fbpx
13.02.2020

Телемне кисәләр телем-телем… Татар теленә яңа һөҗүм.


                                      Телемне кисәләр телем-телем…

телемне кисәләр

   2020нче елның 5нче феврале минем мәктәптәге хезмәт юлымда кара көнгә әверелде. Шушы көнне мәктәп җитәкчелеге татар теле һәм әдәбиятын укыту программаларын рус теленә тәрҗемә итә башларга кушты. Бу әмер – сыйныф журналына үткәрелгән дәрес темаларын, бирелгән өй эшләрен һәм укучыларның көндәлекләренә язылган өй эшләрен бары рус телендә язарга дигән күрсәтмә белән ныгытылды. Шулай итеп, мин, гомерем буе балаларны татар теле һәм әдәбиятына өйрәткән укытучы,  русчага күчәргә,  хәтта дәрес планнарын да русча яза башларга тиеш булдым. Ата-аналарга кабат ана телен укытуга ризалыкларын белдергән гаризалар яздыру эше башланды…

Телемне кисәләр…Мөгаен, монысы –  татар теленә ясалган соңгы һөҗүм булыр. 2017нче елда Татарстанда узган прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча татар телен укыту ихтыярига калдырылган иде. Шәһәр мәктәпләренең барысында дип әйтерлек татар теле сәгатьләре бетерелеп, факультативка әйләнде. Авыл мәктәпләрендә татар теле сәгатьләре күпмедер сакланып калган иде әле. Инде шуны  бетерү эшенә керештеләр. Саф татар авылларында яшәүче балалар туган телләрендә белем алу хокукыннан мәхрүм ителәләр. Менә шулай итеп телемне кисәләр.

Узган атнада авыл гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татар телен кыскартып, рус теленә бирделәр. Гомумән, мәктәпләрдә моннан соң  “татар теле” дигән сүзне куллану рөхсәт ителмәячәк. Ул “родной язык” дип йөртелергә тиеш була. Шулай итеп мин “родной язык” укытучысы булып калачакмын. Расписаниеләрдән татар теле дигән сүзне алып ташлау татарлыкны бетерүнең мәкерле алымы, соңгы юлы.  Кемнәр курка, нәрсәдән куркалар? Һич аңлап бетереп булмый. Патша заманында шәһәр бакчаларына “татарларга һәм этләргә керергә ярамый” дигән язулар эленеп торган. Тагын шул заманга калдыкмыни?

Телемне кисәләр телем-телем…Минем туган телем эт көненә төште. Нәкъ шушы ук көнне балалар бакчаларында документ тутыру эшләре бары рус телендә генә булырга тиеш дигән күрсәтмәләр бирелгән.  Европа илләрендә бу хәлгә, гомумән, ышанмыйлар.  Әмма бу чынбарлык, бу куркыныч төш түгел. Илдә көпә-көндез , бөтен дөнья каршында, татар теленә ачыктан ачык геноцид үткәрелә. Рәсәйдә халык саны буенча икенче урында торган татарларның сөйләм теле, әдәби теле юкка чыгарыла.

Бүген татар теле, татар китабы; иртәгә татар җыры, татар биюләре; аннан татар театры, матбугаты, телевидениесе… Болай барса, гасыр уртасына татар теле үле телгә әйләнәчәк.   Кайбер “акыллыбашлар” татар телендә өйдә сөйләшергә кирәк диләр. Телне саклау кирәклеген әйтергә курыккан Шаһгалиләр сүзе бу. Татар телен юкка чыгаруга керткән өлешләре өчен аларга тәре суккан орденнар, медальләр бирелер. Тарих тузаны барысын да каплар.

Татарны бетерү сәясәте Рәсәйдә искиткеч оста уйланылган мәкерле план буенча алып барыла. Паспортта милләт сүзен бетереп яки халык санын алганда татарларны төркемнәргә бүлгәләп кенә татарны бетерә алмадылар.  Ә менә телен бетереп, аны бүтән кавем телендә сөйләшергә мәҗбүр итеп булганлыгы расланды. Моңа күп яктан татарлар үзләре  ярдәм иттеләр.  Теле булмаган халык – ул инде халык түгел. Ул – маңкорт. Җитәкчеләргә дә, депутатларга да татар теле кирәк түгел. Ә бәлки ул халыкка да кирәк түгелдер?.. Шулай булса – бу инде фаҗига. Милләт фаҗигасе.

Татар теленә һөҗүм көчәйгән чорда газеталарда кулына Әлифба китабы тоткан, авызы җеп белән тегелгән кыз сурәте еш пәйда була. Укучы бала телне бетерү сәясәтен әле аңлап та бетермәскә мөмкин. Шәһәр мәктәпләрендәге күп балалар татар теле сәгатьләре бетерелүен шатланып кабул иттеләр. Татар теленә, әдәбиятына кызыксыну тудырып, мәхәббәт тудыра алмаган, юньле укыту программалары, дәреслекләр төзи алмаган галимнәр, методистларның уңышсыз хезмәт нәтиҗәсе бу. Балаларның авызларын җеп белән тегүне күрсәткән рәсемнәргә каршы мин. Ул бала урынында татар язучылары, җырчылары, артистлары булырга тиеш. Биш-ун елдан ул язучыларның китапларын укыр кеше, җырчыларның җырларын тыңлар кеше калмаячак.

Ни өчен шундый төгәллек белән әйтәмме?  2012 елның 19 декабрендә Путин “Россия дәүләт  милли  сәясәте стратегиясе”нә кул куйган иде. Документтан күренгәнчә, Русия дәүләтенең милли сәясәт өлкәсендә төп максаты – гомумрусия ватандашлык бердәмлеген ныгыту  ягъни, «русиян милләте, русияле милләт» булып берләшү тора.  Русиянең урыс булмаган халыклары   урыс милләте, урыс мәдәнияте, урыс аңы (коды), урыс теле тирәсендә укмашырга һәм нәтиҗәдә бердәм бер милләт –  россиян милләтен тәшкил итәргә тиеш булалар. Планның срогы 2025нче ел. Димәк,татар милләтенә яшәп калу өчен биш ел вакыт калган… Бу планны тулы институтлар тормышка ашыра, аның өчен миллион сумнар тотыла. Срок якынлашкан саен эшләнгән эшләр күбрәк тикшереләчәк, рус булмаган халыкларга һөҗүм көчәйгәннән көчәячәк. Бүгенге прокуратура тикшерүләре мәктәпләрдә татар теле тулысынча бетерелгәнче алып барылачак.

Телемне кисәләр. Татар китапларын русчага тәрҗемә ителгән булса гына бастырачаклар. Шушыңа охшаган  фикер инде берничә ел элек зур трибуналардан яңгыраган иде. Ялгышмасам, Татарстан Мәдәният министрлыгының февраль башында  (2017нче ел) узган коллегиясе утырышында рус телендә чыгыш ясаган министр  мәктәпләрдә татар әдәбиятын урыс телендә укыта башларга чакырды! Аның сүзләренә хилафлык килмәсен өчен сүзләрен русча китерәм:  “Учитывая многочисленные обращения родителей о сложности изучения русскоязычными учениками татарской литературы на языке оригинала, мы считаем возможным часть татарской классики давать детям в переводе”.

Күрәсезме, татарлар ничек булдыра!  Юкса, моңарчы бер генә халыкның да мәгариф тарихында мондый вәхшилекнең булганы юк иде әле. Патша заманында да гимназияләрдә хәтта үле тел булган латин, борынгы юнан әдәбиятларын оригиналда укыганнар. Немец-фашистлар үзләре басып алган җирләрдә халыкның телен бетермәгәннәр, шул җирле телдә аралашырга тырышканнар. Сатлык морзалар язмышы тагын кабатлана. Мәскәү абзыйлары татар теленә чабыласы балтаны менә шулай татарларның үзләренә тоттыралар…

Рус империясендә ни өчен татар теленнән шулкадәр курыкканнарын аңлап бетереп булмый. Руслар барыбер хакимлек итүче милләткә әверелә алмаячаклар. Бүгенге коррупция, фәхеш, ялган, хәерчелеккә баткан милләт башка милләтләргә   юл күрсәтүче, әйдәп баручы үрнәк халык була алмый. Ут һәм кылыч аша үткән, чукындырган чагында да иманын сатмаган татар халкына Аллаһы тәгалә империячел һөҗүмнәрдән саклану юлын табарга булышыр әле.

                                                                                                                                    Фәрит Вафин

Шәрехләү