Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Сарман гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы.Тема : “Әдәби уку дәресендә критик фикерләү технологиясе ысулларын куллану” темасына мастер-класс. (4 сыйныф) Дәрестә критик фикерләү ысулларын куллану балаларның фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлек тәрбияли, иң мөһиме – бала дөрес сорау куярга һәм аңа җавап бирергә өйрәнә. Галимҗан Ибраһимовның мондый юллары бар: “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе , иң зурысыдыр”. Чынлап та, хәзерге заман таләбе – шундый. Без, укытучылар, баланы дәрестә мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне үзенең тормышында куллана белергә өйрәтергә тиеш. Дәрес балага ниндидер яңалык алып килергә тиеш. Ул мәктәпкә шатланып, теләп килерлек булсын.Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала, минемчә. Без һәрвакыт эзләнергә, заман белән бергә барырга тиеш. Әдәби уку дәресләрендә, теге яисә бу авторның әсәрләрен тирәнрәк кабул итү өчен, критик фикерләү технологиясенең “Алты эшләпә” ысулын кулланырга була. Бүген без әлеге ысул белән Аяз Гыйләҗевның “Тәрәзәләр” әсәренә анализ ясарбыз. Мин үзем башлангыч сыйныфларда “Тәрәзәләр” повестын класстан тыш уку өчен яисә һөнәрләр турындагы сыйныф сәгатьләренә методик кулланма итеп алам.Төрле һөнәр ияләре, аларның әһәмияте турында сөйләшкәндә ул менә дигән ярдәмлек! “Алты эшләпә” ысулын Британия психологы Эдвард де Боно уйлап тапкан. Бу ысул ярдәмендә фикерләүнең алты төрен күрсәтергә була. Критик фикерләүнең бу ысулы белән танышкач та , мин иң беренче эш итеп, төсле кәгазьләрдән алты төрле эшләпә ясадым: ак, кара, сары, яшел,кызыл, зәңгәр. Чөнки кечкенә яшьтәге мәктәп баласы өчен бар әйберне дә тотып карау мөһим. Алар үзләре дә сизмәстән, укылган әсәргә уен формасында гына тирәнтен анализ ясыйлар. Башта укучыларны төркемнәргә бүләм Гадәттә, дүртәр кешелек алты төркем була. Аларның һәрберсенә төрле төстәге эшләпә бирәм . Нинди төстәге эшләпә алуга карап, укучылар төркемнәрдә укылган әсәр буенча геройларга,вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерәләр, нәтиҗәләр чыгаралар. Төркемнән бер кеше барысы исеменнән чыгыш ясый. Эшләпәләр түбәндәге мәгънәгә ия: Тулысынча
Татарстан республикасы Балтач муниципаль районы МББУ Түнтәр гомуми урта белем мәктәбенең озайтылган көн тәрбиячесе Зәйнетдинова Эльмира Роберт кызы. ”Тубым минем,тупкаем” темасына спорт сәгате (1-4 сыйныфлар өчен).Укучыларның яше: 7-10 яшь. Занятиеның тибы: өйрәнү дәресе һәм алган белемнәрне ныгыту. Максат: Универсиада төренә кергән кайбер туплы ярышлар белән якыннан таныштыру, балаларның Универсиада турында белемнәрен ныгыту, кызыксынуларын үстерү, сөйләм телләрен баету. Бурычлар: Балаларда Универсиада идеяләрен популярлаштыру, яраткан спорт төрләренә мәхәббәт уяту, волонтерлык эшенә хөрмәт уяту. Спортны, Ватанны ярату хисләре тәрбияләү, яхшылык, гаделлек, тырышлык, үзара дуслык тәрбияләү. Балаларның сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча белемнәрен камилләштерү, хәрәкәт активлыкларын үстерү, җитезлеккә, төгәллеккә өйрәтү. Занятиеның формасы: сәяхәт дәрес. Методлары: әңгәмә, телдән сорау, иллюстрация методы, күргәзмә (наглядный) методы. Җиһазлау: ноутбук, презентация, проектор, интерактив такта, спорт җиһазлары, кызыл, зәңгәр, яшел төстәге туп рәсемнәре. Кулланылган әдәбият: “Физкультура в школе”журналлары ; В.Д. Ковалев “Спортивные игры”, “Детская энциклопедия”. Әзерлек эше: Бер атна алдан IV сыйныф укучыларына (5 укучыга берәр төрдән) футбол, волейбол, гандбол, су полосы, баскетбол туплары һәм уеннары турында информация тупларга задание бирелә. Спорт сәгатенең барышы. Оештыру этабы. Уңай психологик халәт тудыру. 1) укучылар белән исәнләшү 2) кереш беседа -Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Әйдәгез бер-беребезгә яхшы теләкләр телик, елмаешыйк һәм спорт сәгатен башлыйк. Балалар, мин сезнең яныгызга бүген өр- яңа һөнәр үзләштереп килдем .Минем кем булуымны сез үзегез дә белә аласыз! Ә мин сезгә ярдәм итәрмен. Менә мин үзем белән никадәр спорт җиһазлары рәсемнәре алып килдем. Бәлки минем кемлегемне кроссворд чишкәч белерсез. Мин сезгә спорт җиһазлары күрсәтермен, яисә аның турында сөйләрмен, ә сез шул уенның исемен әйтерсез. Һәм мин җавапларны буш шакмакларга язып барырмын. Анда килеп чыккан сүз минем кем икәнемне аңлатыр .Спорт сәгате.Күчереп алырга Презентациясен карарга
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы.Тема: “Яңа ел кил безгә. ” ( Зурлар төркеме, 4-7 яшь).Группага Бакылдык үрдәк керә. Үрдәк:Исәнмесез балалар!Хәерле көн!Мине хуҗам Яңа елга Кыш бабай белән Кар кызы артыннан урманга җибәрде, күрмәдегезме аларны? Балалар:Юк. Алып баручы:Без үзебездә Яңа ел бәйрәменә, Кыш бабай белән Кар кызы янына бәйрәм итәргә җыенган идек,әйдә безнең белән. Җыр астында залга керәләр. Аб. Исәнме,чыршы,исәнме! Яңа ел килеп җитте. Күңелле чыршы бәйрәмен- Балалар күптән көтте. Үрдәк:Чыршы утларың нишләп янмый, нигә күңелсезләнеп утырасың? (үрдәк тыңлаган сыман кыйлана) Чыршы:Балалар җәй көнне кунакка чакырдылар, күңелле була диделәр, ә миңа күңелсез. Аб.Чыршыбызның күңелен күтәрик, аның турында җыр җырлыйк. “Чыршы”. Үрдәк:Без чыршы күргәч ник килгәнебезне дә оныттык,без урманга нигә килдек әле? Балалар җавабы. Әйдәгез юлыбызны дәвам итик. Юлда Куян очрый. Куян:Исәнмесез, Хәерле көн балалар!Урманда ниләр эшләп йөрисез? Б-р:Кыш бабай белән Кар кызын эзлибез.Безгә юлны күрсәтә алмассың микән? Куян:Кыш бабай белән Кар кызы кемнәр соң алар. Миңа сөйләп күрсәтмәссез микән? Яңа ел кил безгә.Күчереп алырга
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы. Тема: “ Нәүрүз килде безгә.” ( Зурлар төркеме 4-7 яшь).Алып баручы: Хөрмәтле ата-аналар, кадерле кунаклар, балалар! Без бүген бирегә язны – Нәурүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борынгы такмакларын ишетерсез, җырлы-биюле уеннарын күрерсез, үзегез дә дәртләнеп биерсез. 1)Әйдә, кояш, сип нурыңны, Кызганма бер дә,Руслан Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм Нәүрүз бүген бездә. 2)Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил! Әмир Куяннар туңып беткәндер, Иссен җылы җил. 3)Урманда бит җылы өй дә, Җылы мич тә юк. Рәмис Куяннарның әбиләре Бәйләми оек. 4) Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил! Динә Чыпчыкларга җырлар өйрәт, Уйна, сайра, көл. 5)Урманда бит пешермиләр Тугәрәк калач. Айзирәк Песнәкләрнең туннары юк, Тамаклары ач. 6)Чәчәкләр белән күмелсен Без яшәгән ил. Айзилә Тизрәк кил безгә, җылы яз, Тизрәк-тизрәк кил! А.б.Нәүрүз бәйрәме котлы булсын, Эче тулы нур булсын! Нәүрүз көен кем көйләсә Ул дәртле һәм бай булсын! Нәүрүз көенә Нәүрүзбикә керә. Нәүрүзбикә:Гайбәт бетсен телегездә, Орыш бетсен илегездә, Ачу китсен йөзегездән, Шулай икән-киләм сезгә! Исәнмесез, балалар, хөрмәтле ата-аналар! Мин – Нәүрүзбикә! Язның иң гүзәл бәйрәме – Нәүрүз бәйрәменә килдем! (Нәүрүзбикәне ипи-тоз белән каршылыйбыз. Нәүрүз.Күчереп алырга
5 нче Арча гимназиясе – муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Рәфыйкова Финавил кызы. Тема: Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен кабатлау.(Рус мәктәбенең 7нче сыйныфы)
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
1) Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен таный һәм куллана белү.
2)Исем һәм алмашлык турында белемнәрне тирәнәйтү, гомумиләштерү.
3)Г.Тукай иҗатын искә төшерү, укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Тибы: Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү (катнаш дәрес)
Төп төшенчәләр: Алмашлык, исем, мәгънә.
Предметара бәйләнеш: Әдәбият, рус теле.
Эшне оештыру: Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү.
Җиһазлау: Татар теле. 7нче сыйныфР.К Сәгъдиева, Г.Ф. Харисова, Л.К.
Татар әдәбияты. 7нче сыйныф. 2 кисктә. 2 нче кисәк. Г.Тукай әсәрләреннән
өзекләр, темага багышланган презентация.
Дәрес барышы.
I.Оештыру. Мотивлаштыру.
Исәнләшү, Уңай психологик халәт тудыру.
II. Өй эшен тикшерү.
- “ Мин һәм компьютер” хикәясен тыңлау, бәяләү, эшнең сыйфатын билгеләү.
- 15нче күнегү. Шигырьне сәнгатьле уку, өйдә язган хикәя белән чагыштыру.
III. Проблемалы ситуация тудыру. Ике төркемгә дә15 нче күнегүдән бер
баганага исемнәрне, икенче баганага алмашлыкларны язарга кушу.
-Тикшерү. Хаталарны табу.
VI. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү. Темасын ачыклау.
- Исем дип нинди сүз төркеменә әйтәбез?
- Исемгә хас сыйфатларны искә төшерегез.
- Алмашлык дип нинди сүз төркеменә әйтәләр?
- Алмашлык турында нәрсәләр беләбез?
V.Белемнәрне актуальләштерү.Бирем: Шушы сорауларга җавап эзләгез. (1нче төркем исем турында 2 нче
төркем алмашлык турында схема төзи
Һәр төркем узара фикер алыша, сүз төркемнәре турында яза)
-нәтиҗә, һәр төркемнән 1 укучының җавабын тыңлау, бергәләп ялгышларны
төзәтү.
- Җавапларны презентациядә тикшерү, сүз төркемнәрен чагыштыру,
нәтиҗә ясау.
V.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Тулырак...







