fbpx
24.02.2022

“Туган ягым гүзәле”  бәйгесе. 8мартта уздыру өчен.


туган ягым
Азнакай районы Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаһгалиева Гөлназ Нәҗип кызы. Тема: 8 нче мартта уздыру өчен  “Туган ягым гүзәле”  бәйгесе.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, акрын гына җыр яңгырый

Бәйге барышы:

Сәламләү

Хәерле көн телим барчагызга,

Хәерле эш телим һәркемгә.

Кылган гамәлебез изгелектән тора,

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер-гомергә.

Бүген дә без асыл татар халкының

Җыр-моңнарын салыйк күңелгә.

Хәерле көн хөрмәтле дуслар, кадерле кунаклар, мөхтәрәм хөкемдарлар! Менә бүген без табигатьнең матур язгы бер көнендә сезнең белән бу якты залга бәйрәмгә килдек. Бүген бездә бәйрәм: Актүбә гүзәлләре көч сынаша.

Бәйгедә катнашу җиңел эш түгел. Билгеле инде, һәр бәйгегә нәтиҗә ясала. “Туган ягым гүзәле” исеменә лаек булырлык кызларны сайлап алу өчен хөкемдарлар белән танышып китик. (Хөкемдарлар белән таныштыру)

Һәр уен танышудан башлана, шулай бит. Әйдәгез үзләре белән таныштыру өчен сүзне эшкә уңган, телгә оста, тапкыр, җитез кызларыбызга бирик.

1нче бәйге “Үзең белән таныштыр”

Кызларның визит карточкасы белән танышу. Рәхим итегез, кызлар! (Кызлар үзләре белән таныштыралар.)

2нче бәйге “Сәламәтлек, саулык”

Хәзерге чорда  көн кадагы булып сәламәтлек темасы тора. Шуннан чыгып, икенче бәйге: сәламәтлек белән бәйле булган мәкальләр, әйтемнәр әйтергә. Кем күбрәк әйтә ала? Мәкальләр кабатланмаска тиеш. Бәйге биш балл белән бәяләнә. Иң күп әйткән кешегә биш балл куела. Башладык.

3нче бәйге «Эрудит»

«Сәламәтлек» сүзендәге хәрефләрдән 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сүз язарга кирәк. Сүзләр исем сүз төркеме булырга тиеш. Һәр сүз 1 балл белән бәяләнә. (ат, лак, ак – күзгә ак төште, келәт, келә, келәм, мәк, мәл – вакыт, әмәл, тел, теләк, тәм, ләм…)

4нче бәйге. «Оста куллар»

Татар хатын-кызларында чәч толымнарын бизәү табигый саналган.

Кайберәүләр “чәч үрүләр модадан чыкты инде» дип карыйлар. Чәчне үстерү генә түгел, аны матур итеп йөртә дә белергә кирәк. Ә безнең кызларыбыз бу эштә үз осталыкларын күрсәтерләр. Чәч үрү остасын билгеләү.

Ш.Галиев сүзләре, И.Якупов көенә “Бииләр итек, читекләр” җыры башкарыла

5 нче бәйге “Интеллектуаллар”

  • Бу бәйгедә кызлар табышмакларның җавапларын әйтергә тиеш булалар. Сорау-табышмакның җавабын белгән кеше, кыңгырауга баса, аннан җавабын әйтә. Һәр дөрес җавапка 1 балл бирелә.
  • Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? (авыз)
  • Нинди савыттан эчеп булмый? (буш)
  • Кай вакытта куян ите тәмле була? (ашаганда)
  • Бернәрсә дә ашамыйча, ничә йомырка ашап була? (1)
  • Кайсы ай календарьда юк? (күктәге ай)
  • Бер якта – поп өе, икенче якта – чәчтарашханәсе. Арада чыга алмаслык сазлык. Поп чәчен алдырырга аръякка ничек чыга? (поп чәчен алдырмый)
  • Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый? (кәбисә елында, чөнки 1 көн артык)
  • Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (төш)
  • Баш чаклы таш белән тәрәзә ватып буламы? (Юк. Таш чебен башы кадәр генә булырга мөмкин.)
  • Кем үзенең туган көнен дүрт елга бер генә мәртәбә уздыра? (29 нчы февральдә туган кеше)
  • 6нчы бәйге “Муенса җый”

Савытларда токмач (макарон). Сезгә шуларны җепкә җыеп муенса ясарга кирәк. Кемнең муенсасы озынрак, шул – җиңүче.

7нче бәйге “Әкияттә кунакта”

Һәр кыз – булачак әни. Ул әкиятләр сөйли белергә, җырлый белергә тиеш. Сез татарча әкият сөйләргә яки “Бишек җыры” башкарырга тиеш.

8 нче бәйге “Яшь талантлар”.

Кызларның һәркайсына «Туп» дигән гади шигырь биреләчәк, әмма аны биремдә күрсәтелгәнчә укырга кирәк.

Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште, дип.

– Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

(Бирем: курыккан кеше, чит ил кешесе, кечкенә бала, карт әби кебек укырга)

Рәхмәт, кызлар. Сез ял итеп торыгыз. Безнең бәйгебез ахырына якынлаша. Хөкемдарлар нәтиҗә чыгара торалар, ә сәхнәдә  10 нчы сыйныф кызлары башкаруында бию. Каршы алыгыз.

Хөрмәтле тамашачылар! Бүгенге бәйге шуның белән ахырына якынлашып килә. Кызларыбызны сәхнәгә чакырабыз. Сүз бәйгене йомгаклау өчен хөкемдарларга бирелә. Кызларыбызның кайсысы уңганнардан да уңганрак, зирәкләрдән дә зирәгрәк икән. Кем “Актүбә гүзәле” исеменә лаек икән?  Рәхим итегез.

Кызларыбызны шулай бәяләгәнегез өчен, хөкемдарлар, бик зур рәхмәт. Киләчәктә уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез. Сау булыгыз.

 

Әниләр бәйрәме. Әдәби кичә.


әниләр бәйрәме
ТР Балтач районы Смәел урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зиннәтуллина Гөлназ Рафис кызы. Тема: Әниләр бәйрәме (Әдәби кичә).

“Әни кирәк” җырының видеоклибы куела.

Укытучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

 Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

 Иминлекнең терәге сез.

 Һәркемнең кирәге сез.

 Сез чаялар, сез батырлар,

  Сез дөньяда иң матурлар.

 Сез булганга тормыш ямьле,

  Сез булганга яшәү гамьле.

1 ук. Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни… Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!      Мәдинә 

2 ук. Әни… Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.  Рүзәл

3 ук. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре… сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.     Нәфисә

4 ук. Ә авырсаң… авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.     Самат

5 ук. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.     Алисә

1.Әнием – син минем бердәнберем,

   Мин сине бик тә яратам.

   Синең күзләреңә карыйм да

   Барлык борчуларым таратам.      Мәдинә

  1. Булышсам, ничек шатланасың,

    Бүләк итеп кабул итәсең.

    Килә минем сиңа һәркөн шулай

    Гел шатлыклар бүләк итәсем!      Рүзәл

  1.   Әни сүзе – иң бөек сүз,

         Юк аңа һичбер алмаш.

         Иң – иң әйбәт кешеләр дә

         Әни кебек булалмас.     Алинә

  1. Учларымда кояш минем,

    Күңелемдә гел яз минем,

    Син булганда янәшәмдә,

    Бердәнберем, газиз әнием!    Булат

  1. Һәркемгә дә газиз әни

    Әни сүзе – изге сүз.

    Күпме наз һәм нур сибелә

    Бу гади сүз үлемсез.       Инзилә

  1. Әниләрнең назы белән

    Без керәбез һәр көнгә

    Кояш кирәк җир йөзенә,

    Әни кирәк һәркемгә.       Самат

  1. Дөньяда иң яхшы әни,

    Беләсезме, кемнеке?

    Белмәсәгез, үзем әйтәм,

    Ул әни бит – минеке.       Нәфисә

8.Күмәкләшеп, бергә , дуслар

   Җырлап алыйк, әйдәле.

   Котлы булсын, гөрләп торсын

   Әниләрнең бәйрәме.     Ильяс

Җыр башкарыла. “Әниләр бәйрәме” Тулырак…

Әнием – күңелем кояшы. Әдәби-музыкаль кичә.


әнием
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең I категорияле тәрбиячесе Сәмигуллина Альбина Харис кызы. Тема: “ Әнием – күңелем кояшы”.

Максат: Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.

Бурыч: Ана теле белән горурлану хисе тәрбияләү. Укучыларның хәтерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, сөйләм телен баету. Әдәплелек, зирәклек, кешелеклелек, миһербанлылык тәрбияләү.

Үткәрү формасы: Әдәби – музыкаль кичә.

Үткәрү урыны: Актлар залы.

Җиһазлау: Сәхнәдә әниләргә багышланган плакатлар, слайд-шоу, музыкаль бизәлеш, шарлар, чәчәкләр.

Бүген – әниләр бәйрәме

Бүген – җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар

Кем дөньга кеше бүләк итә

Ә кешегә – якты дөньяны?

Тойгылары кояш көбек кайнар

Эретерлек магнит кыяны?

Әни сүзе – иң бөек сүз

Юк аңа һичбер алмаш

Иң – иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек була алмас

Җыр.  “Иң матур җыр

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил – көннәр

А.б.    Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр!

Күңелегездә сезнең кояш яна

Нурлы йөзегездә – яз яме

Җирдә яшәү җырга әверелсен

Котлы булсын әни бәйрәме!

Бию.  “Без авыл егетләре”

Ана гуя – дала –

Колачы киң, йөзе кояшлы

Ана җирдә бөтен игелекнең

Изгелекнең тугры юлдашы

Ана булу – изгелекнең таҗы

Дөньяда иң олы дәрәҗә!

Ана кеше бөтен баласының

Бәхетенә ача тәрәзә

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә

Иң кадерле кешебез син

Сөекле әниебез

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз

А.б.  Зәнгәр күкнең үз кояшы булган кебек, җир йөзенең дә үз кояшлары бар. Ул безнең Әниләребез. Кадерле әниләр! Сезне барыгызны да Әниләр көне белән котлыйбыз. Сезгә нык сәләмәтлек, озын гомер, гайлә бәхете балаларыгызның игелекләрен генә күреп яшәвегезне телибез. Һәрчак шулай кадерле, сөекле-сөйкемле булып яшәгез. Бүгенге “Әнием – күңелем кояшы”дип  исемләнгән бәйрәмебез дә сезнең хөрмәткә.

Минем әнием көн дә эшкә китә

Арып кайта аннан кичләрен

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфәкъләрнең алсу төсләрен

Бию.  “Капельки” (танец с зонтами) Тулырак…

Кечкенә җәяүлеләр шәһәре. Мәктәпкәчә әзерлек төркеме


кечкенәләр
Татарстан Республикасы Әтнә районы “Олы Мәңгәр балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тәрбиячесе Зарипова Илфира  Зарифҗан кызы. Тема: «Кечкенә җәяүлеләр шәһәре» Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ачык эшчәнлек.

Максат: юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билгеләре турында балаларның белемнәрен системалаштыру.

Бурычлар: светофор сигналлары һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү; хәтер, логик фикер йөртү, светофор сигналларының, җәяүлеләр кичүенең әһәмияте; юлда үз-үзеңне тотуның гомуми культурасын яңарту.

Җиһаз: юл хәрәкәте билгеләрен сурәтләү, светофор сурәте, тамга салынган конвертлар, туп, күрсәтмә әсбаплар, планшет.

Үткәрү вакыты: 30 минут.

Шөгыль:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек?

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Кеше күңелендәге йозакларны ачкан ачкыч – ул елмаю. Матур елмая белергә кирәк. Хәзер без бер-беребезгә елмаю бүләк итәрбез.

Тәрбияче: Балалар, безгә кечкенә җәяүлеләр шәһәреннән хат килде, аны  Светофор дустыбыз юллаган. Әйдәгез, хатны ачып, нәрсә булганын белик?! Бәлки аңа бездән ярдәм кирәктер. (Планшеттан укыла)

“Минем дусларым, сезнең турыда мин бик күп ишеттем. Миңа сезнең иң яхшы, кыю, зирәк, игътибарлы, акыллы һәм шат булуыгыз турында сөйләделәр. Безнең шәһәрдә билгесез сихри эшләр эшләнелә. Шәһәребез урамыннан юл билгесе юкка чыкты. Мин ышанам , нинди билге икәнен сез үзегез белерсез һәм бу билгене кире кайтара алырсыз. Безнең юлда яңадан тәртип булыр. Балалар, барыр юлыгыз авыр, ләкин кызыклы булыр. Уңышлар сезгә! Сезнең Светофор дустыгыз.

Тәрбияче: Балалар, Светофор бездән ярдәм сораган. Булышабызмы? Сез әзерме? Әйдәгез, сынатмыйк.

Балалар: Әлбәттә, әзер.

Тәрбияче: Балалар урамда транспорт бик күп. Шуңа күрә сез юл аша үзегез генә чыга алмыйсыз. Без бу турыда сөйләшкән идек. Юлдан чыгарга безгә нәрсә булыша?

Балалар: Светофор.

Тәрбияче: Тагын нәрсәләр?

Балалар: Юл билгеләре.

Тәрбияче: Нинди юл билгеләре?

Балалар: Кисәтүче, тыючы, боеручы.

Тәрбияче: Әйе, алар бик куп төрле. Без сезнең белән аларны өйрәнәбез. Алар транспорт йөртүчеләр һәм җәяүлеләр белән “сөйләшер” өчен кирәк. Дөньяның барлык илләрендә дә урамнар теле уртак, юл билгесенең нәрсә аңлатканын беләләр.

Без дә бүген тагын бер юл билгесен карап китербез, ләкин аның нинди билге икәнен белү өчен, Светофорга ярдәм итү өчен биремнәр үтәргә кирәк булачак.

1 нче бирем. (Балаларга берничә юл билгесе куела. Дөрес җавапка туры килгән билгене бала танып күрсәтә)

Табышмак-шигырь

1.Кызыл түгәрәктә кеше

Әйтә кебек шул хакта:

“Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла!”

(“Җәяүлегә юл юк)

  1. Андыйбилгебулганҗирдә

Йөреп була “сәпид”тә.

(Велосипед юлы)

  1. Каян белә,каян күрә

Машиналар күплеген.

Җәяүлеләр чыксын диеп

Туктата ул һәрберсен.

(“Светофор”)

  1. Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап-ак шакмак?

( “Юл юк”)

Тәрбияче: Молодцы! Сез беренче биремне уңышлы үтәдегез  һәм минем сезгә бер бүләгем бар. Ләкин сез ул бүләкне эшчәнлек ахырында гына ачып карый аласыз. (Билгенең бер өлешен конвертта бирәм).

-Хәзер икенче биремне үтибез балалар. Минем яңа килегез әле. Карагыз монда ниндидер юл бар. Нәрсә икән ул? (Балалар җавабы). Тулырак…

Кыр казлары китә җылы якка… 3нче сыйныфта уку дәресе


кыр казлары
Татарстан   Республикасы   Азнакай   муниципаль  районы  Актүбә  ш.т.п.  3 нче гомуми  урта  белем  бирү мәктәбе  башлангыч  сыйныфлар  укытучысы Таҗетдинова   Лилия  Миннулла   кызы. Тема: Кыр казлары китә җылы якка…   М. Мазунов «Карап торам», Г. Хәсәнов «Кыр казы»  әсәрләренә дәрес эшкәртмәсе  (3 нче с.).

Максат: М.Мазунов, Г.Хәсәновларның  кыр  казларына багышланган  әсәрләрендәге  уртак  фикерне  табарга  өйрәтү. Әсәрләрне тематик  яктан берләштерү  күнекмәсе булдыр

ТБУУГ: анализлау, чагыштыру, классификацияләү, гомумиләштерү.

РУУГ:  үз эшеңә бәя бирә белү.

КУУГ: тормыш тәҗрибәсен куллану.

 Бурычлар:

  • Көзге үзгәрешләрнең үзенчәлекләрен аңлатуны дәвам итү;
  • Табигать серләрен  ачыкларга омтылышны  үстерү;
  • Табигатькә соклану-гаҗәпләнү  аша  эстетик зәвыкны  формалаштыру, мәрхәмәтлелек,  табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Материал. М. Мазунов «Карап торам», Г. Хәсәнов «Кыр казы».

Җиһазлау: Шагыйрь һәм язучыларның портретлары, дәреслек (1нче кисәк), презентация, тест материалы, аудиоязма, видеоязма .

Дәрес тибы: дистанцион.

Дәрес планы.

  1. Дәресне оештыру. Мотивация.
  2. Дәреснең максатын билгеләү.
  3. Яңа тема белән танышу.
  4. Ял минуты
  5. Теманы ныгыту.
  6. Йомгаклау.Рефлексия.
  7. Өй эше.

I.Дәресне оештыру.Мотивация.

–  Хәерле көн, укучылар!

–  Хәерле көн миңа,

–  Хәерле көн сиңа,

–  Хәерле көн сезгә,

–  Хәерле көн безгә!

– Матур кызлар, сез дәрескә әзерме?

-Рәхмәт. Уңышлар сезгә!

– Менә дигән егетләр. Ә сез дәрескә әзерме?

– Рәхмәт! Сезгә дә уңышлар телим.

Шундый   күтәренке күңел белән башлыйк дәресебезне.

  1. Дәреснең максатын билгеләү.

-Укучылар, игътибар белән тыңлагыз әле табышмакны һәм әйтегез, нәрсә турында сүз бара.

Суда юынып алды,

Өсте коры калды. (КАЗ).

-Әйтегез, әле укучылар казларны нинди төркемнәргә бүлеп була?

-Дөрес, укучылар. Димәк, казлар ике төркемгә бүленә. Бәлки, сез миңа дәрес темасын әйтергә ярдәм итәрсез.

-Әйе, сүз казлар турында барачак.

III.Яңа  тема  белән танышу.

1)Презентация карау.

  • Сынамышлар
  • Кызыклы мәгълүматлар

2)М. Мазунов һәм аның  әсәрләре турында  кыскача  мәгълүмат бирү.

а)Видеоязма “Кыр  казлары  кайтты  бүген”.   https://vk.com/video-35371039_456239120

б) http://tatarschool.ru/ сайтында бирелгән материал  белән  танышу, биремнәрне  үтәү.

в) Сүзлек өстендә эш.

Иңкү– әйләнә-тирә  җирдән  түбәнрәк, батыбрак торган җир.

Тымызык-1)тын, җилсез(көн, һава,су һ.б.).2) Бик акрын  исә  торган җил.

2)“Карап торам”шигырен  уку.

а) Сүзлек өстендә эш.

“камыл”  1) өлгергән  игеннең  сабагы.2) Игеннәрне  урганнан  соң  калган  сабак  төбе. (камыллы басу)..

  1. Ял минуты
  2. Теманы ныгыту.

1)Мөстәкыйль эш.

Балалар, әсәрләрне   эчтән укыйбыз һәм сорауга җавап эзлибез:

-Бу ике әсәрне  нәрсә  берләштерә?

2.Тест.

1)Автор киек казларны нәрсә белән  чагыштыра?

а) ак ташлар

ә)кечкенә шарлар

б) эшләпәләр

  1. Ашлыклар кайда?

а) базарда

ә) амбарда

б)  келәттә

3.Кыр казлары  кайчан  кайта?

а)  көз  көне

ә) җәй көне

б)  яз көне

4.Үсмер  каз  булып  җитешер  өчен  бәбкәләргә күпме  вакыт кирәк?

а)  6 ай

ә)  1 ай

б)  3 ай

5.Әткә  каз  нинди  рольне башкара?

а)  жыештыручы

ә) хезмәтче

б)  сакчы 

  1. Йомгаклау.Рефлексия.

– Дәрестә тагы  нәрсәләрне  беләсең килеп  калды?

-Син бу  дәрестән һәм үзеңнең  җавапларыңнан  канәгатьме? Ни өчен?

VII. Өй эше.

  1. “Кыр казлары кайта” исемле рәсем, я хикәя.
  2. ” Кыр казлары киткәндә ”  исемле  рәсем, я хикәя.

3.Бирелгән әсәрләрне сәнгатьле итеп  уку.

Дәресебезне “ Табигатьне саклыйк! “җыры (Жемчужинки ДДТ-Бураево башкруында ) белән тәмамлыйбыз.

Укучылар җырлыйлар,экранда әкрен генә табигать күренешләре чиратлаша.

 

 

 

Туган як хайваннары, аларныӊ исемнәре.


Туган як хайваннары, аларныӊ исемнәре.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми  белем учреждениесе “Салавыч күппрофильле лицее”ның югары квалификацион категориял башлангыч  сыйныфлар укытучысы Сафина Гөлүсә Солтан  кызы. Тема: «Туган як хайваннары, аларныӊ исемнәре. Күзәтүләрдән чыгып  аларга характеристика. Этләр һәм мәчеләр турында» ( 2 нче сыйныфта әйләнә – тирә дөнья дәресенә технологик карта)

Максат : укучыларныӊ мәчеләр һәм этләр турында белемнәрен системалаштыру һәм киңәйтү.

Бурычлар:

  • Укучыларны туган як  мәчеләре һәм эт токымнары белән таныштыру.
  • Кешеләр тормышында песиләр һәм этләрнеӊ роле турында аӊлату.
  • Песиләр һәм этләр турында кагыртырга өйрәтү.
  • Укучыларны үзен һәм иптәшләрен тыңларга, индивидуаль, парда, төркемнәр белән эшләргә; анализларга һәм гомумиләштерергә, бәяләргә өйрәтү

Эш формасы: фронталь, мөстәкыйль, парларда, төркемнәрдә.

Җиһазлау:

  1. «Әйләнә-тирәбездә дөнья ” дәреслеге 1 нче кисәк, 2 нче сыйныф (А.А. Плешаков).
  2. Компьютер, мультимедиа.
  3. Конвертларда тарату материалы;
  4. Индивидуаль эшөчен карточкалар.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси: хата ясаудан курыкмау, үзбәя кую сәләте булдыру.

Метапредметлы:

Регулятив УУГ: максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу,авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру.

Танып белү УУГ: эшчәнлек барышын һәм нәтиҗәләрен тикшереп һәм бәяләп бару.

Коммуникатив УУГ:проблеманы ачу,аны тормышка ашыру; төркемнәрдә һәм парларда үзара ярдәм итешү.

Сәламәтлек саклау:

Физминуткалар үткәрү. Материалны кабул итү өчен класста уңай шартлар, эмоциональ һәм психологик климат тудыру.

Файлны күчереп алу : https://cloud.mail.ru/public/3MZZ/1sNkYG1fj