07.02.2017

Бозау телне саклармы?


Бозау телне саклармы?
Авыл кечерәя, картая. Россия күрсәткечләре буенча ел саен авылларда 80-90 мең кеше кими.Әмма ул безне акламый һәм бизәми. Без авылның йөзе югалуын күрәбез. Бары авылларда гына без үзебезнең үзенчәлекләребезне – гореф-гадәтләребезне, телебезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне саклап кала алабыз. Казанга килеп югалалар: русы – татарга, чувашы керәшенгә өйләнә. Шулай буталып бетәбез дә, ана телен онытабыз.
(Татарстанның Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында чыгыш ясаганда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шулай дип белдерде.)

Авыл халкы гомер буена шәһәр тормышына кызыгып яшәде.Шәһәргә барып урнашкан кешеләргә көнләшеп карадылар.Әти-әниләр, мәктәп тә авылда калуны булдыксызлыкка санап,яшьләрне шәһәр ягына карап үсәргә өйрәттеләр.Шуңа күрә бүген шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе авылдан чыккан кешеләр.Элеккеге вакытларда бүлмәле,фатирлы булу өчен эшкә урнашу да җитә иде.Минем үземнең дә классташларның күбесе сигезне бетергәч, шәһәргә китеп, тире фабрикасы,макарон заводы кебек авыр-пычрак урыннарга кереп,тиз генә фатирлы булдылар.Бүгенге көндә эшләп кенә фатир алып булмый.Шуңа карамастан,яшьләр һаман да авылдан качарга,шәһәргә китеп урнашырга тырыша.Миллион сумлык ипотека коллыгына төшеп булса да авылдан котылырга омтылуның сәбәбе нәрсәдә? Белгәнебезчә,соңгы елларда авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлек шактый кимеде,кечерәк авылларда бөтенләй калмады.Бу һич кенә дә авыл халкының ялкаулыгыннан түгел.Эш шунда ки, ит,сөт,май бәяләре еллар буе үзгәрмичә калып,аларны җитештерү өчен кирәкле бензин,солярка,фураж,печән,салам бәяләренең котырып өскә үрмәләве сәбәпле, һәртөрле эш файдасызга әйләнеп бара.Бәрәңге бакчаларында бүген печән я чүп үсә.Элеккеге шикелле 15-20 сутыйлы бакчалар юк хәзер.Чөнки хуҗаларга бәрәңгене үстерүгә караганда сатып алуы күпкә арзангарак чыга.Бәрәңгене базга салганчы, бакчага 5 тапкыр трактор кертергә (сукалау,утырту,рәт араларын эшкәртү,төбенә өю,алдыру) кирәк.Шуңа колорадо коңгызына каршы сиптерү өчен ике-өч тапкыр агу алуны да өстә. Бу- якынча 3 меңгә төшә.Моның кадәр акчага 2-3 кешедән генә торган гаиләгә кыш чыгарлык бәрәңгене сатып алып та була. Терлек үстереп сатуның да бер тиенлек файдасы юк. Шәһәр кешесе болай уйлый: “Авыл халкы ботлап ит сата. Берьеллык  бозауның үзеннән генә дә ике йөз килога якын ит чыга, шуны 280 нән генә сатса да күпме акча эшли”,-дип керемнәрне санарга маташа.Бозауның исәнлеге,хәлле булуы,киләчәктә ничек үсүе сыерның ел буе ничек ашавына бәйле.Сыерга бер ел дәвамында ким дигәндә 2 тонна фураж кирәк.Мин  көз көне тоннасы 9 меңнән-18 меңлек арпа алдым.Шуңа өстәп ай саен тагын 2 меңлек көрпә алып торабыз.Хәзер елгыр егетләр авылларда йөреп искергән икмәк сата башладылар.Ай саен 4-5 капчык шуны да алып калабыз.Тагын 2 меңне өстибез.Сыер көн саен ашарга сорый,шулай булгач бу икешәр меңне 12гә тапкырларга кирәк. Сыер бит әле печән белән саламсыз да тора алмый.Печәне кыш буена 5 рулон,саламы 4 рулон китә.Тагын өстибез барысына 12 меңне.Арифметиканы белсәгез,кушып барыгыз.Әле укол кадаткан,тояк кистергән өчен түләүләр дә бар.Бездә көтү чыкмый.Көтү йөргән җирләрдә үзең көтәргә чыга алмыйча, кеше ялласаң тагын 5-6 меңне чыгарып салырга кирәк.Булгач барысы да булсын,шуларга үзара салым акчаларын да өстик инде.Кара исәп белән генә дә 70 меңгә җитә язды түгелме, әллә узып ук киттеме? Хәзер ике йөз килолы түшкәне авыл кешесенең шәһәргә транспорт яллап алып килүен һәм килосын 280 сумнан сатуын хисап итсәк, 56 мең килеп чыгар.Теге якта-70, ә бу якта-56 мең.Менә елдан артык асраган бер бозауның “файдасы”.Моңа шушы терлекне асрар өчен авыл кешесенең иртә таңнан торып кичкә кадәр чабуын исәпкә кертмибез әле.Бүген кемнең авыл баласы шушы хезмәткә риза булыр икән? Булдыклы,тырыш,башында уе-гаме булган яшь егетләр һәм кызларның берсе дә мондый бушка эшләүгә риза түгел.Һәм алар хаклы да.Беренчедән, алар эшләп түгел,ә урлап баюны күреп үскән буын.Икенчедән,аларга акча иртәгә түгел,ә бүген кирәк.Алар безнең буын шикелле киләчәктә “якты матур киләчәк төзү” хыялы белән яшәмиләр.Чөнки аның булмасын белеп торалар.Җәмгыятьтәге социаль гаделсезлек,түрәләрнең башбаштаклыгы һәм караклыгы; ялганга,коррупциягә корылган илдә гадел хезмәт куеп уңышка ирешеп булмавын инде күпләр аңлады. Шуңа күрә укуларын тәмамлагач, миллион сумнар биреп табибларны,укытучыларны авылга кайтартырга тырышуның да файдасы ташка үлчим генә.

Тулырак…

Агачлар


агачлар
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Питрәч мәктәп-интернаты ” дәүләт бюджет белем учреждениясе укытучысы Галембикова Наиля Камил кызы. Татар теле дәресе “Агачлар” (4 кл.рус.гр.)
Дәрес темасы: АГАЧЛАР. Дәрес максаты:Үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту. Яңа сүзләр белән танышу .”Җ”,”Ә” авазларын дөрес әйтү өстендә эшләү. Муса Җәлил туган көнен искәртү.Табигатьне яратырга өйрәтү.Язу һәм уку күнекмәләрен булдыру. Дәрес барышы: 1.Оештыру. 2.Деҗур белән сөйләшү. Ничәнче число? Нинди дәрес? Дәрестә нишлибез? Сыйныфта ничә малай һәм кыз? 3.Тел һәм иреннәргә гимнастика.(елмаю,өрү,сәгать теле,тел шартлату) 4.”Җ”,”Ә”-авазларын дөрес әйтү өстендә эш. 5.Өй эшен тикшерү.Җәнлекләр турында биремле карточкалар. Бу . . . . Ул кайда яши?(урманда,кырда,болында) Ул нәрсә ашый?(куян,агач,чикләвек,тычкан) Ул нинди төстә?(ак,соры,сары,кызыл) Ул нинди?(хәйләкәр,җитез,усал,көчле,энәле,куркак) 6.Яңа тема.Агачлар. Дәреслек белән эш.134 бит.1 нче күнегү. Яңа сүзләр белән танышу. Сүзлек:НАРАТ-СОСНА. ЧЫРШЫ-ЕЛЬ. КАЕН-БЕРЕЗА. ИМӘН-ДУБ. УСАК-ОСИНА. а)Хор белән уку.

Балалар бакчасында тел мохите


балалар 

Алабуга шәһәре   22 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Мазеева Альбина Альберт кызы. Балалар бакчасында тел мохите.(Авторның сайтта икенче хезмәте) Сайтка яңартып куелды.29.10.2019.

“…Дөньяда күп нәрсә белдем…”

Бу сүзләрне белмәгән татар дөньяда юктыр! Туган телнең дөньяны тануда төп чыганак икәнлеген, аның әби-бабайдан әткәй-әнкәйгә, алардан балаларга күчүен, аннан да газизрәк,кадерлерәк, тәмлерәк нәрсә булуы мөмкин түгеллеген Тукаебыз гасыр башында ук шигырь юлларына салып әйтеп биргән.

Балалар тормышында тел зур урын алып тора. Ул тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Халыкның теле- аның бөтен рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге! Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй- үзенең милли көе, иң матур, иң кодрәтле тел- үзенең туган теле. Балалар иң элек үз халкының хәрефләрен күрергә, үз авазын ишетергә тиеш. Балаларның кечкенә куллары иң элек туган телендә “Әти, Әни”сүзләре язсын иде. Шулай булганда гына алар сабый йорәгендә тирән эз салачаклар, һәм шул беренче нигез булачак.

Балалар һәрнәрсәне тойгысы белән каршы алалар. Иң элек укылган әкиятләре үз телендә булсын. Иң элек ишеткән вакыйгалары, иң элек исемен күргән язучылары үз халкыннан булсын. Кеше үзенең туган телен яратса гына, башка халыкларның теленә колак салыр. Җырдай моңлы татар телен башка милләт балаларына җиткерү- безнең изге бурычыбыз. Шулай бумый мөмкин дә түгел, чөнки Татарстаныбызда татар теле- дәүләт теле!

[/su_box]

Татарстан шәһәрләре


Гөлфия
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Питрәч интернат –мәктәбе” дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе татар теле укытучысы Гыймадеева Гөлфия Шәмгун кызы. Тема :«Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт” 5нче сыйныф.
Тема:“Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт”. Максатлар: 1) Татарстан шәһәрләре турында мәгълүмат бирү; 2) телдән сөйләм күнекмәләрен үстерүне дәвам итү; 3) укучыларның иҗади активлыгын үстерү. Җиһазлау: компьютер, экран, мультимедиа – проектор, презентация, компьютердан чыгарган күрсәтмәлекләр. Дәрес барышы: Оештыру өлеше Матур үтсен көнебез! Көләч булсын йөзебез. Тырышып җавап бирик. -Әйдәгез, бер-беребезне сәламлибез!( Укучылар бер-берсе исәнләшәләр) -Балалар , мин сезгә табышмак әйтәм. ҺӘР ҖИР КАРЛАНГАН, СУЛАР БОЗЛАНГАН. УЙНЫЙ ҖИЛ БУРАН, БУ КАЙЧАК ТУГАН? -Бу елның кайсы фасылы? Кыш айлары , нинди айлар? -Хәзер нинди ай? Бүген ничәнче февраль? -Бүген атнаның кайсы көне? Бүген көн нинди? Хәзер нинди дәрес ?Дәрестә нишлибез? 3.Үткәннәрне актульләштерү. Тест бирелә. 1.Найди слово,которое отвечает на вопрос кем? (Авыл,мин,шәһәр,аю.) 2.Найди правильный ответ к слову( строитель). 1)бакчачы.2)төзүче.3)урманчы. 4)тегүче. 3.Найди слово,которое отвечает на вопрос нәрсә?

Хәзерге заман сыйфат фигыль


Закирова Альбина
Питрәч муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Питрәч интернат-мәктәбе” дәүләт бюджет белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныф укытучысы Закирова Альбина Раил кызы.. 'Хәзерге заман сыйфат фигыль'.7 нче сыйныф
Тема: Хәзерге заман сыйфат фигыль формасын кабатлау. Максат: хәзерге заман сыйфат фигыльне өч телдә чагыштырып кабатлау; хәзерге заман сыйфат фигыльне сөйләмдә һәм язуда уңышлыфайдалана белүгә ирешү;укучыларда сәламәтле тормыш рәвешен булдыру. Җиһаз: компьютерларда тест, мультимедия (өч телдә сыйфат фигыль формалары)  Методик тема: полилингваль шартларда укучыларда культура ара компетентлык формалаштыру.Дәрес барышы Оештыру моменты -Исәнмесез, балалар! -Утырыгыз! Актуальләштерү -Без сезнең белән узган дәрестә нинди темага тукталып киттек? (сыйфат фигыль) -Ә ни өчен сыйфат фигыль дип атала? (Кагыйдә әйтәләр) -Әйдәгез тактадагы җөмләләрне карыйк әле.Укыгыз беренче җөмләне.(бер укучы укый) 1.Үз эшен яратучы табибны авырулар да яраталар. 2.Этләрне өйрәтүче кеше аларны бик яратырга  һәм аңларга тиеш. -Тәрҗемә итегез .Монда сыйфат фигыль бармы? -Яратучы сыйфат фигыле турында нәрсә әйтә аласыз? -Нинди заманда?(хәзерге заманда) -Каян беләбез моны?(-учы-үче кушымчалары) -Ә тагын нинди формада була?

О-Ө сузыклары


о,ө хәрефләре
Питрәч муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Питрәч мәктәп-интернаты ” дәүләт бюджет белем учреждениясе укытучысы Галембикова Наиля Камил кызы
Дәрес темасы: О – Ө сузык авазлары. Дәрес максаты: Сүзләрдә хәрефләрне дөрес итеп язарга һәм укырга өйрәтү, сүзлек активлыгын баету.   Үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту.    Сөйләм телен, сәнгатьле уку, язу  күнекмәләрен үстерү. Авазлар өстендә эш алып бару.  Туган якка карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү. О – Ө сузык авазларының сүзләрдәге язылышын аңлау һәм истә калдыру. Җиһазлау:дәреслек,карточкалар, эш дәфтәрләре,  интерактив такта, компьютер,  презентация. Дәрес барышы: Оештыру. Дежур белән сөйләшү.