Казан шәһәре Идел буе районының “114нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Ләйсән Вазыйх кызы. Тема: Мәхәббәттән җырлар кала. 11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Бүлек темасы (Әсәр исеме, авторы) М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повесте: сәгатьләр саны 3 сәгать. Планлаштырылган дәресләрнең темалары: 1нче дәрес темасы: М. Кәбировның “Мәхәббәттән җырлар кала” повестеның сюжеты. 2нче дәрес темасы: “Мәхәббәттән җырлар кала” повестена анализ. 3нче дәрес темасы: “Мәхәббәттән җырлар кала” повестенда бүгенге көннең хатын-кыз образы. Максатлар 1) дидактик: Укытучы белән укучы мөнәсәбәте аша эчтәлекне үзләштерү (сюжет сызыгы буенча вакыйгаларны аерып алу, уку мәсьәләсен куеп, повестька анализ ясарга өйрәнү. Күтәрелгән проблеманы, идеяне, чишелешне укучылардан таптыру. Өйрәнелгән әсәрдә бүгенге көннең хатын-кыз образының бирелешен аңлау). М. Кәбировның биграфиясе белән танышу; 2) үстерешле: фикер эшчәнлеге өчен гомуми җирлек булдыру (анализ вакытында туган фикерләрне таркатырга, чагыштырыга өйрәнү. Иҗади фикерләүне үстерү); 3) тәрбияви: тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү. Сәнгать әсәре тудырган М. Кәбировка ихтирам хисләре тудыру. Планлаштырылган нәтиҗәлелек Предмет буенча: Әсәргә анализ ясау ысулларын үзләштерү, әсәрнең сюжетын синтезлый белү, автор кулланган алымнарны табарга өйрәнү, әсәрнең темасын,идеясен, проблемасын, автор фикерен билгеләргә өйрәнү. Әсәрне укый белү, укыганны үз сүзләре белән сөйләп бирү һәм әсәрнең катнашучыларын табу, персонажларын, төп персонажны аерып ала белү күнекмәләрен үстерү. Метапредмет: Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләренә ия булу. Дөрестән дөрес түгелне аера белү, нәтиҗәләр формалаштыру, укыганны анализлау. Шәхескә кагылышлы: Тормыш тәҗрибәсе туплау, геройларның гамәлләренә бәя биреп, яшәү фәлсәфәсе турында уйлануны булдыру. Тугрылык, хөрмәт хисләрен үстерү, бер-береңнең кадерен белергә өйрәнү.
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомуми үсеш төрендәге 3 нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәррәхетдинова Люция Рафаэль кызы.Тема: “Йомры икмәкнең юлдагы маҗаралары”. Танып белү өлкәсе буенча юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен заманча төзелгән борынгы әкият. (Уртанчылар төркемендәге балалар өчен ачык шөгыль конспекты). Максат: юл йөрү кагыйдаләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү. – җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне искә төшерү һәм ныгыту; – юл билгеләрен төрләре буенча танып белүне ныгыту һәм камилләштерү; – балаларда игътибарлылык, күзәтүчәнлелек тәрбияләү; – урамда, машина хәрәкәте урыннарында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту; – фикеләү сәләтен үстерү; – светофорның әһәмиятен искә төшерү. Җиһазлар: юл билгеләре, светофор, биремле карточкалар, биремнәр, магнитофон.у.м.к. Алдан эшләнгән эш: куркынычсызлык турында әңгәмә үткәрү, шигырьләр ятлау, җырлар тыңлау. Сүзлек өстендә эш:транспорт, җир асты, җир өсте чыгу юлы.светофор,җәяүле сукмагы,тротуар. Балалар бүлмәгә керәләр, исәнләшәләр, тәрбияче янына түгәрәккә басалар. Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! Сәламәтлек миңа, сезгә һәм барлык кешегә. Тәрбияче: Балалар, безнең эшчәнлегебезгә кунаклар килде. Әйдәгез, исәнләшик. Балалар: Исәнмесез! Хәерле иртә! – Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (Әйе) – Ә нинди әкиятләр беләсез? (Балаларның җавабы) – Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аның җавабын әйтерсез: “Амбар төбеннән себерелгән, Иләктән иләнгән, мичтә пешерелгән, Тәрәз төбендә суытылган” . Балалар: Йомры икмәк. Тәрбияче: Күрәм, сез беләсез бу әкиятне. Йомры икмәкнең юлында нәрсәләр очраган? Балалар: Куян, бүре, аю, төлке. Тәрбияче: Бүген мин сезне яраткан йомры икмәк турында яңа әкият белән таныштырам… слайдны карау. Борын-борын заманнарда яшәгәннәр ди урман кырыендагы авылда бер әби белән бабай .Алар икесе генә яшәгәннәр. Бабай: Әллә соң миңа камырдан Кабартма ясап бирәсеңме дип сораган Әби:И атасы, үзем дә гел шул уйны уйлап йөрим. Бабайга – Бар әле, атасы, он кертеп бир әле дип әйткән әби.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Кукмара З нче номерлы урта мәктәбе» нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Вәсилә Госман кызы. Тема: Исем. Кабатлау дәресе. 6нчы сыйныфТема: Исем. Кабатлау дәресе. Максат: Исем турында алган белемнәрен искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту; алган белемнәрен камилләштерү; укучыларның сөйләм телен, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; туган якка, туган җиргә карата соклану, горурлану хисе тәрбияләү Җиһаз: биремле карточкалар, төбәк күренеше рәсемнәре Дәрес барышы: Оештыру – мотивлаштыру Укучылар барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү. Уңай психологик халәт тудыру. ΙΙ. Белемнәрне актуальләштерү Әңгәмә. -Укучылар, сез сәяхәткә йөрергә яратасызмы? -Әле генә үткән матур җәйдә кайларда булдыгыз? -Әйдәгез әле, укучылар, хыял дөньясына чумып алыйк әле. Мин сезгә шигырь укып китәм, ә сез шул вакытта үзегезне кайда итеп хис итәрсез икән? Яшел нарат чайкалган Ак томанлы үрләрем, Мәмрәп пешкән җиләкле Туган үскән җирләрем. (Р.Бәшәр) Я, әйтеп карагыз әле, үзегезне кайда итеп хис иттегез? Сез үзегезне табигатьнең бик матур почмагында итеп хис иткәнсез. Әйе, безнең Кукмара тауларга, елга-урманнарга бик бай. Аның табигате бик матур. Ләкин шулардан тыш, үзләренә җәлеп итеп торучы бик матур биналарыбыз да бар бит әле.Шулар буенча сәяхәткә чыгабызмы? ΙΙΙ. Уку мәсьәләсен кую.
Татарстанның Арча районында 40 елдан артык укытучы булып эшләгән хезмәт ветераны Фәрит Вафин Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодецның укыту системасын яхшыртуга кагылышлы тәкъдименә карата үз фикерен белдерде.
Россия дигән илдә бертуктаусыз реформалар туып тора.Туып тора һәм зыян эшләп, үлеп тора. Авыл белән нинди генә экспериментлар ясалмады, ни булды? Авыл җимерелде. Хәзер шуны күтәреп азапланабыз. Мәктәпләрне нишләтеп кенә бетермәделәр. Көн туган саен бер яңалык. Очына чыгарлык түгел.
Ә укытуның сыйфаты төшкәннән төшә. Чөнки Мәскәүдә әйтелгән сүзләр мәктәпләргә килеп җиткәнче я онытыла, я яңасы астында күмелеп кала. Кемнәр генә өйрәтми бүген мәктәпне, кемнәр генә мәктәпкә эш кушмый? Соңгы мисал. Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары Ольга Голодецның 27 февраль көнне Сочида узган икътисадый форумда әйткәннәре аеруча кызык һәм кызганыч булды.
Без моңарчы дөрес сыйныф бүлмәләрендә укытмаганбыз икән бит! Кичекмәстән совет мәгариф системасының искелек калдыгы булган турыпочмаклы сыйныфларны бетерергә һәм квадрат бүлмәләрдә укыта башларга кирәк икән! Бертуктамый мәгарифне реформалыйлар, оптимальләштерәләр, тикшерәләр – нәтиҗә ноль. Чишелеш якында гына яшеренеп яткан, югыйсә!
Голодец фикеренчә, бездәге бөтен җитешсезлек, наданлык сыйныф бүлмәләренең дөрес формада булмавында икән. Чөнки укытучы алда басып тора, аның артында такта эленеп тора, ә укучылар берничә рәткә тезелешеп утыралар. Максатка ирешү өчен укучылар башкача утырырга һәм укыту башкача оештырылырга тиеш, ди ул. Аның сүзләре буенча, укытучы такта янында басып тормаска тиеш – бу төп үзгәреш. Һәм бу укыту эшчәнлегенә бөтенләй икенче эчтәлек бирәчәк.
Укытучы икенче төрле итеп, ягъни ишек яки тәрәзә янында басып дәрес бирсә, баланың индивидуальлеге һәм таланты үсәчәк. Әлеге үзгәртеп кору мәгариф системасының төп юнәлеше булачак, дип исәпли вице-премьер. “Без бу мәсьәләне хәл итәргә әзерме һәм бер ноктадан икенчесенә ничек күчәргә?” дигән бик “эшлекле” сорау куя. Болай дип җавап бирә: “Мин Россия Федерациясендә моның алшартлары бар дип уйлыйм. Бездә эзләнә, уйлый белә торган педагоглар җитәрлек”. Афәрин, Ольга апай!
Белмәсәгез белегез: безнең Татарстанда инде ничәнче ел Сингапурча укытып яталар. Балалар төркемнәрдә дә утыра, бүлмәдә чабышып та йөриләр, укытучы бер караганда бүлмәнең бер почмагында, икенче караганда икенче почмакта. Әмма аңа карап без нигәдер укыту буенча һаман да артта сөйрәләбез.
Дөньяда – сингапурлылар, ә Европада финнәр беренче урында. Һәм, гомумән, 40 елдан артык укыту дәверендә минем беркайчан да каравылга бастырып куйган солдат кебек такта алдына гына басып дәрес биргәнем булмады. Башкалар да шулай. Бик теләсәң дә моны эшләп булмый. Мәскәү апаеның “укытуның эчтәлеге сыйныф бүлмәләренең формасына карап билгеләнә” дигән фикере – нонсенс. Мондый кәкре-бөкере фикерләр түгәрәк бүлмәләрдә утырган кеше башына гына килергә мөмкин.
Россиядәге бүгенге хәлне азмы-күпме белгән кеше мәктәпләрнең баш-аяклары белән кирәксез отчетларга кереп батканнарын, балаларны газаплау өчен махсус кертелгән БДИның тоташ ялган һәм күз буяудан торганлыгын белергә тиештер инде ул. Менә шушы проблемаларны хәл итмәс өчен керделе-чыктылы тәкъдимнәр, реформалар пәйда булып тора да инде.
Үткән ел безнең мәктәптә капиталь ремонт булды. Классларны кечерәйттеләр. Элеккеге турыпочмаклы класслар урынында хәзер квадрат класслар. Ләкин бу эшләр өчен миллион сумнар тотылды. Бөтен илдәге мәктәпләрдә классларны болай үзгәртү өчен миллиард сум акчалар кирәк булачак. Тотынырлар микән бу эшкә? Классларны шакмаклаштыру хыялы һавада эленеп калыр микән? Калуы хәерлерәк. Безнең татарда “Кычытмаган җирне кашымыйлар”, дигән әйтем бар. Җиткерәсе иде шушы сүзләрне депутат халкына. Фәрит ВАФИН.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Нурия Равил кызы. Тема: Фатих Әмирхан. Ул үксез бала шул! 7 сыйныфМаксат: 1) Әсәрең идеясын һәм эчтәлеген ачу, текстның эчтәлегенә анализ ясап, аны өлешләргә бүлү, вакыйганы кыскартып сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү. 2) Балаларның йөгерек, сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләмтелен үстерү. 3) Балаларны ярдәмчел, мөрхәмәтле булырга, кимсетелгәннәрне яклый белергә өйрәтү. Дәрес барышы: I.ОМЭ (ориентлашу мотивация этабы) 5мин. 1) өй эшен тикшерү. Укучылар без сезнең белән үткән дәрестә Фатих Әмирханның“Ул үксез бала шул!” дигән искиткеч матур хикәясенең 1 нче кисәге белән таныштык. Сезгә өй эше булып сүзлек эшенә бирелгән сүзләрне истә калдырырга һәм әсәрнең эчтәлеген өйрәнергә иде. 1)Сүзлек эшенә бирелгән сүзләрне кабатлау. Гает бәйрәме –мөселманнарның иң олы бәйрәме.Ул ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач билгеләп үтелә Кәләпүш – түбәтәй Казаки –җиңсез өс киеме Купшыланганнар –матур итеп киенгәннәр Былтыр – узган ел Бичараның – мескеннең 2) План буенча эчтәлек сөйләү.







