләү,төп гаепне укытучылар арасыннан эзләү гомумән акылга сыя торган эш түгел.

Укучыларның төрле тәртипсез күренешләрне телефонга төшереп,аны акчага тарату яки социаль челтәрләргә куюлары бүген аеруча популярлашып китте.Язма башындагы очрак безнең илдә көн саен булып тора торган хәлләрнең берсе генә.Иренмичә интернетта утырсаң,чәчләрне үрә торгызырлык андый видеоларны хәйран күрергә мөмкин.Интернет сайтлар мондый кыйнаш сюжетларын шактый кыйммәт бәядән сатып алалар.Ә андагы җинаятьчеләрне эзләп табу һәм хөкем каршына бастыру шактый кыен эш.Дөресрәге,аларны эзләп тә тормыйлар.Шулай да бер ел элек мондый “бизнес” оештыручыны хөкем иттеләр шикелле.Бер ирне кыйнап үтергәнне төшереп Интернетка “элгән” өчен шартлы рәвештә ике ел бирделәр.Бер нишләп тә булмый: фермадан бер капчык он урлаган кешене дә ике елга төрмәгә утырталар,кеше үтергән өчен дә

апшырулар күрсәтәләр.Иптәшләрен кыйнап урын

өстенә яткырган вәхшиләр студиягә килеп утыралар,күзләрендә үкенүнең,телләрендә гафу сорауның әһеле дә юк,киресенчә, кемнәрнедәр гаеплиләр,көлешәләр.

Мәскәү өлкәсе шәһәрләренең берсендә сигезенче сыйныфта укучы биш кыз иптәшләрен канга батырганчы кыйныйлар,типкәләп кабыргаларын сындырып,башын тишеп бетерәләр.Шушы үлем хәленә җиткергәнче кыйнауны бер егет телефонына төшергән.Кызны якламаган,вәхшиләр кулыннан йолкып алмаган,полиция чакырмаган.Иң аптырашта калдырганы-әлеге кыйнау күренешен үсмерләр бер-берсенең телефоннарына күчергәннәр.Бушка түгел,акча түләү хисабына.Укучылар телефонында шушы һәм шуңа охшаш башка вәхши сюжетлар таралуын хокук саклау органнары белеп тора.Әмма алар чара күрәсе,җинаятьчеләрне хөкемгә тартасы урынга күп вакытта хулиганнарны исәпкә бастыралар,әти-әнисенә кисәтү ясыйлар һәм…шуның белән вәссәләм!Әлегә 14 яше тулмаган үсмерләрне җинаять җаваплылыгына тартып булмаса да, Россия Дәүләт Думасы бу чикне төшерергә җыена.  

Ә җитәкчелек әлеге гадәттән тыш хәлгә мәктәп укытучыларын гаепле дип таба.Имеш,алар балаларны дөрес тәрбияләмәгәннәр! Телетапшыруларда да мондый темага сөйләшү барганда түрдә башын иеп мескен укытучы утыра.

Кызык,укытучылар дәресләрдән соң да .

Балаларның шундый мәрхәмәтсез булып үсүләрендә кемнәрне гаепләргә дә белмәссең.Вәхшилекнең чыганагын,кайберәүләр әйткәнчә,чит илләрдән эзләү җиңел анысы.Аларда да балалар төрле вәхшилекләр кылалар,хәтта мәктәпкә мылтык,автомат тотып керәләр.Ләкин Америкалылар балаларны тәрбияләүгә җиң сызганып тотындылар.Кан белән тулган боевиклар күп штатларда тыелган.Балаларның психикасына зыян сала торган мондый киноларны Америка Россиягә чыгару өчен төшерә.Безгә ярый!Миллионлаган сумнарга төшереп сатып алалар,ә үзебезнең “Ну,погоди!”ны тыялар.Аның каравы тәрбиянең “т” хәрефе дә булмаган тулысынча әдәпсезлек,мәгънәсезлек белән тулган “Шрек”,”Симпсон”нар тыелмый. Хәер,ул мультфильмнарның  каралуы кимеп бара инде,бүген бөтен бала компьтер уеннары белән җенләнә.Ә ул компьютер уеннары теләсә кайсы мультфильмнан хәтәррәк.Уеннарның бөтенесе дип әйтерлек сугышу,үтерү,атышуга корылган.Анда кан,өзелгән баш,өелгән сөяк…Кайсы ата-ана гына баласының планшетта,телефонда яки компьютерында нәрсә уйнап утырганын карап,тикшереп торыр икән?! Әле мультфильм карап утырган баланың ичмасам нәрсә каравын күреп торып була иде,хәзер бер почмакка посып, шыпырт кына планшетында ниләр  белән шөгыльләнеп утырганын белеп тә булмый.

Ярый,инде язылганнарга нәтиҗә ясап карыйк.Балаларның вәхшиләнә баруына нәрсә гаепле: мәктәпме, компьютермы,интернетмы,чит илләрме? Төрлечә уйлаучы булыр.Әмма мин үзем төп гаеп ата-аналарның үзендә дияр идем.Чөнки баланың сәламәтлеге өчен дә,кылган гамәлләре өчен дә аны шушы дөньяга тудырган  ата-ана җаваплы.Тәрбия белән шөгыльләнәсе урынга,әниләр балаларының өс-башлары бүтәннәрнекеннән ким булмасын дип борчыла.Сумкасына конфет,шоколад тутырып җибәрсә,аллага шөкер балам кешенекеннән ким ашамый дип куана.Ә ул бала кайда йөри,кемнәр белән аралаша,нинди уеннар белән мавыга –аны тикшерергә,аның белән кызыксынырга ата-аналарның вакыты да,теләге дә калмый.Чөнки гаилә институты таркалып бара:  ир-атлар эчүгә сабышты, гаиләләрен ташлап китә башлады. Шунлыктан тулы булмаган гаиләләрдә үскән балалар үз өстенә җаваплылык алудан тартына торган булып формалашты. Тулы булмаган гаиләдә әниләр йә хәмер белән мавыга, йә гаилә йөген үзендә тартып, балаларына тиешле игътибар, тәрбия бирми. Ә андый балалар өчен гадәттә мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү кебек хисләр ят була.

 Гаилә-җәмгыятьнең нигезе.Черек нигездә өй нык тора алмый,ул бер якка янтаеп төшә.Шуның шикелле вәхши балалар белән тулган җәмгыять тә җимерелмичә озак торыр микән?                  

3 комментария “Яшь вәхшиләр”

  1. Чулпан Says:

    Сезнең мәкалә белән тулысынча килешәм, бик аяныч күренешләр шул, бик кызганыч. Йәрәк әрни.

  2. xekgfy Says:

    Сезнең мшкалә белән тулысынча килеш. Бик кызганыч һәм аяныч күренешләр. Йөрәк әрни, киләчәк бик тә кызганыч.

  3. xekgfy Says:

    Сезнең мәкалә белән тулысынча килешәм. Бик кызганыч, аяныч күренешләр, йөрәк әрни. Киләчәк бик тә куркыныч.

Шәрехләү