Максат: Балаларда кошларга,саесканнарга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Балаларның диалогик сөйләмен , әйләнә- тирә мөхит үзгәрешләрен , аларның бер-берсе белән бәйләнешен күрә белү сәләтен үстерү. Балаларның сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешу. Кышлаучы (саескан һ.б.) кошлар турында белемнәрен ныгыту. Татар халык иҗаты аша туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.
” Саесканның дуслары” дәресен үткәрү өчен түбәндәгеләр кирәк: Ясалма чыршы, нарат, җимлекләр, җим белән кәрзин, ясалма кар, саескан һ.б.кошлар рәсеме, магнитофон һәм саескан тавышы яздырылган кассета, тумгәкләр.
Дәрескә әзерлек эше: балалар белән шигырьләр өйрәнү, яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлату. Эшчәнлек барышы.
Оештыру моменты Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек? Балалар. Яхшы Тәрбияче. Әйдәгез әле, кулны –кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз, һәм үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә җиткерәбез. ( Балалар елмаялар) .
Тәрбияче . Менә ничек рәхәт булып китте! Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?
Балалар. Кыш. Тәрбияче .Кыш җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була ?
Балалар . Кар ява, салкын, буран,салкын җил исә .
Тәрбияче .Ә кышын кошлар нишли микән? Шуны белер өчен ,мин сезне кышкы могҗизалы урманга чакырам. ( кәрзин белән кошларга күчтәнәч) .
Төп өлеш Тәрбияче . Хәзер без җылы киемнәребезне киябез дә юлга кузгалабыз. Саесканга кунакка барабыз. Нәрсәләр киябез? (имитация)( чалбар, кофта, башлык, куртка, киез итек, бияләй) -Сез әзерме?
Балалар. Әзер
Тәрбияче . Алайса , юлга. (Хор белән җыр )( үзебез атлап урманга барабыз) Әй, нәниләр, нәниләр, Ардык без, дип әйтмиләр. Аякларын күтәреп, Матур итеп атлыйлар. Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дүрт! Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дурт!
Тәрбияче . Менә килеп тә җиттек. Нинди матур кышкы урман, салкын, чиста һава. Салкын һавада без ничек сулыйбыз?
Балалар . Борын белән.
Тәрбияче . Әйдәгез, борын белән саф һаваны сулап алыйк әле. ( Психогимнастика 3 тапкыр борын белән сулау). Укырга һәм күчереп алырга[/su_box]
Чупрәле муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фатыйхова Эльвира Әмир кызы . Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” повесте буенча укучылар конференциясе.
Календарь – тематик план әзерләү эшләре мине, укытучы буларак, җәйге кичләрен отпускы вакытында да битараф калдырмый. “Нигә?” дисәгез, җавап гади: тыныч кына, ашыкмыйча дәреслек белән танышу, нинди әсәрләр барлыгын белү миңа мөһим. Хикәяләр, әкиятләр, әсәрләр эчтәлегенә күз салып чыгам. Туган ягыбыз, Ватаныбыз тарихын ачыклаучы әсәрләр мине аеруча кызыксындыра. Нинди телдә бирелгән алар: балаларга аңлашырлык дәрәҗәдәме, әллә инде күбрәк фәнни телдәме.
Әсәр өстендә эшләгәндә нинди технологиягә таянырга, укытучының роле нинди булырга тиеш? Әйе, борынгы Болгар җирендә үсеш алган ханлык, губерния, ә хәзер инде җир шарының күп почмакларында танылган Татарстан Республикасы тарихын башлангыч сыйныф укучысына ансат кына өйрәтү күз алдына да килә торган эш түгел. Кулымда “Татарстан китап нәшрияты” тарафыннан бастырылган 4 сыйныф өчен “Уку китабы” дәреслеге. Авторы Ягъфәрова Р.Х. Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” (повестьтан өзек) әсәре минем игътибарымны җәлеп итте.
Беренче юлларны укыгач ук кызыксынуым артты Һәм җитди бер уй борчый башлады. Өзектә “сугыш астында калган кешеләрнең туган-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булулары турында” сүз бара. Великие Луки дигән шәһәрдән татар авылына кызы Лира белән бер апа кайтып төшә. Тарихта никадәр зур урын алып торучы, һәрбер гаиләгә кагылышлы сугыш вакыйгалары хакында сөйләнелә бит бу әсәрдә! Юк, мондый темаларны 45 минут эчендә “өстән кыркып чыктым” белән генә үтеп булмый.
РСФСР составында ТАССР сугыш елларының һәр авырлыгын һәр шәһәре, һәр авылы белән күтәргән. “Бу теманы да һәр гаилә белән күңелнең бөтен кылларын кузгатырлык итеп, балалар күңеленә үтеп керерлек итеп өйрәнәсе
иде!”-дигән фикер башыма нык итеп кереп утырды. Әллә нинди “велосипедлар” уйлап чыгарасы юк. Дистәләгән еллар буе үзен аклап калучы, чараларны күркәм формада үткәрергә мөмкинлек бирүче “укучылар конференциясе” бар бит.
Ниһаять, компьютер-планшетлардан, смартфон-айфоннардан котылырга бер период булды. Бар гаилә повесть укый. Нинди шатлык – китап кулда! Менә ул көтеп алынган көн! Бүген безнең сыйныф бүлмәсендә укучылар конференциясендә катнашучылар утырган. Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” повесте буенча өч буын фикер алыша: укучы балалар, аларның әти-әниләре һәм олырак буын (әби-бабайлар, апай-агалар). Укучы балалар, әлбәттә, балалар турында сөйли инде.
- Лира белән авыл балалары арасындагы мөнәсәбәтләр күпкырлы: Лира күнегүләр ясап күрсәтә. (“Беркөнне Лира тау астына озын сары тасма алып төшкән. …Лира кулындагы тасманы селтәп җибәрде дә: “Художественная гимнастика”, -диде.) Татар балалары беренче тапкыр гимнастика турында ишетәләр.
- Балалар телләр өйрәнү буенча кызыклы уен уйлап чыгаралар. Лира татар телен өйрәнергә тырыша, ә татар балалары урыс телен өйрәнә. (Лира әйтә: “Да, уши”,-ди. Мин әйтәм : “Колак”.)
- Төп геройның кичерешләре турында кыз балалар сөйли. Малай дулкынлана, тышкы кыяфәтенә игътибар итә башлый. (“Шәп булды бит бу: аяклар да ап-ак, бит-кулым да чистарды”, “Су белән юеш чәчемне артка сыпырдым.) 4 нче сыйныф малайлары кызларга карата булган хисләр, кичерешләр турында шундый аудитория алдында, әлбәттә, сөйләми. Күрәсең, берәүләре ояла, ә икенчеләре хәтта хурлана. Геройның кичерешләре Лира белән бәйле бит, ә ул- кыз.