23.04.2020

Әйтәсең килә икән – әйт инде!


әйтәсең килсә“Әйтәсе килә “ дигән сүз турында язарга булдым әле. Бик ачуны чыгарганга, телебезне ватып-җимергәннәренә чыдый алмаганга язарга булдым. Ун кешенең һич югы берәрсенә файдасы тисә дә, бик шат булыр идем. Бу сүзне татар телен камил белергә тиешле артистлар, алып баручылар, журналистлар һәм хәтта каләм әһелләре дә бик еш һәм бозып куллана.

Менә, мәсәлән, зур дәрәҗәле бер концертның алып баручысы вәкарь белән генә атлап сәхнәгә чыга да “ бу концертны оештырган фәлән фәләновларга зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә” ди. Шушы теш сындыргыч сүзләр ачуны чыгара да инде. “Әйтәсе килә” дигән гыйбарә теләк-омтылышны белдерә. Әйтик, “ашыйсы килә”, тамак ачкан, әмма әлегә ашарга юк. Яки “ уйныйсы килә”, ләкин уйнарга ни кешесе, ни уены юк. Бу бары теләк кенә, эшләнмәгән эш. “Әйтәсе килә” белән дә нәкъ шулай. Алып баручының кемнәргәдер рәхмәт әйтәсе килә, ләкин әле ул уйлап бетермәгән. Әйтергәме бу кешегә рәхмәтне, әллә әйтмичә дә калдырып буламы? Әгәр ул шартлатып “фәлән-фәләновка зур рәхмәтебезне әйтәбез” дип белдерә икән, рәхмәт әйтелгән була. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә, сөйләмгә хилафлык килми, тыңлаучылар татар сөйләмен төгәл һәм дөрес кабул итәләр.

Әмма инде “әйтәсе килә” дип таптанып тора икән, минем шикелле татар теле укытучылары, әйтәсе килгәч, нишләп әйтми икән соң бу, берәр дошманы түгелдер бит” дип уйлап утырырга мөмкиннәр. Чөнки “әйтәсе килү” белән “әйтү” икесе ике әйбер. Алар арасында зур аерма бар. Һәм боларны бутап әйтү бүгенге көндә  әдәбият-сәнгать әһелләре арасында модага керде. Дөресрәге, үзләре дөрес сөйләм үрнәкләре күрсәтергә тиешле кешеләр шулай әйтеп, үзләренең наданлыкларын күрсәтәләр.

Бер концерт барышында мондый “әйтәсе килүләр” унар-егермешәр тапкыр кабатлана. Ярый, алып баручыларның ялгыш-йолгыш такылдауларын бераз аңлап та була. Чөнки ул сөйләүчеләрнең күбесе туй-банкетлар алып баручы кешеләр. Аларның моңарчы акча санап, тел өйрәнергә вакытлары булмагандыр. Өстәл артындагы сәрхүшләргә тегеләй әйтсәң дә, болай әйтсәң дә барыбыр. Тавышың яңгыравык булсын да, сөйләгәндә сүзең генә бетмәсен – тукталып калма. Әмма сәхнәгә менгәч болай кыланма инде син, энем. Сәхнә – ул урам түгел. Анда кеше матурлык күрергә, татлы-иркә сүзләр ишетергә дип килә. Югыйсә, соңгы вакытларда сәхнәнең тәмам дәрәҗәсен төшереп бетерделәр.

Җырчы дип чыкканнары бертуктаусыз такылдый, сөйләргә чыкканнары җырлап җибәрә. Җырны, сөйләүне, биюне берьюлы башкаручы “талант ияләре” күбәеп бара.Татар сәхнәсе шундый виртуоз “артистлар” белән тулды. Һәм бер караганда, “әйтәсе килә” дигән сүзгә бәйләнү мондый балаганнарда (җырчыларның үзләренчә әйсәк, “солянкаларда”) күзгә кергән бүрәнә булып күренергә мөмкин. Әмма сүз атнага яки айга бер акча түләп керә торган концертлар турында гына бармый. Безнең хәзер тәүлек буе бертуктамый татарча җырлап торган “Майдан”, “ТМТV”, “Туган тел” (татар-башкорт) кебек каналларыбыз бар. Менә шушы каналларда бер үк җырчылар, бер үк сөйләүчеләр көнгә унар-егермешәр тапкыр һаман да шул бер җырларын башкаралар. Билгеле, мин аңлыйм, бу артистлар каналга тиешле акчаны түлиләр, ә тегеләре түләгәч, аларны әйләндерергә мәҗбүр булалар. Менә шундый әрсезлек, талымсызлык сәнгать дигән илаһи көчне үтерә дә инде. Бу студияләрдә берәү дә “әйтәсе килә”, “җырлыйсы килә” дигән сүзләрнең дөрес-ялгышлыгын тикшереп тормый, бары җырчының кесәсенә карый. Нәтиҗәдә, телне күпме дәрәҗәдә боза-пычрата алалар, шул кадәр бозалар.

Ярый, әле безнең “ТНВ”, ТНВ-Планета” кебек каналларда төрле тапшырулар алып баручы, интервьюлар алучы чын журналистларыбыз да бар бит. Менә аларның телне бозуларын берничек тә аклап булмый. Әмма алары да нәкъ шул. Тапшыруны алып баручы үзе чакырган кунагы белән әңгәмә корып утыра да, ахырдан ни ди? “Тапшыруга килгәнегез өчен минем сезгә рәхмәт әйтәсем килә”, ди. “Килгәнегез өчен сезгә рәхмәт!” дими, “рәхмәт әйтәсем килә”, ди. Сүзне өздереп, кистереп әйтә алмау, бәлки ул татарның куркаклыгыннан да киләдер.

Мин бу турыда күп уйландым. Татарча тапшыруларның зәгыйфьлеге, аларда кыю фикерләр әйтелмәү урыс илендә яшәгән татарның һәр сүзне үлчәп, чамалап әйтергә өйрәнүе нәтиҗәсе булырга тиеш. Татарстандагы руслар инде ничә еллар рус телен кысалар дип шау киләләр, Мәскәүгә хат арты хат юллыйлар. Берәү дә аларны милләтчелектә гаепләми. Инде татар мәктәпләрендә татар теле җан-тәслим кылды. Булдымы татар телен яклап күтәрелүче бер татар?! Юк, чөнки аңа милләтче пичәте сугылачак һәм… калганын үзегез беләсез.

Күрә торып телебез бетеп ятканда, бәлки минем язганнарым, “әйтәсе килә” белән сүз көрәштерүем, инәдән дөя ясарга тырышу кебек күренергә мөмкин. Әмма бу алай түгел. Чөнки сәхнәдә, телевизорда бертуктаусыз яңгыраган тел бозулар гади халык өчен нормага әйләнде. Шул ук телевизорда сөйләгән җитәкчеләр, табиблар, укытучылар, сыер савучылар – барысы да сүзләрен  “Рәхмәт әйтәсе килә” белән тәмамлыйлар. Димәк, инде болай сөйләү калыплашкан. Минем дә сәхнәдән “рәхмәт әйтәм” дип чын йөрәктән кемгәдер рәхмәтен әйтүчегә бик-бик рәхмәт әйтәсем килә. Әйтә алырмынмы икән?..

                                                                                Фәрит  Вафин

Коронавирус хикмәтләре


коронавирус

Короновируслы хәвефле каникул

Башка елларда язгы каникулны көтеп ала идек. Быел да бер-ике көн булса да ял итәрбез, саф һава суларбыз, башларны җилләндерербез, дип уйлаган идек. Барып чыкмады. Коронавирус афәте бөтен планнарны җимереп ташлады. Башта кайдадыр Кытайда башланган эпидимия безнең авылга килеп җитмәс кебек тоелды. Әмма инде укучыларны каникулга җибәргәндә үк бөтен аңлату эшләре: кулларны юуу, өйдән чыкмау, маска киеп йөрү кебек кагыйдәләр бик җентекләп аңлатылды. Бөтен каникул үз-үзеңне чикләүдә, ягъни башкалар белән аралашмау һәм урамга чыкмау тәртипләрен саклап узды.

Башка каникулларда бер атна буе мәктәпкә килмичә өйдә үз эшләреңне эшләп яту турында хыялланып та булмый иде. Быел мондый бәхет килде. Әмма моны бәхет дип әйтү ахмаклык булыр иде. Кулдан эш төште. Килгән сыерчыкларны күрү дә күзләргә ләззәт бирмәде. Өй тирәсендә селкенгәләп йөргән буласың инде шунда. Эш арасында телевизор экранына да күз төшә бит. Ә анда әйтерсең фронт хәбәрләре. АКШта фәлән кеше коронавирус белән үлгән, Италиядә яңадан меңәр кешегә вирус йоккан, Испаниядә үлгән кешеләрне күмеп бетерә алмыйлар. Шуларны ишеткәч, тыныч күңел белән эшләп йөреп булмый. Кая ул, тәмләп ашап булмый.

Урамда кеше калмады, этләр хуҗа булып калдылар. Кибетләрдә кеше юк. Чөнки инде авыл халкы ел буена җитәрлек токмачын, ярмасын, капчыклап он-шикәрен алып бетергән иде. Без кечкенә вакытта сугыш кинолары карап үстек. Безнең коронавируслы каникулдагы тормыш та нәкъ шул елларны хәтерләтте. Урамда йөрергә ярамый, полиция штраф салу белән яный.Тавыш көчәйткечле полиция машиналары бөтен авылны яңгыратып, урамга чыкмаска кирәклеген искәртеп узалар. Телефоннан аралашканда яман хәбәрләр тагын да күбрәк ишетелә. Ул арада үзебезнең илдәге хәлләр, Мәскәүдәге чирнең артканнан артуы шөбһәгә төшерә. Нишләрбез? Кая барырбыз? Бу чирдән ничек котылырбыз?

Инде хәлләр тагын да кискенләшә, коронавируслы кешеләрне Казанга кайтарып ташладылар. Ул арада Европа илләреннән үз районыбызга кайткан кешеләр дә бар дигән куркыныч сүзләр тарала. Маска сорап аптекага керүдән файда юк. Чөнки 20нче март тирәләрендә үк инде аптекаларда дезинфикция чаралары да, битлекләр дә юк иде. Шундый афәт килә, ә кеше маска да сатып ала алмый. Шунда мин хөкүмәткә ышанырга ярамый икән дигән фикергә тагын бер кат инандым.

Илбашы телевизордан һәр чыгышында тауар бәяләре күтәрелергә тиеш түгел, прокуратура барысын тикшереп тора дип әйтеп тора. Иртәгесен кибетләрдә карабодайның бәясе 6,2%ка, шикәр комы-13,5%ка, ә токмач 2,4%ка арткан була. Лимонның бәясе хәтта 350 сумга кадәр күтәрелде. Дару бәяләрен әйтеп тә торасы юк. Анда көн саен яңа бәя. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда мин үз-үземне саклап, өйдә качып утырудан башка бернәрсәгә дә өмет итә алмыйм икән бит.

Шул да булдымы XXI гасыр казанышы, безнең мактаулы инновацияләр, нанотехнологияләр. Күзгә күренмәс бер вирус бөтен дөньяны тезләндерде. Миллионлаган кешене эшсез калдырды, меңәрләгән кешене кабергә кертте. Әле алда ниләр көткәнне берәү дә әйтә алмый. Без бары 30нчы апрельгә кадәр өйдә утырырга тиешлегебезне генә беләбез.

 Өйдә утыр, ләкин укы!

Ә укулар бара. Укытуның ниндиләрен генә күрмәде инде укытучы башы. Һәм менә бара-бара читтән торып укытуга килеп җиттек. Укытучыны тик тоталармы соң? Әмма монда да мин илнең бик артка калганлыгын күрдем. Андый-мондый хәл булса дип, дистанцион укыту системасы эшләнмәгән, балалар өйрәтелмәгән булып чыкты. Дөрес, безгә тиз арада укыту чаралары тәкъдим иттеләр. Ләкин бит инде хәзер балалар өйдә. Шактыеның өендә компьютеры, ноутбугы юк. Бары кулларында телефоннары гына бар. Кайбер гаиләләрдә анысы да юк. Өйгә бер телефон. Әти, әни, өч бала бар. Нишләргә тиешләр? Мескен бала әнисенең я әтисенең эштән кайтканын көтеп утыра.(Эштән туктамаган кешеләр дә бар бит әле). Кайбер авылларда интернет эшләми, вайфай тотмый. Яки көне буе ут сүнеп тора.

Дистанцион укыту вакытында бала укытучыны күреп торырга һәм укытучы анда төрле рәсемнәр, презентацияләр күрсәтә алырга тиеш. Мондый укыту кабинетлары бар. Мин үзем интернеттагы төрле бизнес вебинарларда шактый укыган кеше. Шуңа күрә дистанцион укытуны шулай булыр дип күз алдыма китергән идем. Әмма…гасыр казанышы безгә тәтемәде, без телефондагы ватсап аркылы укытуга калдык.

Күршең белән, туганнар белән сөйләшеп алганда ул үзе искиткеч яхшы нәрсә. Иң зур өстенлеге – аның бушлай булуы. Ләкин фотога төшереп җибәргән рәсемнәр анда әйбәт күренми. Өстәвенә экраны бик кечкенә. Һәм менә безнең  балалар көне буе күзләрен чекрәйтеп телефонда үзләренә килгән биремнәрне укырга, күчереп язарга тиешләр булып чыкты. Һәр укытучы элеккеге расписание буенча үз дәресләрен укыта. Мин башта үзем бу гамәлгә шикләнебрәк караган идем. Шигем юкка чыга бара. Инде каникул бетүгә безнең укучылар кайчан укый башлыйбыз дип шалтырата башлаганнар иде. Телефоннан укуга кызыгыбрак тотындылар ахыры. Дәрестә булмаучылар юк дип әйтерлек.

Ләкин бу  уйлаганнан да җәфалырак эш булып чыкты. Укытучы өстенә тау кадәр эш өелде. Чөнки теманы аңлату өчен һәр дәрескә бик җентекләп әзерләнергә кирәк. Ватсапка куясы рәсемнәрне фотога төшереп, укучы күрерлек хәлгә китерергә, язасы эшләрне бик әйбәтләп аңлатырга, аннан күнегүләр эшләтеп, билгеләр куярга өлгерергә кирәк. Күпме генә эшләсә дә, укытучыга барыбер ышанмыйлар. 9нчы апрельдән көндәлек эш отчетын сорый башладылар. Укытучы көн саен һәр класста нәрсә укыткан, нинди тема узган, нәрсәләр аңлаткан, нинди өй эше биргән – барысын-барысын  язып администрациягә тапшырырга мәҗбүр ителде.

Бер –ике көндә күзсез калган булыр идем (тфү-тфү!) , әле ярый бу хәлләр башланганчы ук ватсапны компьютерга урнаштырган идем. Зур экранда рәхәтләнеп эшләп утырам.Тагын шунысы да бар. Чаллы укытучыларына кушкан шикелле безгә дә маска тегәргә кушсалар, кая барыр идең? Болай ичмасам, үз өеңдәге диванда утырган килеш белем бирү хезмәтен дәвам итәсең. Эш төнге 11-12ләргә кадәр сузыла сузылуын. Чөнки балалар өй эшләрен бик озаклап эшлиләр. Белмим, ул дистанцион укытканда өй эше бирүне кем уйлап чыгаргандыр. Берәр көн булса да үзләренә укыттырып карыйсы иде ул адәмнәргә.

Хәер, ата-аналарның күбесе белде бу укытуның җәфасын. Социаль челтәрләрдә укытучыларны хәтта фашистлар дип атый башладылар. Соң, җәмәгать, укытучы гаепле түгел бит инде боларга. Әнә Мәскәүдә беләләр укытучының ничек азапланып укытканын, шуңа күрә укытучыларга дистанцион укыткан өчен хезмәт хакларына өстәп түләячәкләр, ди. Бездә өйдә утырдыгыз дип кисмәсәләр ярый инде. Мәскәү кайда да, без кайда? Кемнәргәдер өстәр өчен кемнәрнекендер кисәргә кирәк бит әле. Анысын әйбәт беләбез, чөнки үзебез киселгән халык…

Карантиндагы авыл

Карантин сүзен 9нчы сыйныфта укыган вакытта ишеттем. Сигезне бетергәч, мин Шушмабаштагы урта мәктәпкә йөреп укыдым. Көз көне шикелле иде. Шимбәдә авылга кайтабыз. Бер кайтканда шундый хәлгә тап булдык. Юлга, якындагы каен полосасыннан кисеп алынган агачлардан, аркылы киртәләр ясап куйганнар. Һәм бер киштәгә кара хәрефләр белән зур итеп “Ящур. Карантин” дип язу кадакланган. Ул заманда хайваннар арасында шундый йогышлы авыру килеп чыккан иде ахрысы. Юлның ике ягы да ачык. Инде әйләнеп үткән ат юлы да төшә башлаган. Кем инде юлга аркылы куйган киштәгә карап, барган юлыннан кире борылсын, ди. Без дә шикләнә-шикләнә читләтеп үттек тә авылга таба тәпиләдек. Авылларга керү юлларында менә шундый “карантин” дигән язулар күрергә туры килде әле шактый вакыт.

Заманалар үзгәрде. Карантинның нәрсә икәнлеген чын-чынлап та күрергә язган икән. Ул вакытларда карантин шул язулардан ары ерак китә алмагандыр. Бернинди юлларда туктату, штраф салу дигән нәрсәләр булмады. Ә бүгенге коронавирус карантины коточкыч штрафлары белән килеп басты. Штраф салу дигәндә Рәсәй полициясенә тиңнәр дөньяда юктыр. Әле ярый авылда яшибез. Югыйсә, айлык пенсия акчасы күптән штраф түләүгә китеп бетәр иде. Шәһәрдәгеләр тилмерә әнә.

Ул штраф салу системасы юньләп эшләнмәгән, халык аның асылын аңламый. Аннан бит бездәге законнарны тегеләйгә дә, болайга да бик җиңел бөгәргә мөмкин. Ләкин ничек кенә бөксәң дә, ул шапылдап хәерче халык җилкәсенә килеп төшә.

Испаниядән коронавирус йоктырып кайткан җырчы Лев Лещенко авырып, милли геройга әйләнде әнә. Кайту белән ул өенә кереп бикләнергә я тикшерелергә тиеш иде. Әмма аның вакыты булмый. Крутойның туган көне банкетына ашыга. Һәм шуның белән йөзләгән кешене куркыныч астына куя. Безнең авылның бер пенсионеры шулай кыланып йөрсә, аны күптән 50 меңгә штрафлаган булырлар иде. Ә Лещенко “Пусть говорят” тапшыруына килеп, күкрәген киереп утырды, хәтта җырларга да маташты әле. Менә шундый законнар илдә. Шулай булгач, авыл кешесе штраф түләүдән куркып, өйләреннән башын чыгарырга да куркып яши хәзер.

Каникулга киткәндә китаплар мәктәптә калган иде. Дистанцион укыта башлагач, китаплар кирәк булды. Бисмилланы укып, биткә маскалар элеп, мәктәпкә төшәргә туры килде. Куркыта, каһәр! Алдагы көннәрдә генә полиция машиналары урамнарда йөргәннәр иде. Урамда кеше юк дип әйтерлек. Биш-ун кеше очрагандыр. Барысы да маскадан. Күрешү юк, сөйләшү юк. Әйтерсең бөтен кешегә коронавирус чире йоккан. Кешеләр бер-берсенә шикләнеп, сәерсенеп карыйлар кебек. Белмим, әллә маскадан булганга шулай күренде, әллә… Башта тиз-тиз генә мәктәптән китапларны алып чыктым. Юл уңаеннан аптекага, бер-ике кибеткә кереп чыктым. Аннан, элдерт тизрәк өйгә.

Инде ун көнләп коронавируслы урамга аяк баскан юк. Бәлки тиешеннән артык шикләнәбездер. Чөнки өй тәрәзәсеннән берән-сәрән булса да, үтеп киткән машиналар күренгәли. Әмма элекке шикелле кирәксә-кирәкмәсә урамда йөрүчеләр юк хәзер. Законнарны әйбәт үтибез. Кызганыч, өйләреннән чыкмаучыларга акча бирмиләр. Эшсез яткан авыл халкына ярап куяр иде, диюем. Өйләрдән чыгу тыелгач, кешеләрне ничек яшәргә кирәклегенә өйрәтә башладылар. Ябылуда күп ятсаң әллә нинди психик чирләр, депрессия башлана икән. Бәхеткә каршы, монысы тагын безнең авыл агайларына кагылмый. Яз көне өйдән чыкмыйча ятып була димени. Кардан арчылган ишек алдын, бакчаларны тырмалап чистартып, себереп чыктым. Алмагач-чияләрне акшарладым. Карлыган-кура агачларын агуладым. Печән җиренә ашлама сиптем. Бер көнне хатын белән бергәләп көне буе умарта кортларын карадык. Мактанып яза дип көлмәгез. Һәр хуҗалыкта бара торган эшләр болар. Әле аның көн саен калдырып булмый торган хайван карау, аларга азык пешерү, тирес түгү кебек санап бетергесез эшләре күпме. Димәк, депрессия дигәннәре бездән читтә йөриячәк. Авылда короновирус дип эш туктала алмый. Туктасаң, ачтан үләсең. Пенсия акчасы коммуналь хезмәтләргә түләргә һәм аптектан дарулар алырга гына җитә ул хәзер. Менә Алла боерса тиздән басулар өлгерер. Тырмалау, чәчү эшләре башланып китәр. Авыл халкы җиң сызганып эшкә ябышыр. Табигать тә, кешеләр дә иркен сулыш алыр. Короновирус дигән зәһмәт бездән куркып, ничек килгән булса, шулай китеп тә барыр әле.

Фәрит Вафин

Язлар кайта күңелдә. Балачак хатирәләре.


                                 язлар кайта

                                                     Яшьлекнең -көзе, картлыкның язы булмый.

 Сүз башы

Безнең интернат-мәктәп укучыларының күбесе шимбә һәм ял көннәренә өйләренә кайтып китәләр. Килгәч, дүшәмбе көнне кергән дәресләрдә, мин алардан ялларын ничек үткәрүләре турында сорашам. Барысының дип әйтерлек җаваплары бер: көне буе компьютерда утырганнар, телевизордан кино, мультфильмнар караганнар. “Урамга чыкмадыгызмыни?”- дип сорыйм. “Нәрсә калган анда!”- диләр. Шуннан үземнең балачак искә төшә. Яз көне уйнаган уеннар барысы хәтердә яңара. “Ниндирәк уеннар уйныйсыз соң?”-дип сорыйм кайбер “урамга чыктым” диючеләреннән. Әйтә алмыйлар. Чөнки бергәләшеп уйнаган уеннары юк. Менә хәзер язгы каникуллар башланды. Без үскәндә язгы каникулның хәзерге шикелле төгәл көннәре булмый иде. Кайчан карлар эреп, юллар йөреп булмаслык хәлгә килә, кайчан елгаларга су төшә – каникулны шул вакытта гына бирәләр иде. Чөнки мәктәпкә дүрт авылдан килеп укыйлар. Язгы пычрак юлларда 4-5 чакырымнан килү-кайту бик авырлаша иде. Ул заманда кышын карлары да ишелеп яуды, елгаларда ташулар да шаулап акты. Кайбер яз соңлап килгән елларда язгы каникуллар май бәйрәмнәре белән дә кушылып китә торган иде. Хәзер исә кышы кыш түгел, язларының да рәте калмады, елгаларда бозлар акканын күптән күргән юк. Ә шулай да язлар кайта.

 Балачак бәйрәмнәре

Язлар кайта. Яз – минем өчен балачакның иң сагындырып искә төшә торган вакыты булып тора. Истә калырлык бәйрәмнәре, көтеп алган каникуллары, иртәдән кичкә кадәр уйнаган уеннары белән гомернең иң якты, иң гүзәл мизгеле булып хәтердә яңара ул. Мәктәп тормышы язга җанлана, укып арылган булса да, яңа дәрт өстәлә иде. Иң элек зурдан кубып кошларны каршы ала торган идек. Мәктәп залы кош рәсемнәре белән бизәлә, төрле плакатлар эленә, концертлар күрсәтелә иде. Иң мөһиме: сыерчык оялары ясау бәйгесе була торган иде. Аны атналар буе эшлисең. Эш мәктәп остаханәсендә башлана һәм өйләрдә тәмамлана торган иде. Оя ясамый калган малайлар сирәк булгандыр. Хәтта кызларга кадәр сыерчык оялары ясау бәйгесендә катнашып, мактаулы урыннар ала торганнар иде. Шуңа күрә без үскәндә һәр өй каршында 4-5 оя булып, авыл сыерчык сайрауларыннан яңгырап тора торган иде. Эшләнгән сыерчык оялары мәктәп залының бер башыннан икенче башына кадәр тезеп куела. Ниндиләре генә булмый иде аларның!

Укытучылар һәр ояны бик җентекләп тикшерәләр: җил йөрерлек ярыклар калмаганмы, очып керү тишекләре тиешле үлчәмдә булганмы, агачка я түбәгә беркетү җайланмалары уйлап бетерелгәнме – барысын инә күзеннән үткәрәләр. Шуннан соң гына урыннар бирелә. Җиңүчеләргә линейкада бүләк бирәләр: бер дәфтәр, карандаш, ручка, бозгыч ише әйберләр. Җиңеп алган урын өчен алган бер карандаш ул заманның коточкыч зур бүләге, онытылмас истәлеге булып калган. Аңа кадәр әле 8 Март – әниләр көненә зур бәйрәмнәр була иде: мәктәптә, авыл клубында. Әниләргә бүләк итү өчен әйберләрне шулай ук үз кулларыбыз белән ясыйбыз. Кем агачка көйдереп чәчәкләр төшерә, кем кәгазьдән нәрсәдер ясый, кызлар чигә. Аларны бөтен мәктәп каршында матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап әниләргә тапшыра торган идек.

Ә Май бәйрәмнәре үзе бер зур шатлык, олы куаныч иде. Көннәр матур, кояшлы, җылы. Күңелгә рәхәт, һәр җирдә бәйрәм кәефе. Урамда кешеләр бер сәбәпсез бәйрәм рухыннан елмаеп йөриләр, хәл-әхвәл сорашалар, бер күрше икенчесенә үзе пешергән коймагын, кабартмасын, бәлешен кертә. Без үскәндә капкаларны эчтән бикләп кую дигән нәрсә юк иде. Без малайлар теләсә кайсы иптәшебезгә көннең теләсә кайсы вакытында сораусыз-нисез килеп керә ала идек. Һәрвакыт үзара аралашып, уйнашып-әүмәкләшеп үстек. Авыл тормышы җанлы, аның ниндидер яшәү дәрте бирә торган бер серле рухы бар иде.

Ә инде авыл клубында кино да күрсәтелсә, башлар күккә тия, бәйрәм өстенә бәйрәм була иде. Юк, кинолар сирәк булмады, киресенчә бик еш, кайчакларда көн аралаш дип әйтерлек була торган иде. Мәктәптән кайткач, кибеткә барып, ипи алып кайту безнең ише малайлар өстендә. Кино белдерүләре шул кибет ишегенә ябыштырылып куела. Кинога керү бәясе 5 тиен. Шул биш тиенне әнидән эләктереп, сәгать дүрттә кинога чабасың… Хәзер диванга кырын ятып көн саен кино карыйсың, берсе дә истә калмый. Балачакта караган кинолар, аларның күбесе сугыш турында иде, ни хикмәт бүген дә күз алдында тора

Язгы тау башы

Язлар кайта. Кояш карап, салкын кышны җиңеп, көннәрне җылытып, гөрләвекләр ага башлаган вакыт. Иң элек тау башлары кардан арчыла. Әле җир кибеп бетмәгән, аяк асты юеш, кайбер урыннарда баскан саен чупыр-чапыр килә. Әмма инде шул вакытта бөтен тау башы безнең ише бала-чага белән тулган була. Кемнәрдер берсен-берсе куа, кемнәрдер җиргә ятып тәгәри, кемнәрдер инде кипшереп киткән урыннарда “җир алыш” уены белән мәж килә. Зуррак малайлар яр кырыена якын ук килеп, үкчәләре белән яр кырыендагы балчыкны тибеп-тибеп, ташу суына төшерәләр. Кәз кисәкләре чупылдап суга барып төшә, кайберләре шундук суга чума, кайберләре ташу суында болгана-чолгана түбәнгә агып китә.

Кечерәк малайларның да шулай эшлиселәре килә. Әмма көчләре җитми, кечкенә генә кисәкләр яр кырыеннан аерылып китәләр дә, мескен генә булып аска тәгәриләр. Малайларның исләре китми, эреп бетмәгән урыннардан җепшек карны йомарлап алалар да, ташу уртасына томыралар. Әмма бу гына аз, нәрсәдер җитми, кызыграк әйбер күрәсе килә. Якындагы өйләрдә торучы малайлар йөгерә-йөгерә өйләреннән салам күтәреп киләләр. Зуррак малайлар ташу суында агып барган боз кисәген таяклар белән эләктереп алалар да, шуңа саламны куеп, ут төртеп җибәрәләр. Менә ул язның иң югары мөнбәре! Балачагында моны күрмәгән кеше язны кояш җылыту, кар эрү дип кенә күз алдына китерә. Ташу суына карап, бозлар акканын, шул бозларда янып барган учак төтенен күрү Лувр музеена кереп, “Моно Лиза” картинасын караудан мең мәртәбә артыграк. Кешенең табигать белән бәйләнешен, аның бер йөрәк булып типкәнен бары яз көне һәм бары балачакта гына белеп була.

 Язлар кайта…Ә ул яз көнендәге уеннар! Алар инде елның бүтән вакытында уйналмый, бүтән уен-шөгыльләр китә. Караңгы төшкәнче уйный торган язгы уеннардан иң нык хәтердә калганнары – “Җир алыш” һәм “Шак-шок” уеннары. Татар теле бетеп, татар тарихы яшерелеп бара. Бәлки дистә еллардан соң татар балаларының тарихта калган уеннарын өйрәнергә алынучы этнограф галим-голамәләр  килеп чыгар. Шуңа күрә яз көне үзебез бирелеп уйнаган шушы ике уен турында тәфсилләбрәк язам. Димәк, беренчесе – “Җир алыш” уены.

Иң элек пәке белән җиргә әйләнәсе 1-1,5метр булган түгәрәк сызыла. Ике малай түгәрәк уртасына кереп баса. Беренчесе пәкене җиргә кадалырлык итеп ыргыта. Пәке төшкән урыннан түгәрәкне кисеп ала –  бу җир хәзер аныкы. Шуннан пәкене очы белән баш бармакка куеп, әйләндереп җиргә ыргыта. Пәке җиргә кадалган урыннан тагын җирне үзенә кисеп ала. Шул рәвешчә һәр бармакка куеп һәм аннан соң баш, маңгай, күкрәк, хәтта тешләргә куеп пәкене җиргә кадыйсың. Пәке кадалмаса, икенче малай уенны дәвам итә. Ахырда җиңелеп баручының җире аяк белән басып торалмаслык хәлдә кала. Шулай да аякның кырыйлары белән булса да, басып торырга тырышасың. Егылсаң – беттең җиңелдең, җирсез калдың.

Егылып уйный торган икенче уен – “Шак-шок” уены. Яз көне һәр малайның кулында берсенең озынлыгы 70-80см., икенчесе кечерәк – 10-15см.лы ике таяк булыр иде. Уйнар өчен җиргә кечерәк бер уентык ясыйсың. Шуның өстенә аркылы итеп кечкенә таякны куясың. Шуннан зур таяк белән астан кечкенә таякны чөеп җибәрәсең. Зур таякны уентык өстенә аркылы салып куясың. Каршы якта торучы малайларның берсе – кайсы алдан эләктерә, шунысы җирдә яткан зур таякка тидерергә тырышып, кечкенә таякны ыргыта. (Аңарчы зур таяк белән кечкенә таяк очкан ераклыкны саныйсың. Мәсәлән, 5,7,10 таяк. Ничә таяк чыкса, шуның кадәр очко синеке була). Тидерсә, зур таяк аның кулына күчә. Тидерә алмаса, уенны таяк хуҗасы үзе дәвам итә. Кечкенә таяк очып килгәндә аны һавада ук эләктереп алырга тырышалар. Тотып алса, уенны шул дәвам итә. Әмма таяк ыргытуның үз хикмәте бар. Беренче ыргытканда җирдән булса, икенчесендә һавада кулдан ычкындырып, өченчесендә һавада ике тапкыр сикертеп, аннан өч тапкыр сикертеп ыргытырга кирәк. Бу уен язгы тау башында икешәр, өчәр җирдә уйнала торган иде. Чөнки балалар күп, бер командага гына сыеп бетүе мөмкин түгел.

 Язлар кайта. Әле шушыны искә төшереп язганда уйлап утырам: никадәр хәрәкәт, никадәр төгәллек һәм санап барып хәтердә калдыру кирәк булган бу уенда. Бүгенге балалар өчен фән кандидатлары тәкъдим иткән уеннар белән ярыша аламы соң безнең балачак уеннары?! Без һәрвакыт хәрәкәттә, иптәшләр белән аралашып, сөйләшеп, уйнашып-сугышып үскәнбез. Чыныгу, камилләшү, физик ныгу өчен бөтен табигый шартлар булган. Әле ялантәпи, җыелып торган кар суларын чәпелдәтеп, йөгереп йөрүләр турында язмыйча кала язганмын икән. Аяк киемнәрен, носкиларны салып куя идек тә, чалбар балакларын сызганып, китә идек елга үзәнлекләрендә эремичә калган кар өстеннән чабышып. Аяклар ут булып кыза, әмма бер генә тапкыр да салкын тиеп авырып ятканны хәтерләмим.  Шуңа күрә бүгенге мәктәптә укучы балаларны бик кызганам мин. Бертуктамый йөткерәләр, борыннарыннан ага. Алар бит язны тәрәзәдән генә күрәләр, саф һава суламыйлар, компьютер уеннарын гына беләләр. Яз һавасын күкрәкләре тулганчы суламаган, һавада яз исен, агач бөреләре исен сизмәгән, табигать тернәкләнүен күрмәгән, кошлар сайравын ишетмәгән бала ничек  физик һәм рухи яктан сәламәт булып үсә алсын ди. Тәрәз төбендә үсеп утырган зәгыйфь гөлләр белән бер инде алар.

 Язгы хезмәт

Язлар кайта. Яз – уеннары белән генә түгел, галәмәт күп эшләре белән дә истә калган. Ул эшләрнең күбесе май аена туры килә иде. Совхозның йөзәр гектар җирдә утыртыласы бәрәңгесен подваллардан чыгарып, чистартып-ярып бирү без – укучылар өстендә. Бер-ике сәгать укытып алган булалар да, өйләргә кайтарып җибәрәләр. Тиз генә чәйләп аласың да, чиләк күтәреп, фермалар янындагы бәрәңге подвалына йөгерәсең. Укытучылар инде шунда сине көтеп торалар. Китә баздан чиләкләп бәрәңге ташу, аны чистартып, капчыкларга тутыру. Иртәгесен тагын шул ук эш. Атналар, унар көнгә сузыла иде бу бәрәңге чыгару эше. Арыта, әмма алҗытмый, туйдырмый иде үзе. Шулай тиеш диеп кабул иткәнбездер инде. Ә бәлки укудан туйган язгы матур көннәрдә бергәләшеп эшләп йөрү күңеллерәк, җиңелрәк булгандыр. Караңгы бәрәңге базларыннан бәрәңге чыгару эшеннән котылу миңа тиз генә насыйп булмады әле. Дистә еллардан соң университет бетереп, мәктәпкә укытырга кайтканнан соң тагын шул ук эшләрне дәвам итәргә, әмма инде укытучы буларак дәвам итәргә туры килде.

Аннан бер көн мәктәп астындагы елгада буа буа идек. Менә монысы күңелле эш иде ичмаса. Кәзләр ташып, агач ботаклары салып, агып яткан елганы туктата башлыйсың. Эшләгән саен су күбрәк җыела бара. Су арткан саен шатлык арта. Чөнки җәй буе шушы буада үзебез коеначакбыз, саллар ясап үзебез йөзеп йөриячәкбез. Шуңа да буаның ныграк булуы, көчле яуган яңгырлардан соң җимерелеп, агып китмәве кирәк. Шуны уйлап, салган балчыкны аяклар белән көчлерәк таптыйбыз, носилкалар белән кәзләрне күбрәк ташыйбыз. Кичкә таба эш тәмамлана. Кайбер елларда көчле яңгырлар булмаса, буа суы көзләргә кадәр тора иде. Рәхәт иде су буендагы йомшак чирәмдә ялан тәпи йөрүләре, җылы суда коенулары. Баланың үзенә шатлык китерә торган файдалы хезмәт булган бу.

Яз көннәрендә бик күп агач та утырттык әле без. Безнең балачакта утырткан чыршы-нарат полосалары бүген Шушма алгасы ярларында зур урман булып үсеп утыралар. Шушмабаш, Үгез Елга, Каратай авыллары буйлап Апазга барганда бу агачларга карап, мин үземнең бәхетле балачагымны, мәктәптә укып йөргән елларымны сагынып искә алам. Никадәр күркәм хезмәтебез калган, сокланып карарлык агачларыбыз үскән!

Нәтиҗә

Язлар кайта…Без укыган еллар белән бүгенгене чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Иртәдән кичкә кадәр урамда уйнаганбыз, эшен дә арып, тирләп-пешеп эшләгәнбез. Аллага шөкер, берәү дә хәлдән таеп егылмаган. Берәү дә “Ник минем баламны эшләтәсез?” дип мәктәпкә килеп, тавыш-гауга чыгарып йөрмәгән. Унны бетергәннән соң, безнең классның яртысыннан артыгы югары уку йортларына керде. Бер тиен түләмичә, бернинди блатсыз. Безнең балачак – гомер язы булган икән. Шатлыклы, бәхетле, борчусыз балачак… Шуңа күрә дә елның яз вакыты шулай нык булып, истә калырлык, сагындырырлык булып күңел китабына язылып калгандыр инде. Әле бүген дә һәр килгән яздан нәрсәдер көтәбез. Язлар җитү белән сәламәтлегебез артыр, эшләребез җиңеләер, тормышыбыз яхшырыр, дөньялар тынычланыр кебек. Язлар ничек килгән булса, шулай узып та китә. Без көткән үзгәрешләр генә никтер күренми. Барчасы элеккечә дәвам итә. Күрәсең, картлыктагы язлар белән балачак язы берничек дә туры килә алмыйлардыр шул инде.

“Язлар кайта күңелдә” дигән бу язма “Татарстан яшьләре”нең 9 апрель (2020) санында басылып чыкты.

“Язгы каникул” дигән дәрес планы

                                                                                                   Фәрит Вафин

Телемне кисәләр телем-телем… Татар теленә яңа һөҗүм.


                                      Телемне кисәләр телем-телем…

телемне кисәләр

   2020нче елның 5нче феврале минем мәктәптәге хезмәт юлымда кара көнгә әверелде. Шушы көнне мәктәп җитәкчелеге татар теле һәм әдәбиятын укыту программаларын рус теленә тәрҗемә итә башларга кушты. Бу әмер – сыйныф журналына үткәрелгән дәрес темаларын, бирелгән өй эшләрен һәм укучыларның көндәлекләренә язылган өй эшләрен бары рус телендә язарга дигән күрсәтмә белән ныгытылды. Шулай итеп, мин, гомерем буе балаларны татар теле һәм әдәбиятына өйрәткән укытучы,  русчага күчәргә,  хәтта дәрес планнарын да русча яза башларга тиеш булдым. Ата-аналарга кабат ана телен укытуга ризалыкларын белдергән гаризалар яздыру эше башланды…

Телемне кисәләр…Мөгаен, монысы –  татар теленә ясалган соңгы һөҗүм булыр. 2017нче елда Татарстанда узган прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча татар телен укыту ихтыярига калдырылган иде. Шәһәр мәктәпләренең барысында дип әйтерлек татар теле сәгатьләре бетерелеп, факультативка әйләнде. Авыл мәктәпләрендә татар теле сәгатьләре күпмедер сакланып калган иде әле. Инде шуны  бетерү эшенә керештеләр. Саф татар авылларында яшәүче балалар туган телләрендә белем алу хокукыннан мәхрүм ителәләр. Менә шулай итеп телемне кисәләр.

Узган атнада авыл гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татар телен кыскартып, рус теленә бирделәр. Гомумән, мәктәпләрдә моннан соң  “татар теле” дигән сүзне куллану рөхсәт ителмәячәк. Ул “родной язык” дип йөртелергә тиеш була. Шулай итеп мин “родной язык” укытучысы булып калачакмын. Расписаниеләрдән татар теле дигән сүзне алып ташлау татарлыкны бетерүнең мәкерле алымы, соңгы юлы.  Кемнәр курка, нәрсәдән куркалар? Һич аңлап бетереп булмый. Патша заманында шәһәр бакчаларына “татарларга һәм этләргә керергә ярамый” дигән язулар эленеп торган. Тагын шул заманга калдыкмыни?

Телемне кисәләр телем-телем…Минем туган телем эт көненә төште. Нәкъ шушы ук көнне балалар бакчаларында документ тутыру эшләре бары рус телендә генә булырга тиеш дигән күрсәтмәләр бирелгән.  Европа илләрендә бу хәлгә, гомумән, ышанмыйлар.  Әмма бу чынбарлык, бу куркыныч төш түгел. Илдә көпә-көндез , бөтен дөнья каршында, татар теленә ачыктан ачык геноцид үткәрелә. Рәсәйдә халык саны буенча икенче урында торган татарларның сөйләм теле, әдәби теле юкка чыгарыла.

Бүген татар теле, татар китабы; иртәгә татар җыры, татар биюләре; аннан татар театры, матбугаты, телевидениесе… Болай барса, гасыр уртасына татар теле үле телгә әйләнәчәк.   Кайбер “акыллыбашлар” татар телендә өйдә сөйләшергә кирәк диләр. Телне саклау кирәклеген әйтергә курыккан Шаһгалиләр сүзе бу. Татар телен юкка чыгаруга керткән өлешләре өчен аларга тәре суккан орденнар, медальләр бирелер. Тарих тузаны барысын да каплар.

Татарны бетерү сәясәте Рәсәйдә искиткеч оста уйланылган мәкерле план буенча алып барыла. Паспортта милләт сүзен бетереп яки халык санын алганда татарларны төркемнәргә бүлгәләп кенә татарны бетерә алмадылар.  Ә менә телен бетереп, аны бүтән кавем телендә сөйләшергә мәҗбүр итеп булганлыгы расланды. Моңа күп яктан татарлар үзләре  ярдәм иттеләр.  Теле булмаган халык – ул инде халык түгел. Ул – маңкорт. Җитәкчеләргә дә, депутатларга да татар теле кирәк түгел. Ә бәлки ул халыкка да кирәк түгелдер?.. Шулай булса – бу инде фаҗига. Милләт фаҗигасе.

Татар теленә һөҗүм көчәйгән чорда газеталарда кулына Әлифба китабы тоткан, авызы җеп белән тегелгән кыз сурәте еш пәйда була. Укучы бала телне бетерү сәясәтен әле аңлап та бетермәскә мөмкин. Шәһәр мәктәпләрендәге күп балалар татар теле сәгатьләре бетерелүен шатланып кабул иттеләр. Татар теленә, әдәбиятына кызыксыну тудырып, мәхәббәт тудыра алмаган, юньле укыту программалары, дәреслекләр төзи алмаган галимнәр, методистларның уңышсыз хезмәт нәтиҗәсе бу. Балаларның авызларын җеп белән тегүне күрсәткән рәсемнәргә каршы мин. Ул бала урынында татар язучылары, җырчылары, артистлары булырга тиеш. Биш-ун елдан ул язучыларның китапларын укыр кеше, җырчыларның җырларын тыңлар кеше калмаячак.

Ни өчен шундый төгәллек белән әйтәмме?  2012 елның 19 декабрендә Путин “Россия дәүләт  милли  сәясәте стратегиясе”нә кул куйган иде. Документтан күренгәнчә, Русия дәүләтенең милли сәясәт өлкәсендә төп максаты – гомумрусия ватандашлык бердәмлеген ныгыту  ягъни, «русиян милләте, русияле милләт» булып берләшү тора.  Русиянең урыс булмаган халыклары   урыс милләте, урыс мәдәнияте, урыс аңы (коды), урыс теле тирәсендә укмашырга һәм нәтиҗәдә бердәм бер милләт –  россиян милләтен тәшкил итәргә тиеш булалар. Планның срогы 2025нче ел. Димәк,татар милләтенә яшәп калу өчен биш ел вакыт калган… Бу планны тулы институтлар тормышка ашыра, аның өчен миллион сумнар тотыла. Срок якынлашкан саен эшләнгән эшләр күбрәк тикшереләчәк, рус булмаган халыкларга һөҗүм көчәйгәннән көчәячәк. Бүгенге прокуратура тикшерүләре мәктәпләрдә татар теле тулысынча бетерелгәнче алып барылачак.

Телемне кисәләр. Татар китапларын русчага тәрҗемә ителгән булса гына бастырачаклар. Шушыңа охшаган  фикер инде берничә ел элек зур трибуналардан яңгыраган иде. Ялгышмасам, Татарстан Мәдәният министрлыгының февраль башында  (2017нче ел) узган коллегиясе утырышында рус телендә чыгыш ясаган министр  мәктәпләрдә татар әдәбиятын урыс телендә укыта башларга чакырды! Аның сүзләренә хилафлык килмәсен өчен сүзләрен русча китерәм:  “Учитывая многочисленные обращения родителей о сложности изучения русскоязычными учениками татарской литературы на языке оригинала, мы считаем возможным часть татарской классики давать детям в переводе”.

Күрәсезме, татарлар ничек булдыра!  Юкса, моңарчы бер генә халыкның да мәгариф тарихында мондый вәхшилекнең булганы юк иде әле. Патша заманында да гимназияләрдә хәтта үле тел булган латин, борынгы юнан әдәбиятларын оригиналда укыганнар. Немец-фашистлар үзләре басып алган җирләрдә халыкның телен бетермәгәннәр, шул җирле телдә аралашырга тырышканнар. Сатлык морзалар язмышы тагын кабатлана. Мәскәү абзыйлары татар теленә чабыласы балтаны менә шулай татарларның үзләренә тоттыралар…

Рус империясендә ни өчен татар теленнән шулкадәр курыкканнарын аңлап бетереп булмый. Руслар барыбер хакимлек итүче милләткә әверелә алмаячаклар. Бүгенге коррупция, фәхеш, ялган, хәерчелеккә баткан милләт башка милләтләргә   юл күрсәтүче, әйдәп баручы үрнәк халык була алмый. Ут һәм кылыч аша үткән, чукындырган чагында да иманын сатмаган татар халкына Аллаһы тәгалә империячел һөҗүмнәрдән саклану юлын табарга булышыр әле.

                                                                                                                                    Фәрит Вафин

Авылда акча эшләп буламы? Авылда яшәүченең кайбер фикерләре


авылда акча

Башың һәм кулың эшләсә… акча үзе килә.

Авылда акча эшләп була.Соңгы елларда авылда яшәүче кешеләрнең күбесе өйләрендә нәрсә дә булса җитештерү белән шөгыльләнә башладылар. Кайберәүләр, бәлки, аларны акчалары җитмәүдән шундый эшкә керешкәннәр дип уйлый торгандыр. Анысын да кире кагып булмый. Әмма чынлыкта төп сәбәп – кешеләрдә эшмәкәрлек инстинкты уянуда.

Революциягә кадәр татар авылларында  хезмәт кайнап торган. Һәр йорт, һәр хуҗалык үзенә кирәкле ризыкны үзе җитештергән. Ә совет системасы кешеләрдәге үзеңә эшләү, өстәмә акча эшләү дигән теләкләрне юкка чыгарган иде. Шуның белән ул халыкны ялкаулыкта-хөрәсәнлектә  яшәргә өйрәтте:  өстәмә керем турындагы уйлар тыелды, андый фикерләр капитализм калдыгына тиңләнде. Бәхеткә, бу режим җимерелде. Аңа алмашка ирекле базар килде. Дөрес, Россиядә ул алга киткән Европа илләрендәге шикелле  була алмады. Бөтен авырлыгы гади халык җилкәсенә төште. Нигездә, хакимияттәгеләр, илнең бөтен байлыгын үзара бүлешеп бетерделәр.  Безнең авыл фермасы гына  да “Вамин” талавыннан соң  5-6 хуҗа кулына күчте. Килгән берсе нәрсә эләктерә ала, шуны эләктереп  китте. Авыл халкы эшсез дә, акчасыз да калды.

Авылда акча мәсьәләсе соңгы елларда җанлана башлады, анда яшәгән халык үзен-үзе кайгыртырга кереште. Кешенең кыюлыгы һәм акылы җитеп, үз тауарын үзе сатып акча эшли алса, хәзерге заманда аның баерга мөмкинчелеге бар. Авыл кешесе менә шуны аңлады. Билгеле, сүз череп баю турында бармый. Азмы-күпме тормышын алып барырлык, хуҗалыгын ныгытырлык һәм кешечә яшәрлек акча эшләү турында бара. Шушы максаттан авылда яшәүчеләр бүген нинди эшләр белән шөгыльләнәләр соң?

Авылда акча эшләүнең беренче юлы.Җәй буе иван чәй җыеп, аны киптереп-эшкәртеп, чәй ясыйлар. Һәм аны шәһәргә алып барып саталар. Ул чәйне эчкән кеше бүтән кибет чәен алып эчә алмый. Җиләк өлгергән чакта каен, җир җиләге җыеп, алтмышар мең эшләүчеләр  бар. Гөмбә тозлап сатучыларның да керемнәре шуннан ким булмыйдыр дип беләм.

Мунча минлекләре ясап, хәтта Себергә кадәр озаталар. Имән минлекләрне анда кулга да тидермичә алып бетерәләр ди. Тракторлы кешеләр бакча сукалый, бәрәңге утырта, төбенә өя, рәт арасын эшкәртә һәм көз көне үзе үк алып та бирә. Шулай итеп ул бакчага 4-5 тапкыр кереп чыга. Һәр керүе 400-600 сум акча китерә. Болары күзгә күренеп торган сезонлы эшләр. Андый эшләр даими акча чыганагы булып тормыйлар. Шуңа күрә кешеләр кышын да, җәен дә табыш китерә торган хезмәт төрләрен сайларга тырышалар.

Авылда акча эшләүнең тагын бер юлы.Менә, мәсәлән, өйдә пироглар пешереп сату шуңа керә. Дөрес, бу тәмлүшкәләр нинди санитария-гигиена шартларында пешәләрдер, анысын без белмибез. Әмма алар кибетләргә куелып, бик әйбәт сатылалар. Шулай булгач, бу уңган хуҗабикәләр ел әйләнәсе акчага тилмермиләр дигән сүз. Агач эшенә тотынган кешеләр дә байтак. Бездә мин белгәне генә шундый 6-7 кеше бар. Болар кыйммәтле зур станоклар алып куеп, такта яралар, эшкәртәләр. Кирәкле үлчәмнәрдә кисеп, шомартып бирәләр. Халыкка да җайлы, үзләренә дә күпме акча керә.

Тагын тәрәзә йөзлекләре, рамнар, ишекләр, төрле урындыклар, өстәлләр ясап ятучылар да байтак. Калайдан су баклары, комганнар эшләүчеләр үз һөнәрләре белән кәсеп итәләр. Саный китсәң, бүгенге көндә һәр авылда дип әйтерлек мондый эшләр белән шөгыльләнүчеләрне байтак санарга, дистәләгән мисаллар китерергә мөмкин. Хәтта аларның һәрберсе турында үзләренең эш тәҗрибәләрен яктырткан  зур-зур мәкаләләр язарга була. Бу кешеләрне мин акчага багынган, тиенләп акчасын саный торган адәмнәр дип әйтмәс идем. Нәкъ менә шундый кешеләр авылны үстерү, авылны матурайту турында да кайгырталар.

Авылда үз эшеңне ачып, шуның белән шөгыльләнүнең бик күп өстенлекләре бар. Моның өчен артык зур финанс чыгымнары кирәк түгел. Баш белән уйлап, кул белән эшли белергә генә кирәк. Зур бизнесменнар да кайчандыр үз эшләрен вак нәрсәләрдән башлаганнар. Яхшы заманнар килер, икътисад уңай якка үзгәрер  дип көтеп утырудан файда юк.

Халык кешенең уңышын акча белән бәяләүгә күнеккән. Ләкин Роберт Кийосаки дигән танылган бизнесмен фикеренчә: “Байлык – ул кешенең эшләмичә дә яхшы тормышта яшәү вакыты”. Чыннан да, берәү аена 18 000 сумга да бик әйбәт яшәргә мөмкин. Ә икенче берәүгә 100 000 дә җитмәскә мөмкин. Керемнәре чыгымнарыннан күбрәк булган кеше бай була. Логика бик гади: әгәр сез айга йөз мең эшәп, йөз ун мең туздырсагыз, тиздән урта катлауга әйләнәсез, аннан инде ярлылар  рәтенә төшәчәксез.

Лотереяга миллион сумнар отып, шуны юкка-барга туздырып, ахырдан бурычка баткан кешеләр турында мисаллар җитәрлек. Ни өчен шулай килеп чыга? Чөнки кеше акча белән идарә итә белми. Хәзерге миллионерлар  “байлык – фикерләү сәләте ул”, дип бик дөрес әйтәләр. Әгәр түбәндәге 5 кагыйдә үтәлсә, кешенең беркайчан акчасы бетмәячәк.

  1. Акчаны җыярга кирәк. Сезнең финанс хәлегез үзегездән башка берәүгә дә кирәк түгел. Эштәге җитәкчегез дә, пенсия фонды да, туганнарыгыз, хәтта ирегез яки хатыныгыз да сезнең акча өчен җавап бирми. Җай чыкканын көтеп тормагыз. Хәзердән, нәкъ менә бүгеннән башлагыз. Булган акчагызның һич югы 10-20%ын тотмаска дип, ераграк яшереп куегыз. Моны ай саен даими эшләгез һәм гадәткә кертегез.
  2. Дөрес инвестиция эшенә өйрәнегез. Инфляция турында онытмагыз. Ул даими кабатланып тора. Шуның өчен акчаны банкта яки оекта саклау дөрес түгел. Күчемсез милеккә кертү дә куркыныч. Чөнки аның бәясе төшәргә мөмкин. Иң дөрес вариант: җыелган акчага валюта, акцияләр алу яки кыйммәтле металларга алыштыру. Алтынның бәясе беркайчан төшмәячәк.
  3. Финанс киңәше бирүчеләргә мөрәҗәгать итмәгез. Алар белән акчагызны ишәйтә алуыгыз бик икеле, ә менә югалтуыгыз, һичшиксез, булырга мөмкин. Финанс инструментларын үзегез өйрәнегез. Хәзер аның өчен интернетта мөмкинлекләр җитәрлек.
  4. Финанс пирамидалары, МЛМ кебек кызыктыргыч нәрсәләр янына якын килмәгез. Аларның тиз һәм зур акча эшләү турындагы вәгъдәләре ялган һәм алдауга корылган. Анда өстәге оештыручылар гына баерга мөмкин.
  5. Бүген интернет – мошенниклар мыжгып торган иң күп акча югалту урыны. 1-2 көндә миллионнар эшли башлыйсыз дигән белдерүләргә ышанып, кая да булса акчагызны күчерсәгез яки өйрәнү өчен тренинглар сатып алсагыз, ярык тагарак янында утырып калачаксыз. Үзегез уйлап карагыз: әйтик, мәсәлән, Саратов шәһәрендә яшәүче бер алдар инфочегәнгә сезнең авылдагы Ибраһим абзыйның акча эшләве ни пычагыма кирәк, ди?!..

Иң ышанычлы акча эшләү юлы – син үзең. Үз акылың һәм үз көчең. Әйдәгез, бергәләп авыл кешесенең акча эшли алу юлларын карап үтик әле. Хатын-кызлар өчен кулай булган бизнес төрләреннән башлыйк.

  Үлән чәе ясап сату бизнесы

авылда акча

  Бу авыр физик хезмәт таләп итми торган даими акча чыганагы. Чөнки чәйне безнең илдә бөтен кеше һәм бик күп эчә. Чәйгә сорау беркайчан бетмәячәк. Өстәвенә кибет чәйләренең чын чәй булмавын  инде халык күптән белеп бетерде. Шуңа күрә үлән чәйләренә күчеп баручыларның саны артканнан-арта. Кибеттән чәй алмаучы кешеләрне мин үзем дә беләм. Чәй бизнесы ачу артык зур чыгымнар таләп итми. Үләннәрне үзең җыясың. Мелисса, ромашка, бөтнек, календула, меңъяфрак, иван-чәй кебек үләннәр урман буйларында, болыннарда шаулап үсәләр. Кура җиләге, җир җиләге, каен җиләге, карлыган ишеләрен дә тилмереп эзләп йөрисе юк.

Еракка барып җыярга иренсәң, үз бакчаңда үстерергә мөмкин. Җыйган үләннәрнең хуш исе һәм файдалы сыйфатлары югалмасын өчен аларны бик әйбәтләп киптерергә кирәк. 20-30 литрлы киптергечләрнең бәяләре 5-7 мең тора. Алар 12 сәгать эчендә 5 килограмм җиләк, 7 килограмм яфрак киптерә ала. Чимал әзер булганнан соң тәмле чәй ясауның берничә рецептын аласың. Рецепт буенча яфракларны кушасың да, тәмен татып карату өчен туганнарыңны яки күршеләреңне чакырып, чәйне эчертеп карыйсың. Шуннан сатып алучыларны гына табасы кала. Анысы шәһәр җирендә буа буарлык. Билгеле, әзер чәйне матур итеп төрергә, нинди үләннәрдән ясалганлыгын күрсәтеп этикетка беркетергә кирәк. Әзер пакетлар кибетләрдә бар, этикетканы матур итеп төсле рәсемнәр белән компьютерда үзең ясарга була.

Шуннан социаль челтәрдәге битләреңә чәй сатуың турында реклама урнаштырасың. Ләкин бу очракта мин, рекламадан бигрәк, “сарафан радиосы” әйбәтрәк эшләр дип уйлыйм. Шәһәрдәге туганнарыгызның күршеләре мондый чәй турында белеп алсалар, үзләре соратып алачаклар. Тиздән сезнең чәй турында күршеләрнең күршеләре, аларның туганнары белеп бетерәчәк. Чәегез җитмәскә дә мөмкин. Шуннан киләсе җәйдә инде үләннәрне тагын да күбрәк җыеп, тагын да күбрәк акча эшләячәксез. Күпме кеше сезнең шифалы чәегезне эчеп ләззәтләнәчәк, күпме кешегә аның файдасы тиячәк. Үзегезнең дә байлык турында фикерләрегез тупланачак. Ә ул фикерләр менә мондыйрак булырга мөмкин дип фаразлыйм.

  1. Мин үз тормышымны үзем төзим. Бай кеше белә: нинди адым ясавы аның бары үзеннән тора. Акча бар, аңа юлны таба белергә генә кирәк. Ә ярлы кеше акчасы булмауда һаман кемнедер сүгә, хөкүмәтне гаепли. Акча табуда җаваплылыкны берәүгә дә йөкләмәскә, ә ныклап үз кулыңа алырга кирәк.
  2. Иң дөресе – оттырмау. Хәлиткеч мизгелдә бай кеше ничек отарга икән дип, ә ярлы кеше ничек оттырмаска икән дип уйлый. Һәм шуның белән алдан ук үзен хәерчелек диварына сылап куя. Шуңа күрә үз алдыңа байлыгыңны саклау түгел, ә булган байлыгыңны арттыру максаты куярга кирәк.
  3. “Теләк” һәм “омтылыш” арасындагы аермалык. Байларның уңыш сере шунда – алар бай булырга омтыла. Ә ярлылар исә бай булырга телиләр генә. Омтылырга, хәрәкәт итәргә кирәк. Теләк күпме генә көчле булмасын, хәрәкәттән башка бернинди нәтиҗә булмаячак.
  4. Уйларны киңәйтү. Миллионерлар масштаблы уйлый. Алар һәр адымнарының вакытын һәм күләмен алдан билгеләп куялар. Ә акчасызлар “иртәгә”, “аннан соң” дияргә яраталар. Бер ел, ике елдан соң эшләнәсе әйберләр, алардан керәсе акчалар турында уйлаудан курыкмагыз.
  5. Бай кешеләрнең беркайчан да каршылыкларга исләре китми. Ярлылар һәр каршылыктан курка, аны зур мәсьәләгә әйләндерә. Каршылыклар турында уйлау депрессиягә китерә. Килеп туган проблема һәм хаталарны киртә итеп түгел, ә тәҗрибә туплау итеп кабул итәргә кирәк.
  6. Баюга чикләр юк. Эшләре уңышлы барган кешеләр үз бәяләрен беләләр. Әмма алар бервакытта да ирешкәннәре белән чикләнеп калмыйлар. Ярлы исә беренче уңышыннан соң ук тукталып кала һәм тыныч кына гадәтләнгән хезмәтен башкаруны хуп күрә.

Гади чәй бизнесына керешкән кешенең генә түгел, ә гомумән, берәр төрле бизнеска тотынган кешеләрнең фикерләре дә менә шулайрак булырга мөмкинлеген. Әгәр аның уйлары шушы эзлеклелектә бара икән, берничә елдан ул яхшы чит ил машинасында йөри башлар, ике катлы йорт салып куяр. Ә аның эшен читтән күзәтеп торган көнчел күршесе сукрана-сукрана урамда җәяү йөрүен дәвам итәчәк.

Бәйләгән әйберләр сату бизнесы

авылда акча

Хатын-кызларның күбесе бәйләү эшенә хирыс. Аларның күбесе шуның белән буш вакытларын үткәрә, нервыларын тынычландыра, оныкларына ярдәм итеп оекбашлар, башлыклар  бәйли. Теләгәндә бу һөнәрне бизнеска үстереп җибәрергә мөмкин. Әмма теләсә нәрсә бәйләп утырудан файда юк. Сатып була торган әйберләргә тотынырга кирәк.

Моның өчен беренче чиратта клиентлар табарга кирәк. Иң элек берәр бәйләгән әйберегезне күп кеше күрерлек итәргә кирәк. Әйтик, оныгыгыз мәктәптә укый ди. Аңа бөтен кеше сокланырлык башлык, шарф я бияләйләр бәйләп киертегез. Мәктәптәге бөтен балалар, укытучылар, ата-аналар “аһ!” итәрлек булсын. Моны кем бәйләве белән кызыксыначаклар  һәм, әлбәттә, сезгә чыгачаклар. Беренче заказ әзер дигән сүз!

Бәйләү өчен җепнең сыйфатлысын, матурларын сатып алырга кирәк. Берьюлы күп алсагыз, арзангарак төшәчәк. Калганы өчен инструкция язып тормыйм. Ул үзе зур бер язма булачак. ВКонтактеда минем “Без.Bez.Бизнес” төркеме бар. Ул нәкъ менә шул авылда яшәүчеләрне бизнес төрләренә өйрәтү өчен эшләнгән. Анда болар һәм башкалар турында тәфсилләбрәк укырга мөмкин.

Вареньелар эшләп сату бизнесы

авылда акча

Рәсәйдә чәй эчкән кешеләр күп булган шикелле, варенье ашаучылар да бик күп. Тәмле һәм витаминлы варенье эшләп сату шулай ук зур чыгымнар сорамый. Бакчасында күпләп җиләк-җимеш үстерүчеләргә ул бөтенләй очсызга чыгачак. Писүкнең бәясе коточкыч түгел, төшкәннән-төшә бара. Банка белән капкачлар сатып алу да мәшәкатьле эш түгел. Варенье кайнатып сату хәзерге заманда зур табыш китерәчәк. Чөнки кешеләр сыйфатлы һәм чын табигый чималдан ясалган  ризыклар сатып алуны хуп күрәләр. Иске яки уникаль рецептлар буенча эшләнгән экологик чиста вареньелар әйбәт сатылачак.

Авылда акча эшләүнең беренче уңышы – яхшы сыйфатлы тауар җитештерү. Икенчесе – банкага үзегез ясаган матур этикетка ябыштыру. Анда вареньеның нәрсәләрдән эшләнгән булуы, җимешнең кайдан һәм кайчан җыелуы, эшләгән урынның адресы язылган булырга тиеш. Үзегезнең бакча фонында төшкән фотогызны куйсагыз сату күләме һичшиксез 20-30%ка артачак. Этикетканы үзегез эшли белмәсәгез, берәр компьютер белән дус булган кешедән эшләтеп ала аласыз. Этикеткасыз тауар үз бәясен 40-50%ка төшерә, шуны онытмагыз. Реклама – бизнеска уңыш китерүче өченче адым. Район газеталарына, радиога белдерүләр бирергә була. Социаль челтәрләрдә вареньегыз турында тәфсилләп язылган постлар урнаштырыгыз. Билгеле, беренче елны ук уңышыгыз ул кадәр зур булмаска да мөмкин. Әмма эшне яратып һәм белеп оештырганда варенье бизнесы үсә, киңәя торган бизнес.

Авылда акча эшләү турындагы язмамның азагында “Рәсәйдә хатын-кызлар байлыкка һәм уңышка ирешә аламы?” дигән сорауга җавап бирәсем килә. Бик күп бизнес ледиларның эш тәҗрибәсен, характерын, уй-фикерләрен өйрәнгән психологлар бу сорауга менә болайрак җавап бирәләр.

       1.Һәртөрле ситуациядә чын хатын-кыз булып калырга кирәк. Ирләр ирдәүкә хатыннардан читтәрәк                 йөрергә тырышалар. Аларга тупас һәм тәрбиясез ханымнар охшамый. Эчтән нык, тыштан йомшак булыгыз.

  1. Хатын-кыз хәйләкәрлеген эшкә җигегез. Ирләр янында кыланчыклан, киңәш яки ярдәм сораган бул. Ирләр моны бик ярата һәм, шулай итеп, сез алар коллективының алыштыргызыз кешесенә әйләнерсез.
  2. Ирләрдән өйрән. Гомер гомергә бизнеста һәм сәясәттә төп юлны ирләр салган. Шуңа күрә бизнес серләренә алардан өйрәнергә кирәк. Иң җаваплы карарлар кабул иткәндә ирләрчә уйлагыз. Исәп-хисап эшләре һәм цифрлар белән даими шөгыльләнегез һәм сөйләмегездә аларны еш кулланыгыз.
  3. Хатын-кыз үзенә ышанычлы партнер табарга тиеш. “Уңышка ирешкән ир артында акыллы хатын тора” дигән гыйбарәне онытырга ярамый. Хатын-кызларның ирләр белән берләшкән бизнеслары уңышлы бара. Әмма бу берләшү сезнең файдага булырга тиеш. Ирләрнең байлыгын эләктерү өчен генә алар белән романнар корыштыру, мәхәббәт уеннары оештыру сезгә файда китермәячәк.
  4. Үзегезне, кешеләрне һәм тормышны яратыгыз. Байлыкка һәм уңышка ирешү өчен үзегезнең табигать тарафыннан бирелгән төп вазыйфагыз – ана булуыгыз турында онытмагыз. Әгәр үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне яратмасаң, үз балаларыңны, оныкларыңны ничек яратып була? Шуңа күрә үзеңне һөнәри яктан һәм рухи яктан даими үстерү турында уйла. Бары камил сыйфатларга ия кеше генә башкалар йөрәген яуларга сәләтле. Һәм шуңа алмашка яхшы табыш ала ала.

Бүген авылда эш булмаудан иң күп тилмерүчеләр – хатын-кызлар. Ирләр шәһәргә китеп яки шабашкаларда йөреп азмы-күпме акча табарга мөмкиннәр. Ә хатын-кыз өй тирәсендәге эшләр белән генә юнәтә ала. Шуңа күрә дә бу мәкаләдә сүз күбрәк хатын-кызларның акча табу юллары турында барды. Билгеле, монда сөйләнмәгән эш төрләре дә җитәрлек. Мәсәлән, минем балдыз Казанда массаж ясауга укып, Сертификат алды һәм тирә-күрше авылларда массаж ясап йөри. Бик яраталар үзен.

Авылда акча эшләү максатыннан әле күптән түгел генә балаларны туган көннәре белән котлап йөрүчеләр барлыкка килгән дип ишеттем. Үзем күрмәдем, ишеттем генә. Махсус киемнәргә киенгән берничә кеше әти-әниләренең алдан бирелгән заказы буенча баланың өенә килеп, аны котлый, бүләкләр бирә. Балага да күңелле, үзләре дә акча эшли. Саный китсәң, үз һөнәре белән кәсеп итүчеләр күп инде алар. Тегүчеләр, аяк киеме төзәтүчеләр, кәрҗин үрүчеләр, Төркия тауарлары сатып йөрүчеләр, фотога төшерүчеләр, туйлар алып баручылар машина ремонтлаучылар. Әле күптән түгел генә авылда икенче шиномонтаж һәм машина юу ноктасы ачылды. Ике тапкыр юдырып алдым. Хәйран әйбәт эшлиләр егетләр.

Авылда акча эшли алның юлларын карап үттек.Менә шулай, хөрмәтле укучым. Эшләргә уйлаган тырыш кешеләр өчен авыл һич кенә дә беткән урын түгел. Кем әйтмешли, акча аяк астында. Күреп ала белергә генә кирәк.

Ярлымы син, әллә хәерчеме? дигән темага бер мәкалә.

                                    Фәрит Вафин

Балачакның Сабан туйлары. Сабантуй истәлекләре.


 Балачакның Сабан туйлары
Беркайчан онытылмый икән ул балачакның Сабан туйлары. Истәлекләргә бай күңелле хатирәләре белән искә килә дә төшә, килә дә төшә. Мин бала чагымдагы бәйрәмнәрдән Яңа елны һәм Сабан туйларын әйбәт хәтерлим. Күңелгә шулары кереп калган. Бүгенге Сабан туйларында йөргәндә шул балачакның Сабан туйлары сагындыра. Хәзерге Сабан туйларының нигәдер йөрәккә җылысы юк, аны сагынып көтү тойгысы да җитеп бетми. Бәлки бу олыгаю галәмәтедер. Өлкән яшьтә күп нәрсәгә хис белән түгел, ә акыл беләнрәк карый башлыйсың бит. Югыйсә Сабан туйлары хәзер без үскәндәгегә караганда күпкә купшырак, затлырак, баерак үтә. Әмма барыбер балачакның бер Сабан туен хәзерге ун Сабан туена да алыштырмас идем. Сабан туеның үзеннән бигрәк аны көтү, аңа әзерләнү  мизгелләре үтә мавыктыргыч һәм үтә дәртләндергеч булып хәтердә саклана.

Сабан туена әзерләнү.

Сабан туена әзерлек эшләре язгы кыр эшләре тәмамлангач, чәчүләр чәчелгәч, маллар көтүлеккә чыккач, хуҗалыкта  бакча эшләре сирәгәйгәч башланып китә торган иде. Без үскәндә бәрәңге хәзерге шикелле май башында утыртылмады. Колхоз-совхозларда язгы кыр эшләре беткәч кенә тракторларны бакча сукаларга кертәләр иде. Ә бу гадәттә май ахыры, елына карап июнь башларына туры килә иде. Бәрәңге ат белән утыртылды. Ишлерәк гаиләле кешеләр кул белән утырталар иде. Бары шушы эшләр тәмамлангач кына Сабан туе телгә керә һәм авыл чын-чынлап бәйрәмгә әзерләнә башлый иде.

Без үскәндә авыл Сабан туеның кайчан буласын һәр авыл, мөгаен үзе хәл иткән. Бүгенге шикелле, бөтен авылда уптым илаһи тизрәк үтеп китсен, мәшәкате тизрәк бетсен дип, бер көндә үткәрелмәгән. Тирә-күрше авылларда яшәгән туган-тумача, дус-ишләр берсен-берсе кунакка дәшсен, очрашсын, хәл-әхвәл белешсен өчен төрле авыллар аны төрле вакытта оештырганнар. Сабан туе матур үтсен өчен елга, урман буйларындагы үләннәрнең дә хәтфәләнеп яшәрүе, көннәрнең дә җылынуы кирәк. Ә моның өчен иң кулай вакыт – июнь уртасы.

Сабан туена әзерлекнең беренче шарты – өй, мунча, өй алды, чолан-келәтләрне юып-чистартып чыгару. Чөнки күп кешегә бу вакытта кунаклар килә. Кунак килешкә өйне, тирә-юньне тазартып, чистартып кую татар халкының борынгыдан килгән гадәте ул. Юкәдән ясалган мунчала белән бар җирне юасың, идәннәрне ышкыйсың, сары гәрәбә кебек булып кала. Өйгә урман исләре, әллә нинди сулап туймаслык хуш ис тарала.

Юганчы зур бер эш бар икән әле.Ул – мич агарту. Аның өчен безне – малайларны әни су буена тишекле-тишекле ак ташлар җыеп алып кайтырга җибәрә иде. Карышу юк, кая ул: тиздән Сабан туе. Олылырның һәр кушкан эшен, йомышын чаба-чаба эшләргә әзер торасың. Шул алып кайткан ташларны дөрләп янган мунча мичендә ут булганчы кыздырасың. Аннан кыскыч белән алып сулы чиләккә саласың. Һавага пар күтәрелә, чиләктә су чыжлый, кайный, быгыр-быгыр килә. Менә берзаман чиләктә сепараттан яңа аерткан смәтән шикелле куе ак масса барлыкка килә. Бу – акшар дип атала. Шул акшар белән өйдәге галәмәт зур дүрт таба сыешлы мичне агартып чыгасың. Үзеңнең дә бөтен йөзең, өс-башың акшарга буялып бетә.Түбәдән чыгып торган морҗа башын агартырга безне менгермиләр, анысын берәр зуррак кеше буяп төшә. Авылдагы бөтен мичләр әллә кайдан, ерактан ак булып, үзләренә күрә соклангыч бер сурәт булып күренеп торалар. Матур! Әле ахырдан безнең морҗа башы аграк булган дип, мактанышып йөрисең. Ак морҗа башлары Сабан туена инде ерак калмаганын күрсәтә.

Өйне юып чыгарганның икенче көнендә тәрәзәләргә юып-үтүкләнгән пәрдәләр, челтәр, стенага чиккән әйберләр, морҗа әйләнәсенә кашагалар, ишеккә чаршаулар эленә, идәнгә кулдан сугылган паласлар җәелә. Өй эче ямьләнеп, нурланып китә. Бар җирдән чисталык бөркелеп тора. Түрдәге телевизордан һәм стена кырыендагы шифонерьдан башка бернинди затлы җиһаз юк. Шулай да гади генә өй эче күңелләрне җылыта. Су бөркеп коендырган тәрәзә төбендәге шау чәчәктә утырган яран гөлләре өйгә әйтеп бетергесез ямь өсти. Чыра телеп, күмер салып кайнатылган җиз самавыр җырлый. Мич алдында пешерелгән көлчә-коймаклар өстәлдә урын ала. Мәтрүшкәләр, бөтнекләр  салып, такта чәй пешереп, әти-әни, сеңелләр белән бергәләшеп чәй эчеп утырулар — әйтеп бетергесез истәлекләр.

Ишек аллары, абзар-кура тирәләре зелпе себеркесе белән кат-кат себерелә. Ватылган, сынган койма такталары, рәшәткәләр яңартыла, төзәтелә. Аннан инде үзеңне карау башлана. Сабан туенда кияргә дип, өскә берәр яңа күлмәк яки чалбар ала иделәр. Алар янында аяк киеме дә була. Аларны беренче тапкыр Сабан туенда гына киясең. Шул алынган киемнәрне һәркөнне киеп карау, кайчан киеп чыгылыр инде дип, түземсезлек белән көтү – үсмер чакның кабатланмас шундый күңелле вакытлары. Иртәгә Сабан туе дигән көнне күлмәк-чалбарларны бик әйбәтләп үтүкләп, урындык артына элеп куясың да, тизрәк таң атсын иде дип, матур уй-хыяллар белән йокларга ятасың.

Әйбер җыйнау.

Сабан туенда җиңүчеләргә биреләсе бүләкләрне бөтен авыл буенча, йорттан-йортка йөреп җыйныйлар иде. Аны хәзерге шикелле берәр атна алдан түгел, иртәгә Сабан туе дигән көнне генә җыялар. Җыючылар –  авылның хөрмәтле өлкән агайлары, клуб мөдире, авыл Советы рәисе. Бүгенге шикелле бер-ике картны кулларына колга, чиләк тоттырып урамга чыгарып җибәрмиләр иде. Без авылның уртасындарак торабыз. Шуңа күрә җыючылар безгә килеп җиткәндә ике колга инде чәчәкле-чуклы ситсылар, чигелгән сөлгеләр, баш яулыклары белән тулган була. Бөтен күрше-тирә капка төбендә. Шыпырт кына бүтәннәр ни бирер икән дип күзәтәсең. Әйберең зуррак һәм матуррак булса, аны колганың өске ягына бәйләп куялар. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала.

Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтканнарның да кайберләре  бүләк бирәләр иде. Бүләкләр күп җыела. Борынгыдан килгән йола буенча яшь килен бүләге аерым алына. Йола буенча алар чигелгән сөлге бүләк итә. Чөнки без үскәндә һәр килен үзе чиккән сөлгенең Сабан туе батырына биреләчәген белеп, аңа бөтен осталыгын, тырышлыгын салган була иде. Сөлгегә карап киленнең уңганлыгын билгелиләр иде. Шуңа да сөлгенең иң матуры күп очракта көрәш батыры җилкәсенә кунаклый торган иде. Бу – бүләк әзерләүче киленгә иң зур мактау булган. Хәзерге шикелле байлык-муллыкта яшәмәсәк тә, һәркемнең Сабан туена дип әзерләп , саклап куелган бүләге була иде.

Бүләкләр белән рәттән йомырка да җыялар иде. Йомыркаларны чиләкләп җыялар. Саны мәҗбүри түгел, әмма берне-икене булса да бирү хәерле санала иде. Соңыннан аны кибеткә тапшырып, тагын әйберләр алалар. Яки көрәш вакытында түгәрәкләнеп утырган көрәшчеләргә чиләге белән китереп куялар. Тегеләр исә берәм-берәм күкәйләрне ватып, чи килеш эчә торганнар иде. Көч кертә янәсе.

Ниһаять!.. Сабан туе!

Менә зарыгып көтеп алынган, билгеләнгән көн – Сабан туе да килеп җитә. Бу көнне гадәттәгедән иртәрәк торыла. Безнең шикелле бала-чага инде иртәнге сәгать җидедән урамда. Әле матур киемнәр киелмәгән. Менә бер капка төбендә ике-өч малай капчыклар күтәреп чыкканнар да, капчык киеп йөгерешеп уйныйлар. Икенче капка янында озын таяк белән каяндыр табып алган иске чиләкне тәпәлиләр. Ерактарак дүрт-биш малайның йөгерешкәне күренә. Менә шулай итеп Сабан туена “тәпи кыздыру” бара. Каяндыр гармун тавышыннан тирә-якка моң агыла. Берәүләр радиоларын ишек алдына чыгарып куйганнар. Тирә-якка матур җыр яңгырый. Шушындый әзерлек эшләреннән соң өйгә кереп тиз-тиз генә чәйләп аласың да, сакланып кына өр-яңа киемнәрне киясең.

Шуннан Сабан туе буласы җиргә чабасың. Ул ел саен бер урында, түбән очтагы елга куенында була иде. Әле сәгать сигез тулып кына киткән, әмма инде бөтен авыл малае мәйдан урынына җыелып беткән була. Монда тагын колгага менү, велосипедта узышу кебек ярышлар китә.  Сәгать тугызлар тулып киткәч кенә олылар күренә башлый. Кибет килгәнне каршылау үзе бер вакыйга. Ул шул авыл кибете була инде. Бердәнбер кибет. Ат арбасына төрле азык-төлек тутырып вәкарь белән кибетче килеп төшә. Арба янына чабып килгән безләрне куа. Менә шул ат арбасыннан гына сатыла торган пыяла шешәле лимонадларны этешә-төртешә чират торып алып эчү бәхетенә ирешү безнең өчен зур шатлык була иде. Элеккеге Сабантуйлар менә шундый матур, бәхетле мизгелләре белән күңелләрдә һаман саклана. Шул заманның 24 тиенлек лимонад тәмнәре авыздан һич китми.

Сабан туен үткәрү комиссиясе килеп, өстәлләр артына урнашканнан соң, ниһаять, бәйрәм башлана. Беренче булып атлар чабышка китә, аннан көрәш, төрле уеннар, җыр-бию, уеннарның хисап-саны юк, бер-бер артлы үрелеп бара. Әле чүлмәк ватарга, әле күз бәйләп әйбер кисәргә чиратка басасың. Бөтен ярышларга өлгерә торган малайлар була иде. Бернинди этеш-төртеш, чират бозу дигән нәрсә юк. Җиңгән, катнашкан өчен җыен вак-төяк бирәләр иде үзе. Әмма ул вакытта гади кулъяулыгы да кадерле әйбер санала иде шул. Аны Сабан туе бүләге итеп саклыйсың.

Көрәш

Сабан туеның иң киң таралган, һәммә кеше яраткан ярыш төре булып көрәш тора. Гадәттә аны мәктәпкә дә укырга кермәгән ике кечкенә малай  башлап җибәрә. Аннары көрәш мәйданына укучы малайлар, үсмерләр, урта яшьтәге ирләр чыга. Хәзерге шикелле келәмнәр юк, көрәшүчеләрнең берсе икенчесен шапылдатып коры җиргә атып бәрә. Аннан көрәштә “ипигә керү” дигән нәрсә бар иде. Ягъни батырга егылучылар санын арттыру өчен аның дусты, күршесе, туганы юри егылу өчен көрәшергә чыга. Көрәш башлангач, мәйдан кысыла. Дөрес, Сабан туе мәйданын казыклар кагып, тимер чыбык белән әйләндереп алалар иде. Әмма көрәш башлангач, бөтен кеше мәйданның уртасынарак елышырга тырыша. Һәм берничә өлкән кеше мәйданны киңәйтү өчен кулларындагы озын таяклар белән халыкны тышка куып торалар иде.

Көрәшнең иң кызган чагы булып батырлар арасындагы бил алыш санала. Ә инде Сабан туе батыры исеменә дәгъва итүче ике көрәшче калганда, мәйдан ду килә. Сабан туе батыры бәйрәмнең иң зур бүләгенә лаек була. Киләсе елның Сабан туена кадәр аның исеме телдән төшми. Ул заманда көрәш батырларына хәзерге шикелле зур-зур бүләкләр дә, затлы машиналар да бирелмәде. Ләкин көрәш батыры үз авылында гына түгел, ә тирә-якта да данга, хөрмәткә лаек була иде.

Бүгенге административ-команда системасы белән үткәрелә торган Сабан туйларының милли төсмере, халыкчанлыгы, матур бизәкләре югала бара. Сабан туеннан чәчәкле болын исе ияртеп кайтмыйсың, төтенгә чумып кайтасың. Кайчагында бөтен мәйдан зәп-зәңгәр төтенгә тула. Чучка итеннән шашлык пешереп акча эшләүчеләр күбәеп китте. Бәйрәмгә дип килгән халыкның күбесе төтеннән ютәлли, затлы киеменә көйгән ит исе сеңә. Сабан туена халык төтен иснәргә дип түгел, бәйрәм күрергә, күңел ачарга дип килә. Шулай булгач, мәйдан тирәсенә җыелган авылдашларны, кайткан кунакларны хөрмәт итә белергә кирәк.

И рәхәтләнә инде бу көнне сәүдәгәрләр аракы сатып. Инде төгәл истә дә калмаган, без бәләкәй чакта  аның кадәр аракы сатылмады шикелле. Гомумән, бер кибет күпме генә аракы сата алсын инде. Ә хәзер тезелеп киткән кибетләр рәте исерткеч эчемлекләр белән тулган. Балалар каршында, ак яулыклы әбиләр каршында стакан күтәреп аракы эчүне берәү дә гаепкә дә, гөнаһка да санамый. Шулай итеп, изге тарихи бәйрәмебез, шайтан туена әверелә. Бу көнне сафлык, иман тантана итәсе урынга гавамны исереклек, сүгенү, җәнҗал урап ала. Шуңа күрә руслар үзләренең эчүле балаганнарын ”Сабан туе” дип атый башладылар. Ни хәл итәсең, кадерләп саклый белмибез бердәнбер Сабан туебызны. Без бала чакта Сабан туе ерак Австралиядә дә, океан арты Америкада да үткәрелми иде әле. Без үзебезнең Сабан туен гына күреп үскән буын. Бу – олы бәйрәм. Бу – татар халкының юмартлыгын, кунакчыллыгын, бердәмлеген күрсәтүче милли бәйрәм. Саклыйк әле үзебезнең куанычыбызны, шатлыгыбызны, тарихыбызны. Озак еллар буе онытылмаслык, балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләрлек итеп саклыйк. Бүгенге Сабан туйлары да  хатирәләргә, сагынып сөйләрлек вакыйгаларга бай булсын.

Фәрит Вафин. Бу язма “Татарстан яшьләре”нең 07.06.2019 санында “Балачак бәйрәме” исеме белән басылып чыкты.