Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 2 категорияле тәрбиячесе Шәрәфетдинова Гөлзада Әнфәс кызы. Тема: “Нәүрүз – язгы бәйрәм” (5-7 яшьлек балалар өчен.)
Максат Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре һәм культуралары белән таныштыру. Балаларда бәйрәмгә карата уңай тәэсир калдыру. Татар халкының милли уеннары һәм бию элементлары белән таныштыру.
Күнелле музыка астында балалар залга керәләр.
Айдар Галимов “Яз сулышы син булганда”.
А.б.
Исәнмесез балалар, кунаклар. Бүген без сезнең белән Нәүрүз бәйрәменә жыелдык. Элек заманда Яңа елны март аенда каршылаганнар – 22мартта. Бу көнне көн белән төн тигезләшә. Шулай булгач Нәүрүз бәйрәме- яз башлануы, яңа көн башланды. Шуңа күрә бәйрәмне бик яратып үткәргәннәр.
1бала.
Нәүрүз әйттек без сезгә
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә
Малыгыз артсын көзгә.
2бала.
Ач ишеген, керәбез
Нәүрүз әйтә киләбез.
Хәер дога кылабыз
Нәүрүз котлы булсын диябез.
(Балалар “Яз җыры”н башкаралар. Утыралар урындыкларга).
Җыр «Яз килә».
Кояш көлеп карый безгә
Күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз, яз житә
Тәрәзәне ачтылар
тып, тып, тып, тып, тып итә.
Эре, эре тамчылар.
Агачка кунып, чыпчыклар чыелдашалар.
Яшькелт- кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
«Яз килә» җырының сүзләре:
1.Көн жылы һәм иркә,
Кояш та елмая.
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.
Кушымта:
Яз килә, яз килә
Чәчәкләр уяна
Йөрәккә яз килде
Бар дөнья куана
Яз килә.(2 тапкыр)
2.Канатлы жырчылар
Моңлана талларда
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.
Кушымта:
А.б.
Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,
Эче тулы нур булсын!
Нәүрүз көен кем көйләсә,
Ул дәртле һәм бай булсын!
3 бала.
Яз килә, яз килә,
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып
Жырчы кошлар килә.
4 бала. Эй, дусларым, килегез,
Күңел ачу көнебез.
Җырлый-жырлый биик әле,
Сез кул чабып торыгыз.
Малайлар башкаруында (Татар халык биюе)
Мусорок. Выход вороны(музыка)
(Кара карга очып керә)
Кара карга.
Мин карга: кар-р,кар-р!
Канатымда хатым бар,
Буен житсә тартып ал.
А.б.Кая хатыңны укып карыйк әле.
Карга.
Арыдым, эшем бик күп.
Яз житкәнен бөтен дөньяга хәбәр итәсем бар.
Иң беренче аюкайны уятыйк эле? Аю дус! Уян әле! Тулырак…









