12.04.2021

“ Мин –татар малае”  бәйгесен үткәрү сценариесе


мин татар малае
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “ Арча 10 нчы балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе Гарифуллина Рәмзия Хәйдәр кызы. Тема: “ Мин –татар малае”  бәйгесен үткәрү сценариесе

Татар  җырлары яңгырый, музыка астына бер малай  һәм бер кыз  чыга.

 

Малай. Исәнмесез,хәерле көн, хөрмәтле тамашачылар! Бүген без сезне биредә күрүебезгә чиксез шатбыз.

Кыз. Чыннан да бүген безнең әниләребез аеруча матур, аеруча гүзәл, аеруча серлеләр. Чөнки бүген аларның бәйрәме- Әниләр көне.

Малай( аптырап) Әниләр көне??? Тукта, тукта, Гөлназ, син ни сөйлисең? Әллә инде авырып киттеңме? Әниләр көне үтте бит инде.

Кыз. ( аптырап) Данил, алайса син мине нинди бәйрәм үткәрергә чакырдың соң?

Малай.( сузып әйтә)Башка бәйрәмне.

Кыз. Ничек инде башка? Бу вакытта бит бары Әниләр көне генә бәйрәм ителә. Мин башка бәйрәмне белмим.

Малай. Белмисеңме?

Кыз. Юк, белмим.

Малай. Берни ишетмәдеңдәме?

Кыз. Ишетмәдем, Данил.

Малай. Гөлназ, алайса тыңла, безнең бакчада ел саен тәрбиячеләрләр, балалар, әти-әниләр  җыелып зур тамаша- бәйгеләр уздыралар бит. Бүген “Мин – татар малае” бәйгесе уза. Бүген, менә мондааа…

Кыз. Шулаймыни? Бирегә чын татар малайлары җыелачакмы?( чәчләрен , күлмәкләрен рәтли)

Малай. Әйе, Гөлназ. Малайлар дигәч, син дә икенчеләнеп киттең әле(елмаеп)

Кыз. Әлбәттә.Дөрес, минем дусларым арасында рус, татар малайлары бар. Әмма әбием миңа гел “ Чын татар кызларына чын татар егетләре генә тиң”- дип өйрәтә.

Малай( мактанып) Шулай, татар малайлары иң-иңнәре инде!!! Безгә тиңнәр юк.

Кыз. Тукта әле, Данил, мактанырга иртә, менә бәйге төгәлләнгәч, кемнең нинди икәнен белербез.Бәйгене башлар вакыт җитте, нишлибез?

Малай. Дөрес әйтәсең. Әйдә безне татар телендә матур итеп сөйләшергә өйрәтүче Рәмзия апабызны чакырыйк әле. Ул безгә ярдәм итми калмас.

Тәрбияче(чыга). Ишетәм, ишетәм, нәни дусларым!Исәнмесез, матурларым!

Бер күрешү- үзе бер гомер дип
Борынгылар юкка әйтмәгән.
Бер очрашып серләр бүлешү-
Бу гадәтләр әле бетмәгән.
Исәнмесез, хәерле көн, мөхтәрәм милләттәшләр, хезмәттәшләр, балалар! Без бүген бирегә  “Мин- татар малае” бәйгесенә җыелдык. Чын татар малайлары нинди булып үсәргә тиеш, бүген сез шушы сорауга җавапны белеп,күреп китәрсез. Әйдәгез, хәерле сәгатьтә башлап җибәрик.

Кыз.

Бүген Сезгә сәлам юллыйбыз :
Сәлам Сезгә безнең бакчадан.
Сәлам Сезгә нәни дусларыбыздан
Сәлам Сезгә тәрбияче  апаларыбыздан.

Малай .

Без бит татар угыллары
Бу- дәрәҗә, горурлык.
Татар егетләре һәрчак

Берсе унга торырлык.

        Кыз.

Яңа бакчага йөрибез,

Арча- матур калабыз.

Саф татарча сөйләшәбез.

Дингә тугры калабыз.

Малай  Әнием дә татар кызы

Әтием дә татар улы.

Шулай булгач мин үзем дә

Олуг татар оныгы. Тулырак…

Татарстан буенча сәяхәт. Тәрбиячеләр өчен уен


Татарстан
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы “Гомуми үсеш төрендәге 4 нче “Сандугач” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Гыйлметдинова Эльза Фоат кызы. Тема: Татарстан буенча сәяхәт. (Тәрбиячеләр өчен уен)

Максат: Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары, тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында белемнәрен киңәйтү, Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга, Ватанның тарихын белергә, милли сәнгатен аңларга, яратырга өйрәтү. Төрле халыкларның тарихы, традицияләре, мәдәниятләре турында белемнәрне саклау, камилләштерү.

Җиһазлар: ИКТ, проектор, пазллар, плакатлар.

Хәерле кон, коллегалар. Мин, сезне, Татарстан Республикасы буйлап сәяхәткә чакырам. Юлыбызда киртәләр очрар, ләкин аларны булган белемнәребез, тапкырлык, җитезлек белән җиңеп чыгарбыз.

Уен тәртибе белэн таныштырам.

  • Командаларга буленү, исем бирү, сәламләу .
  • Разминка .
  • 1 тукталыш “Дәуләт символикалары”.
  • 2 тукталыш ”ТЭЙК-ОФ ТАЧ ДАУН ”.
  • 3 тукталыш ” МИКС – ФРИЗ-ГРУП”.
  • 4 тукталыш ”ТИК-ТЭК-ТОУ ”.
  • 5 тукталыш “КОННЕРС ”.
  • Җыр тыңлау “ Мин яратам сине, Татарстан ! “

Һәр  биремнән соң  дөрес  җавапка  бер кисәк рэсем бирелә. Биремнәрне үтеп  бетергәч, кисәкләрдән  бербөтен картина килеп чыгарга тиеш .

Хәзер  разминканы башлап җибәргәнче, командаларга буленәбез, командага  исем бирәбез , сәламлибез .

Сез әзерме?  Разминканы башлыйбыз. Һәр командага чиратлап сораулар бирәм. Барысы 5 сорау . Башладык .

  1. Татарстанда ничә шәһәр бар? (20)
  2. Татарстанда ничә район бар? (43)
  3. Татарстан Дәуләт Академик театры кем исемен йөртә? (Г . Камал )
  4. Татарстан һәм Россия музыка- театр тормышының иң зур вакыйгасы-Халыкара опера фестивале кем исемен йөртә?(Федор Иванович Шаляпин)
  5. Иван Андреевич Крылов мәсәлләрен татарчага кем тәрҗемә иткән?
  6. ( Г.Тукай)
  1. Татар халык шагыйре Габдулла Туган кайчан туган? (1889 елның 26 апрелендә)
  2. Мөселманнарның Диния нәзарәте башлыгы? ( мофти )
  3. Казан ханлыгында күпме хан була? (15)
  4. Татар орнаментының нигезе нэрсә? ( чәчәк , үсемлек мотивлары )
  5. Татар киемендә нинди төс өстенлек итә7 ( яшел )

Разминка тәмам . Дәрес җавапларыгызны өчен рәхмәт . Сезгә  картинадан бер өлеш.

Беренче тукталыш “Дәүләт  символиклары ” дип атала . Һәрбер республиканың үз гербы, гимны, флагы бар. Әйдәгез, Татарстан Республикасының гимнын тыңлап китик. Гимн.

Бу гимнда горурлык, Туган илгә, телгә мәхәббәт  хисләре чагыла . Аның композиторы Рөстәм Яхин . Гимн музыкасы 1993 елның 14 июлендә кабул ителә . Текст авторы Рамазан Байтимеров. Гимн тексты 2013 елның 10 мартында кабул ителә.

Сезгә сорау:1 команда –герб, 2 командага флаг турында мәглумәт бирергә.

1 команда гербның авторы рәссам – монументалист , Т.Р. Рәссамнар берлеге әгъзасы Риф Фәхретдинов. 1992 нче елның 7 нче февралендә кабул ителә . Татарстан гербында горур канатлы барс – Республика  бөеклеге символы,  биредә яшәуче  халыкларның яклаучысы. Гербта сурәтләнгән кызыл кояш –якты  киләчәккә  ышаныч символы. Ак барсның аягы кутәрелгән  уң аягы  Татарстанның яңарыш  юлында хәрәкәт итүен аңлата . Канатындагы  җиде  каурые җирдә һәм һавада яклаучы барлыкны  гәудәләндерә . Алтын төсе –Татарстан җиренең байлыгы ,яшел төс – рухи яңарыш; ак төс -уй-ниятләрнең сафлыгы .

2 команда- флагның  авторы Т.Р  халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов . Кабул итү  көне 1993 елның 29 ноябре. Флагтагы яшел төс –яз яшеллеге , яңарыш; ак төс – чисталык , пакълек төсе; кызыл – өлгергәнлек, көч дәрт тормыш символы.

Разминка тәмам. Сезгә бербөтен картинадан бер өлеш. Алга таба барабыз.

Киләсе тукталыш исеме “ТЭЙК-ОФ-ТАЧ-ДАУН”

Мин сезгә җөмләләр әйтәм. Әгәрдә җөмлә дөрес булса, сез басасыз. Дөрес булмаса, утырасыз. Һәр командага өчәр сорау .

1 команда 1.Казан ханбикәсе Сөембикә булган. (эйе)

2.Татар әдәбиятының беренче әсәрләреннән берсе “ Кыйсса-Йосыф”(эйе)

3.Флагтагы төсләрнең урнашу тәртибе: кызыл ак яшел(юк)

2 команда 1.Татарстанда зур елгаларның берсе Кама (эйе)

  1. 2012 нче елда Казан шәһәрендә Ак мәчет төзелгән (юк. Бөек Болгар)
  2. Язгы чәчудән соң үткәрелә торган бәйрәм- Сабантуй. (эйе )

Сораулар тәмам. Дөрес җавапларыгыз өчен  рәхмәт. Сезгә картинадан бер өлеш. Тулырак…

Туган телем-төсле сүзләр теле. Түгәрәккә йөрүчеләр чыгышы.


туган телем
Сарман муниципаль районы БГББУ “Сарман гимназиясе”нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Һадиуллина Гөлнара Әкмәлетдин кызы.Тема: Туган телем-төсле сүзләр теле  (әдәби түгәрәккә йөрүче балалар өчен .4 нче сыйныф)

 

Максат : туган телебез –татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, тәэсир итү көче буенча сүзләрне төркемнәргә булеп карау.

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Шәхескә кагылышлы: Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләренә хөрмәт тәрбияләү, әйтәсе сүзеңне уйлап әйтергә кирәклегенә төшенү.

Танып-белү УУГ: тыңлап аңлау, аңлап уку, нәтиҗә чыгару, гомумиләштерүләр ясый белү;

Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңне тыңлый, аңлый белү, үз фикереңне җиткерә белү, диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Регулятив УУГ: сөйләшүнең темасын һәм максатын формалаштыру, укытучы һәм сыйныфташлар белән уртак эшчәнлек булдыру.

Предметара бәйләнеш: урыс әдәбияты, тарих, сәнгать.

Алымнар: мәгълүмат бирү,  эзләнү, модельләштерү, монолог.

Эш формалары: фронталь, төркемнәрдә эшләү, парларда эшләү,  индивидуаль.

Җиһазлау: презентация, М.Маликованың  “Егетлеккә бер адым” китабы (3-4 данә), синонимнар , антонимнар язу өчен таблицалар (15 данә),

Чара барышы

  1. Оештыру өлеше.
  2. Мотивлаштыру.

      -Хәерле көн, исәнмесез, балалар! Бүгенге Туган телгә багышланган әдәби кичәбезне   күренекле татар шагыйре Гамил Афвазның түбәндәге шигыре белән башлар идем (Слайд 2)

Хак сүз, нык сүз тамырларга үтә,

Тимер иман кебек була сүз.

Күп сөйләгән сүзнең кадере китә,

Иске чүпрәк кебек уңа сүз.

  1. “Туган телем-төсле сүзләр теле” дигән кичәнең темасын билгеләү, максат кую. (Слайд 3)

      –  Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? Әйе,  СҮЗ турында сөйләшербез.

       2021 нче ел- Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татарстанда йөздән артык милләт кешесе яши. (Слайд 4) Һәр халыкның үз туган теле. Шул тел аша ул әйләнә-тирәне өйрәнгән, бишек җырларын тыңлаган. Шуңа күрә дә һәр халыкка үз туган теле кадерле, якын. Безнең туган телебез – татар теле. Ул дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрле халык белән аралаша, аларның телен аңлый ала. Татар теле – бик бай тел. Бүгенге кичәбездә  туган телебезне тагын да тирәнрәк өйрәнербез, якташ язучыбыз иҗатына да мөрәҗәгать итербез.

      III. Белемнәрне актуальләштерү

     Кайсы гына телдә сөйләшсәк тә, сүз әйтеп бетергесез көчкә ия икәнлеген барыбыз да беләбез. Сүз  ул – дару да, чәчәк букеты да, җылы түшәк тә, шул ук вакытта пычак та була ала. Дөньякүләм танылган галимнәр сүзнең хәтта су малекуласына да тәэсире барлыгын ачыклаганнар. Шундыйларның берсе-профессор Константин Коротков. (Слайд 5)

Аның фикеренчә, нинди мәгънәдәге сүз ишетүләренә карап, су малекулалары төрле формага керә икән.

 “Яратам” “Рәхмәт” ”Әйбәт”

     “Син җүләр”   “Син мине туйдырдың”

Бу фактлардан күренгәнчә, сүзнең көче гаять зур.  Галимнәр фикеренчә, кеше көне буена 4 мең ярым сүз әйтә, ә хатын – кызлар –күбрәк тә. Ләкин күп сөйләү сөйләмнең матурлыгын, сыйфатын күрсәтми. Безнең телебез бай, матур, аңлаешлы булырга тиеш.

  1. Яңа белемнәр бирү

         Сүзләрнең мәгънәләре булган кебек, төсләре дә булырга мөмкин икән. Кызык бит, әйеме? (Слайд 7) Сүзләрне, төсләренә карап, шартлы рәвештә төркемнәргә  бүлеп була.  Кайсы гына телне алсак та, кайсы гына язучының иҗатына  мөрәҗәгать итсәк тә, мондый бүленешне табып була. Ә бүген без үзебезнең  якташыбыз, күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Мәдинә Маликова иҗатында элеге төркемнәрне  карап үтәрбез.(Слайд 8)

       Беренче төркем сүзләрне табу өчен рәсемнәргә карагыз әле. (Слайд 9 )

Нинди сүзләр турында сөйләшербез һәм алар нинди төстә булыр? (Фикерләр тыңлана) Ана елаган баласын юату өчен нинди сүзләр әйтә? Теш табибы авыруны ничек тынычландыра?

                                       Җылы сүзләр – сары сүзләр

 (Сары- чөнки кояш нурларының җылысы белән чагыштырып була)

  1. Яңа белемнәрне ныгыту.

 Мэдинә апа Маликованың “Нигә ул җыр искә төшә икән?” әсәреннән җылы (сары ) сүзләрне эзләү (төркемнәрдә эш)

Игелекле бул, балакаем            Рәнҗеп китмә инде        Исәнмесез

Укырга ярдәм итәрбез             Мең-мең рәхмәт әйтеп яшә

       Нәтиҗә: Чынлап та, сөйләмебездә матур сүзләрне кызганмыйк.

Икенче төркем сүзләрне шулай ук рәсем аша табарга кирәк булачак.(Слайд 10)

Нинди сүзләр турында сөйләшербез? Алар нинди төстә булыр?

        Әйе, борынгы әби- бабаларыбыз әйтеп калдырган канатлы сүзләр –мәкальләр турында сөйләшербез. Татарстаныбызда яшәүче барлык халыкларда да бар андый тылсымлы сүзләр. Мин аларны кызыл сүзләр дип атар идем. Чөнки  кан түгеп җыйган тәҗрибәләре аша әйтелгән сүзләр бит алар! Гасырлар үтсә дә, бу сүзләрнең дөреслеге кабат-кабат исбатлана.

              “Ахырын тап”уены –фронталь оештыру (Слайд 11)

Иле барның – теле бар.

Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

Теле барлар-халык булган, теле юклар балык булган.

      Әйдәгез әле, Мәдинә апа иҗатына тагын мөрәҗәгать итик. Бу әсәрендә ул нинди мәкаль һәм әйтемнәр кулланды икән? (төркемнәрдә эш)

Үги бозау асрасаң, авызың-борының май булыр, үги бала асрасаң, авызың-борының кан булыр.

Ятимнең авызы ашка тисә, борыны каный.

Ятимнең догасы изге була.

     Нәтиҗә: кечкенә генә бер әсәрдә дә күпме кызыл сүзләр таптык.

      Өченче  төркем – кара сүзләр

-Ничек уйлыйсыз, нинди сүзләр  кара төстә булыр? (Фикерләр тыңлана- ямьсез, начар, сүгенү сүзләре һ.б.)   (Слайд 12) Тулырак…

Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” повестен йомгаклау дәресе


Мәдинә Маликова
Азнакай районы Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаһгалиева Гөлназ Нәҗип кызы. Тема: Мәдинә Маликованың “Чәчкә балы” повестен йомгаклау. (8 нче сыйныфның татар төркемендә уздырылган дәрес планы)

Максат. Мәдинә Маликова әсәренең идея-эстетик әһәмиятен аңлау; логик фикер йөртү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү; яшәеш өчен кирәкле уңай сыйфатлар тәрбияләү, яшьләрне тормышка әзерләү.

    Җиһазлау. М.Маликова портреты,  китап күргәзмәсе, “Чәчкә балы”на китапнамә (буктрейллер), компьютер, мультимедиа проекторы, штрих-кодлар, телефоннар.

Дәрес төре: эзләнү – тикшеренү дәресе.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, тест.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Дәрес барышы.

Укытучы. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар! Хәзерге көндә илһамланып иҗат итүче, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге республика бүләге лауреаты, хикәяче, романчы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Маликова белән таныштык. Әйдәгез, Мәдинә апаның биогрфисен искә төшереп китик әле. Моның өчен, телефоннарны алып, штрих-кодларны укырга һәм сорауларга җавап бирергә әзерләнәбез.

Укучы җавабы: Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Татарстанның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында игенче гаиләсендә туа.

Укучы җавабы:  Мәдинә Маликова Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый

Укучы җавабы:

Мәдинә Маликова «Чаян»,  «Сөембикә» журналларында эшли.

Укучы җавабы: Мәдинә Маликовага Матбугат һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1976 елда Татарстанның, ә 1985 елда «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ул шулай ук Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты.

Укытучы.  Бүген без Мәдинә Маликованың «Чәчкә балы» исемле повесте буенча фикер алышырбыз, хәзерге заман яшьләре күзлегеннән – сезнең күзлектән чыгып бәяләрбез. Әйдәгез, “Чәчкә балы” әсәре буенча ясаган китапнамәне карап китик. (Китапнамәнең адресы https://youtu.be/7EUgnQddelY )

Укытучы. Повесть Гамилнең фаҗигасе белән башланып китә. Беренче сорауны белер өчен тагын штрих-кодны укырга кирәк.

Укучы җавабы:  Төп герой Гамил һәм аның гаиләсе үрнәгендә кешенең рухи дөньясы, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Автор яшәешнең мәгънәсен яхшылыкка, матурлыкка хезмәт итүдә күрә. Гамил  нык ихтыяр көче булган кеше буларак күз алдына килеп баса. Аның өчен гаиләсе, уллары беренче урында тора. Сәгъдиясе белән үзенә ошамаган баланы, шикләнсәләр дә,  “менә дигән итеп” тәрбиялиләр. “Зөфәр кебек кызыл чәчле булса да, чирләшкә булса да” яраталар, аякка бастыру өчен бик күп көч куялар. Кешеләр сүзен дә күтәрәләр. Инде урамда, үзенә һөҗүм иткән яшьләр арасында, үзенең Газименә охшаган малайны күргәч, ул бөтенесен дә аңлап ала. Бәби табу йортында алышынган бала бит бу. Милициягә дә, хатынының сеңлесенә дә дөресен әйтмичә малайны яклый, өенә алып кайта, тәрбияли башлый. Наркоман икәнен  белгәч тә, ташламый. Әйткән сүзендә тора. Көчен дә, акчасын да кызганмый. Әкренләп малайның күңеленә ышаныч кайта. Үз гомерендә эчү, сугышу, җәберләү, шакшылыкны гына күргән малай, монда икенче тормыш барлыгын күрә һәм терелә дә. Моңа бал кортлары, бер-береңә ышаныч, хөрмәт һәм мәхәббәт  ярдәм итә.

Укучы җавабы:  Сәгъдия уйнап-көлеп, җырлап-биеп кенә яшәгән кыз. Авыл мәктәбен тәмамлап, Тәтешкә бухгалтерлар курсына укырга керә. Төскә-биткә матур, буй-сын зифа. Иңнәренә төшкән куе кара чәчләр, тулы иреннәр арасыннан балкып торган энҗе тешләр. Хәзер гап-гади авыл хатыны. Гамилне чын күңеленнән яратып, хөрмәт итеп яши. Балаларына  яхшы әни.

Укучы җавабы:  Эльза – эчә торган ир белән үзе эчә торган хатынга әйләнгән, үзендә җирәнү хисен тудырган кеше белән күп еллар яшәгән, шушы тормыштан чыгу юлын тапмаган һәм табарга тырышмаган да 4 яшьлек «чирләшкә» кыз һәм бозыклык юлына баскан 13-14 яшьлек малай Макарның әнисе.

Укучы җавабы:  Җәмил – эчә торган  Эльза белән Геннадий Харитоновлардан туган “чирләшкә” малай. Ул хәмергә ияләшкән ата-анадан туганга, каш-керфеге бөтенләй булмый, әле температурасы төшми, әле имә алмый. Бала сәламәт гаиләдә туарга тиеш.

Укучы җавабы:  Бу – Макар.

Укытучы.  Макарның җинаять юлына этәрүче сәбәпләрне санагыз:

  • Малайга игътибар җитмәү;
  • Кирәгенчә кадерләмәү;
  • Ата-ананың әхлакый яктан үрнәк булмавы;
  • Гаилә әгъзаларының бер-берсен аңламаулары;
  • Баланы мәхәббәт, шәфкать, эчкерсез һәм самими аралашудан мәхрүм итү.
  • Укучы җавабы: Әйе, Макар терелә, начар гадәтләрен дә ташлый. Моңа бал кортлары, бер-береңә ышаныч, хөрмәт һәм мәхәббәт  ярдәм итә.

Укучы җавабы:

  • Бу әсәрдә актуаль проблемаларның берсе – ул тату гаилә.
  • Мәхәббәткә тугрылык;
  • Күңел сафлыгы – рухи гариплек
  • Гаилә бәхете – бәхетсезлеге;
  • Бала язмышы – ата-ана язмышы;
  • Ата-ана һәм бала мөнәсәбәте;
  • Рухи кыйммәтләр – әхлаксызлык;
  • Тәрбия – тирәлек йогынтысы
  • Минемчә, җәмгыятебездә булган төп проблема – наркомания, эчкечелек.

Укытучы.  Дөрес, автор бу проблемаларны күреп, бик борчыла. Һәм, аныңча, проблемаларны чишү өчен, гаиләләрдә терәк булырлык, ышанычлы ирләр кирәк. Ирләрен яратучы, хөрмәт итүче, сөйкемле һәм акыллы хатын-кызларыбыз кирәк. Шундый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар гына сау-сәламәт, үз-үзенә ышанучан һәм нәселне яхшы дәвам итүчеләр булачак. Ә инде андый гаиләләребез күбрәк булса, җәмгыятебез дә сау-сәламәт булачак. Тулырак…

Арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табу


арифметик
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  «Салавыч күппрофильле лицее»ныӊ   югары квалификацион категорияле  башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Гөлүсә Солтан кызы.   Тема: Арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табу.  (3 нче сыйныфта математика дәресенә технологик карта  )

Тема:    Арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табу.

Максат:  арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табуга карата   тигезләмәләр чишәргә, компонент исемнәрен дөрес әйтергә һәм аларны таба белергә өйрәтү .

Бурычлар:

Белем бирү: билгесез тапкырлаучыны, бүлүчене, бүленүчене табу кагыйдәләрен кабатлау, арифметик гамәлдәге билгесез компонентны табуга карата   тигезләмәләрне чишү юлларын  өйрәнү.

Үстерелешле: логик фикерли  , чагыштыра , классификацияли белү юлларын  һәм математик сөйләмнәрен үстерү.

Тәрбияви: үзенеӊ уку эшчәнлегендә җаваплылык  хисләре тәрбияләү.

Дәрес тибы: яӊа белем бирү дәресе ( Урок «открытия» нового знания).

Формасы: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә, парда.

Уку предметын үзләштерүнеӊ  көтелгән нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр:

Укучыда    формалашачак:

-төп   әхлакый    нормаларны   белү    һәм  аларны  үтәүгә   юнәлеш  алу;

-үз   уку  эшчәнлеген    бәяләү.

Укучы формалашу өчен мөмкинлек  алачак:

-уку эшчәнлегендә уңышка ирешү һәм ирешмәү сәбәпләрен дөрес аңлау;

– тотрыклы  уку – танып белүнең   бурычларын хәл итүнең яңа гомуми ысуллары;

– башка кешеләрнең хис-тойгыларын аңлы аңлау һәм башкаларга ярдәм итүгә һәм аларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән гамәлләрдә чагылыш табучы эмпатияләр.

Метапредмет нәтиҗәләре:

Регулятив   универсаль уку гамәлләре:

– яңа уку материалында укытучы тарафыннан бирелгән эш юнәлешләрен исәпкә алып,

укытучы белән хезмәттәшлек итү;

– ысул һәм эшнең  нәтиҗәсен аера белергә;

-куелган бурычны  гамәлгә ашыру шартларында, үз гамәлләрене планлаштырырга;

-гамәлләрне  башкарганда , аның дөреслеген мөстәкыйль бәяләргә һәм аны гамәлгә ашыру барышында да , ахырында да кирәкле төзәтмәләр кертә алырга.

Танып – белү универсаль уку гамәлләре:

-конкрет шартларга бәйле рәвештә бурычларны хәл итүнең иң нәтиҗәле ысулларын сайларга;

– өйрәнелә торган күренешләрнең сәбәпләрен-тикшерү бәйләнешен билгеләргә;

– аңлы рәвештә һәм ирекле рәвештә телдән һәм язма формада хәбәрләр төзергә;

-әһәмиятле өлешләрне таба белергә;

-бурычларны хәл итүнең уртак алымнарын белергә;

-бурычларны хәл итү өчен символик чараларны, шул исәптән модельләрне   һәм схемаларны кулланырга.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

-үзеңнән аерылып торган башка кешеләрнең позициясен исәпкә алырга һәм координацияләргә;

-үз позицияңне дәлилләргә һәм уртак эшчәнлектә уртак карар чыгарганда хезмәттәшлектә партнерлар позицияләре белән координацияләргә;

– үз фикереңне һәм позициясен формалаштыру. төрле фикерләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга һәм үз позициясен нигезләргә.

Предмет нәтиҗәләре:

-билгесез тапкырлаучыны, бүлүчене, бүленүчене таба белергә;

– арифметик гамәлдәге билгесез компонентны таба белергә.

Методлар: проблемалы, практик.

Белем бирү ресурслары: дәреслек “Математика” 3 класс, 2 нче кисәкнеӊ  20 нче бите;  карточкалар,  үзбәя картасы,  К.Ф.Гаусс портреты, PowerPoint презентацияләр программасы ярдәмендә төзелгән презентация, математикадан эш дәфтәре,   Моро М. И . дәреслегенә электрон кушымта “Решение уравнений”.

Җиһазлау: компьютер, проектор.

Планны тулысы белән укырга һәм күчереп алырга:  https://disk.yandex.ru/i/xvrC59nP_poMiQ

Арча-нурлы Арча (дәрестән тыш чара)


Арча
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе укытучылары Йосыпова Рәисә Фаил кызы һәм Ибатуллина Айгөл Фәттах кызы.Тема: Данлы Арча-нурлы Арча (дәрестән тыш чара)

1 а.б. :

Хәерле көн укучылар,  укытучылар! Ә бүгенге кичәбезнең темасы “Данлы Арча-нурлы Арча”  дип атала.

2 а.б.

“ Бу дөньяда , бәлки күп-күп эшләр күрдем.

Билгесездер кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кая торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”.

2 а.б.

Туган ил ул синең әтиең, әниең, абыең, апаң, энең, сеңелең, әбиең, бабаң.Ул –синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың, районың.Ул – синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең.

1 а.б.

Чал тарихта тирән эз калдырып,

Киләчәккә атлый Арчабыз.

Үткәннәрең һәм бүгенгең белән

Горурланып яши барчабыз.

2 а. б.

Гөрләп яшә, җырлап яшә, Арча,

Борынгы һәм яңа калабыз!

Синдә — яшәү, тулы канлы тормыш,

Син бит безнең Ватан – анабыз!

(Рания Галәветдинова)

1 а.б.

Укучылар , безнең күбебез  даны еракларга таралган, дөньяга бөек Тукайны бүләк иткән ямьле Арча төбәгендә яшибез.Туган Арчабыз турындагы мәгълүматларны тирәнәйтербез, ныгытырбыз.

2 а.б.

Арча районы –Татарстандагы иң зур районнарның берсе. Казан артының төньяк өлешендә урнашкан һәм Мари-Эл республикасы, Биектау, Саба, Балтач, Әтнә районнары белән чикләнгән.

Тарихка күз салсак, Арча шәһәренә XIII гасырда нигез салына, Казан ханлыгы чорында  Арча даругасының үзәге була. 1552 елда Арча яндырыла, 1555 елда рус крепосте төзелә. 1781 елда, Казан наместниклыгы оешуы турындагы указлар белән, Арча шәһәр итеп үзгәртелә һәм өяз шәһәре итеп билгеләнә. 1796 елда Арча штаттагы шәһәр буларак үзгәртелә. 1860 елда Арчадан аерылып чыккан крестьяннар Арча (Арская слобода), Покроу (Покровская слобода, Яңа Арча) бистәсен төзиләр. Арча 1924-1936 елларда сала, 1936-1938 елларда тагын Арча шәһәре, 1938-2008 елларда шәһәр тибындагы эшчеләр поселогы буларак яши.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2008 елның 27 июнь карары белән шәһәр тибындагы Арча бистәсе Арча шәһәре итеп үзгәртелде.  Бу карарны кабул итүгә дә 12 ел вакыт узган.

(Арча турында видеоролик карау)

1 а.б.

Бүгенге көндә районыбыз 90 яшен бәйрәм итә. Ләкин яше күп булса да Арчабыз көннән-көн яшәрә, яңара,Хәзерге көндә ул шәһәр статусы алды. Аның үзенең гербы, гимны, флагы бар.Балалар,  сез барыгызда беләсез,  һәрбер илнең гербы, флагындагы төсләр, бизәкләр нәрсә дә булса аңлата.Ә хәзер үзебезнең гербка күз салыйк әле. Яшел фонга сары төс белән бүрәнә крепость алынган.Яннары буенча сары төс белән башаклар төшерелгән һәм кашкарыйлар(  астра) ак төс   белән бирелгән.

2 а.б.

Ак төс(серебро)-чисталык, тынычлык, бер-береңне аңлау символы булып тора.

1 а.б.

Сары(золото)-уңыш,байлык, хөрмәт символы

2 а.б.

Яшел-табигать, сәламәтлек, тормыш үсешен чагылдыра. Тулырак…