ТР Сарман муниципаль районы “Гомуми үсеш төрендәге 4 нче “Сандугач” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Гыйлметдинова Эльза Фоат кызы. Тема: 8 нче март иртәсе.
Тәрбияче:-Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, әбиләр, кызлар! Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме 8нче март белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!
Дөньяда иң матур сүз-ул Әни.
Дөньяда иң татлы сүз-ул Әни!
Дөньяда иң изге сүз-ул Әни!
Дөньяда иң затлы сүз-ул Әни!
Барыгызны котлыйбыз.
-Әниләрне, әбиләрне,
тәрбияче апаларны,
үзебезнең кызларны!
Хөрмәтлибез, зурлыйбыз!
Бу бүләкләр сезнең өчен,
Без үзебез ясадык.
Балачакның истәлеге
Булыр диеп уйладык.
Кояшлы язны каршылап,
Әйдәгез, җырлыйк әле.
Безнең җырлаганны күреп
Әниләр сөенсен әле.
Җыр «Бәйрәм бүген!»
1.Хөрмәтле әниләр, әбиләр, кунаклар. Бүгенге 8нче март бәйрәм көнендә безнең “Сандугач” балалар бакчасының “Кояшкай” төркемендә “Яз-ТВ” телеканалы эшли башлады. Хәзер сезгә бәйрәмгә багышланган тапшырулар тәкьдим итәбез. Эфирда “Сарман: Сандугач иң яңа хәбәрләр” Тәрәзәдән кояш карый, кочакта чәчәкләр, йөзләрдә елмаю. Бүген барлык җирдә язның беренче бәйрәме 8 март халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәләр.
Безнең кадерлеләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә, тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез!
Төркемебез бик дус тату. Әти-әниләребез безгә һәрчак ярдәм итеп торалар, алар белән тыгыз элемтәдә. Хәзер бирегә Абдикаирова Р., Ашрафуллина Э., Айгөл Габдрахманова , Файзелхакова М., Тузеева Р., Шамилова Г., Юсупова А., Шакурова Рамина, Гараева Айлина, Султанова Эльза, Габдрахманова Язиля, Ризатдинов Нариманны чакырабыз. Әниләргә бакча тормышында актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырабыз, ә балалар конкурста катнашканнары өчен диплом белән бүләкләнәләр.
Әлегә шундый яңалыклар иде. 8нче март бәйрәмегез күңелле үтсен. Исән-имин булыгыз.
Алга таба һава торышына күзәтү. Синоптикларның фаразларын гүзәл кызлар җиткерәләр.
Яз килгәне күренеп тора,
Карлар эреп баралар
Сөңге бозлар тамчы булып,
Гөрләвекләр агалар.
Кошлар килә җылы яктан,
Гөр-гөр, чыр-чу киләләр,
Язны китерәбез, диеп
Хәбәр-сәлам бирәләр.
Яз тәрәзәләргә шакый,
Юмарт кояш җылыта.
Кар чәчәге-умырзая
Татлы йокыдан тора.
Хатын-кызлар бәйрәм көнне.
Һава торышы әйбәт.
Табигать тә безнең яклы
Әниләргә зур рәхмәт!
- Программаны бәйрәм чыгарылышы “Сиңа миннән сәлам…”тапшыруы дәвам итә. Тапшыруыбызның беренче хаты “Сандугач” балалар бакчасының “Кояшкай” төркеменә йөрүче балаларның әниләренә юллана. Төркемгә йөрүче балалар 8нче март уңае белән үзләренең сәламнәрен җиткерәләр.
Әни, әни әнием,
Бүген бит синең бәйрәм.
Миңа рәхәт, күңелле
Әнием, синең белән!
Әниемне кочаклыйм да
Битеннән үбеп алам.
Әни, әни, әнием,
Мин сине бик яратам.
Иртә җырлыйм. Кич җырлыйм,
Көне буе мин җырлыйм.
Әниемне, әбиемне
Бәйрәм белән мин котлыйм!
Әниләр, Әниләр!
Безнең якын кешеләр.
Сез кадерле, сез изгеләр,
Чөнки , безнең ӘНИЛӘР! Тулырак…