01.02.2017

Алсу-пөхтә кыз


Алсу-пөхтә кыз
Дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе “ Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Питрәч интернат-мәктәбенең I категорияле укытучы –дефектологы Гайфуллина Лира Габдулхай кызы. Тема: “Алсу пөхтә кыз”. 3 сыйныф.
 Тема: Шәхси гигиена предметлары.”Алсу-пөхтә кыз.” Дәрес максатлары: Алда өйрәнгән сүзләрне сөйләмдә куллана белү. “Алсу – пөхтә кыз”текстындагы яңа сүзләр белән таныштыру; О-Ө авазлары өстендә эшләү. 4)Дөрес,аңлап уку өстендә эшләүне дәвам итү. 3) Сәламәтлекне,чисталык саклауга әһәмият бирү. Укучы өчен: Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, сорый, тәкъдим итә; аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.  Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова” Татар теле 2 класс”, (57-59 нчы битләр); методик ярдәмлек, дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар.  Дәрес барышы:  1) уңай психологик халәт тудыру; 2)Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү; 3)Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау; 4)Дежур рапорты. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.(шәхси гигиена предметларын атау) Ничә? Нинди?сүзләрен кертү.Үзеңә кирәкле предметны сорый белү. Ә хәзер мин сезгә экраннан рәсемнәр күрсәтәм, сез аның нәрсә икәнен әйтергә тиеш буласыз.

Кереш сүзләр


Кереш сүзләр
Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Григорьева Сөмбел Мөхәмәтфагыйз кызы. Тема: Кереш сүзләр үзенчәлеге. 5 сыйныф (рус төркеме)
Аннотация. Дәреснең уку курсындагы урыны: Дәрес 5 нче рус төркеменең “Мин – өйдә булышчы” бүлегендәге 11 нче дәресе. Моңа кадәр үзләштерелгән махсус  белем һәм күнекмәләр: хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары; заман һәм  зат-сан белән төрләнеше. Диалогик һәм монологик сөйләм, иҗади һәм логик фикер йөртү күнекмәләре. Минем тематик планым нигезендә бу дәрестә үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр: җөмләдә кереш сүзләрне билгели белү, алар янындагы тыныш билгеләрен өйрәнү, кереш сүзләр кулланып җөмләләр төзү. Дәреснең максатлары: Дидактик максаты: кереш сүзләр үзенчәлеген үзләштерү. Үстерешле  максат: логик фикерләү, аралаша белү сәләтен камилләштерү. Тәрбияви максат: үз-үзеңә, бер-береңә хөрмәтле мөнәсәбәт үсеше өчен җирлек тудыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Планлаштырылган нәтиҗәлелек : Предмет нәтиҗәлелеге: кереш сүзләрне диалогик һәм монологик сөйләмдә урынлы һәм дөрес кулланышка кертү. Метапредмет нәтиҗәлелек:

Кызыл тау җиле


ТР Азнакай муниципаль районы Мәлбагыш гомуми төп белем мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Афзалова Венера Фаварис кызы.Проект эше: “Кызыл тау җиле”
Табигать, без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый – нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, таулар, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе    генә булмаса да, җирдә тормыш юк.    Һәр чишмәнең, тауның үз тарихы, үз моңы, үз урыны бар.  Ә җырлары, көйләре?!  Мәлбагыш гомуми төп белем  мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы укучыларым белән калкулыклар турында эзләнү эше үткәрдем. Бу эш  вакытында төрле чыганаклар белән таныштык.    Китапханәдәге авылыбыз тарихын, интернет челтәрендә булган бик күп фото, материалларны  һәм халкыбыз әйткән мәкальләрне өйрәндем. Үземнең әби – бабаларымнан сораштым. Балалар белән авылыбыз тирәсендә булган калкулыкларны чистарттык, шуннан соң аларны барлап чыктым. Шулай ук Азнакай районы территориясендәге калкулыклар турында мәгълүматлар тупладым. Мәлбагыш  авылы территориясендәге калкулыклар тарихын өйрәндем: “Кыяр тавы”, “Әҗәл тавы”, “Бәкәй тавы”, “Иван тау”.  Үзем туплаган чыганаклар белән сезне дә таныштырасым килә. Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигать бүген ярдәм көтә.  Без – авыл балалары буларак,  кешелек өчен табигатьнең  никадәр  зур  роль  уйнавын аңлыйбыз.  Дөньяда тереклек барлыкка килгәч, кешелек тормышы барлыкка килә, ә кешелек тормышында шәһәрләр, авыллар барлыкка килә. Күпчелек авыллар тау буйларына, елга һәм чишмә буйларына урнашкан. Һәр авылның үзенә хас исеме булган. Аның утырган урынына, табигать  күренешләренә карап исем атаганнар.   Менә авылыбыздагы Кызыл тауның да борынгы заманнарда бөтен җире ямь – яшел урман булган. Шушы таудан миләш, балан, шомырт һ.б шундый урман җимешләре җыя торган булганнар, шушы таудан киек җәнлекләр аулаганнар, имән кисеп имән агачыннан өйләр бураганнар. ташын файдаланганнар.

Чыгарылыш балы патшабикәсенең хаты


Мөгаллим язмалары
Мазеева Альбина Альберт кызы.Алабуга шәһәре 22 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.'Чыгарылыш балы патшабикәсенең хаты'.Мәктәпкәчә яшьтәге рус телле балалар өчен ачык дәрес.
Дәрес барышы: Воспитатель: -Исәнмесез, балалар. Дети: -Исәнмесез. В.: -Хәлләрегез ничек? Д.: -Әйбәт.Хәлләрегез ничек? В.: -Рәхмәт,балалар,әйбәт. Давайте пожелаем друг другу “Доброе утро”- “Хәерле иртә”. -Ребята,сегодня к нам пришли гости, они узнали что вы хорошо говорите по-татарски и хотят послушать,как мы с вами умеем разговаривать на  татарском языке! Давайте поздороваемся с ними и спросим как у них дела? Дети:Исәнмесез! Гости: Исәнмесез! Дети:Хәлләрегез ничек? Гости: Әйбәт,рәхмәт! В.: Вот и поздоровались. А  сейчас, давайте представимся. Син кем? (с мячом) В.: Ребята, нам сегодня утром прислали  письмо, давайте прочитаем, кто же нам написал это письмо. Письмо от Королевы выпускного бала, ведь скоро, в мае месяце у вас выпускной бал. Давайте послушаем.(Аудио 77 трек). Дорогие ребята! Я приглашаю Вас на выпускной бал, который состоится в моём королевстве «Знаний». Но для этого вы должны выполнить все мои задания. Мои задания в этом волшебном сундучке. Если все задания выполните успешно, вы непременно попадёте в моё королевство, где говорят на красивом- татарском языке. Желаю Вам удачи и с нетерпением жду Вас у себя!». (Сандыкта һәр тема буенча төрле типтагы биремнәр бирелгән конвертлар. Биремнәр өйрәнгән лексиканы, материалны кулланып магнитлы тактада,интерактив тактада әзерләнә. Биремнәрне шулай күмәк, аерым-аерым утәргә була) 1нче бирем.(Экранда урман рәсеме) -Балалар,бу нәрсә?Урман,дөрес. Урман нинди?

“Куркак юлдаш” әкияте


Dva-tovaritcha
Дәминова Гөлсинә Шарифулла кызы. 5 нче сыйныф. ”Куркак юлдаш“әкияте.“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Питрәч мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе укытучысы
.Дәреснең темасы:”Куркак юлдаш”тексты өстендә эш. Максат:1)Лексиканы өйрәнү һәм кирәкле грамматик структурага куя алу күнекмәләрен формалаштыру.. 2)Текстны укып аңлау күнекмәләрен булдыру. 3)Чын дуслыкны аера белү һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.Дәрес барышы: I.Оештыру.II.Актуальләштерү. 1.Без нәрсә турында сөйләштек? -Дуслык турында. 2.Дус,дуслык,дуслашты,дуслашкан.(тамырын һәм ясагыч кушымчаларын табарга). 3.Сорауларга җавап. А)Синең дустың бармы? Б)Аның исеме ничек? В)Аңа ничә яшь? Г)Ул ничәнче сыйныфта укый? Д)Син аның белән кайда таныштың? Е)Ә кайчан дуслаштың? Ё)Ул нинди? Уңай сыйфатлар Тискәре сыйфатлар Яхшы                     начар батыр                     куркак ярдәмчел               тупас шаян                       ялкау з)Сез бергә нишлисез? III.Өй эшен тикшерү..Дустың  турында сөйләү.(Бер укучы сөйли)5.Укучы сөйләгән текстка сораулар бирү.(мәсәлән,Аринаның дусты кем исемле? Дустына ничә яшь?Алар кайда танышканнар? Алар кайда дуслашканнар?Аның дусты нинди?Алар бергә нишлиләр?Арина белән Маша чын дуслармы?Ни өчен?Ә Арина нинди?) Чын дус нинди булырга тиеш?IV.Яңа  материал. ”Куркак юлдаш” тексты өстендә эш. 1.Яңа сүзләр белән танышу. Юлдаш-попутчик Берзаман-однажды Үлгән булып-притворившись мертвым Батыррак-храбрее Иснәгән-понюхал Китеп барган-ушёл 2.Сүзтезмәләрне тәрҗемә итү. Ике дус,юл,юлдаш,Юлга чыкканнар,урман,урманга җиткәннәр,дусларның каршысына,бер аю,биш аю,килеп чыккан,дусларның берсе,агач башы,агач башына,агач башыннан,агач башына менеп качкан,икенчесе яткан,Малайның  янында әйләнә,башын иснәгән,аягын иснәгән,аю киткән,аю киткәннән соң,агач башыннан төшкән,дустыннан сораган,иптәшеннән сораган,минем колагым,синең колагың,синең колагыңа нәрсә әйтте,юлга чык,юлга чыксаң,дустың батыр булсын,дустың батыррак булсын,үзеңнән батыррак булсын. 3.Текстны уку. .

ФДББС шартларында һәр яктан камил шәхес тәрбияләү


ФДББС

Сафина Гөлзадә Хәмит кызы. Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. ФДББС шартларында һәр яктан камил шәхес тәрбияләү. Мәкалә яңартып куелды.17.09.2019

ФДББС ның яңалыгы нәрсәдә? Ул нәрсәгә нигезләнә? Моңа бер генә җавап: шәхес, дәүләт, җәмгыять. “Шәхес тәрбияләү – белем бирүнең теләсә кайсы системасының төп нәтиҗәләренең берсе булып тора,” – дип яза А.Кондаков. Шәхес тәрбияләүнең концепциясе – ул белем алуга омтылыш, аралаша белү, эшләгән эшләреңә җаваплылык тою, патриотлык, гражданлык хисләре, укуга мотивация һәм толерантлык. Ана телен яхшы белү укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.

ФДББС ның төп максаты – шәхес тәрбияләү. Нәкъ менә шуңа да инде мин үземнең методик темамны “ФДББС шартларында, укучыларга иҗади якын килеп, белемле, тәрбияле һәм мәдәниятле шәхес тәрбияләү,” – дип алдым. Иҗади фикер йөртүче укучыда татар телендә нинди компетенцияләр формалаштырырга тиеш соң? 4 төрле компетенция бар: коммуникатив, лингвистик, этномәдәни һәм информацион. Мәгълүм булганча, укыту процессы – укытучы һәм укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш. Шуны күздә тотып, уку процессында бик күп төрле алымнар кулланырга тырышам.

Метод һәм алымнар кулланганда, укучыларның психологик үзенчәлекләрен, аларның фикер эшчәнлекләрен һәм гомуми үсеш дәрәҗәләрен исәпкә алып сайларга тырышам. Менә шул очракта гына, аларның алган белем һәм күнекмәләре ныклы була. Эшне төрлеләндерү, төрле авырлыктагы күнегүләр һәм иҗади эшләр эшләү – дәрес үткәрүдә иң отышлылары дип саныйм. Укучыларның белемнәре ныклы булсын өчен, материалны әледән-әле кабатлап, ныгытып бару да мөһим. Дәрестә төрле күрсәтмәлекләрдән, өстәмә әдәбияттан файдалануның да әһәмияте бик зур. Бу укучыларга материалны яхшырак хәтердә калдырырга, төрле кагыйдәләрне өйрәнүгә, укучыларда фән белән кызыксынуны, күзәтүчәнлекне үстерүгә ярдәм итә.

Шулай ук төрле мәгълүмат чараларыннан һәм интернет ресурслардан да еш файдаланам.

Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уңышлы кулланыла торган методлар булып әңгәмә, өлешчә эзләнү яки эвристик, парларда яки төркемнәрдә эшләү, мөстәкыйль эш һәм проект эшләре тора. Бу методларны куллану уңай нәтиҗәләр бирә.

Дәрестә укучылар пассив утырмасын һәм аларның игътибарын җәлеп итү, уйлау һәм кабул итү сәләтләрен үстерү максаты белән, танып-белү сорауларын куям, төрле проблемалы ситуацияләр тудырырга тырышам. Дәрестә укучыларның бер-берсен аңлап, ярдәм итешеп эшләүләре дә мөһим. Шулай ук бүгенге көн белән дә бәйләп карауны бик кулай күрәм.

Укучыларга бирелә торган материалны эчтәлекле, кызыклы һәм укучыларның уйлау активлыкларын үстерерлек итеп сайларга тырышам.

Ә дәрескә йомгакны укучылар белән берлектә ясыйбыз, ягъни рефлексия.

Укучылар үз эшчәнлекләрен дөрес бәяләргә тиеш. Бу да шулай ук ФДББС ның төп максатларының берсе булып тора. Моның өчен төрле уен методлары (рольле, иҗади, коммуникатив уеннар), тест сораулары һәм карточкалар белән эшләү бик кулай.

Әдәбият дәресләрендә аерым әдипләребезнең иҗатын киңрәк өйрәнүгә дә зур игътибар бирәм. Шуңа күрә язучылар һәм иҗат кешеләре белән булган очрашуларга бик теләп йөрибез. Шулай ук алар белән мәктәбебездә дә очрашулар үткәрәбез. Филология фәннәре докторы Хатыйп абый Миңнегулов белән тыгыз элемтәдә торабыз.

Дәрестән тыш чаралар да шәхес тәрбияләүдә төп роль уйныйлар. Төрле тематик сыйныф сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары, фән, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә эшләүче кешеләр белән очрашулар да уңай нәтиҗә бирә.

Болар барысы да укытучының иҗади тәҗрибәсеннән чыгып тормышка ашырыла. Ә укучыларның эшчәнлек нәтиҗәләрен төрле мониторинглар, олимпиада эшләре, конкурслар һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә күреп була.

Әгәр дә укытучы иҗади, зыялы, үз эшенең остасы икән, димәк, аның укучылары да белемле, тәрбияле һәм мәдәниятле шәхесләр. Мәкаләне күчереп алырга