fbpx
31.01.2019

Фигыльләрне кабатлау. 4нче сыйныф.


фигыль
Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гилемуллина Ләйсән Мансур кызы . Тема: Фигыльләрне кабатлау. 4нче сыйныфта татар теленнән үткәрелгән ачык дәрес.

 

Дәреснең тибы: кабатлау дәресе.

Дәреснең максатлары:

1)Белем бирү максаты:

Укучыларның исем темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен: мәгънәсен, соаруларын, категорияләрен(барлык-юклык,заман,зат-санда төрләнү),җөмләдәге ролен искә төшерү, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен камилләштерү. Дөрес, матур язу күнекмәләрен ныгыту.

2) Фикер сәләте үстерү максаты:

Укучыларның сөйләмен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын, игътибарлылык, танып- белүләрен формалаштыру.

3)Тәрбияви максат:

Аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләре формалаштыру, уку хезмәте культурасы тәрбияләү, туган телебезне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: презентация”Фигыльләрне кабатлау”,балаларның иҗади    эше,  рәсемнәр,карточкалар,Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова”Татар теле 4” дәреслеге.

Кулланылган структуралар:

Релли Робин,Раунд Робин,Инсайд-Аутсайд Сёкл,Копи Клэп,Сорт Кардс. 

                            Дәрес барышы:

1.Оештыру.

Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез! Хәерле көн!

 Укучылар чылбыр буенча сөйли:

Күзләремне ачты минем,(1нче укучы)

Иркәләде үз телем,(2нче укучы)

Үз телем яктыртты юлны,(3нче укучы)

Үз телем бирде белем.(4нче укучы)

Үз телеңне  сөймәгәндә,(5нче укучы)

Ярты ул алган белем(6нчы укучы)

Канатсыз коштай буласың,(7нче укучы)

Белмәсәң ана телен.(8нче укучы)

Белмәсәң ана телен.(хор белән)

 Төркемдәге укучыларның бер- берсен сәламләве.

-Җилкәдәш дусларны елмаеп сәламлик!

-Каршыдагы дусларны кул биреп сәламлик!

-Ә барыбызга уңышлар телик!

-Уңышлар безгә!!!

-Ә дәрестәге кунакларыбызга хәерле эш көннәре телик!

-Хәерле эш көннәре сезгә!

-Әлеге шигырь юлларыннан күренгәнчә,без бүген татар теле дәресе өстендә эшләрбез.

-Укучылар дәресебез уңышлы булсын өчен,   без нинди булырга тиеш?(Креатив, инициатив,бердәм, беренче,ярдәмчел,мөстәкыйль).

-Ә җавапларыбыз нинди булырга тиеш?(Тулы,төгәл,аңлаешлы).

2.Актуальләштерү.

Укучылар!  Сезгә өй эше итеп иҗади эш бирелгән иде.Эшләрне күрсәтик әле.

-Сез ничек уйлыйсыз,ни өчен сезгә шундый эш бирелде икән? Тулырак…

Юлда йөрү кагыйдәләре


 юлда йөрү
 “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сибгатова Гөлшат Илшат кызы. Тема: Юлда йөрү кагыйдәләре.
  

Максат: 1. Алдан алган лексик белемнәрне кабатлау

  1. Татар телендә җөмлә төзү күнекмәләрен булдыру
  2. Юлда йөрү кагыйдәләрен гамәлдә дөрес куллануга ирешү.

Җиһаз.: дәреслек, карточкалар, презентация.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

А) Үткәннәрне кабатлау

Б) Өй эшен тикшерү

  1. Актуальләштерү

Сорауларга җаваплар

Машиналар юк чакта кешеләр ничек йөргәннәр?

Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиешләр?

Светофор һәм юл билгеләре ни өчен кирәк?

Нинди утны яндырып, светофор безне кисәтә?

Светофор нәрсә белән идарә итә?

Ә хәзер, әйдәгез, без сезнең белән ТИК-ТЭК-ТОУ структурасында эшләп алыйк. Карточкаларга бу бүлектә өйрәнгән дүрт сүз языгыз. 1 укучы 3 рәткә тарата. Диоганаль, вертикаль, горизонталь юнәлештәге сүзләр белән 3 җөмлә төзибез.

 РАУНД РОБИН структурасы буенча тикшерәбез.

Ә хәзер һәр төркем иң матур җөмләләрне укыйбыз.

  • Яңа материалны аңлату.

Дәреслек белән эш.

Әйдәгез, дәреслек белән эшләп алыйк. 56 бит 9 күнегү. Мин сезгә Юля, Ләйсән һәм Сережа белән булган хәлләрне укыйм, ә сез үз фикерләрегезне дәфтәрләрдә языгыз.

(2,3,4 слайдлар)

ФИНК РАЙТ РАУНД РОБИН структурасы буенча тикшерәбез.

Хәзер юл билгеләрен тикшерергә вакыт җитте. Нинди юл билгеләре була? Ничек билгелибез? Тулырак…

Е,е хәрефләре. 2 сыйныф. Татар теленнән ачык дәрес планы.


Е,е хәрефләре
Сарман муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Сарман гимназия»сенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Фатыхова Гөлия Фоат кызы.Тема: Е,е хәрефләре. 2 сыйныф. Татар теленнән ачык дәрес планы.   
  

 

Тема: Е,е хәрефләре

Максат: Е, е хәрефләренең ике авазга билге булып  йөрүен, сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүзләрдә (йы),  нечкә әйтелешле сүзләрдә (йэ) дип укылуын истә калдыру.Тартыклардан соң килгән е хәрефенең (э) дип укылуын аңлату, матур язу күнекмәләрен камилләштерү; критик  фикер йөртү сәләтен үстерү; туган телгә ихтирам, кызыксынучанлык, дуслык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Метод һәм алымнар. Әңгәмә, тикшерү, өлешчә эзләнү.

Технология. Коммуникатив үстерелешле укыту, компьютер технологиясе.

Танып белү универсаль уку гамәлләре (УУГ):

– дәреслектә ориентлаша белү;

– рәсем , карточкалар һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

– төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

– авазларның урнашу тәртибен белү ;

– дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү.

Регулятив УУГ:

– кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

– гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

– үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

– тормыш тәҗрибәсен куллану;

– эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы УУГ:

– дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

– үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

– үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

– мәгънә барлыкка китерү Коммуникатив УУГ:

– тормыш тәҗрибәсен куллану;

– күршең белән хезмәттәшлек итү.

 

Планлаштырылган нәтиҗә.

  1. Е, е хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүен, сүз башында һәм сузык аваз хәрефләреннән соң калын сүзләрдә (йы), нечкә әйтелешле сүзләрдә (йэ) дип укылуын истә калдыру.

2.Тартыклардан соң килгән е хәрефенең (э ) дип укылуын аңлату.

  1. Атна исемнәрендә е хәрефенең язылышын истә калдыру

 Җиһазлау:Татар теле: татар мәктәпләренең  2 нче сыйныфы өчен дәреслек. I кисәк. / И.Х. Мияссарова, К.Ф Фәйзрахманова. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.- 62-63 нче битләр Вәгыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. 3 нче басма. Тулыл. – Казан, 2002. – 207 б.;“Мәгариф” журналлары,TATARSHOOL сайты,

компьютерда слайдлар, индивидуаль-дифференциаль карточкалар.

 Өйрәтү структуралары: РАУНД ТЭЙБЛ, СТЁЗЕ-КЛАСС, ОЛ  РАЙТ РАУНД РОБИН, КЛОК БАДДИС, РЕЛЛИ РОБИН,КОНЕРС , ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС- ФРИЗ- ГРУП, КОПИ КЛЭП,     

  Дәрес барышы.

1  Дәрескә оештыру моменты Тулырак…

Фигыль турында төшенчә. 3нче сыйныф.


   фигыль турында төшенчә
Апас муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы. Тема: Фигыль турында төшенчә. ( 3 сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык  дәрес)

Максат: 1. Фигыль турында төшенчә бирү, башка сүз төркеменнән аеру, сөйләмдә

                  дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.

  1.   Укучыларның фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади

                   активлыкларын һәм танып – белүне үстерү.

  1. Аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
    Көтелгән нәтиҗәләр:

Танып – белү: Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? сорауларына җавап булган

                    сүзләрне аеру һәм тану; фигыль сүз төркемен аңлау; фигыльне

                    сөйләмдә  куллана алу.

Регулятив : Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели алу һәм

                              формалаштыра белү, эшләнгән эшкә бәя бирү

Коммуникатив: Күнегүләрне кагыйдә һәм үрнәк буенча башкару.Үз фикерләрен

                    төгәл һәм ачык итеп белдерә алу. Дәреслектән дөрес информацияне

                    табып куллану.

Шәхси: Укытучы укыганны һәм сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү.

                 Дустыңны аңлау, хөрмәт итү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, дәреслек.

Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.

  1. Оештыру, мотивлаштыру.

Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.

-Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә елмаешыйк та, хәерле көн телик.

-Сәлам, дустым! (,,биш”не бирү)

-Хәлләр ничек?  (җиңелчә җилкә кырыена кагу)

-Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)

-Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

-Син килдең! (кулларны җәю)

-Мин бик шат !(кул кысышу)

– Менә шундый җылы сүзләр, изге теләкләр белән башланган  дәрестә безгә сынатмаска, алган белем – күнекмәләребезне файдалана белүебезне күрсәтергә кирәк булачак.

  1. Актуальләштерү.

– Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм матур язу күнегүен язабыз.

Тату туганнар таштан койма койганнар.

– Мәкальдән исемнәрне табу,сораулар кую. Исем нәрсәне белдерә? Нинди саннарда килә? Нәрсәләрдә төрләнә? Ничә килеш бар? Нинди килешләр һәм аларның сораулары.

III. Яңа белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Уку мәсьәләсен кую.

  • Бу җөмләдә нишли соравына җавап булып килгән сүз?
  • Нинди сорауларга җавап бирә?
  • Нәрсәне белдерә?
  • Предметның эшен – хәрәкәтен белдергән сүзләр нинди сүз төркеменә керүен ачыклау өчен, кроссворд чишәрбез.

Уку мәсьәләсен чишү.

  1. Бик зур, соры великан

Үзе йөк күтәрә икән.

Әгәр эссе булып кисә,

Борыны белән су сибә икән. (Фил)

  1. Бөтен халыкта бар ул,

Ансыз уку, язу юк. Тулырак…

Дәрескә контроль эш. Татар теле. 7сыйныф.


Нурфия Тихонова 
Казан шәһәре Совет районы муниципаль бюджет белеем учреждениесе 156 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тихонова Нурфия Ринат кызы. Татар теле дәресенә 7 нче сыйныф өчен контроль эш.  

Аңлатма язуы. Ел буена программа буенча өйрәнелгән бүлекләр буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Темалар буенча контроль эштә 8 бирем бирелде.

Эш формасы: контроль эш ( 2 вариантта)
Өйрәнелгән бүлекләр:
1.Белем һәм тормыш.
2. Өлкәннәр һәм кечкенәләр.
3. Ял итү.
4. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше.
5. Ел фасыллары.
6. Татарстанның казанышлары.
7. Сәүдә үзәгендә.

Максат һәм бурычлар:

1. Укучыларның сүзләргә сүз ясагыч кушымчаларын дөрес куюын ачыклау.

2. Укучыларның хәл фигыль формаларын дөрес аера белүләрен билгеләү.

3. Исем фигыль күрсәткечләрен дөрес куллана белүне күрсәтү.

4. Сыйфат фигыльне дөрес тәрҗемә итүне ачыклау.

5. Кереш сүзләрнең сөйләмдә дөрес урында куллануны тикшерү.

6. Фикерне туплап җөмләләрне дөрес тәмамлый белүне ачыклау.

7. Репликаларны тутырып сөйләм телен баету.

8. Дөрес җөмләләр төзи белүләрен тикшерү

1 вариант.
1)Сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар куярга.
Матур… , авыл… , эш… , яшь… ,
*Бу сүзләр белән җөмлә төзергә.
2) Бирелгән фигыльләрдән Хәл фигыльнең 1, 2, 3 формаларын ясагыз.
укы, сора, утыр, көл,
*Бу сүзләр белән җөмлә төзе.
3) Бирелгән фигыльләрдән исем фигыль ясагыз.
кил, кайт,ят,ал.
* исем фигыльнең юклык формасын яса.
4) Сыйфат фигыльләрне тәрҗемә итегез.
-ездивший человек.
– приехавший гость.
– говорящий человек.
5) Кереш сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Әлбәттә, зинһар, бәлки, имеш.
6) Җөмләләрне язып бетерегез.
Мин китапханәгә еш йөрим, чөнки…. .
Җәен мин авылга әбиемә…. .
Урманга барып, ул… .
7) Кирәкле репликаларны куегыз.
Артур, син табигатьне яратасыңмы?
… .
Гаиләгез белән елга буена еш барасызмы?
…. .
Саф һавада еш буласызмы?

8) “Җәйге каникулларның бер көне” темасына кечкенә хикәя төзе. Тулырак…

Татар халык авыз иҗаты


 Татар халык авыз иҗаты
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлзадә Хәмит кызы.Тема: Татар халык авыз иҗаты .7 нче сыйныф, әдәбият 

Максат:

  1. Белем бирү: халык авыз иҗаты турында алган белемнәрне ныгыту.
  2. Күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү; уку һәм танып-белү мәсьәләсен куюда тамгалар, символлар, модельләр, схемалардан файдалана алу.
  3. Тәрбия бирү: татар халкының сәнгати һәм мәдәни мирасын үзләштерү аша матурлык сыйфатларын үстерү.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Регулятив УУГ: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, эшләгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Коммуникатив УУГ: төркемнәрдә эшләгәндә үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, мәгълүматларны таба, куллана алу, әңгәмәдә катнашу, ишеткәнеңне үз фикерең белән чагыштыру.

Танып-белү УУГ: Дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү.

Шәхескә кагылышлы УУГ: иптәшеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, тавыш көчәйткеч, рәсемнәр.

Дәрес тибы: проект яклау дәресе.

Методлар: өлешчә эзләнү, тикшеренү ысулы, акыл штурмы, төркемнәрдә эш, энергизатор.

Эшчәнлек төрләре: проект эшен яклау, күрсәтмә әсбаплардан һәм техник чаралардан файдалану.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

Укучыларда уңай психологик халәт тудыру.

Исәнмесез, хәерле көн, укучылар! Барыгызга да яхшы кәеф телим. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп алыйк әле. Сез бик шат күренәсез. Ә хәзер Сәнифә Рангулова башкаруында җыр тыңлап китик. Ул “Елмай” дип атала.

Җыр тыңлагач, кәефләрегез тагын да күтәрелгәндер дип уйлыйм. Шушы күтәренке рухта дәресебезне башлап җибәрик.

  1. Актуальләштерү.

Сорауларга җавап бирү:

Укучылар, әйтегез әле, без сезнең белән нинди бүлекне тәмамладык?

Халык авыз иҗатына нәрсәләр керә?

Быел без сезнең белән халык авыз иҗатының кайсыларын өйрәндек?

Нәрсә ул йола?

Йолалар ничә төркемгә бүленә һәм алар ниндиләр?

Бәетләрнең нинди төрләрен беләсез?

Балаларның җаваплары тыңлана.

  1. Белем һәм күнекмәләр ныгыту.

Укучылар, без сезнең белән проект эшенә әзерләндек, әйеме. Бүгенге дәрескә өй эше нәрсә иде? Әйе, проект эшен йомгаклап бетерергә иде.Димәк, безнең бүген нинди дәрес була инде? Әлбәттә, проект яклау дәресе. Ә дәресебезнең максаты нинди булыр?

Дәреснең максаты әйтелә:

  1. Халык авыз иҗаты турында алган белемнәрне ныгыту; эшкә иҗади якын килә белү.

Сез төркемнәргә бүлендегез һәм һәр төркем халык авыз иҗатының аерым бер төре турында мәгълүмат әзерләде.

Беренче төркем календарь йолалар турында , икенче төркем гаилә йолалары турында, ә өченче төркем бәетләр турында чыгыш әзерләде. Ә хәзер сүзне беренче төркемгә бирәбез.

Һәр төркемнең чыгышы тыңлана, презентацияләр карала, сораулар бирелә, сорауларга җаваплар тыңлана.

  1. Рефлексия.

Тулырак…