30.10.2016

Яңа ресурс.Дуслык турында.


   yayayaАрча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

                         Йосыпова Рәисә Фаил кызы

 

                                      Ачык тәрбия сәгате

                                            “ДУСЛЫК ТУРЫНДА…”

Максатлар: Балаларны дуслык серләренә төшендерү, чын һәм ялган дусны           аера белергә өйрәтү.

Укучыларның сөйләм телләрен үстерү.

Үзара дустанә мөнәсәбәт тэрбияләү.

  • Хәерле иртә балалар! Бүген без сезнең белән тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – дуслык хакында сөйләшербез. Әңгәмәбезгә керешкәнче бер күнегү эшләп алыйк. Ул “Елмай!” дип атала.Уң як күршеңә елмай һәм аның белән күреш, ә хәзер сул як күршеңә елмай һәм аның белән күреш.
  • Балалар, без бүген дуслыкның серләренә төшенербез, чын дус һәм ялган дусны аера белергә өйрәнербез. Чынбарлыкта, кызганычка каршы чын дуслык бик сирәк очрый. Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз? Нинди кешеләр генә чын дус була ала? Чын дус булу өчен без нинди сыйфатларга ия булырга тиешбез?  Кешеләр арасында дуслык бар икәнен без  каян белә алабыз?
  • Әйе балалар, дус була белү – бик зур сәләт. Шуңа күрә безнең һәрберебез дусларның кадерен белергә, шул ук вакытта үзе дә яхшы дус булырга тиеш.
  • Ә хәзер мин сезгә дуслык турында бер хикәя укып китәм.
  • Сүзлек эше: чүл (эсселек турында әйтеп китү)
  • Ике дус берничә көн дәвамында чүл буйлап барганнар. Бара торгач ачуланышканнар һәм берсе кызып китеп икенчесенең яңагына китереп суккан. Суксалар да, тегесе берни дәшмәгән, иелгән дә комга “Бүген минем иң якын дустым минем яңагыма китереп сукты” дип язып куйган. Болар юлларын дәвам иткәннәр. Берничә көн барганнан соң болар сулыкка килеп чыкканнар. Су коенырга уйлаганнар. Шул вакытта яңагына сугылганы бата башлаган, ә аның дусты аны коткарган. Аңына килгәч, ташка уеп “Бүген минем иң якын дустым мине үлемнән коткарды” дип язып куйган. Коткарганы аптырап “Мин синең яңагыңа суккач син комга яздың, ә коткаргач ташка язасың. Ни өчен?” дип сорый. Һәм дусты болай дип җавап бирә: “Әгәр дә безне кем дә булса үпкәләтсә, без бу турыда комга язарга тиешбез. Бу вакытта аны җилләр себереп алып китәрләр. Ә безгә эшләгән яхшылыкларны без ташка уеп язарга тиешбез. Ул вакытта аны бернинди җил дә юып ала алмас”.
  • Балалар, бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә?
  • Чыннан да, балалар, үпкәләрне оныта белергә, дустыңның яхшы якларын күбрәк хәтердә калдырырга кирәк.
  • Ә сезнең чын дусларыгыз бармы? Син чын дус була аласыңмы? Моны белү өчен мин сезгә сезне сыный торган берничә сорау биреп карарга булдым.
  • Син дустыңны үзеңә кунакка чакырырга булдың. Ләкин ул әнисенә өйләрне җыештырачакмын дип сүз биргән. Бу очракта син нишлисең?

Тулырак…

Коррекцион эш программалары


“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен мәктәп-интернат”ларга татар теле һәм укудан эш программалары куелды. Программалар битендә:

 https://mugallimplan.ru/programmalar/

Эш программалары кирәк


Хөрмәтле хезмәттәшләр!

  Барыбыз да җиң сызганып эшкә керештек.Укытучының иң авыр эшләреннән берсе- эш программалары төзү.Дөрес,озак еллар мәктәптә эшләгән тәҗрибәле укытучылар аны бик тиз язып куялар.Ә менә яшь укытучылар шактый авырлык кичерәләр.Шундыйларга ярдәм итү йөзеннән планнарыбыз белән уртаклашыйк әле.Аларны сатып та булмый,үзеңдә саклап ятудан да мәгънә юк.Әгәр сез татар теле һәм укудан соңгы таләпләр буенча төзелгән планнарыгызны миңа җибәрсәгез,бик шатланып “Мөгаллим язмалары” сайтына куяр идем.13 сентябрь көнне үрнәк өчен бер программа куелды.Менә шундый үрнәктә,шундый язмалар белән җибәрсәгез бик әйбәт булыр иде.Әйдәгез,планнарыбызга икенче сулыш бирик! achkderes@mail.ru адресына кабул итәбез.

Эш программасы.Татар теле.2 сыйныф.


программаРесурс авторы:
Сәләхова Филия Фәрәхетдин кызы, ТР Зеленодол муниципаль районы Зур Ключи гомуми урта белем бирү мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

2 нче сыйныф өчен “Татар теле” курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирүче мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар [басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы]. – Казан: Татар. Кит. нәшр., 2011.” Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Е.А. Панова тарафыннан төзелгән Татар теле, 2 сыйныф: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе өчен дәреслек (татар балалары өчен), – Казан :“Мәгариф – Вакыт” нәшр. 2013; Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, Е.А. Панова. Татар теле, 2 сыйныф: рус телендә башлангыч  гомуми белем бирү мәктәбе өчен  дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013 ел.

Беркетелгән файл: Татар теленнән 2 нче сыйныфның татар төркеме өчен эш программасы.

Чыганак: http://belem.ru/node/6625

Яңа ресурс.”Язгы каникул”


Юсупова Руфина

Йосыпова Руфина

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының муниципаль

мәгариф учреждениесе 2 нче санлы Урыссу  төп гомуми  белем бирү мәктәбе укытучысы Йосыпова Руфина Рим кызы

Тема:” Язгы каникул” хикәясе (5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән уздырылган дәрес планы)

-Балалар бүген без дуслык турында текст укыячакбыз.Текстны аңлар өчен без нәрсәләр белергә тиешбез? Для того, чтобы понять текст что мы должны знать?

-Сүзләрне кабатларга,алар белән җөмләләр төзи белергә,яңа грамматик формаларны кабатларга,текстны сәнгатьле укырга.(повторить новые слова, уметь составлять с ними предложения, повторить грамматические формы, читать выразительно текст)

-Молодцы! Правильно.Дөрес,балалар. (Самоанализ битләрен тарату). У вас на партах лист самооценки.Поставьте себе оценки.

III.А сейчас выполним структуру “ Джот-Тотс(өй эше)

Һәр укучыда 4 чиста кәгазь бите.

1.Өйгә бирелгән  сүзләрнең  тәрҗемәсен искә төшерәләр.

2.Бу сүзне  әйтәләр һәм кәгазь битенә язып куялар.Калганнар бу сүзне язмый.

Планны тулысы белән күчереп алырга:  Язгы каникул

Яңа ресурс.Ф.Хөсни.”Малай белән солдат” хикәясе.


Ситдикова Х.М.Лениногорск муниципаль районы “Лениногорск шәһәре 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” гомуми белем бирү муниципаль учрежденисе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдикова Хәлимә Муса кызы

Тема: Фатих Хөсни.Малай белән солдат хикәясе (6 нчы сыйныфның татар төркемендә татар әдәбиятыннан уздырылган ачык дәрес планы)

Максат1.     Сюжет сөйләргә һәм гомумиләштерергә өйрәтү, хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табарга өйрәтү өстендә эш.

2.     Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру;

3.     Әти-әнигә, гаиләгә игътибарлы булырга өйрәтүне  дәвам итү.

БурычУкучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ  формалаштыру.

УУЭШәхескә кагылышлы УУГ:  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:  хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую.

Танып белү УУГ: төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм  укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:  иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү.

Төп төшенчәләрСюжет, матурлык, лирик герой.
Предметара бәйләнешТатар теле,   әхлак тәрбиясе  Күчереп алырга: Дәрес планы