21.01.2018

Татар халык әкияте “Ак бүре”. 5сыйныф.


Ак бүре
Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Тема: Татар халык әкияте “Ак бүре”. 5сыйныф.
Аннотация. Татар халык әкияте”Ак бүре” әсәрен өйрәнү  буенча программада  (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. ”Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  татар әдәбияыннан авторлык программасы” (5 – 9 нчы сыйныфлар), төзүче авторлар: Ф.А. Ганиева, Л.Г. Сабирова, Казан, 2014) дүрт сәгать вакыт каралган. Әлеге дәрес икенче дәрес буларак үткәрелә. Алдагы дәрестә укучылар әкиятләрнең жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары турында белемнәрен барладылар.      Планлаштырылган нәтиҗәләр: Метапредмет — әкият жанрының асылына төшенү, үз фикерен төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү, сөйләм әдәбенә өйрәнү халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әкиятнең нигезендә халыкның акылы, тапкырлыгы зирәклеге, батырлыгы салынуын төшенү. П р е д м е т — әкият жанрын кабатлау, әкиятләргә хас үзенчәлекләрне искә төшерү, әкияттә күтәрелгән төп фиерне ачыклау. Шәхескә кагылышлы — укучыларда әкиятләргә карата мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын, баланың үзаңын үстерү.  Әкиятнең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә ачыклау;   Әкиятнең нигезендә халыкның акылы, тапкырлыгы зирәклеге, батырлыгы салынуын төшендерү, шул турыда уйларга өйрәтү; Әти-әнигә, туганнарга карата мәрхәмәтле булу, кешеләр белән итагатьле сөйләшү әдәбе, батырлык, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү. Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру.  Шәхескә кагылышлы УУГ:  –  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру. Регулятив УУГ:   – максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану; Укырга һәм күчереп алырга

 

Истәлекле дата. Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди


Истәлекле дата.  Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди
(Истәлекле дата) Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди (Әхмәдһади Максуди, Һади Максуди, Әхмәд Максуди буларак та билгеле, 28 сентябрь 1868 ел ― 28 июнь 1941 ел) ― атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм нашир.Автор:Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Моратова Румия Чулпан кызы.
Татар дөньясының иң укымышлы зыялыларыннан үрнәк алабыз, аларның тормыш юлларын өйрәнеп калдырган мираслары белән горурланабыз. Ә менә без, укытучылар, мирасларны саклап кына түгел, ә дәвамлы итү өчен нәрсә генә эшлибез соң? Октябрь революциясенә кадәрге чорда татар халкы тарихында иң күренекле, абруйлы шәхесләрдән булган  Әхмәдһади Низаметдин улы Максудовның язмышы – ил язмышы, татарның язмышы. Сөйләшәсе сүземне башлаганчы Һ. Максудиның биографиясеннән кыскача тезислар китерәсем килә, чөнки әңгәмә шул юнәлештә барыр: “Аның «Әлифба»сы һәм «Гыйбадәте исламия» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәрҗемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дә дәреслек итеп кертеләләр.” ,”Ул Казанда беренче рәсми татар-мөселман китапханәсен – «Китапханә исламия»не оештыра- китапханә 1906 елның 2 гыйнварында ачыла һәм шул көннән башлап 1923 елга кадәр ул аның мөдире була.”,  “ Һ. Максуди – «Иттифак әл-мөслимин» партиясен оештыручыларның берсе һәм аның барлык съездларының да эшендә катнашкан кеше.” Тезислардан аерып алып басым ясыйсы килгән сүзләр “исламия”, “мөселман”. Әгәр укытучыга шундый сорау куелса: “Син мөселманмы?”. Җайсыз, урынсыз сорау бу, кешенең “эчен пошыргыч”, комфортын бозучы сорау. Ә инде: “Сез дәрестә ислам динен телгә аласызмы?” дип сорасаң, “Юк, юк, дин бит дәүләттән аерылган, это же “светская школа” дип төгәл җавап биреп була. Ярар, укыту методикасына карата сорау: “Әсәрләр укыганда  “сүзлек эше” алып барасызмы? Тәрбияви әңгәмәләр , дискуссияләр оештырасызмы?”. Монда инде дәррәү булып: “Әлбәттә, алып барабыз. Балалар тексттагы сүзләрнең мәгънәсен белмәсә, эчтәлеген дә аңламыйлар бит!”-дип тагын төгәл җавап бирер идек. Килешәм, хәтта укытучы ул текстны өйрәнеп, алдан әзерләнеп куя: чыннан да, текстта әллә нинди сүзнең килеп чыгуы бар. Шулай ук текст эчтәлегенә таянып бик күркәм тәрбия эше дә алып барабыз. Ә тәрбия эшенең чыганагы кайдан килә? Логик яктан фикер йөртүебез дөрес булса,  без укытучы буларак ислам дине турында һәм православие дине турында  сөйлибез икән. Түбәндәге таблицага күз салыйк: Укырга һәм күчереп алырга

Әхлак тәрбиясе – көн таләбе.


 Әхлак тәрбиясе  - көн таләбе.
Чупрәле муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Моратова Румия Чулпан кызы.
Ә сез беләсезме шәһәр укытучысы белән авыл укытучысы арасында нинди аерма бар? Юк, мин теге   авыл укытучысының хезмәт хакына кушып җибәрелгән   25 процент турында сөйләмим,анысы башка мәсьәлә. Ә  менә  әхлак  тәрбиясе ягыннан килгәндә  кайсы укытучының халык алдында һәм укучылары алдында җаваплылыгы күбрәк булыр? Кайсы укытучы көн саен авылдашлары һәм укучылары алдында әхлакый имтихан тота? Әлбәттә, бу авыл укытучысыдыр. Күз алдыгызга китерегез, сыйныф сәгатендә ветераннарга, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү турында сөйлисеңме яисә дәресләрдә тәрбия максатларын күз алдында тотып үгет-нәсихәт кыласыңмы, башка темаларга кагыласыңмы- иң беренче бу юнәлешләрдә минем тотышым, гамәлләрем, гомумән, әхлакый сыйфатларым авыл халкына, безнең якларда әйтмешли, “яүнәгә чыккан” (становится явным). Мәсәлән, олылар көненә карата чаралар  әзерләгәндә “балалар менә шулай эшләргә, тегеләй итәргэ” дип әйткән сүзләрем генә түгел , ә моңа кадәр минем үземнең кылган гамәлләрем мисал  һәм үрнәк булып тора.     Әйтик, Бибинур әбинең  хәлен даимән белеп , аны сәдака – күчтәнечләрем белән сөендереп  торгач, әлбәттә минем намусым чиста. Мин укучыларыма оялмыйча “шулай эшләргә кирәк ” дип әйтә алам. Җитмәсә, шуның өстенә Бибинур әби үзе дә хәл-әхвәлен сорашырга кергән – чыккан  кешегә бу хакта күптән сөйләгән инде.    Без гаилә кыйммәтенә күп ихтибар итәбез.Үсеп килүче буында гаиләгә карата җитди караш тәрбияләргә омтылабыз. Бу юнәлештә дә мин, авыл укытучысы, тере үрнәк. Гаиләдә хәләл- җефетем һәм балаларым белән, кайнана – кайнаталарым белән, үз ата – анам белән төзегән мөнәсәбәтләрем әхлак тәрбиясенең асыл нигезләре булып тора дип уйлыйм. Кеше рәнҗетү, тупас һәм битараф булу – кешенең эчке дөньясының, рухының зәгыйфлеген ачыклый торган күрсәткечләр. Авыл укытучысы мондый холык белән дәрәҗә һәм ихтирам яулап ала алмас иде. Укырга һәм күчереп алырга

Саескан дуслары Балалар бакчасында ачык дәрес


 саескан

Казан шәһәре Киров районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль автоном учреждениясе 356 нчы “ Каенкай” гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Нәҗипова Гүзәлия Илдар кызы. “ Кышлаучы кошлар” проекты буенча “ Саесканның дуслары “ темасына ачык дәрес.”

Максат: Балаларда кошларга,саесканнарга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Балаларның диалогик сөйләмен , әйләнә- тирә мөхит үзгәрешләрен , аларның бер-берсе белән  бәйләнешен күрә белү сәләтен үстерү. Балаларның сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешу.  Кышлаучы (саескан һ.б.) кошлар турында белемнәрен ныгыту. Татар халык иҗаты аша туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

” Саесканның дуслары” дәресен үткәрү өчен түбәндәгеләр кирәк: Ясалма чыршы, нарат, җимлекләр, җим белән кәрзин, ясалма кар, саескан һ.б.кошлар рәсеме, магнитофон һәм саескан тавышы яздырылган кассета, тумгәкләр.

Дәрескә әзерлек эше: балалар белән шигырьләр өйрәнү, яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлату.                                        Эшчәнлек барышы.

Оештыру моменты Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек? Балалар.  Яхшы Тәрбияче. Әйдәгез әле, кулны –кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз, һәм үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә җиткерәбез. ( Балалар елмаялар) .

Тәрбияче . Менә ничек рәхәт булып китте!  Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар.  Кыш. Тәрбияче .Кыш җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була ?

Балалар . Кар ява, салкын, буран,салкын җил исә .

Тәрбияче .Ә кышын кошлар нишли микән? Шуны белер өчен ,мин сезне кышкы могҗизалы урманга чакырам.  ( кәрзин белән кошларга күчтәнәч) .

Төп өлеш Тәрбияче . Хәзер без җылы киемнәребезне киябез дә  юлга кузгалабыз. Саесканга кунакка барабыз. Нәрсәләр киябез? (имитация)( чалбар, кофта, башлык, куртка, киез итек, бияләй) -Сез әзерме?

Балалар.  Әзер

Тәрбияче . Алайса , юлга.    (Хор белән җыр )( үзебез атлап урманга барабыз) Әй, нәниләр, нәниләр, Ардык без, дип әйтмиләр. Аякларын күтәреп, Матур итеп атлыйлар. Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дүрт!  Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дурт!

Тәрбияче . Менә килеп тә җиттек. Нинди матур кышкы урман, салкын, чиста һава. Салкын һавада без ничек сулыйбыз?

Балалар .  Борын белән.

  Тәрбияче . Әйдәгез, борын белән саф һаваны сулап алыйк әле. ( Психогимнастика 3 тапкыр борын белән сулау). Укырга һәм күчереп алырга[/su_box]

Роза Хафизова. “Киек Каз Юлы”.


киек каз юлы
Чупрәле муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фатыйхова Эльвира Әмир кызы . Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” повесте буенча укучылар конференциясе. 

  Календарь – тематик план әзерләү эшләре мине, укытучы буларак, җәйге кичләрен отпускы вакытында да битараф калдырмый. “Нигә?” дисәгез, җавап гади: тыныч кына, ашыкмыйча дәреслек белән танышу, нинди әсәрләр барлыгын белү миңа мөһим. Хикәяләр, әкиятләр, әсәрләр эчтәлегенә күз салып чыгам. Туган ягыбыз, Ватаныбыз тарихын ачыклаучы әсәрләр мине аеруча кызыксындыра. Нинди телдә бирелгән алар: балаларга аңлашырлык дәрәҗәдәме, әллә инде күбрәк фәнни телдәме.

 Әсәр өстендә эшләгәндә нинди технологиягә таянырга, укытучының роле нинди булырга тиеш? Әйе, борынгы Болгар җирендә үсеш алган ханлык, губерния, ә хәзер инде җир шарының күп почмакларында танылган Татарстан Республикасы тарихын башлангыч сыйныф укучысына ансат кына өйрәтү күз алдына да килә торган эш түгел. Кулымда “Татарстан китап нәшрияты” тарафыннан бастырылган 4 сыйныф өчен “Уку китабы” дәреслеге. Авторы Ягъфәрова Р.Х. Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” (повестьтан өзек) әсәре минем игътибарымны җәлеп итте.

 Беренче юлларны укыгач ук кызыксынуым артты Һәм җитди бер уй борчый башлады. Өзектә “сугыш астында калган кешеләрнең туган-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булулары турында” сүз бара. Великие Луки дигән шәһәрдән татар авылына кызы Лира белән бер апа кайтып төшә. Тарихта никадәр зур урын алып торучы, һәрбер гаиләгә кагылышлы сугыш вакыйгалары хакында сөйләнелә бит бу әсәрдә! Юк, мондый темаларны 45 минут эчендә “өстән кыркып чыктым” белән генә үтеп булмый.

РСФСР составында ТАССР сугыш елларының һәр авырлыгын һәр шәһәре, һәр авылы белән күтәргән. “Бу теманы да һәр гаилә белән күңелнең бөтен кылларын кузгатырлык итеп, балалар күңеленә үтеп керерлек итеп өйрәнәсе

иде!”-дигән фикер башыма нык итеп кереп утырды. Әллә нинди “велосипедлар” уйлап чыгарасы юк. Дистәләгән еллар буе үзен аклап калучы, чараларны күркәм формада үткәрергә мөмкинлек бирүче “укучылар конференциясе” бар бит.

Ниһаять, компьютер-планшетлардан, смартфон-айфоннардан котылырга бер период булды. Бар гаилә повесть укый. Нинди шатлык – китап кулда! Менә ул көтеп алынган көн! Бүген безнең сыйныф бүлмәсендә укучылар конференциясендә катнашучылар утырган. Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” повесте буенча өч буын фикер алыша: укучы балалар, аларның әти-әниләре һәм олырак буын (әби-бабайлар, апай-агалар). Укучы балалар, әлбәттә, балалар турында сөйли инде.

  1. Лира белән авыл балалары арасындагы мөнәсәбәтләр күпкырлы: Лира күнегүләр ясап күрсәтә. (“Беркөнне Лира тау астына озын сары тасма алып төшкән. …Лира кулындагы тасманы селтәп җибәрде дә: “Художественная гимнастика”, -диде.) Татар балалары беренче тапкыр гимнастика турында ишетәләр.
  2. Балалар телләр өйрәнү буенча кызыклы уен уйлап чыгаралар. Лира татар телен өйрәнергә тырыша, ә татар балалары урыс телен өйрәнә. (Лира әйтә: “Да, уши”,-ди. Мин әйтәм : “Колак”.)
  3. Төп геройның кичерешләре турында кыз балалар сөйли. Малай дулкынлана, тышкы кыяфәтенә игътибар итә башлый. (“Шәп булды бит бу: аяклар да ап-ак, бит-кулым да чистарды”, “Су белән юеш чәчемне артка сыпырдым.) 4 нче сыйныф малайлары кызларга карата булган хисләр, кичерешләр турында шундый аудитория алдында, әлбәттә, сөйләми. Күрәсең, берәүләре ояла, ә икенчеләре хәтта хурлана. Геройның кичерешләре Лира белән бәйле бит, ә ул- кыз.

Тулырак…

Әдәби укудан эш программасы. 3нче сыйныф.


 программа уку
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе. 3 “а” сыйныфы өчен әдәби уку фәненнән ЭШ ПРОГРАММАСЫ. 2017-2018 нче уку елы Укытучы: Мотыгуллина Мөршидә Ибраһим кызы
АҢЛАТМА ЯЗУЫ. Әдәби уку дәресләре түбәндәге  максатны тормышка ашыруга юнәлгән: Дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру; халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән таныштыру; чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү. Бу максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар тора: Гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле информацияне “Эчтәлек” битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген  формалаштырырга (әдәби һәм сәнгать әсәрләреннән аерым детальләрне табып, барлык вакытлары белән сөйләп бирә)һәм гомумиләштерергә ( аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгүлүматларны берләтереп, бербөтен картина тудырырга); “акыллы өлкәннәр” белән хат аша аралашу ихтыяҗы формалаштырырга тиеш. Теоретик бурычлар: хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру; бу әкиятләрдәге герой турында төшенчә бирү. Әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белү – байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру. Эстетик бурычлар: матурлык – ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә генә кирәклеге турында төшенчә бирү. Сөйләм телен үстерү бурычлары.     Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең  2017-2018 нче уку елына 1-9 нчы сыйныфлар өчен  уку планында  3нче сыйныфта татар теле фәненә  атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәгать каралган.   ПРЕДМЕТ БУЕНЧА КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР Тыңлау (аудирование)     Ишеткән сөйләүне кабул итү (әңгәмәдәшеңнең фикерләрен, төрле текстларны укыганда тыңлый белү). Сөйләм барышында әйтелгән фикерне аңлау, ишеткән әсәрнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, вакыйгаларның эзлеклелеген билгеләү, сөйләмдә куелган максатны аңлый алу, дөрес, фәнни яктан танып-белү, әдәби әсәрләрне тыңлаганнан соң сораулар куя белү таләп ителә. Уку. Кычкырып уку Уку тизлеген даими рәвештә арттыра бару. Аны текстның мәгънәсен тулы күләмдә аңларлык дәрәҗәгә җиткерү. Укыганда орфоэпик һәм интонацион нормаларны саклау. Җөмләләрне укыганда тыныш билгеләрен интонация белән аера белү. Төрле төрдәге һәм типтагы текстларның мәгънә үзенчәлекләрен аңлау, аларны интонация ярдәмендә бирү. Эчтән уку Яшь үзенчәлекләренә туры килгән күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне эчтән укыганда мәгънәсен аңлап җиткерү. Уку төрләрен билгели белү (өйрәнү, танышу, карап чыгу, сайлап уку). Тексттан тиешле мәгълүматны  таба белү. Фактлар, тасвирлау, өстәмә фикерләр белән тулыландырып уку.   Төрле стильдәге текстлар белән эш Төрле стильдәге – әдәби, дәреслек, фәнни-популяр текстлар турында гомуми күзаллау булдыру, аларны чагыштыра белү. Бу төр текстларның максатларын билгеләү. Фольклор текстының үзенчәлекләрен табу. Текстны төрле җөмләләр тезмәсеннән гамәли аеру. Әсәрнең исеменә һәм бизәлешенә карап, эчтәлеге турында белә алу. Текстның темасын, төп фикерен, төзелешен ачыклау; текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, аларны исемләү. Төрле мәгълүмат белән эшли алу. Текст буенча сорауларга җавап бирү, тема буенча чыгыш ясау, иптәшеңнең чыгышын тыңлау, әңгәмә вакытында, текстны кулланып, җавапларны тулыландыруда катнашу. Төрле белешмә һәм иллюстратив-сәнгать материалларыннан файдалану.3 сыйныфта әдәби уку фәненнән эш программасы.Күчереп алырга