Чиратта кайсы мәктәп?!…
Бу мәкалә “Татарстан яшьләре” газетасының №39 санында басылып чыкты. 7 октябрь,2021.
Гарип мәгариф
Бөтен гомерен мәктәптә үткәргән укытучыны бүген бер сорау борчый: мәктәпләрдә атышлар оештыруның сәбәбе нәрсә һәм аны туктатып буламы? Бу сорауны гади укытучы түгел, ә хөкүмәт башлыгы, хокук саклау органнары җитәкчеләре, йә булмаса мәгариф чиновниклары бирсә, күпкә отышлырак һәм нәтиҗәлерәк булыр иде. Бәлки булыр да, көтик. Әлегә мин үзем уйлаганнарны җиткерә торыйм.
Соңгы вакытта мин шундый фикергә килдем: безнең мәктәптә укыту системасы бөтенләй дөрес корылмаган. Аның нигезе юк. Ул нигез, фундамент – мәгариф фәне булырга тиеш. Менә шул фәнни нигез булмаганга күрә мәгариф әле бер якка, әле икенче якка ташлана. Бәргәләнә, бертуктаусыз реформалар үткәреп азаплана. Әмма файдасыз. Чөнки илнең мәгарифе булсын өчен хакимият, мәгариф, фән һәм бизнесның бергәләп эшләве кирәк. Белем бирүнең бердәм дәүләт программасы юк, тезислар, лозунглар гына бар. Мәгариф министрлыгындагы мәктәп күрмәгән абзыйлар укыту-тәрбия эшенә җитәкчелек итә алмыйлар. Безнең илдәге кебек мәгариф чиновниклары бүтән бер илдә дә юк. Мәктәпне тикшерү органнары артканнан–арта, ә мәктәпләр беткәннән-бетә. Менә шундый парадокс.
Карагыз күрше дәүләт Финляндиягә. Алар укытучыны күзәтеп торучы оешмаларны – мәгариф бүлекләрен юк иткәннәр! Мәктәпләрдә бернинди тикшерү һәм инспекция юк. Мәктәпләрнең урынын билгеләүче бернинди рейтинглар юк. Димәк, мәктәпләрендә ялган, күз буяу, ришвәткә урын калмаган. Укытучы иҗади эшли, бары белем бирү белән генә шөгыльләнә, бездәге шикелле тикшерүчеләр өчен һәм депутатлар сайлату өчен эшләми. Русия укытучысының ялган күрсәткечләр өчен эшләве мәгарифне һәм үзенең абруен тәмам тар-мар итте.
Безнең мәгариф системасы укыту-тәрбия эшен яхшырту юлларын бөтенләй эзләми. Ул һаман да мәктәпләрне тикшерү чараларын камилләштерә. Мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцов Федерация Советының соңгы җыенында зур канәгатьләнү белән мәктәпләрне тикшерүнең яңа мониторингын эшләп бетерүләре турында хәбәр итте. Хәзер мәктәпләрне 50(!) төр буенча тикшереп, укытуларына нәтиҗә ясаячаклар. Димәк, яңа төр отчетлар, анкеталар, тикшерүләр китәчәк… Мәктәпләргә материаль ярдәм итү, булышу турында бер сүз юк. Бу мониторингның мәктәпләрдәге белем бирүгә зыяннан башка файдасы булмаячак. Мин, авыл укытучысы аңлаганны, Мәскәүдәгеләр нишләп аңламыйлар икән?!
Менә шундый кереш сүзләрдән соң язма башындагы төп темага килик. Алда сөйләнәчәк хәлләрнең сәбәбе нәкъ менә мәгарифнең гариплеге аркасында икәнлеге күренәчәк.
Атышларның башы
2021елның май аенда Казандагы 175нче гимназиядә булган атыш тавышлары тынарга өлгермәде, Пермьдә яңа фаҗига килеп чыкты. 20нче сентябрь иртәсендә шушы Пермь университетында укый башлаган студент Тимур Бикмансуров алты кешене атып үтерә, 29ына төрле авырлыктагы җәрәхәтләр ясый.
Россия мәктәпләрендә мондый кораллы һөҗүмнәр оештырылу соңгы вакытларда гына барлыкка килмәде. Бездә фаҗига башта гына бик зурлап күтәрелә дә, берникадәр вакыттан соң онытыла. Дәүләт дәрәҗәсендә тиешле чаралар күрелми, куркынычсызлык чаралары үткәрелми. Югыйсә, корал көче куллану очраклары 2014нче еллардан ук башланды. (Урыннарын һәм төгәл вакытларын күрсәтеп тормыйм. Әмма пычак, пневматик мылтык, балта, утлы корал белән һөҗүм итү фактлары ел саен булып торды). Мәскәүнең 263нче мәктәбендә югары сыйныфларда укучы үсмер егет 2014нче елның 3нче февралендә укытучыны атып үтерде. Аны акылдан язган дип таптылар һәм мәҗбүри дәвалауга җибәрделәр. Казан фаҗигасен китереп чыгарган Галявиев тә беренче сорау алу вакытында үзен Аллаһ дип хис итүен әйткән. Эшләгән җинаяте өчен бернинди үкенү хисләре белдермәгән: “россия законнары буенча эшләгән гаебемне тулысынча таныйм, үз законнарым буенча – юк. Кешеләрне үтереп, мин дөрес эшләдем дип саныйм”, дигән.
Россия мәгълүмат чаралары бу канлы вакыйганы американың Колумбайн мәктәбендә бөтен дөньяга яңгыраган атышлар белән чагыштырып, “Казан Колумбайны” дип тамгаладылар. Казан трагедиясеннән соң Президент Владимир Путин корал сатуга контрольне көчәйтергә кирәк, дип белдерде. Россия тынычлык фондының вице-президенты Елена Сутормина бу һәм башка кораллы һөҗүм оештыручыларның исемнәрен матбугат чараларында күрсәтмәскә чакырды. Россия ату федерациясе президенты Михаил Гущин уку йортларында сак хезмәтен яхшыртырга кирәк диде. Югыйсә, аның сүзләренчә, бүген мәктәпне хәлсез пенсионер картлар һәм тәҗрибәсез кешеләр саклый. Иң кискен сүзне “Гадел Россия” фракциясе лидеры Михаил Миронов әйтте: кеше үтерүчеләргә үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк!
“Скулшутинг” нәрсә ул? Һәм “колумбайннар” кемнәр?
Телебезгә чит, ятышсыз булган бу сүзләрне мин мәкаләгә махсус кертәм. Беләм, кайберәүләргә ул охшамас, кайберәүләр андый читен әйтелешле сүзләрне укып та тормыйлар. Ләкин баласы булган һәркемгә бу терминнарны белеп торырга кирәк. Улыгызның социаль челтәрдәге битләрендә шушы сүзләрне очратсагыз, уяу булыгыз – бу сүзләр кеше үтерүчеләр турындагы сүзләр.
1999нчы елның 20нче апрель иртәсендә Колорадо штатының “Колумбайн” мәктәбе укучылары Дилан Клиболд белән Эрик Харрис мәктәп эчендә 12 баланы һәм бер укытучыны атып үтерәләр, 23 кешене яралыйлар. Шуннан соң үзләрен үзләре үтерәләр. Әмма бу америкадагы беренче атышлар гына түгел. 1966нчы елда ук Чарльз Уитман Техасс университетында укучыларга ата. Ләкин әле бу башы гына була. 2007нче елда Вирджиниядәге Политехника университетындагы атышларда 32 кеше һәлак була. Әмма нәкъ менә Колорадо штатындагы фаҗига җәмгыять аңында һәм мәдәниятендә скулшутинг – уку йортларына кораллы һөҗүм итү символына әверелә. Чөнки мәгълүмат чаралары аның турында кирәгеннән артыгын язалар һәм сөйлиләр. Шуның белән күпләгән газеталар үзләренең рейтингларын күтәрәләр. Хәтта үтерүчеләрнең сурәтләре кыйммәтле журнал тышларын бизи.
Интернет үсү белән социаль челтәрләрдә үсмер-колумбайнчыларның интернет-субкультуралары барлыкка килә: алар форумнарда үтерүчеләр турында фикер алышалар, фан-арт рәсемнәр ясыйлар, фанфиклар язалар, видеолар монтажлыйлар. Колумбайннар белән кызыксынучы укучылар үтерүчеләрне идеаллаштыралар. Көнбатышта колумбайнерлар Tumblr да утыралар, ә Россиядә ВКонтакте челтәрендә. 2018нче елның февралендә Владимир Путин балалар сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган сайтларны һәм төркемнәрне кичекмәстән ябарга дигән канунга кул куйды. ВКонтакте администрациясе шушы чорда колумбайн-төркемнәр һәм пабликларда 30 000 кеше теркәлгән булуын белдерде.
Россия скулшутингы 2014нче елның февраленнән башланып китә. Алда телгә алынган Мәскәү шәһәрендәге 263нче санлы мәктәбендә унынчы сыйныф укучысы Сергей Гордеев география укытучысын атып үтерә. Әмма 2017нче елда инде аның иректә йөрүе билгеле була.
Владимир Путин бу вакыйгага карата үзенең фикерен болай белдерде: “Яхшы сәнгати зәвыклы яңа буын тамашачысын тәрбияләргә кирәк; алар театраль, драматик, һәм музыкаль сәнгатьне аңлый һәм бәяли белсеннәр. Әгәр бу эшләр бездә тиешле дәрәҗәдә эшләнгән булсалар, бүгенге Мәскәү трагедиясе булмаган да булыр иде”. Искиткеч! Менә ничек җайлы гына булдырмыйча калырга булган бит аннан соңгы атыш-үтерүләрне. 2014нче елдан соң 7 ел вакыт узды. Хәлнең ничек үзгәргәнен 31нче августта хөкүмәт бүләге алганнан соңгы чыгышында Мария Шукшина бөтен дөньяга яңгыратты. Гафу итегез, стиль хаталары китмәсен өчен мин аның сүзләрен артистканың үз телендә китерәм: “Я благодарю за награду, но чтобы с гордостью носить эту медаль на груди за заслуги перед Отечеством, нужно об отечестве и говорить, говорить правду. А правда в том, что у нас, простите, беда. И в сфере, близкой мне, прежде всего, в культуре. Вирус бескультурья гораздо опаснее, чем модный нынче коронавирус. Опаснее тем, что от него никто не умирает, но выкашивает он целое поколение. Без духовно-нравственной основы не может устоять ни одно государство, ни одна цивилизация, ни одна империя, и примеров исторических тому масса”. Ул шулай ук әхлаксызлык, намуссызлык, милли геройлар булмау, кешеләрнең бер-берсен күрәалмаулары, сөйләм һәм аралашу культурасының бетеп баруы көтелмәгән нәтиҗәләргә, милләтнең бетүенә китерергә мөмкин, диде. Гадәттә, медаль алганнан соң, бүләкләнүчеләр ялагайланып, хөкүмәткә мәдхия җырлый торганнар иде. Ә курыкмас кыю Шукшина хөкүмәтнең астын өскә китерде. Димәк, бу турыда сөйләргә кирәк, пәрдә артындагы чынбарлык ачылырга тиеш. Кухняда гына әйтелә торган сүзләрне хөкүмәт җитәкчеләренә дә әйтергә вакыт җиткән. Тулырак…

Кулымда хезмәт кенәгәм. Пенсиягә киткәндә кулыңа тоттыралар икән аны. Дөрес, минем пенсиягә чыкканга күптән иде инде. Чыкканнан соң да җиде ел эшләдем. Кит дип әйтүче булмады. Хезмәттәшләрем дә “китмә” дип тордылар, җитәкчеләрнең дә миңа китәргә вакыт дип искәрткәннәре булмады. Рәхмәт аларга шуның өчен. Ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты була. Эштән үз вакытыңны белеп, матур итеп китә белергә кирәк.
БӘРӘҢГЕЛЕ ТОРМЫШ



Шунысы куандыра: мин руслар сериалны “ха-ха!” дип күтәреп алырлар һәм, татарлардан бармак төртеп, туйганчы көләрләр дип уйлаган идем. Әмма алай булмады. Киресенчә, татар халкын яклап язылган язуларны күп укырга туры килде. Чөнки фильмның начар эшләнеше алдан уйланылган уңышка китермәде. Ә сериал чыннан да талантсыз яшь режиссер кулына тапшырылган. Рекламаларда кино кат-кат “ел бестселлеры” булачак дип кабатланып торды. Әмма бу юлы реклама да үз эшен эшли алмады. Сериал 30нчы елларда кулакларны себергә сөрү турындагы фильмнардан күпкә көчсезрәк, ялыктыргыч һәм мәгънәсезрәк булып килеп чыккан. Бу чор һәм мондый язмышлар турында искиткеч сериаллар бар инде. Берничә елдан бу кино онытылачак. Декорацияләр дә ялган, артистларның уйнаулары да ышандырмый. Күрегез инде Ангара буендагы өр-яңа такталардан салып куйган корылмаларны. Себер салкыннарында мондый өйләрдә яшәп буламы? Яки Университет янындагы урам чатында җемелдәшеп янган светафор утлары булганмы ул чагында? Улы белән очрашу өчен 14 елдан соң Казанга кайтып төшкән Зөләйханың йөзенә хәтта грим да салмаганнар. Егерме ел элек нинди булган, шулай калган Чулпан Хаматова.
Бу сериалның эшләнеп бетүенә инде бер ел булды. Ләкин аны күрсәтүне нигәдер һаман суза килделәр. Һәм халык өчен иң уңайсыз вакытта экраннарга чыгардылар. Короновирустан бикләнеп өйдә яшәргә мәҗбүр ителгән акчасыз, эшсез һәм психланган Рәсәй халкына тәмугтагы татар хатынының мәхәббәт тарихы бер тиенгә дә кирәк түгел иде. Әмма өйдә утыру сәбәпле, халык аны карарга мәҗбүр булды. Һәм нәрсә күрде: бертуктамый эчүче исерек НКВД начальниклары, хатын-кызларга бәйләнергә торган ерткыч кызылармеецлар, Зөләйха кайнанасының өрәге – явыз Убырлы карчык. Шулар арасында Зөләйха йөри. Кем аның күзләрен ача? Сөяркәсе Игнатовмы? Әгәр сериал азагында күзләре ачылган хатынның эчке кичерешләрен, тетрәндергеч сүзләрен ишетсәк, бәлки бераз тынычланган да булыр идек. Ләкин сорауга җавап табылмады, боларның берсе дә булмады.






