13.12.2018

“Сөйкемле Кыш Бабай” конкурсы бара


“Мөгаллим язмалары” сайты Яңа Ел уңае белән “Сөйкемле Кыш бабай”дигән конкурс үткәрә.        

кыш бабай

                               

1.Гомуми  нигезләмә.  

”Сөйкемле Кыш бабай”  конкурсын  “Мөгаллим язмалары”  сайты уздыра. Конкурсның исемен һәм нигезләмәсен алу, өлешчә файдалану , конкурс эшләрен башка сайтларга кую  тыела.

 2. Конкурсның максаты:

-татар телен һәм мәдәниятын үстерүдә Интернет   челтәре  мөмкинлекләрен файдалану һәм татар теленең Интернет челтәрендә куллану сферасын киңәйтү;

-иҗат, аралашу, ял итү,  белемнәрне камилләштерү өчен яңа мохит буларак мәгълүмати интернет-тирәлек үсешенә ярдәм күрсәтү;

– сәләтле балаларны ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру ;

-талантлы балаларга үз иҗатларын күрсәтү мөмкинлеге тудыру;

– физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм акыл үсеше тоткарланган балаларның иҗади cәләтләрен үстерү һәм аларның эшләрен Интернет челтәрендә тарату.

3.Конкурсны үткәрү тәртибе  

3.1 Конкурс Интернет челтәрендә  https://mugallimplan.ru/ сайтында үткәрелә.

3.2 Конкурс елга бер тапкыр Яңа Елга багышлап үткәрелә.

3.3 Конкурста җиңгән эшләр “Мөгаллим язмалары” сайтына куела.

3.4 Бәйгене үткәрү вакыты: 25ноябрьдән-25 декабрьгә кадәр  (2018).

3.5 Бәйге өч этаптан тора:

  I этап –  конкурс эшләрен кабул итү (2018нче елның 25нче ноябреннән-2015нче елның 25нче декабренә кадәр ).

II этап – сайлап алу туры. Иҗади эшләрне тикшерү, бәяләү. (2018 елның  25-28 декабре.)

III этап –Җиңүчеләрне билгеләү. Хезмәтләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән, сайлап алу турын үткән конкурсантларның эшләре  “Мөгаллим язмалары” сайтында урнаштырыла. 

2.Конкурста катнашу тәртибе.

2.1 Конкурста 1-8 сыйныф укучылары һәм коррекцион мәктәпләрнең 1-9  сыйныф укучылары катнаша  ала. Коррекцион мәктәпләрдә укучы балаларның эшләре аерым карала һәм урыннар аерым бирелә.

2.2 Конкурста  татар телендә язылган эшләр генә кабул ителә.

2.3 Конкурска заявка биреп,катнашучы үзенең бәйге таләпләре белән килешүен һәм конкурска җибәргән эшләрне сайтларга һәм социаль челтәрләргә куярга рөхсәт иткәнлеген белдерә. Конкурста катнашу бушлай.
3.Конкурс эшләре өчен төп таләпләр.  Тулырак…

Табигать-зур байлык. Коррекцион мәктәптә сыйныфтан тыш чара.


Табигать-зур байлык. Коррекцион мәктәптә сыйныфтан тыш чара.

Табигать-зур байлык

 Гайнуллина Алсу Фирдәвес кызы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең  1 нче категорияле тарих укытучысы. Югары сыйныфларда  Ватан тарихы һәм  җәмгыять белеме дәресләре алып бара. Мәктәп музеен җитәкли.  Әлеге сыйныфтан тыш чара “Мәгариф”  журналы үткәргән  “Яшел бишек “ конкурсында  3 урын  алды.Мәгариф”  журналының  2018 ел  8 санында басылып чыкты.

Максаты:

-укучыларның экологик культуралылыгын  үстерү;

– фикерләү сәләтен үстерү;

– табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, китаплар күргәзмәсе, табигать рәсемнәре.

  Сыйныф сәгатенең барышы.

Исәнмесез, балалар! Тышка карыйк әле, хәзер  нинди ел фасылы?  Яз көнендә табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.) Менә бүген дә тышта кояш елмая, кояш нурлары күзләрне чагылдыра. Әйдәгез, без дә бер –беребезгә карап елмаеп алыйк, бер-берегезгә  матур елмаю бүләк итик.

  Бүген сыйныф сәгатендә сүз нәрсә турында барачак икән? Моны белү өчен табышмаклар чишеп алыйк.

Табышмаклар чишү.

1.Борынсыз чыпчык боз тишә .( тамчы) (слайд)

2.Ипи түгел,

 Су түгел,

Авыр түгел,

Аз түгел,

Ансыз яшәү мөмкин түгел. (һава) (слайд)

3.Утта янмый, суда батмый. (боз) (слайд)

  1. Челтер-челтер ага….(чишмә) (слайд)
  2. Җәен киенә, көзен чишенә. (агач) (слайд)
  3. Кич калака, иртән бата (ай) (слайд)
  4. Җәй тукылдый бу чүкеч, кыш тукылдый бу чүкеч.(тукран) (слайд)

8.Кара алтын нәрсә ул?(нефть) (слайд) 

-Нинди сүз килеп чыкты? Табигать. (слайд) Без  дә бүген ” Табигать-зур байлык” дигән сыйныф сәгатенә җыелдык.  2018 ел- Россиядә экология елы дип игълан ителде. Нәрсә ул экология?Экология- табигатьне саклау турындагы фән. (слайд)

Укучылар белән әңгәмә:

-Нәрсә соң ул табигать?(балаларның җаваплары тыңлана)

 Табигать тере табигать һәм тере булмаган табигатькә бүленә (слайд)

Тере табигать: үсемлекләр,гөмбәләр,кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр, кеше.

Терек булмаган табигать:кояш, һава, су, туфрак, тау.(слайд)

Әйдәгез, табигать күренешләрен карап китик әле( слайд)

 Сез бу слайдларда нәрсәләр күрдегез?

      Әйе,мондый матурлыкны карау күзне иркәли, кәефне күтәрә, соклану хисе тудыра. Ләкин мондый матурлыкның капма-каршысы да  бар. Әйдәгез, карап китик әле.(слайдлар)

Сез бу кадрларда нәрсәләр  күрдегез?

Табигатьнең мондый хәлгә төшүенә кем гаепле? (Укучыларның җаваплары тыңланыла)

Әйе, Җир-Анабызның мондый хәлгә төшүенең төп сәбәпчесе-Кеше. Кеше табигатькә искиткеч зур зыян сала.Бүгенге көндә планетабыз бик нык пычранган, бик күп төр үсемлекләр, бөҗәкләр, хайваннар юкка чыгу алдында тора. Ни кызганыч, Табигать- Җир-Анабызны пычрату  әле дә дәвам итә.  Ә бит кайчандыр әби –бабаларыбыз табигатькә бик сакчыл карашта булганнар ,табигатьне рәнҗетергә курыкканнар, табигатькә зур хөрмәт белән караганнар, табигатьне саклау турында  мәкаль-әйтемнәр чыгарганнар. Шуларның берничәсе белән без дә танышып китик әле.

 “Буталчык” уены.  

Экранда  мәкаль-әйтемнәр бирелгән. Тик алар кисәкләргә бүленгәннәр, буталганнар.Сезгә шул мәкаль-әйтемнәрнең үз парларын табып, дөрес итеп җыеп укырга кирәк.
Тулырак…

Салымыңны саныйбызмы?


налоглар“Әрәмтамаклар” салымы кире кайта.

Соңгы берничә елда милек,транспорт салымнарын түләү-түләмәүне эш урыннарында тикшерә башладылар.Димәк, эш бирүчеләргә салым оешмаларыннан ниндидер басым ясала, шулай булмаса,андый төпченүләр булмас иде.Мөгаен,түләмәүчеләр арткандыр.

Былтыр Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 6,2 миллиард салым җыйган.Шул ук вакытта республика халкының алдагы елларда түләнмәгән барлыгы 1,5 миллиард сум чамасы бурычы бар. 
Ничек кенә булмасын, салымга бәйләнешле сүзләр  соңгы вакытларда бик еш телгә алына башлады.Әле яңа төр салымнар пәйда була,әле искеләрен яңартырга тырышалар.

Бу өлкәдә безнең хөрмәтле депутатларыбыз  үрнәк күрсәтәләр.Үзләрен сайлап куйган сайлаучыларның нинди юллар белән генә булса да тиеннәрен каерып алу өчен әллә нәрсәләр уйлап чыгаралар.Менә рәхим итегез,өр-яңа салым авторы: “Бердәм Русия” депутаты Сергей Вострецов эшсезлеккә салым кертергә тәкъдим итте.Бу нәрсә дигән сүз? Беркайда да эшләмәүче кеше дәүләткә акча бирергә тиеш дигән сүз.Эшләмәгәч аңа акча кайдан киләдер,анысы әһәмиятле түгел.Урлыймы ул,кеше талыймы – анысын аена 460 мең сум алып эшләүче депутат уйлап тормый.Аңа казна калынайту өчен акча гына агылып керсен.

Билгеле,бу салымны депутат үз башы белән уйлап тапмаган.Андый салым Советлар илендә 1991нче елга кадәр яшәде.Эшсезлек салымы 1961 елда кертелеп,бөтен кешене дә рәсми совет икътисадына гына эшләтүне максат итеп куйган иде.Эшләмәсәң,”тунеядец” пичәте сугып,төрмәгә дә ябып куялар иде.Тарих кабатлана дигәннәре дөрес икән. Әмма ул тагын да рәхимсезрәк булып кабатлана.Менә шунысы куркыныч.Әле кичә генә үзмәшгульләргә салым кертеләчәген белгән идек.Аның физик затларга керемнең 4%ы күләмендә булачагын ишетеп куандык.14 түгел бит,ничек инде шатланмыйсың,

4% безнең һәрьяктан үрнәк вә алдынгы булган Татарстан өчен пүчтәк бит ул.Бу салым үзенә үзе эш табып,аена 10-15 мең (аның кадәр булса әле) эшли алган эшсөярләргә салыначак.Әмма эше күзгә күренеп тормаган, һәм чынлап та, беркайда да эшләмәүче кешеләр дә бихисап бит әле.Менә алары инде эшсезләр төркеменә кертеләчәк һәм аларга “тунеядец” салымы салыначак. Шулай итеп,үзмәшгульлек салымы белән генә алып бетереп булмаганны “эшсезлек салымы” белән салдырып алмакчы булалар.Бүген авылларда һәр ике өйнең берсендә, эш булмаганлыктан, беркайда да эшләмәүче кешеләр күп. Димәк, ярты авыл “әрәмтамак” булып чыга һәм салым түләргә тиеш була.Менә кайда ул чиновникларга җитеп бетмәгән байлык! Моннан соң депутат Вострецов салым авторы буларак Болгариядәге фатиры өстенә Англиядә дә берәр замок алыр инде. Тулырак…

Файдалы киңәшләрдән файдалан


файдалы киңәшләр

Төрлеләр

Каннарында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.
Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз.
Астма өянәге булганда куе каһвә ярдәм итә.
Әгәр яралансагыз, бер төймә стрептоцитны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз, ярагыз күз алдында төзәлер Анар(гранат)согы эчегез. Ул кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын ныгыта,артерия басымын төшерә, канны чистарта, салкын тиюдән саклый.
Бик нервлансагыз, бер стакан кайнар диярлек сөткә чи йомырка сарысы туглагыз, бераз шикәр салыгыз һәм ашыкмыйча гына эчегез.
Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер согы белән чайкагыз, сокны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз. Тулырак…

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү һәм сөйләмнәрен үстерү


 

сәламәтлек мөмкинлекләре

 

Кереш

  Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү гомуми төп белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү максатлары һәм бурычларыннан чыгып, әмма балаларның акыл үсеше һәм психологик тайпылышларын исәпкә алып билгеләнә. Кызганычка, бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татар балалары өчен ана теленә өйрәтүнең махсус фәнни программасы эшләнмәгән.  Ә дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр бөтенләй юк.Һәм елдан ел  андый балалар өчен мәктәп-интернатларда укучы балаларның саны артуын исәпкә алсаң, мәсьәләнең шактый ук җитди һәм кичектергесез хәл ителергә тиешлеге күренә.Шуңа да бу язманы менә шул уңайдан, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның сөйләмнәрен үстерү эшендә укытучыларга ярдәм  булсын дип, һәм татар олигофренопедагогикасындагы бушлыкны тутыру максатыннан язарга алындым да. Тулырак…

Акция


Бу акция ябык. Тиздән яңа акция булачак.

Акция! Сертификат


“Мөгаллим язмалары” сайты әледән-әле укытучылар өчен акцияләр үткәреп тора! Менә тагын чираттагы “Акция”, рәхим итегез! Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү буенча методик хезмәт эшләп бетердем. Аны бушка таратырга булдым. Кечкенә генә бер шарты бар. Алу өчен Контактта “Мөгаллим язмалары” төркеменә кушылырга кирәк. https://vk.com/club68893985 Шуннан мин сезгә хезмәтнең ссылкасын җибәрәм. Битнең аскы өлешендәге “Шәрехләү” дигән урынга исемегез белән электрон адресыгызны язып,ОКга басыгыз.


Акция

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ана телен өйрәтү гомуми төп белем бирү мәктәбендә ана телен өйрәтү максатлары һәм бурычларыннан чыгып,әмма балаларның акыл үсеше һәм психологик тайпылышларын исәпкә алып билгеләнә.Кызганычка,бүгенге көндә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән татар балалары өчен ана теленә өйрәтүнең махсус фәнни программасы эшләнмәгән. Ә дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр бөтенләй юк.Һәм елдан-ел андый балалар өчен мәктәп-интернатларда укучы балаларның саны артуын исәпкә алсаң,мәсьәләнең шактый ук җитди һәм кичектергесез хәл ителергә тиешлеге күренә. Шуңа да бу методик хезмәтне сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балаларның сөйләмнәрен үстерү эшендә укытучыларга ярдәмлек булсын дип һәм татар олигофренопедагогикасындагы бушлыкны тутыру максатыннан яздым.  

 

Тукай әкиятләре
“Тукай әкиятләре сандыгы” дигән уен-бәйге татар теле атналыгында һәм Тукай көннәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм башлангыч сыйныф укучыларына  мәктәп сәхнәләрендә уйнау өчен махсус язылды. Бу уен-бәйгенең максатлары: Г.Тукайның шигъри әкиятләре аша шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү һәм шигырьләрен укуга кызыксыну тудыру; 2.Балаларны логик фикерли белергә өйрәтү  һәм иҗади  сәләтләрен үстерү. Кыскача эчтәлеге мондый.Тукайга багышланган кичә башлана дип кенә торганда тамаша залына Шүрәле белән Су анасы йөгереп керәләр.Алар зур сандык күтәргәннәр,үзләре мышнап беткәннәр.Сандыкны ачарга телиләр,әмма ачкычны таба алмыйлар.Балаларның ярдәм итүен сорыйлар.Шуннан тамашалар башланып китә инде… Бәясе 99 сум. Сатып алырга.


Баш биткә Яңалыкларга