ТР Мөслим муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын интернат мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Мирзаянова Гүзәлия Галалетдин кызы. Тема: “Яхшы һәм начар”. Әхлак тәрбиясе
Тема: “Яхшы һәм начар” (7-8 нче сыйныфлар өчен)
Максат: 1. Начар гадәтләр, аларның организмга зыяны, шәхеснең үсеше һәм үз – үзен тотышы турында мәгълүмат бирү.
- Укучыларда үз сәламәтлекләренә карата аңлы караш формалаштыру. Начар гадәтләрдән арына белергә өйрәнү.
- Көчле рухлы булырга өндәү.
Җиһазлау: слайдлар, төрле рәсемнәр, зур форматлы экран, компьютер.
Кулланган әдәбият: Youtube.com – видеохостингы, yandex.ru – социаль челтәре медиаматериаллары.
I.Оештыру өлеше
-Хәерле көн балалар.
Соңгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында начар гадәтләргә өйрәнеп китүчеләр булуы беркем өчен дә сер түгел (слайд 3). Нәрсә соң ул начар гадәтләр? Аларга нәрсәләр керә? Әйе, бу сорауга барыгызда җавап бирә алыр: наркомания, тәмәке тарту, эчкечелек. Әлеге начар гадәтләр белән мавыгып китүчеләрнең артуы табибларны гына түгел, ата – аналарны, укытучыларны да хафага салды. Республикабызның төрле төбәкләреннән, аеруча Казан шәһәреннән алынган хәвефле хәбәрләрнең ешаюы зур борчу тудыра. Күпме талантлар, өметле яшьләр һәлак була.
Тиздән мәктәп еллары артта калыр. Күбегез укуларын дәвам итәр яки эшкә урнашыр. Тормыш юлында яхшы кешеләр, төрле язмышлар белән очрашырсыз. Сынаулар алдында югалып калмас өчен, безнең киңәшләребез, теләкләребез сезгә дөрес юл күрсәтүче яхшы маяк булыр. Бүген үткәрелә торган тәрбия сәгатендә, сүз яшүсмерләр арасында таралган начар гадәтләр турында барачак. Әңгәмәбез берничә баскычтан торыр (слайд 4), һәр баскычта без сезнең белән начар гадәтләрнең үзенчәлекләре белән танышып, анализлап барырбыз.
II.Төп өлеш.
- Начар гадәтләрнең иң таралганы – тәмәке тарту турында сөйләшеп китәрбез (слайд 5). Тәмәке тартучыларның барысы да – наркоманнар. Алар наркотик бәйлелеккә ничек эләгүләрен үзләре дә сизми кала. Тәмәкене даими тарткан кеше канында никотин югары дәрәҗәдә булганда гына үзен яхшы хис итә. Организмда никотин азаюга нерв күзәнәкләре актив рәвештә тагын бер сигарет тартуны таләп итәләр. Бу хәл торган саен кабатлана. “Нормаль” доза туктаусыз арта бара.
Никотин үз капканына иң беренче чиратта яшьләрне алдап кертә. Башта барысы да яхшы тоела. Яшүсмер мәктәп бинасы артына чыгып яки автобус тукталышында тәмәке көйрәтә. Ләкин тора – бара ул үзенең кармакка эләгүен аңлый. Яшүсмер ашап алгач, дәрес вакытында, автобуста, кунакта, өйдә һәрчак тәмәке тартырга тели. Ул наркомания корбаныннан нәрсә белән аерыла соң? Аерма шунда гына: тәмәке тартучыга үз организмын җимерү өчен күбрәк вакыт таләп ителә.
Тәмәке тартудан беренче чиратта сулыш органнарына зыян килә. Бугаз, үпкә яман шешләре, хроник бронхит һ.б. авыруларның сәбәпчесе – тәмәке. Тәмәке составында берничә йөз төрле агу исәпләнә, шулай ук радиоактив матдәләр дә бар. Көнгә бер кап сигарет тартсаң, бер елга 500 рентгенга якын нурланыш аласың. Күп еллар тәмәке тарткан кешенең үпкәсе каралып, череп бара. Сигарет шулай ук йөрәк һәм кан тамырларына зур зыян сала. Хәтта бер сигарет тартканнан соң да кан басымы күтәрелә. Шуны белеп торыгыз: йөрәк авыруларыннан үлүчеләрнең 25% – тәмәке тартучылар. Никотин атеросклероз, гипертония, гастрит кебек төрле авыруларның дәвалануын катлауландыра.
Тәмәке тартучы үзеннән тыш, якын кешеләрнең сәламәтлегенә дә зыян китерә. Тартмаучы кешеләр, бигрәк тә балалар янында авызга тәмәке алырга ярамый. Тәмәке төтенен иснәү – икенче төрле аны пассив тарту дип атыйлар. Ул үпкәдә яман шеш, тын бетү, йөрәк, бронхит авыруларының сәбәпчесе булырга мөмкин. Күп тәмәке тартучылар 10-15 елга азрак яшиләр. (Слайд 6)
Тәмәке тарта башлауның малайларга ни дәрәҗәдә тискәре булуын белү өчен Марк Гвенның “Том Сойер тәмәке тартырга өйрәнә” дигән хикәясен тыңлап узыйк (слайд 7).
Тәмле төшке аштан соң, Том үзенең тәмәке тартырга теләге барлыгын әйтте. Гек, трубкалар ясап, аларга тәмәке тутырды.
Алар, терсәкләренә таянып, җиргә сузылып ятты да, әкрен генә төтен суыра башлады. Төтен тәмсез иде, башта ул аларны бераз укшытты, аннары алар бераз ияләште.
– Моның берние дә юк икән, – диде Том. – Әгәр тәмәкене элегрәк белгән булсам, мин аны иртә тарта башлар идем.
– Мин дә, – дип җөпләде аның сузен Джо. – Пучтәк нәрсә икән бу!…
Сүз дәвам иттерелде, ләкин ул тора – бара сүлпәнләнде, ниндидер сәер тынлык хөкем сөрде, сөйләшер сүзләр бетте кебек. “Пиратлар” ешрак төкеренә башлады. Тамак авыртуын никадәр басарга тырышсалар да, авырту басылмады, алар һаман укшыды. Аларның йөзләре агарды, малайлар бик кызганыч кыяфәттә иде. Джоның көчсезләнгән кулларыннан трубка төшеп китте…
Кичке аш янында Том да, Джо да бер сүздә эндәшмәде. Ә инде өстәл яныннан кузгалгач, Гек башта үзенең трубкасына тәмәке төйде, аннары иптәшләре трубкасына да төя башлаган иде: “Кирәк түгел, без үзебезне бик үк әйбәт хис итмибез”, – диде.
Тәмәке тартуның начар гадәт икәнлеге әлеге өзектә дә ачык чагыла.
- Тәмәке тарткач, бала организмында нинди үзгәрешләр була?
- Аларны бу адымга кем этәргән?
- Ни өчен малайлар икенче мәртәбә тәмәке тартудан тыелган? (укучылар җавап бирә)
Әңгәмә:
- Яхшы,тыңлап үткәннәрдән чыгып нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
- Тәмәке яшүсмерләр организмына ничек тәэсир итә?
- Югарыда әйтелгәннәрне ишеткәч, син тәмәке тартырга теләр идеңме?
- Җәмгыятьнең тагын бер явыз дошманы – алкоголь (слайд 8). Исерткеч эчемлекләр кешелекне һәлакәткә илтә. Ни кызганыч, республикабызның аерым төбәкләрендә эчкечелек нык үсеш алган. Шул сәбәпле бик күп гаиләләр таркала, үлем очраклары күбәя, ятим һәм гарип балалар саны арта. Рәсми мәгълүматларга караганда, балаларның 30% физик һәм психоголик яктан сәламәт түгел, һәм моңа, нигездә спиртлы эчемлекләр гаепле. Әтисе эчкече булган балалар физик һәм акыл ягыннан калыша. Ә сез кешелекнең киләчәге, сез булачак әти – әниләр. Шуңа күрә тормышны җимерерлек адым ясаганчы, киләчәк турында уйларга кирәк.Алкоголь яшь организмга ничек тәэсир итә соң? Олылар белән чагыштырганда, яшь кеше организмында кан тизрәк йөри, шул сәбәпле балалар һәм яшүсмерләрнең төрле органнарына алкоголь бик тиз барып җитә һәм аларны агулый. Исерткеч кулланган яшүсмерләрнең бик тиз хәле бетә, аяк – кулларын көзән җыера, тән температурасы һәм кан басымы күтәрелә, үсү процессы акрыная. Кайвакыт кан составында шикәр кими. Бу исә, үз чиратында, баланың тагын да хәлсезләнүенә китерә. Атнага бер яки берничә мәртәбә исерткеч эчкән яшүсмер алга таба эчкечегә әверелергә мөмкин. Ун ел буе даими исерткеч эчкән өлкән кеше алкоголикка әверелә, ә яшүсмер 2-3 елда ук бу авыруга бирешә. Алкоголь яшьләрнең баш миенә, йөрәгенә көчле тәэсир итә.. Мондый халәт берничә тәүлеккә сузылырга мөмкин. Махсус дәвалау чаралары күрелмәсә, ул үлемгә китерә.
Эчүчелек – афәт, эчүчелек – үлем, эчүчелек – фаҗига. Эчүчелек – үзен теләп акылдан язу. (Слайд 9)
- Хәзер сез миңа дөресме, ялганмы икәнен әйтеп карагыз әле .
- Алкоголь – аш – су ризыгы – (ялган)
- Алкоголь ашказанында ризык кебек эшкәртелми. Ул туры канга эләгә, аннан баш миенә китә – (дөрес)
- Алкоголь – яшьләр арасында үлемнең иң төп сәбәпчесе түгел – (ялган)
- Яшүсмерләр еш кына алкоголь һәм наркотиклар куллану аркасында фаҗигале хәлләргә эләгү аркасында һәлак булалар – (дөрес)
- Аракы эчкән кешеләр тиз аралашучан һәм дустанә мөнәсәбәттә булалар – (ялган)
- Эчкән кешеләр гадәттә бик тиз үз – үзеннән чыгучан, агрессив һәм усал булалар. Үтерешләрнең яртысы алкоголь куллану аркасында була – (дөрес)
- Алкоголь көч бирә – (ялган)
- Алкоголь организмның гадәти реакцияләрен акрынайта, үзәк нерв системасына тискәре йогынты ясый – (дөрес)
- Алдагы тормыш корасы гаиләң матур булсын өчен нишләргә кирәк?