18.08.2016

Яңа ресурс.Туган тел кичәсе.


гайсинаГайсина Фәридә Гәбдләхәт кызы.

               Татар теле тәрбиячесе

Татарстан республикасы Казан шәһәре

Совет районы 290 нчы номерлы балалар  бакчасы.

Тема: “Туган тел кичесе”

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме.

Алып баручы: Кадерле кунаклар, бүген без сезнең белән “Туган телем ” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Шушы кичәдә туган телебезгә булган мәхәббәтебезне җыр, бию, шигырь,мәкалләр,табышмаклар,уеннар аша белдерәбез.

1 бала:Бакчабызда бүген бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да көтеп алган

БезнеңТуган тел көне!

Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, чуаш телеме, туган тел –ул һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле.

Җыр”Хәерле көн” [3]

Алып баручы: Ә хәзер туган телебез  турында әкият “Күмәчне кем сөйләшергә

өйрәтер ?”карап итик.Малай.  –Хәерле иртә бабай. Мин укырга, мәктәпкә киттем.

Бабай. -Хәерле иртә улым. Миңа планшетыңны калдыр әле,өйрәнә торам.

Малай.- Мә бабай ал, анда татар телен әйрәтә торган сайтта бар. Мин киттем саубул.(Малай китә)

Бабай.(Бабай планшетта утыра һәм әбине чакыра) –Әби кил монда.

Әби.(Әби керә)-Нәрсә булды? Ник кычкырасың? Тулырак…

Яңа ресурс.”Алтын алмалар” .


Яңа ресурс."Алтын алмалар" .                  Сафина Гөлзадә Хәмит кызы

Казан шәһәре МББУ “96 нчы гимназия”нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Дәреснең темасы: “Алтын алмалар” тексты өстендә эш.

Максаты:

1.     Белем бирү: текстның мәгънәсен аңлау, тема буенча татарча сөйләшә белү.

2.     Күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү.

3.     Тәрбия бирү: “Кешенең төп байлыгы – гаиләсе” дигән төшенчәне аңлау.

Универсаль  уку гамәлләрен формалаштыру:

Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, эшләгән эшеңнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив УУГ: парларда эшләгәндә үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, мәгълүматны таба, куллана алу, әңгәмәдә катнашу.

Танып-белү УУГ: дәреслектә ориентлаша белү, дәреслек, такта һәм карточкалардагы мәгълүматлар белән эшли белү.

Шәхескә кагылышлы УУГ: үз мөмкинлекләреңне бәяләү, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек.

Җиһазлау: карточкалар, тест сораулары, интерактив такта, ноутбук, тавыш көчәйткеч.

Планны тулысы белән укырга һәм күчереп алырга:~Алтын алмалар 

 

Яңа ресурс. Сүз төркемнәре.


Нурия Сабирова.«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты» башлангыч сыйныф укытучысы

Нурия Сабирова.«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты» башлангыч сыйныф укытучысы

Тема: Сүз төркемнәре.

Дәрес төре : Кабатлау.

Максат : 1. Сүз төркемнәре турындагы белемнәрен тирәнәйтү, бәяләү, фикерләү һәм танып – белү активлыкларын . мөстәкыйльлекләрен, бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерү.

  1. Сүз төркемнәрен бер –берсе һәм рус теле белән чагыштырырга өйрәтү.
  2. Г. Тукай әсәрләренә, туган телебезгә һәм табигатькә мәхәббәт хисе,сакчыл караш тәрбияләү.

Материал : А.Х. Нуриева “Татар теле” 3 нче сыйныф, Г. Саттаров “Татар исемнәре сүзлеге”.

Җиһазлау : Г. Тукай шигырьләреннән өзек, башваткыч, Г. Тукай турында  Ш. Бабич сүзләре (плакат), магнитофон, мәкальләр язылган карточка.

Дәрес барышы

Оештыру өлеше

  • Исәнмесез, укучылар !
  • Исәнмесез , саумысез !
  • Хәерле иртә балалар !
  • Имин үтсен көнегез!
  • Кәефләрегез ничек соң ?
  • Кояшлы иртә кебек.
  • Тукай телен ,анам телен
  • Өйрәнергә дип килдек.

Укучылар баскан килеш  “Туган тел” җырын җырлыйлар.

Укытучы : Тукай абыегыз бик тә хаклы. Һәркемнең дә башка телләргә караганда яхшырак белгән , үзенә якын , кадерле бер теле була. Шул телдә аның әти- әнисе, туганнары сөйләшә. Шуңа күрә дә, ул телне туган тел- ана теле дип атыйлар. Планны күчереп алу: Сүз төркемнәре

Коррекцион мәктәпкә олимпиадалар кирәкме?


  конкурсСәламәтлекләре ягыннан мөмкинлек­ләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатларда (элеккеге коррекцион мәктәпләр) татар теле укыту мәсьәләсе соңгы елларга кадәр телгә алынмаган, кузгатылмаган өлкәләрнең берсе булып тора. Бу балалар өчен махсус төзелгән татар теле һәм уку дәреслекләре дә юк. Һәм аларны булдыру турында уйлаган, кайгырткан кешеләр дә күренми. Ярар, боларын эшләү өчен күпмедер хәзерлек, акча мәсьәләләрен хәл итәсе бардыр дип уйлыйк та аларын киләчәккә калдырып торыйк. Чөнки бүген эшләп була торган, әмма әлегә кадәр эшләнмәгән эшләр дә күп бит әле.

Шуларның берсе – сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында төрле ярышлар, конкурс­лар, олимпиадалар үткәрү. Акыл үсешләре тоткарланган балалар арасында предмет олимпиадалары үткәрү кирәклеге турында укытучылар арасында фикерләр бик каршылык­лы. Дөрестән дә, кирәкме икән ул, әллә файдасыз бер эш булырмы икән? Моңа кадәр коррекцион мәктәпләр арасында бары спорт (быел акча юк дигән сылтау белән уздырмадылар…) һәм хезмәт буенча гына ярышлар үткәрелә килде. Аларда катнашу укытучыларның да, укучыларның да һөнәри осталыкларын күтәрергә ярдәм итә. Монысы бәхәссез. Үз мәктәбендә генә бикләнеп яту баланың үсешен тоткарлый, дөнья турында күзаллавын чикли. Төрле предмет атналыкларында, түгәрәкләрдә безнең балалар укытучы җитәкчелегендә әллә нинди соклангыч кул эшләнмәләре ясыйлар, төрле интернет-бәйгеләрдә даими катнашып торалар. Ләкин интернетта да акыл үсешләре үзенчәлекле балалар өчен махсус оештырылган конкурслар юк. Ә инде төрле предметлар буенча укучыларның белемнәрен сынау-тикшерүгә нигезләнгән олимпиадалар турында хыялланасы гына кала.

Бер яктан уйлап карасаң, интернат-мәктәп укучыларының имтиханнар да тапшырасы, югары уку йортларына да керәселәре юк. Шулай булгач, аларны олимпиадаларга әзерләп, азапланып яту кирәкме икән соң? Икенче яктан, тагын шундый фикер туа: укучының белемен, сәләтен башкалар белән чагыштырганда гына тулысынча ачыклап була бит әле. Синең гел «5»легә укыган укучың баш­ка мәктәпләрнең «3»легә укучысы дәрәҗәсендә булса, нишләрсең? Монысы – мәсьәләнең бер ягы.

Икенче ягы: укытучыларның хезмәтен тиешенчә бәяләү, хезмәткә кызыксындыру уяту өчен дә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар укый торган мәктәпләр арасында да предмет олимпиадалары һәм төрле бәйгеләр оештырырга кирәк. Республикадагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәпләрендә белем һәм тәрбия бирүче меңәрләгән педагог­лар үз хезмәтләренең нәтиҗәләрен күрә алмыйлар. Шуңа күрә дә башларга кирәк бу эшне. Безнең татар теле укытучылары – төрле бәйгеләрдә иң актив катнашучылар, алар бу бәйгеләр өчен сорауларны, эш төрләрен үзләре дә әзерләп бирергә мөмкиннәр. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булу – ул әле бу балалар төрле бәйгеләрдә катнашудан читләштерелергә тиеш дигән сүз түгел. Озак еллар шушындый мәктәптә эшләүче мөгаллим буларак, ышанып әйтә алам: конкурслар укытучыдан бигрәк балаларның үзләре өчен, аларның сәләтләрен ачу, аралашу мөмкинчелекләрен арттыру өчен кирәк.

©»Мәгариф.Татар теле» (№2, 2016)
 

Тукайның 130 еллыгын үткәрү планы


Тукайның 130 еллыгыТукайның 130 еллыгы

 

 

 

 

 

 

 

ТР Арча районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла  Тукайның 130 еллыгын каршылау планы

 

 

Дәрес планы.Инфинитив.


Шәймәрдәнова Г.Ә.
Казан шәһәре Киров районы 67 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймәрдәнова Гүзәлия Әсхәт кызы.

Тема: ”Инфинитив” (7 нче сыйныфның татар төркемендә татар теленнән уздырылган дәрес-планы)
1. Оештыру моменты.
– Исәнмесез, балалар! Татар теле дәресен бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп башлап җибәрик. (1 слайд)
2. Өй эшен тикшерү (185 нче күнегү, нокталар урынына тиешле кушымчалар ялгап, күчереп язарга һәм исем фигыльләре астына сызарга). Дөрес җавапны тактадан тикшерәбез (2 слайд).
– Бүген без фигыльләрнең тагын бер төркемчәсен – инфинитив фигыльләрне өйрәнербез, алган белемнәребезне күнегүләр өстендә ныгытырбыз.
3. Яңа материалны аңлату. Тулысы белән монда: https://mugallimplan.ru/plannar/