26.12.2017

Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.


Муса Җәлил
Казан шәһәре 16 нчы татар-инглиз гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлишина Гөлфия Тәлгат кызы.Дәрес планы. Тема: “Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.” Муса Җәлилнең сугыш чоры темасын кабатлау
Тема:   “Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.”     Максат: Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь М. Җәлилнең иҗатын өйрәнүне дәвам итү. Бурычлар: Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен, иҗади эшләү сәләтен үстерү. Чагыштыру, анализлау, бәяләү күнекмәләрен булдыру Патриотизм, илгә, халыкка тугрылык хисе тәрбияләү. Көтелгән нәтиҗәләр: Предметлы: логик гамәлләргә өйрәтү( анализ, синтез, чагыштыру,күзаллау. Эзмә-эзлеклеле күнекмәләр эшләү) Метапредметлы: Танып белү гамәлләре: яңа белемне туплау, сорауларга җавап табу, яңа мәгүлүматлар белән эшләү Аралашу гамәлләре (коммуникатив) тыңларга өйрәнү, игүтибарлы булу. Төркемләп эшләү, сорау бирә белү, аралашып эшләү) Регулятив гамәлләр: уңайлы алымнар сайлау. Җиһазлау: язучының портреты, китапларыннан күргәзмә. Ромашка костюмнары, ромашка таҗлары, гармун, компьютер, проектор, методик папка, композиторлар рәсеме Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Эш төрләре: яттан сөйләү, уку, әңгәмә. Дәрес барышы Оештыру. II. Актуальләштерү. Укучылар , игтибар белән карыйбыз М.Җәлилнең шигыре буенча чыгыш. (Балалар “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерәләр) Кайсы шигырен без сезнең белән карап үттек? Димәк, бүген без сезнең белән нәрсәләр өйрәнәчәкбез?(иҗатын) Сез аның иҗаты белән күптән таныш. Мин сезгә аның шигырьләрен тәкъдим итәм, ә сез исемнәрен әйтегез. (презентация буеча эшләү) Укучылар, әйтегез әле татар халкы нинди халык? Моңлы. җырлы. Дәреснең эпиграфына күз салыйк. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде Үлемем дә яңгырар җыр булып.Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.Күчереп алырга

== Презентациясен карарга

Кар бөртеге нәрсә ул? 6 сыйныфта уку дәресе


кар бөртеге
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең 1 категорияле югары сыйныфлар укытучысы Габделәхәтова Миләүшә Әхәт кызы. Тема: Кар бөртеге нәрсә ул? 6нчы сыйныфта уку дәресе.
Тема: Кар бөртеге нәрсә ул? Максат: 1. Укучыларның кар  бөртекләре турында күзаллауларын формалаштыру. 2. Хикәянең төп фикерен таба һәм аңлый белү, уку күнекмәләрен үстерү.  3. Табигать матурлыгына мәхаббәт тәрбияләү. Материал: дәреслек 51-52 битләр, кар яву күренешләре сурәтләнгән иллюстрацияләр, кар бөртекләре, тест биремнәре.   Дәрес барышы I. Оештыру өлеше –   Исәнмесез укучылар . Хәерле көн! –   Дежур укучы рапорт бирә. II.  Актуальләштерү. –         Без узган дәрестә нәрсә укыдык? Әйдәгез өйгә эшне искә төшерәбез. – Самат Шакирның “Кар ява” дигән шигырен укыдык. Һәм безгә шул шигырьнең эчтәлеген сурәтләгән рәсемне ясап килергә иде. Хәзер шул шигырьне матур, сәнгатле итеп укыйбыз. (1 укучы укый) –         Ә хәзер әйдәгез рәсемнәрне карап чыгабыз. Молодцы, барыгыз да тырышып ясагансыз. Дәрес ахырында, билгеләр куйган вакытта, эшләрегез исәпкә алыныр. –         Әйтегез әле, хәзерге вакытта елның кайсы фасылы? –         Кыш. (слайд) –         Кыш айларына кайсы айлар керә?(слайд) –         Декабрь, гыйнвар, февраль. –         Кыш иң матур һәм без яраткан ел фасылларынын берсе. (слайд) Без инде беләбез беренче карны балалар да олылар да көтеп алалар. Менә бу елны да безгә кыш бик сагындырып кына килде. Укучылар, беренче кар яуганы, бөтен җирне ап – ак кар каплаган көн хәтерегездәме? –         Әйе, 3 декабр, якшәмбе көн кичендә яуды. –         Әйе бу көн безнең исебездә калды, чөнки без кар яуганны бик көттек. –  Кар яуганын күргәч сез нинди хисләр кичердегез? –         (слайд) Сөендек, шатландык, чөнки кыш җиткәч без чана, чаңгыда шуабыз, кар тәгәрәтеп Кар бабай ясыйбыз, шулай ук кыш аенда безгә Кыш бабай һәм Кар кызы  киләләр, без Яңа елны каршылыйбыз. Димәк, кыш безгә бик күп бүләкләр алып килә: ап-ак карлар, сөенечләр, шатлыклар һәм күңелле мизгелләр. Кар бөртеге нәрсә ул.Күчереп алырга

Сүз басымы. Дәрес планы һәм доклад.


Сүз басымы
Казан шәһәре 16 нчы татар-инглиз гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мортазина Алия Фоат кызы. Тема: Сүз басымы.
Максат: Иҗек турында белемнәрне барлау, сүз басымын дөрес билгеләү һәм дөрес кулланырга өйрәтү, сөйләмдә сүз басымының дөрес кулланылышын күзәтү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.  Дәрес тибы; Яңа материал үзләштерү.  Җиһазлау: Дәреслек, “Татар теле” Ф.Ф. Харисов, Ч. М. Харисова, Слайдлар белән эшләү. Дәрес барышы.  I.Мотивлаштыру- ориентлашу  1) Уңай психологик халәт тудыру;  -Укытучы: Укучылар , сез узган дәрестә иҗек турында белем тупладыгыз. Әйдәгез әле, нәрсәләр исегездә калды икән, тикшереп китик.  -Ягез эле, үткәннәрне кабатлау йөзеннән әйтеп үтегез, фонетика булеге нәрсә өйрәнә?  -Орфоэпия нәрсә өйрәнә? – Татар алфавитында ничә хәреф бар? (авазлар турында белгәннәрне гомумиләштерергә һәм системага салырга мөмкинлек туа)  – Укучылар әйтегез әле, сүзләр нәрсәләрдән тора? Иҗек дип нәрсәгә әйтәбез? (сүзләр иҗекләрдән тора, иҗек – сөйләмнең иң кечкенә әйтелү берәмлеге. Сузык аваз иҗекнең үзәген тәшкил итә. Сүздәге иҗекләр саны сузык авазларга бәйле) -Ачык һәм ябык иҗекләрне беләсезме сез? (Иҗекләр бер, яки берничә аваздан торырга мөмкин. Ачык иҗек сузык авазга, ябык иҗек тартык авазга тәмамлана: ә-ни (С-ТС), бал (ТСТ)). -Әйе, бик дөрес. Сез үткән материалны дөрес үзләштергәнсез, афәрин. Буген без, сезнең белән яңа бер тема үтербез. Ләкин, аңа хэтле сезнең өй эшләрегезне тикшереп утик. 2) Өй эшләрен тикшерү. -Ягез эле, өй эшенә нәрсә бирелде сезгә? (“Казан- Татарстанның гүзәл җире” темасына 10 җөмләдән торган сочинение язып килергә) -Бик яхшы сочинение, афәрин. -Ягез, тагын бер укычыны тыңлап үтик. -Бик яхшы сочинение, афәрин. Өй эшләрегезне җиренә җиткереп утәгәнсез, инде миңа әйтеп үтегез, өй эшләрен үзегез генә башкардыгызмы, әллә әти-әниләрегез дә булыштылармы? Сезнең сочинениеләрегез миңа бик ошады. Рәхәтләнеп тыңладым үзегезне. Игътибар иттегезме, сез бөтен сүзләрне дә дөрес итеп укыдыгыз. Ничек уйлыйсыз? Нинди очракларда сузләдә мәгънә югалырга мөмкин? Әлбәттә, сузнең басымын дөрес түгел итеп куеп сөйләшкән очракта. Без дә сезнең белән буген сүз басымы темасын өйрәнеп китербез. Дәрес башында тыңлап үткән “Ай былбылым” җыры мисалында без сезнең белән басымны дөрес куюның кирәклеген карап үтәрбез.Сүз басымы.Күчереп алырга.

 Сүз басымы. Дәрес планы һәм доклад.
Казан шәһәре 16 нче татар-инглиз гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мортазина Алия Фоат кызы. “Сүз басымы” темасын өйрәнү үзенчәлекләре
Замана укытучы алдына һәрьяктан үскән камил шәхес тәрбияләү бурычын куя икән, димәк, аның укучысы  матур, эзлекле итеп сөйләшә, аралаша да белергә, кыскасы, сөйләм культурасына ия булырга тиеш.    Сөйләм аһәңле, үтемле һәм аңлашлы булсын өчен, һәр сүздә куелырга тиешле басым үз урынында булырга тиеш. Бары тик шул очракта гына сөйләм яңгырашына ирешеп була.     Беркемгә дә сер түгел: замана укучысының күп өлеше  китап укымый, татар телендәге тапшыруларны карамый, милли матбугат белән кызыксынмый. Ә гаиләдә әби – бабасы, әти – әнисе, туган – тумачалары  белән “вата – җимерә” татарча сөйләшүчеләрне һич аңлап булмый.Мондый шартларда, табигый,  укучыны матур итеп сөйләшергә, фикер төгәллегенә, басымны дөрес итеп куярга өйрәтү  эше укытучы  җилкәсенә төшә. Рус телендә белем бирүче  мәктәп шартларында татар теле фәненә бирелгән сәгатьләрнең аз булуын исәпкә алсаң, укытучыга  җиң сызганып эшләргә һәм дәрестә һәр минутны рациональ кулланырга тиешлеге көн кебек ачык була.     “Басым – сүзнең җаны ул”,- дигән б.э.к. IV гасырда  яшәүче бөек рим грамматигы Диомед. Бу фикер белән килешми һич мөмкин түгел, чөнки басымын югалткан сүз үзенең мөстәкыйльлеген югалта һәм, теге яки бу сүзгә ияреп, кушымчага әйләнә.“Сүз басымы” темасын өйрәнү үзенчәлекләре

Серле сандык. Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль.


Серле сандык. Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль.

серле сандык

Алабуга шәһәре 22нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Мазеева Альбина Альберт кызы.Тема: Серле сандык. Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль. Максат: Татар милли киемнәрендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү. 

Бурычлар: 1. Балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну тәрбияләү. Үз эшләренә карап сөенү хисе тәрбияләү.

2. Балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү. Бизәк төзергә өйрәнү.

3. Кыңгырау,канәфер чәчәге,лалә, яфраклар кисү ысулларын ныгыту.

Җиһазлау:Сандык, түбәтәй, алъяпкыч, магнитофон,проектор, мольберт,ИКТ куллану, татар бизәкләрен слайдларда күрсәтү.

Сүзлек өстендә эш: Серле,тылсымлы, сихри сандык, лалә,кыңгырау, канәфер чәчәге, алъяпкыч, түбәтәй.

Эшчәнлек   төзелеше: Балалар өчен сюрприз. Алъяпкыч турында әңгәмә. Түбәтәй турында әңгәмә.

Уен “Түбәтәй” Алъяпкыч белән түбәтәйне бизәү.

Йомгаклау, эшлэрдэн күргәзмә оештыру.

Эшчәнлек  барышы: Тәрбияче: Балалар,бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы серле матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар, күтәренке кәеф бүләк итик әле. Менә хәзер бүлмәбез тагын да матурланды, яктырып китте.(Шакыган тавыш ишетелә) -Тавышны ишетәсезме, балалар? Кем икән анда?

(Сандык табалар. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин  сандык ачылмый)Серле сандык.Күчереп алырга 

Авторның башка хезмәтләре

Балалар бакчасында тел мохите.

«Туган телемнең милли-мәдәни тормышы»

ФГОС буенча эш программалары.Тестлар


ФГОС буенча эш программалары.Тестлар
КазандагФГОС буенча эш программалары.Тестлары 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Сафина Гөлзадә Хәмит кызы һәм Закирова Альмира Хәнәфи кызы: 9нчы һәм 10нчы сыйныфлар өчен уку елы ахырында үткәрелә торган еллык контроль тест формаларын тәкъдим итәбез.

[dropshadowbox align=”none” effect=”perspective-left” width=”auto” height=”” background_color=”#fcf6a3″ border_width=”3″ border_color=”#dddddd” rounded_corners=”false” inside_shadow=”false” outside_shadow=”false” ] Татар теле һәм уку фәннәреннән ФГОС буенча Эш программалары[/dropshadowbox]

Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сафина Гөлзадә Хәмит кызы һәм Закирова Альмира Хәнәфи кызы.7 нче сыйныфның рус төркеме өчен  татар әдәбиятыннан  “Эш программасы”.9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен  татар әдәбиятыннан  “Эш программасы”
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Валеева Гөлнара Вил кызы һәм 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Самойлова Ләйлә Әхмәдулла кызы.6нчы сыйныфның  рус төркеме  өчен   татар әдәбиятыннан “ Эш программасы”.
Казан шәһәре Идел буе районының “114нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы. 2 нче  сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән эш программасы .

[dropshadowbox align=”none” effect=”perspective-left” width=”auto” height=”” background_color=”#fcf6a3″ border_width=”3″ border_color=”#dddddd” rounded_corners=”false” inside_shadow=”false” outside_shadow=”false” ] Тагын Эш программалары[/dropshadowbox]

Без кайтырбыз җыр булып… Җәлилчеләргә багышланган чара.


Җәлилчеләр
Яр Чаллы шәһәре муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «М.Вахитов исемендәге гимназия №2»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурисламова Энҗе Әзһәм кызы. Тема: «Без кайтырбыз, җыр булып…» (Җәлилчеләр истәлегенә багышланган чара)
Максат: Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган  җәлилчеләр батырлыгын искә төшерү; тормышларына, иҗатларына кызыксыну уяту; батырлыкларын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү; Сугышта һәлак булганнарга ихтирам  – хөрмәт хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисләре  тәрбияләү өчен шартлар тудыру; сөйләм әдәбен камилләштерү. Ватан -Ана (һәйкәл): Тыңлагыз, Җәлилче улларым! Үлемсез Җир – Ана сүзләрен: Сез эшләгән бөек батырлыклар Әкият булып калсын сөйләргә. Ант иттегез, антны сакладыгыз Үлемне дә җиңеп үләргә. Улым,  Җәлил, синең  шигырьләрең Кайтып җитте туган илеңә, Күпме язмыш, күпме өмет кайтты Җырың белән туган җиреңә.  «Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас Ялкынлы җыр тулы күңелне, «Үлем» диеп әйтеп  буламы соң, Җиңеп үлгән мондый үлемне?»  (Бер-берсенең иңнәренә кулларын салган унбер батыр тезелеп баскан). 1.Мин, Гайнан Кормаш, Мари  Республикасының Бәрәңге районы Куян авылы егете. Сугышка кадәр  физика-математика укытучысы булып эшләдем, драмтүгәрәк җитәкләдем, әдәби әсәрләр укырга яраттым. Мин-тоткыннардан торган яшерен оешма җитәкчесе . Безнең оешмага кергән һәр кеше ант итә: “Яшерен оешмага керү белән, явыз дошманга каршы соңгы сулышыма кадәр …Тулысынча