27.08.2019

“Кыш Бабай бүләге” темасына шөгыль конспекты


Кыш Бабай
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомум үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе  Хаертдинова Гөлназ Илгизәр кызы.  Тема.Социаль-коммуникатив үсеш  белем бирү өлкәсе буенча икенче кечкенә ясле төркемендә  “Кыш Бабай бүләге” темасына шөгыль конспекты.

Кыш Бабай бүләге. Максат.  Күз алдында еш була торган әйберләрнең  исемнәрен һәм аларның кайбер хәрәкәтләрен белдерә торган сүзләр исәбенә балаларның сүз запасын арттыруны дәвам иттерү. Әйберләрнең нинди булуын (зур,кечкенә), кайда урнашуын (шкафта) белдерә торган сүзләрнең мәгънәсенә төшендерү. Олылар әйткәнне аңларга һәм алар кушканны тыңларга өйрәтүне дәвам итү.

Кайбер күренешләр арасындагы иң гади сәбәп бәйләнешләре турында аңлатма бирү (урамда әле салкын кыш, шуңа күрә кешеләр  бүрек, итек, тун кигәннәр; Кыш бабай да килә). Уеннар вакытында балаларның хәрәкәт активлыгын, тою-сиземләү сәләтен, күзаллауларын, олылар белән үзара сөйләшеп аңлашу осталыкларын үстерү. Диалогик сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып бару.

Шөгыль барышы.Тәрбияче. Исәнмесез балалар. Сезне күрүемә мин бик шат. Ягез әле танышыйк. (Һәрбер баладан исемен сорау). Таныштык та. Уен уйнап алабызмы? (Бармак уены уйнала).(Ат, кыңгырау шалтыраган  тавышлар килә. Кыш бабай һәм Кар кызы тәрәзәгә килеп күренәләр,сәламлиләр).

Тәрбияче. Балалар,Кыш бабай һәм Кар кызы сезнең кебек акыллы балаларга бүләкләрен таратып йөри ахры. Әйдәгез, без дә Кыш бабай һәм Кар кызын сәламлик. (Кыш бабай, Кар кызы китәләр. Ат, кыңгырау тавышлары янәдән ишетелә.  Серле көй  уйный). Күрегез , Кыш бабай белән Кар кызы бүләкне тәрәзә төбенә куеп киткәннәр . (Капчыкны алып карау. Капчыктан берәм-берәм уенчыкларны чыгару).

Тәрбияче  уенчык  аюны алып   – Бу нәрсә?- дип сорый. (Балаларның җаваплары).

-Әйе, аю. Ә без аю турында берәр шигырь беләбезме? (Р.Харисның “Лап-лап” шигырен  күмәкләп сөйлиләр). Булдырдыгыз. Ә безнең бүлмәдә тагы аю бармы?(Балаларның җаваплары. Теләгән бала аюны алып килә). Балалар карагыз әле,кайсы аю зур,ә кайсысы кечкенә?(Балаларның җаваплары.Аюларны чагыштырып карап җавапны дәлиллибез).

Алсу , синең дә капчыктан уенчык аласың киләме?(Бала килеп уенчык ала).

Нәрсә алдың? (Мәсәлән, ат уенчыгын  ала).

Балалар,бу нәрсә? (Балаларның җаваплары. Активлаштыру).

Ат турында без җыр беләбез бит. Җырлыйбызмы? (“Минем атым” җыры  хәрәкәтләр белән башкарыла).

Булдырдыгыз,молодцы. Кемнең капчыктан уенчык аласы килә? Булат аласы килә ди. (Бала песи уенчыгын ала). Без песи турында шигырь  беләбез бит. Ягез, сөйләп күрсәтик. (Р.Миңнуллин “Мияу!” шигырен бергәләп сөйлиләр һәм песине сыпыралар).

Капчык эченнән әллә нәрсә тавышы ишетелә. (Тәрбияче шалтыравыклар ала). Менә нәрсәләр шалтырый икән… Бу нәрсә? (Балаларның җаваплары).Шалтыравыклар белән нәрсә эшлибез? (Балалар шалтыравыкны шалтыраталар). Эйдәгез җырлап, биеп алыйк. (М.Бикбова музыкасы һәм  сүзләре “Шалтыравык”  җыры хәрәкәтләр белән башкарыла).

Бигрәк акыллы балалар йөри безнең бакчага,молодцы.(Эт өргән тавыш ишетелә).

Нәрсә тавышы ишетелә? (Балалар  җаваплары). Кайда икән? Эзлик эле үзен.(Балалар капчыктан алып бирәләр).

Эт турында шигырь сөйлибезме? (М.Җәлил “Маэмай” шигырен бергәләп сөйләү). Молодцы.

Капчыкта уенчыклар эле бетмәде. Бигрәк юмарт инде Кыш бабай. Сезне бик ярата. Күрегез әле, безнең туп белән уйнарга яратканны белеп тагы бер туп җибәргән. (Тәрбияче туп сүзен кабатлата).Туп турында без җыр беләбезме? Җырлыйбызмы? (“Матур туп” җыры хәрәкәтләр белән башкарыла). Булдырдыгыз,молодцы. Балалар, безнең булмәде  туплар кайда саклана әле? (Балаларның җаваплары).  Наилә,кечкенә тупны алып кил әле. (Бала тупны алып килә. Тупларны зурлыклары буенча чагыштыру.”Зур,кечкенә” сүзләрен кабатлау). (Серле көй тавышы ишетелә).

Балалар, әле  Кыш бабайның  тылсымлы капчыгынды татлы күчтәнәче  дә бар икән. Хәзер уенчыкларны  киштәләргә урнаштырып , кулларыбызны юып күчтәнәч белән сыйланыйк. Ә Кыш бабабызга  кычкырып рәхмәт әйтик. Ул безне һичшиксез ишетәчәк,чөнки  тәрәзәдән һәрвакыт күзәтеп тора. (Балалар рәхмәт әйтәләр. Кыш бабайның балаларны мактаган тавышы ишетелә).

 

Дүртаяклы дусларыбыз. 4 сыйныф. Технологик карта.


Дүртаяклы дусларыбыз
Яр Чаллы шәһәренең муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең туган тел һәм әдәбият укытучысы  Гомәрова Әлфия Юныс кызы. Тема. Дүртаяклы дусларыбыз (4 нче сыйныфта укучы рус балалары өчен уздырылган дәреснең технологик картасы)

 

Предмет: туган тел. Сыйныф: 4Ирешәләчәк белем нәтиҗәләре буларак теманың максатлары:

Предмет нәтиҗәләре: 1.П,3.П,6.П

тема буенча өйрәнгән лексиканы искә төшерү; сөйләм үрнәкләрен камилләштерү; аларны сөйләмдә куллана белү.

Метапредмет нәтиҗәләре: 1.М,4.М,8.М,9.М,10.М

Шәхси үсеш нәтиҗәләре:2.Ш,7.Ш,11.Ш

Дәреслек(УМК): Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова, Л.Ә Гыйниятуллина. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.
Дәреснең темасы: Дүртаяклы дусларыбыз
Дәреснең тибы: кабатлау, ныгыту
Дәресне җиһазлау: Презентация Power Point – “Дүртаяклы дусларыбыз”,тест, таблица”Охшаш һәм аермалы яклар”, перфокарта

 

Укыту нәтиҗәләре буларак дәрес максаты, максатка ирешү дәрәҗәсе:

“Дүртаяклы дусларыбыз” тема буенча өйрәнгән лексиканы белү,аны сөйләмдә куллану

Планлаштырылган нәтиҗәләрНәтиҗәләрне бәяләү буенча эш төрләре
Белем: “Дүртаяклы дусларыбыз” тема буенча өйрәнгән лексиканы искә төшерүА3 форматындагы  кәгазьгә  тема буенча белгән сүзләрне,сүзтезмәләрне яздыру
Аңлау: Алынган белемнәрне төрле формада күзаллауТабышмаклар җаваплар табу,перфокарталар белән эш
Куллану: Үрнәк буенча төрле күнегүләрне эшләүТест сорауларына җавап бирү, диалог төзү
Анализ: Алынган белем нигезендә яңа белемнәрне ачуОхшаш һәм аермалы якларны табып,таблицаны тутыру
Синтез: Бер хайван турында сөйләргә өйрәнүМонолог
Бәяләү: Тәкъдим ителгән сораулар буенча сөйли белүПлан буенча сөйләү
Планлаштырылган нәтиҗәләрНәтиҗәләрне бәяләү буенча эш төрләре
Белем: “Дүртаяклы дусларыбыз” тема буенча өйрәнгән лексиканы искә төшерүА3 форматындагы  кәгазьгә  тема буенча белгән сүзләрне,сүзтезмәләрне яздыру
Аңлау: Алынган белемнәрне төрле формада күзаллауТабышмаклар җаваплар табу,перфокарталар белән эш
Куллану: Үрнәк буенча төрле күнегүләрне эшләүТест сорауларына җавап бирү, диалог төзү
Анализ: Алынган белем нигезендә яңа белемнәрне ачуОхшаш һәм аермалы якларны табып,таблицаны тутыру
Синтез: Бер хайван турында сөйләргә өйрәнүМонолог
Бәяләү: Тәкъдим ителгән сораулар буенча сөйли белүПлан буенча сөйләү
Тулырак…

Коръәндә дөреслекне исбатлаган 10 фәнни ачыш


Коръәндә
Коръәндәге 10 фәнни ачыш. Коръәнне могҗиза дип атау очраклы түгел. Коръәндә сурәтләнгән күп кенә күренешләр, вакыт узгач, фәнни яктан исбатлана.  

  1. Адәм баласы судан бар ителгән

Коръәндә язылган: “Аллаһ җир йөзендә булган барча җан иясен судан халык кылды, ул хайваннарның ‎ кайберләре корсагы өстендә йөрер, вә кайберләре ике аяк өстендә йөрерләр, вә ‎ кайберләре дүрт аяк өстендә йөрерләр, Аллаһ үзе теләгән мәхлукларны халык кылыр, ‎ бит Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитә”. ‎ (“Нур” сүрәсе, 45 аять).

Суның яшәү чыганагы, җирдә тереклек судан яралганын хәзер мәктәп укучылары да белә. Организм күзәнәкләрдән тора, ә күзәнәкләр нигездә – су. Әйтик, цитоплазманың 80%ы – су. Бу факт микроскоп уйлап табылганнан соң гына ачылган. Цитоплазма лаборатор шартларда тикшеренелә һәм, Коръән иңдерелгәннән соң күп гасырлар узгач, фәнни басмаларда сурәтләнә.

  1. Бармак эзләренең уникальлеге

Коръәндә Аллаһның кешенең бармак очларын кабат кайтарырга кодрәте җитүе турында әйтелә. Ногманида: “Әйә көче җитүчеләрдән без кешенең черегән кечкенә бармак сөякләрен бер-берсенә ‎ кушарга”. (“Кыямәт” сүрәсе, 4 аять).‎ ‎

Һәр кешенең бармак очларының рәсеме уникаль һәм беркайчан да кабатланмый. Хәтта ДНК структурасы бер үк төрле булган игезәкләрнең бармак эзләре аерыла. Һәр кешенең бармак очларында аның шәхси мәгълүматлары яшерелгән. Бу – кеше шәхесен билгеләүнең бердәнбер дөрес ысулы. Галимнәр кешенең бармак төзелешенең әлеге мөһим үзенчәлеген 19 нчы гасыр ахырында гына ачыклаган.

  1. Нефтьнең барлыкка килүе

Коръәннең “Әгълә” сүрәсендә “Ул көтүлекләр үстерде, аннары аларны кара чүпкә әйләндерде”, – дип языла. Ногманида: “Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды”. (“Әгълә” сүрәсе, 5 аять).

Нефть барлыкка килүнең сәбәбе – микроорганизмнар, диңгез хайваннары һәм үсемлекләр калдыкларының черүе. Сүрәдә нефть формалашуның этаплары белән параллель булган өч шарт турында сүз бара. “Үләннәр” (органика), черек калдыклары, кара төс. Бу нефть барлыкка килү процессының өч өлеше.

  1. Бер-берсенә кушылмас дәрьяләр

“Аллаһ берсе татлы, берсе тозлы ике диңгезне янәшә агызды.‎ ‎Аларның арасында Аллаһуның кодрәт пәрдәсе бардыр, сулары кушылмас”. (“Әр Рәхман” сүрәсе, 19-20 аятьләр).

1962 елда Баб-эль-Мандеб бугазында – Аден култыгы һәм Кызыл диңгез кушылган җирдә, Кызыл диңгез һәм Һиндстан океаны сулары кушылмавы ачыклана. Су булсалар да, алар бер-берсе белән кушылмый, һәркайсы үзенчәлеген саклый. Аннары Урта диңгез суларын тикшерәләр. Шул ук хәл Атлантика океанында да ачыклана. Бу ике су инде меңләгән ел янәшә ага. Һәм алар күптән инде кушылырга тиеш кебек. Әмма аларның һәрберсе үз сыйфатларын саклап кала.

Егерменче гасырның соңгы чирегендә физиклар диңгезнең гаҗәеп үзлеген ачыклый һәм аны фәнни яктан аңлата. “Өслекле тартым” дип аталган физик көч булу сәбәпле, күрше диңгез сулары кушылмый.

  1. Тауларның һәм континентларның хәрәкәтләнүе

“Син урыннарында таза торалар дип уйлаган тауларны ул көндә күрерсең, болытлар ‎ кеби күктә очып йөрерләр, бу эш һәр эшне мәхкәм кылучы Аллаһ ишедер. Аллаһ ‎ сезнең кылган эшләрегездән, әлбәттә, хәбәрдардыр”. (“Кырмыска” сүрәсе, 88 аять).

Таулар селкенмәс кебек тоелса да, хәрәкәттә. Әмма елына берничә сантиметр, миллиметр күченгән тауның хәрәкәтләнүен шул таулар янәшәсендә яшәгән кешеләр дә гадәти күзәтү нәтиҗәсендә генә ачыклый алмый. Әмма Җир шары тарихыннан чыгып карасак, таулар, материклар даими рәвештә үзгәреп торган.

Таулар хәрәкәте җир кабыгының хәрәкәтләнүенә бәйле. 20нче гасырда яшәгән Альфред Вегенер беренче кыйтгаларның бер-берсе белән янәшә булуы һәм аларның хәрәкәте нәтиҗәсендә хәзерге урыннарына урнашуын фаразлый. Көнбатыш полюста шартлыча “Пангеа” дип аталган бер кыйтга була. Ул 180 миллион ел элек ике өлешкә бүленә. Төрле чорда бу ике өлеш – Гондвана белән Лаурасия вак-төяк өлешләргә бүленгән. Гондвана – хәзерге Африка, Австралия, Антарктида һәм Һиндстанга әйләнә. Лаурасия – Европа, Төньяк Америка һәм Азия.

Россия ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасының өлкән укытучысы Рөстәм Иззетов: “Таулар җир кабыгын тәшкил иткән плитәләр бәрелешү аркасында барлыкка килә. Ул күптән үк Коръәндә язылган булган. Аллаһның китабында язылган: “Дәхи Без җир өстеңдә басып торган тауларны кыйлдык, аның белән җир ‎ селкенмәсен өчен вә ул тауларда киң юллар кыйлдык, кешеләр барасы җирләренә ‎барсыннар өчен”. (Пәйгамбәрләр сүрәсе, 31 аять).‎ ‎ Бу аятьтә тауларга бәйле тагын бер әйбер – җир тетрәү турында сүз бара”.

  1. Кара упкын (черная дыра)

“Тәхкыйк вәгъдә ителмеш кыямәт булачактыр.‎ ‎‎ ‎Әгәр йолдызларның нуры сүнсә”. (“Мүрсиләт” сүрәсе, 7-8 аятьләр). Коръәндә үлгән йолдызлар урыны турында да хәбәр ителә. “Ул Тарыйкның нинди икәнен сиңа нәрсә белдерде?‎ ‎Ул Тарыйк раушән ялтыраучы йолдыздыр”. (“Тарыйк” сүрәсе, 2-3 аятьләр).

20нче гасырда космик күренешләргә бәйле бик күп гаҗәп ачышлар ясалган. Шуларның берсе – кара упкынны ачу.

Кара упкын – энергетика зарядын югалткан һәм кире процесс башлаган, ягъни үз эченә кысылган йолдыз. Йолдыз урынында чиксез тыгызлык гравитация кыры барлыкка килә. Шул сәбәпле, кара упкыннар хәтта иң куәтле телескопларда күренми. Билгеле, җиденче гасырдагы гарәпләр космоста кара упкыннар барлыгын берничек тә белә алмаган.

“Кара упкын” гыйбарәсен (black hole – черная дыра) инглиз галиме Джон Митчелл 1767 елда тәкъдим итә.

  1. Тимернең җиргә космостан эләгүе

“…Һәм ‎ тимер иңдердек, ул тимердә төрле кораллар вә техникалар ясар өчен тазалык, ныклык ‎бар, вә ул тимердә кешеләргә куп файдалар бардыр…”. (“Тимер” сүрәсе, 25 аять).

Тимер Җир составының 5 процентын тәшкил итә. Әмма шундый югары проценты булуына карамастан, ул Җирнең үзендә булмаган. Тимер рудасының барлык запаслары Җиргә галәмнән эләккән. “Тимер” сүрәсенең 25нче аятендә тимер турында “иңдерелде” диелә. Димәк, ул кешегә файдалануга бирелгән.

Галимнәр тимернең Кояш системасына космостан керүен ачыклаган. Кояшның температурасы тимер килеп чыгу өчен җитәрлек түгел. Тимер югары температура шартларында гына барлыкка килә. Күп күп еллар элек Җир метеоритлар белән атакаланган. Алар эчендә тимер булган.

  1. Дөньяда бар нәрсәнең парлы булуы

“Җир үстергән һәрнәрсәләрне вә кешеләрне, вә кешеләр белми торган нәрсәләрне ‎ һәммәсен дә ирле-хатынлы итеп төзүче Аллаһ һәр кимчелектән пакь”. (“Йәсин” сүрәсе, 36 аять).

Коръәндә һәрнәрсәнең парлы булуы турында әйтелә. 1933 елда Квант механикасына нигез салган инглиз физигы Поль Дирак бу ачышы өчен Нобель премиягә лаек була. Ул табигатьтә барлык матдәләрнең парлы булуын раслаган. Бу ачыш “аннигиляция һәм парлы туу” дигән исем алган. Бу фәнни факт турында җиденче гасырда иңгән Коръәндә язылган булган.

Ботаниклар 100 ел элек кенә үсемлекләрнең парлы булуын ачыклаган. Җиләк-җимешләр, мәсәлән, хатын-кызлар һәм ир-атлар структурасына ия.

Бу хәл “Күк күкрәү” сүрәсендә дә хәбәр ителә: “Ул – Аллаһ яратты җирне вә анда зур таулар һәм дәрьяләрне бар итте һәм дә һәр ‎ җимешләрдән ике төрлене яратты”. (Күк күкрәү сүрәсе, 3 аять).

  1. Ана сөтенең үзенчәлеге

“Әниләр балаларын тулы ике ел имезергә тиеш” (“Сыер” сүрәсе, 233 аять).

Фән ана сөтенең бала үсеше өчен кирәкле составта булуын ачыкый. Кешелек бала үсеше өчен идеаль булган катнашманы әлегә кадәр ясый алмады. Сабыйның сәламәт үсеше һәм интеллектуаль үсеше өчен аның ана сөте белән ике ел дәвамында ашату идеаль булып тора. Педиатрлар егерменче гасырда шушы ачышка килә.

Бу Коръәндә Аллаһы Тәгалә тарафыннан 14 гасыр элек хәбәр ителгән.

  1. Балчыктан яратылу

“Мин балчыктан Адәмне халык кылачакмын. Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан кертеп тергездем, фәрештәләр Адәмне зурлап сәҗдәгә бардылар”. (“Сад” сүрәсе, 71-72 аятьләр).

Бүген галимнәр кеше организмының тукымаларында 26 элемент булуын төгәл белә. Өстәвенә, аларның 6 сы бик зур процент нисбәтендә: углерод (C), водород (H), кислород (O), азот(N), фосфор (P) һәм күкерт (S). Санап үтелгән 6 элемент кеше тукымасының 95% ын тәшкил итә. Кеше организмы тукымаларының төп өлешен тәшкил итүче органик булмаган химик элементлар җирдә зур өлешне тәшкил итә. Шуннан чыгып, кеше балчыктан ясалган дип әйтергә була. “Аллаһ Адәмне янган кирпеч кеби кипкән балчыктан халык кылды”.‎ (“Әр Рәхман” сүрәсе, 14 аять).

“Иң яхшы керамик эшләнмәләр ләмнән әзерләнгән. Ләм, ком белән балчык булмаса электроника да тумас иде. Ул – яхшы катализатор. Ләмнең үзлекләре бетмәс-төкәнмәс күп”, – дип аңлатты Россия ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасы укытучысы Рөстәм Иззетов.

Чыганак: https://intertat.tatar/din/-kor-nd-ge-10-f-nni-achysh/

2019 елның БДИ нәтиҗәләре куандырамы, елатамы?


БДИ

Автор: Айзилә Сабирова

16 июль көнне ТРның Министрлар кабинетында 2019 ел чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе турында брифинг үткәрелде. Татарстанның премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов быелгы имтиханнарның нәтиҗәләре, үткәрү үзенчәлекләре турында журналистларга сөйләде.

БДИ 27 нче майдан 1 июльгә кадәр дәвам итте. Аны үткәрү буенча 83 пункт, ә 9 сыйныфлар өчен 141 пункт эшләде. 2019 елда имтихан үткәрү пунктлары һәм Мәгълүматны эшкәртү региональ үзәгенең технологик һәм оештыру әзерлеге тулы күләмдә тәэмин ителде. 2019 елгы БДИда – 2018 дәге кебек үк, имтихан материалларын аудиториядә бастырып чыгару һәм имтиханнар үткәрү пункты штабында җаваплар бланкларын сканлау технологиясе кулланылды. Барысы да стационар металлорамкалар, онлайн режимда видеокүзәтү белән җиһазландырылды. Имтиханның дөрес барышын күзәтүдә вуз һәм колледжларның 558 студенты актив катнашкан. БДИ үткәрүенә уку порталында дистанцион белем алган 6348 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.

Быел 16330 чыгарылыш сыйныф укучысы дәүләт йомгаклау аттестациясен узган, ә БДИны 15976 укучы тапшырган. 2019 нчы елда Татарстан Республикасында дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югары булып чыкты. Француз һәм кытай теле белән генә алга барыш күзәтелмәде. Өч ел дәвамында информатика һәм инглиз телен сайлап алган укучылар саны арта. 2018 елдан башка фәннәр буенча катнашучылар саны кимүе күзәтелә. Бу исә югары уку йортларына керү өчен кирәкле фәннәр генә сайлап алынуы турында сөйли. Татарстанда имтихан тапшыручыларның математика профиль (60,07%), физика (25,48%) һәм химия (16,0%) өлеше зур. Информатика, биология, чит телләр тапшырган өлеше гомумроссия күрсәткеченнән аз гына түбәнрәк. Россия буенча география (1,13%), рус әдәбияты (4,91%), җәмгыять белеме (38,7%), тарих (9,96%) тапшыручылар өлеше шактый түбән.

100 баллга бәяләнгән имтихан эшләре дә артты. Нәтиҗәләр буенча, Татарстанда барлыгы 181 укучы имтихан эшләрен 100 баллга биргән. Бер фәннән – 170, икесеннән – 10 бала. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы Рамиль Баһавиев – Татарстанда өч фәннән 100 балл җыйган бердәнбер кеше. Ул рус телен, информатиканы һәм физиканы 100 гә, математиканы 99 га биргән. Шуны искәртеп әйтергә кирәк: 11 ел буе Рамиль татар телендә белем алган. Иң күп балл җыйган нәтиҗәләрне Казан мәктәпләре – 94, 25 – Чаллы, 10 – Яшел Үзән, 9 – Әлмәт һәм Бөгелмә районнары, 6 – Түбән Кама районы, 5 – Югары Ослан районы, 4 – Лениногорск районы, 3әр – Әгерҗе, Азнакай, Алабуга, Зәй, Чистай районнары, 2әр – Балтач, Мамадыш, Саба, Спас районнары, 1әр – Чүпрәле, Кама Тамагы, Нурлат, Тукай, Чирмешән районнары күрсәтте.

Апелляциягә бирүчеләр 2019 елда артты. Күп очракта сәбәбе техник яктан җитешсезлекләр, бланклар тутыруда чыккан хаталар булды. БДИ буенча каралган апелляция анализы, тулаем алганда, Республика предмет комиссиясе экспертлары тарафыннан эшләрне бәяләүнең объективлыгын раслый. Канәгать калган апеллянтлар арасында, нигездә, югары нәтиҗәләргә ирешкән бердәм дәүләт имтиханнарында катнашучылар, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар бар.

Кызганыч, 239 чыгарылыш сыйныф укучысы кирәкле баллны җыймыйча, имтиханны бирә алмады. Аларның барысына да 24 һәм 26 июньдә кирәкле фәнне яңадан тапшыруга рөхсәт бирелгән иде. Төп чорның резерв көннәрендә яңадан тапшыру нәтиҗәләре буенча 18 чыгарылыш сыйныф укучысы гомуми белем турында аттестат алмаячак: 1 кеше рус теле, профильле дәрәҗәдәге математика буенча 2, база дәрәҗәдәге математика буенча 15 чыгарылыш сыйныф укучысы. Шул рәвешле 2019 елда аттестат алмаганнар саны 2018 ел белән чагыштырганда ике ярым тапкырга кимеде. БДИ вакытында кагыйдәләрне бозу да күзәтелгән: сәгать 11:00 соң имтихан башлау һәм кесә телефоны, “шпаргалка” аркасында куып чыгару. Тугызынчы  сыйныфтан – 3, унбердән – 2 кеше имтихан үткәрү урыныннан китәргә мәҗбүр булган.

Физкультурадан сюжетлы уен-шөгыле. Мәктәпкәчә балалар өчен.


физкультурадан сюжетлы уен
Татарстан   Республикасы  Саба муниципаль    районы  ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 4 нче  “Кыңгырау» балалар бакчасы мәктәпкәчә белем  муниципаль бюджет учреждениесенең 1 нче категорияле физик  культура тәрбиячесе  Гараева Әлфия Мубарак кызы. Тема:  Физкультурадан сюжетлы – уен  шөгыле .

Максат:  Балаларның сәламәтлеген физик яктан саклау һәм ныгыту.

Бурычлар:

1.Уен формасында йөрү, предмет аркылы сикерү, ыргыту күнекмәләрен ныгыту.

  1. Балаларның танып-белүләрен сюжетлы- уен ярдәмендә үстерү.
  2. Спортка, физик күнегүләргә мәхәббәт тәрбиячләү.

Материал: гим.скамейка, кар бөртекләре, кар йомарламы, корзина.

-Хәерле иртә,балалар! Балалар бүген бездә бик күп кунаклар, әйдәгез апалар белән исәнләшик.

Балалар жавабы

– Балалар, бакчада яңа көн башланды.

Әйдегез, бер-беребезгә елмаеп, көнне сәламлибез.

Исәнме көн, саумы көн,

Синнән яктылык алыйк.

Бер-беребезгә таратыйк,

Гел тату, сәламәт, булыйк.

Тәрбияче: Балалар мин бакчага килгәндә хат ташучы конверт бирде.Шул конверт эчендә телеграмма. Беләсезме ул кемнән килгән? Лапландиядә  яшәүче кар бабайдан. Аның кар бөртекләреннән чыршы бизисе килә , ләкин аның бизисе матур кар бөртекләрен кар патшабикәсе яшереп куйган. Кар бабайга кар бөртекләрен табарга булышабызмы?

Балалар  җавабы.

– Әйдәгез алайса тизрәк юлга кузгалыйк.Сез  сәяхәткә барырга әзерме?

-Әйе.

– Юлга без ничек әзерләнәбез? Күрсәтик әле. Анда бик салкын, шуңа безгә җылы итеп киенергә кирәк.

Массаж ясау.”Юлга жыену»

Чалбар киябез(носки, аякларны сыпыру)

Кофта киябез (кулларны сыпыру, эчне).

Баш киеме киябез (башны сыпыру,шарф бәйләү).

Куртка тоймәләү.

Сез әзерме? Эйдәгез юлга кузгалдык.Уен “Эздән-эзгә басып йөрү”. Юл буйлап , бер-бер артлы, минем арттан барабыз.Сукмактан кырыйга чыкмыйбыз, аяклрыгыз  карга батмасын. Кар өемнәре аша барабыз. (аякларны күтәреп йөрү).Кар өеменә егылмас өчен, йөгереп үтик. Алда урман. Агачлар арасыннан елан кебек  барабыз. Йөрү.

Менә Лапландиягә килеп җиткәнне сизми дә калдык.

-Балалар, карагыз әле тирә-якка, монда ничек матур. Нәрсәләрдер елтырап күзне чагылдыра. Бу кар бөртекләре түгелме соң? Моны мөгаен кар патшабикәсе яшереп куйгандыр.  Иркен итеп , ара калдырып басабыз һәм кар бөртекләре  бн җылынып , уйнап алабыз.

1.Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла. Кар бөртеге өскә- аска. Куллар яннан өскә күтәрелә, кар бөртеге алмаштырыла.

  1. Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла. Кулларны  уңга(сулга) сузу.
  2. Б.т.: куллар билдә, үкчәләр бергә . аяк очлары ачылган. Кар бөртеге җиргә төшә -чүгәләү, басу-җирдән күтәрелә.

4  Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла.Алга иелү , куллар алга сузыла.

  1. Сикерү.

Сулыш алу күнегүе. “Кар бөртеге очыру”

Хәзер кар бөртекләрен миңа биреп торыгыз, чыршы янына барып җиткәч, бергәләшеп чыршыны бизәрбез.

-Балалар, әле  монда кар бабай күренми. Әйдәгез алга таба юлыбызны дәвам итик.  Без кар бабай янына тиз генә барып җитмәсен өчен, кар патшабикәсе каршылыклар ясап куйган. Шул каршылыкларны үтәгәч кенә, без юлыбызны дәвам итәчәкбез. Балалар, карагыз әле, алда кар өемнәре, без аны ничек үтә алабыз?

Балалар җавабы:

-Дөрес , без аны ике аякта сикереп чыгабыз.Ә монда күпер. Без аннан дүрт аяклап барабыз.

-Булдырдыгыз балалар , бөтен каршылыкларны үтеп чыктык. Ә менә монысы инде,  кар бабайның чыршысы . Әйдәгез хәзер кар бөртекләре белән чыршыны бизәп куйыйк.Менә ничек матур булды.

-Карагыз әле, кем бу? Тулырак…

Уен аша бала тәрбияләү. Кече яшьтәге балалар белән эш.


уен аша бала тәрбияләү
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 4 нче  “Кыңгырау” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Хамидуллина Резеда Ринат кызы. Тема: Уен аша бала тәрбияләү (кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру)

Авторның бу темага тагын язмасы бар: Сюжетлы уеннар уйныйбыз

 Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бүгенге мәктәпкәчә белемнең төп юнәлеше. Балалар бакчалары педагоглары яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле методларын эзлиләр, балаларның физик, интеллектуаль һәм шәхси үсешен тәэмин итүгә, иҗат мөмкинлекләрен үстерүгә зур игътибар бирәләр.

    Соңгы елларда мәгариф өлкәсендәге тирән үзгәрешләр балалар бакчалары алдында да яңа тәләпләр куя. Балаларны шәхес буларак үстерү ,аларда мәктәптә белем өчен кирәкле психологик процесслар – күзәтүчәнлек, хәтер, логик фикерләү сәләте, шулай ук әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычлары игътибар үзәгенә куела.

Ә менә иң кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен ничек планлаштырырга соң?

  Иң кече яшьтәге чор- ул кешенең физик, психик, шәхес буларак үсешенә нигез салыну чоры.

Нәкъ менә шушы чор баланың  зурлар, үзенең яшьтәшләре һәм предметлар дөньясы белән яңа мөнәсәбәтләргә күчү чоры.

         Баланың эмоциональ яктан үзен уңай хис итүен тәэмин итү, аның предметларны танып белү һәм коммуникатив эшчәнлек тәҗрибәсе арта баруын мактап, дәртләндереп тору- бу этапның төп мәсьәләләре менә шулар.

         Кечкенәләр төркемендә барыннан да элек комфортлы һәм куркынычсыз мөхит тудырылырга тиеш. Кечкенә балалар актив эшлекле. Шуңа күрә аларның балалар бакчасында булу вакыты дөрес оештырылырга тиеш.

         Режим моментларында тәрбияченең төп бурычы-балаларда культура-гигиена күнекмәләре формалаштыру. Бу бурычлар белән янәшә танып белү һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү буенча эш алып барырга кирәк. Һәрбер күнекмәне формалаштыру 4 этаптан тора:

1нче таныштыру этабы-бу күнекмә турында тәрбияче эмоциональ итеп, аңа бу күнекмәнең ни өчен кирәклеген әйтеп аңлата(“Син хәзер зур инде”, “Син моны эшләсәң, авырмассың”…) һәм балада бу күнекмәне үзләштерүгә теләк уята;

2 нче аналитик этап-тәрбияче төгәл хәрәкәтләр белән үзенең сөйләгәнен күрсәтә (сабынны ала, сабынлый, сабынны куя, юа), баладан да төгәл, дөрес итеп эшләтүгә ирешә;

3 нче синтетик этап-берничә операция бербөтен итеп берләштерелә(сабын белән юынабыз, ипи белән ашыйбыз…);

4 нче йомгаклау этабы-күнекмә автоматлаша, тәрбияче сөйләмендә күнекмә башкаруның сыйфаты (азыкның тәме…) турында сүзләр кулланыла. Бу эшләр өлкәннәр катнашында зур сабырлык һәм аларның турыдан-туры ярдәме белән башкарылырга тиеш.

 Билгеле булганча, балалар бакчаларында нәниләрнең күптөрле эшчәнлеге уеннар ярдәмендә оештырыла. Аларда иң мөһим әхлакый сыйфатлар да уеннар аша тәрбияләнә.

         Уен иң кече яшьтәге баланың психик үсешен билгели торган әйдәп баручы эшчәнлек булып тора.

Ул баланы мавыктыра, аңа куаныч китерә. Уен аша балалар төркемгә берләшәләр, мөстәкыйль эш итәләр, үзләренең уй-гамәлләрен тормышка ашыралар.

  Иң кече яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү эшен хәрәкәтле уеннар аша оештыру аеруча отышлы. Төрле хәрәкәтле уеннарда, мәсәлән: “Тупны куып тот”, “Сукмак буйлап”,”Чыпчыклар һәм автомобиль”,”Сызыкка басма”,”Кояш һәм яңгыр”һ.б   нәниләрдә җитезлек, тизлек, көчлелек, чыдамлык, түземлелек кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Хәрәкәтләрне матур, нәфис итеп башкарырга өйрәтү, кайбер персонажларга охшатып хәрәкәтләр башкару (куяннар кебек сикерү; нәни чебиләр кебек җим чүпләү, су эчү һ.б).

         Безнең балалар бакчасында кече яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү максатыннан үткәрелгән һәр чара да: физик күнегүләр, физкультура шөгылләре, иртәнге гимнастикалар, спорт күнегүләре, күңел ачулары, индивидуаль эшләр уен формасында үтә.

         Уеннар өчен бакчада атрибутлар булдыру зарур. Уенчык баланы төрле хәрәкәтләр башкарырга җәлеп итә һәм баланың ихтыяҗын канәгатьләндерә. Кече яшьтәге балалар өчен булган күп төрле уенчыклар (шалтыравыклар, резин туплар, төрле фигуралар) балаларның күрү һәм ишетү сәләтен, капшау, тотып алу хәрәкәтен үстерүдә зур булышлык итәләр.

         Ясле яшендәге балалар белән эшләгәндә дидактик уеннар куллануга күп әһәмият бирергә кирәк. Мәсәлән:”Алсу курчакны киендерәбез”, “Алсу курчакның туган көне”, “Алсу курчакны йоклатабыз” кебек дидактик уеннарны балалар бик яраталар.

Нәниләрне тәрбияләүдә халкыбызның милли уеннары да зур урын алып тора. Милли уеннарга юаткычлар, мавыктыргычлар,сорән салулар,эндәшләр,әйтенүләр,үртәвечләр,такмазалар, әйтенүләр, җырлы-сүзле хәрәкәтле уеннар керә. Тулырак…