Тукай! Бу исем безнең күңеллəргə мəңгелеккə урнашкан. Гомер буе йɵрəк түребездə сүнмəс йолдыз булып балкыган шагыйрьнең тормыш юлын һəм иҗатын ɵйрəнгəндə мин Тукай эзлəре буйлап сəяхəтлəр оештырам.Болар “Тукайны ярату-Ватанны ярату ул” дигән бүлектә бик тәфсилләп язылган.Укучылар белән төрле әдәби кичәләр,уен ярышлар,атналыклар,Тукай көннәре һәр уку елында үткәрелеп тора.Сез аларның эчтәлекләре белән шушы pdf форматындагы китапта таныша аласыз.Эчтәлек:Тукайны ярату – Ватанны ярату ул. 2Кушлавыч авылына бару. 3Тукай-Кырлай.5Казанга сəяхəт.7Г.Тукай геройларының кешелеккә мөрәҗәгате .(эссе) 9Бәйрәм бүген! 11(Г. Тукайның туган кɵненə багышланган əдəби- музыкаль кичə.)11Шүрəлене күр əле. 30Рус мəктəбендə укучы татар балаларына Тукайга багышлап үткəрелгəн чараларда файдалану ɵчен язылган əкият-тамаша. 30Тукай әкиятләре сандыгы.41Уен-бәйгенең барышы. Бәясе 99 сум. Сатып алырга.
Күп еллар коррекцион мәктәптә эшләү дәверендә рус балаларын татар теленә өйрәтүнең төрле методларын һәм чараларын кулланып карарга туры килде. Ләкин күпме генә тырышлык куюга карамастан, балаларның күбесе үзенчәлекле татар авазларын дөрес әйтә алмый, кайберләре сүзгә кушымчаларны дөрес ялгамый йә җөмлә төзеп әйтә белми. Моннан чыгу юлын эзләп, коррекцион эчтәлектәге рәсемле күрсәтмә әсбаплар эшли башладым. Танып – белү эшчәнлеге түбән, хәтере начар үскән, сүз байлыгы аз булган укучылар белән предметлы һәм сюжетлы рәсемнәр кулланып эшләү уңай нәтиҗәләр бирә. Төсле рәсемнәр баланың күрү, күзаллау сәләтен үстерә, фантазиясен киңәйтә; чагыштырып анализ ясый белергә өйрәтә, белемнәрне истә калдырырлык итеп кабул итәргә мөмкинлек бирә. Әйбер – сурәт күрсәтмәлелеген куллану өйрәнелә торган сүз белән аның төшенчәсе арасында ныграк бәйләнеш булдырырга ярдәм итә. Моннан тыш күрсәтмә әсбаплар укытучыга дәрестә тел атмосферасы тудырырга, татар сөйләмен үстерү өчен тормышчан ситуацияләр корырга булыша. Нәтиҗәдә балаларның сүз байлыгы арта, җөмлә төзү эше җиңеләя.Тәкъдим ителә торган күрсәтмә биремнәрне телдән эшләү өчен һәм язма сөйләм телен үстерү өчен дә кулланырга мөмкин. Кабатлау – йомгаклау дәресләрендә тестлар урынына да файдаланып була. Дәвамы монда
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Ханова Гульназ Ришат кызы. Тема: «Салават күпере буйлап сәяхәт». Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгыль.Максат:: Уеннар аша балаларның алган белемнәрен ныгыту. Бурычлар: Тирә-юндә ориентлашу, санау, саннарның күршеләрен табу, кушуга һәм алуга мәсъәләләр чишү, сүзләрне уку, сүздәге иҗекне билгеләү, сүзгә аваз анализы ясау күнекмәләрен ныгыту. Игьтибарны, фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне, сорауларга тулы җавап биру осталыгын үстерү. Балаларны игьтибарлы, ихтирамлы булырга, бер-берсен тыңлап, юл куеп коллективта эшләргә өйрәтү. Балаларда яхшы эмоциональ халәт булдыру. Әсбаплар: 3 өстәл, 2 магнит тактасы, куян рәсеме, 7шт. картоннан киселгән төсле куяннар, 20шт. картоннан киселгән тамчылар (артында саннар), саннар составына “өйләр”,табышмаклар, ребуслар, кызыл, яшел, зәнгәр фишкалар, сүзләр язылган карточкалар, 5 геометрик фигура (түгәрәк, овал, квадрат, турыпочмак), дәфтәр бите, туп, карточкалар белән саннар, акварель буяулар, пумалалар, банка белән су, тастымал, палитра, интерактив такта, кушуга һәм алуга мәсъәлә өчен кәрзин белән кишерләр. Шөгыль барышы. Тәрбияче: Хәерле иртә, балалар . Кәефләрегез ничек? Яхшымы? Әйдәгез әле, хәзер уч төпләрен бер-берсенә ышкып җылытыйк . Уч төбегезнең җылысын тоясызмы? Хәзер уч төпләрен күршегездәге дустыгызның уч төпләренә куегыз. Бер-берегезнең җылысын тоясызмы? Менә без сезнең белән бер-бербезгә уч төпләребезнең җылысы аша дусларыбызга күнел җылыбызны һәм яхшы кәефебезне бирдек. Кәефләрегез тагын да күтәрелеп киткәндер дип ышанам. Тәрбияче: Балалар, безгә бүген бер кунак килде. Бу – кечкенә куян, куркак куян. Ул бөтен нәрсәдән, кешеләрдән бик курка, шуңа күрә ул бер хәреф тә, бер сан да белми, ә иң кызганычы, аның бер дусты да юк. Мин бу куянны бик кызганам. Әйдәгез әле, балалар, куянга ярдәм итик. Сез ризамы? (балалар җавабы). Тәрбияче: Ә безгә салават күперендә яшәүче куяннар ярдәм итәрләр. Сез салават күперенең нәрсә икәнен беләсезме? (балалар җавабы) Тәрбияче: Дөрес балалар, салават күпере – ул табигатьтә була торган күренеш, ул яңгырдан соң кояш чыгуга күктә күренә. Салават күперендә ничә төс бар, нинди төсләр бар? (балалар җавабы) Тәрбияче: Балалар, без килгәнче монда яңгыр явып үткән икән. ( тактадагы янгыр тамчыларына игьтибар итү. Тамчыларга 1-20 кадәр саннар язылган. Балалар башта 1-20 кадәр саныйлар, аннары кирегә 20 дән 1 кадәр). Уен «Кайсы сан югалды?» (балалар күзләрен йомалар,тәрбияче икешәр санны, аннары өчәр, дуртәр санны яшерә. Балалар кайсы сан югалганын тулы җөмләләр белән җавап бирәләр). Тәрбияче: .Менә безнең янга салават күперендә яшәуче беренче куян-кызыл куян килде. Балалар, бу куян укырга бик ярата (кызыл куянны тактага беркетү). Менә сезне дә укый белгәнегезне, сүзләрнең нинди авазлардан торганын, аларның схемаларын төзи белгәнегезне тикшереп карар өчен, ул бирем алып килгән. Хәзер сез ике командага бүленәсез. Кулыгыздагы карточкада ничә саны, сез нәкь шул сан астындагы өстәл артына барып утырасыз. Өстәлләрдә хәрберегез алдында нинди дә булса сүз язылган карточка бар. Сез бу сүзне укып, каршыгыздагы зәңгәр, кызыл, яшел фишкалар ярдәмендә, аның схемасын төзергә тиеш. Һәм бу сүзне ничә иҗектән торганлыгын әйтергә кирәк. Өстәлдә утыручы хәрбер бала эшләп бетергәч кенә, безнең өстәл әзер дип, менә шундый фишкаларны күтәрергә кирәк. Тәрбияче: Бик яхшы, булдырдыгыз балалар. Хәзер минем янга бу өстәлгә килегез әле. Менә сезнең каршыда буяулар һәм кисточкалар бар. Әйдәгез әле, хәзер кисточкаларны дөрес итеп тотып, суга манып алыйк та, кызыл белән сары төсне бергә кушып нинди төс килеп чыкканын ачыклыйк. Нинди төс килеп чыкты? Кызыл-сары, бик дөрес. Димәк, безнең янга нинди төстәге куян ашыга икән? Бу куян бик шаян, туп белән уйнарга ярата. Ул безгә туп алып килгән, хәзер аның белән бергә уйнап алабыз.(Куянны тактага беркетү). Уен «Капма-каршысын әйт» дип атала, туп әссе, кулны пешерә, тиз-тиз әйтергә кирәк (ак-кара, җылы- суык, биек-тәбәнәк, озын –кыска, ерак-якын, өс-ас, каты- йомшак, матур-ямьсез, саран- юмарт, киң- тар ). Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Булдырдыгыз. Хәзер кайсы куян киләсен белер өчен сезгә берничә табышмакка җавап табарга кирәк булачак. Табышмакларны тыңлаганда паласка утырып торсагыз да була. 1.Лампа түгел яктырта, мич түгел җылыта. (кояш) 2.Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат (Суган) Өй өстендә ярты күмәч (ай) Йомры, йомшак сары йомгак. Йөгереп йөри чирәмдә (чеби) Балалар, бу кояш, суган, ай, чеби сүзләрен нәрсә берләштерә? Балалар: Алар бөтенсе дә сары төстә. Тәрбияче: Димәк, безнең янга нинди куян ашыга? Дөрес, сары куян. Ул үзе белән бирем алып килгән. (Куянны тактага беркетү).Ул сезгә ребуслар алып килгән (интерактив тактада ребуслар чишү). Тәрбияче:. Бик яхшы, балалар. Бәлки сез әйтерсез, хәзер безгә нинди куян килергә җыена икән? Бик дөрес, безгә менә яшел куян килеп җитте (Куянны тактага беркету). Бу куян биергә, җырларга бик ярата икән. Анын безнең белән биеп, җырлап аласы килә. Әйдәгез әле, бергәләп биеп, җырлап алыйк(«Эзлә» уены). Тәрбияче:. Балалар, без яшел куян белән җырлап, биеп күнел ачкан вакытта монда сыек зәңгәр төстәге куян да килеп җиткән. Ул да шулай ук үзе белән бирем алып килгән.(Куянны тактага беркетү). Карагыз әле, аның кәрзине тутырык кишер (тактада 10 эчендә кушу һәм алуга мәсьәлә төзү һәм чишү). Тәрбияче: Балалар, ә хәзер безнең янга нинди төстәге куян килер икән. Бик дөрес, куе зәнгәр төстәге куян (Куянны тактага беркетү). Бу куян безне үзе белән саннар яши торган шәхәргә чакыра. Ләкин бу саннарның күбесе өйдә юк икән. Әйдәгез әле, аларны өйләренә кертеп утыртыйк (тактада эш, һәр балага бирелә, күршесе тикшерә) Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Карагыз, салават күперенең сонгы куяны- шәмәһә куян да килеп җитте (куянны тактага беркетү) Ул буш кул белән килмәгән, «Геометрик фигураны ата һәм дәфтәр битенә урнаштыр» биремен алып килгән (дәфтәр битендә ориентлашуга уен). Тактадагы куяннарга карагыз әле, балалар, менә безнең салават күперенең төсләре килеп чыкты, монда ничә төс, нинди төсләр? Салават күперендә төсләр менә шундый тәртиптә урнаша икән. Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар.Ә хәзер, әйдәгез, бу куяннарның икенче ягын әйләдереп куйык әле. Балалар, бу куяннар барысы бергә нинди сүз барлыкка китерделәр? ДУСЛЫК! сүзе килеп чыга.(балалар бергә укыйлар.). Бик дөрес, балалар. Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән кемгә ярдәм иттек? Без аңа ничек ярдәм иттек? Ниләр эшләдек? Дөрес балалар, сез бүген бик дус булып, безнең кечкенә куркак куяныбызга ярдәм иттегез, аңа дуслар таптыгыз. Менә карагыз әле, ул бик шатлана, анын хәзер дуслары бар. Балалар, мин сездән бик канәгать, сез барыгызда молодцы!
Казан шәһәре Совет районы муниципаль бюджет белеем учреждениесе 156 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тихонова Нурфия Ринат кызы. Татар теле дәресенә 7 нче сыйныф өчен контроль эш.
Аңлатма язуы. Ел буена программа буенча өйрәнелгән бүлекләр буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү. Темалар буенча контроль эштә 8 бирем бирелде.
Эш формасы: контроль эш ( 2 вариантта)
Өйрәнелгән бүлекләр:
1.Белем һәм тормыш.
2. Өлкәннәр һәм кечкенәләр.
3. Ял итү.
4. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше.
5. Ел фасыллары.
6. Татарстанның казанышлары.
7. Сәүдә үзәгендә.
Максат һәм бурычлар:
1. Укучыларның сүзләргә сүз ясагыч кушымчаларын дөрес куюын ачыклау.
2. Укучыларның хәл фигыль формаларын дөрес аера белүләрен билгеләү.
3. Исем фигыль күрсәткечләрен дөрес куллана белүне күрсәтү.
4. Сыйфат фигыльне дөрес тәрҗемә итүне ачыклау.
5. Кереш сүзләрнең сөйләмдә дөрес урында куллануны тикшерү.
6. Фикерне туплап җөмләләрне дөрес тәмамлый белүне ачыклау.
7. Репликаларны тутырып сөйләм телен баету.
8. Дөрес җөмләләр төзи белүләрен тикшерү
1 вариант.
1)Сүзләргә сүз ясагыч кушымчалар куярга.
Матур… , авыл… , эш… , яшь… ,
*Бу сүзләр белән җөмлә төзергә.
2) Бирелгән фигыльләрдән Хәл фигыльнең 1, 2, 3 формаларын ясагыз.
укы, сора, утыр, көл,
*Бу сүзләр белән җөмлә төзе.
3) Бирелгән фигыльләрдән исем фигыль ясагыз.
кил, кайт,ят,ал.
* исем фигыльнең юклык формасын яса.
4) Сыйфат фигыльләрне тәрҗемә итегез.
-ездивший человек.
– приехавший гость.
– говорящий человек.
5) Кереш сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Әлбәттә, зинһар, бәлки, имеш.
6) Җөмләләрне язып бетерегез.
Мин китапханәгә еш йөрим, чөнки…. .
Җәен мин авылга әбиемә…. .
Урманга барып, ул… .
7) Кирәкле репликаларны куегыз.
Артур, син табигатьне яратасыңмы?
… .
Гаиләгез белән елга буена еш барасызмы?
…. .
Саф һавада еш буласызмы?
…
8) “Җәйге каникулларның бер көне” темасына кечкенә хикәя төзе. Тулырак…
Җимерелү.
Милләт фаҗигасе.
Россия империясендә татар телен җимерү сәясәтенең уңай яклары да булды.Әйе, һәр начар нәрсәнең файдалы ягы булмый калмый. Без,беренчедән, үзебез Татарстаннан сайлап куйган депутатларыбызның татар телен яклап бер кәлимә сүз әйтмәүләрен күрдек.Аларга ышаныч болай да шуның кадәр генә иде, ә инде бер каршылыксыз Мәскәү кушканны яклап кул күтәрүләре бөтенләй өметне өзде.Икенчедән,халык үзе дә күтәрелмәде.Барлы-юклы митингларга бармак белән санарлык кешеләр җыелды.Димәк,татар халкына үз ана теле кирәк түгеллеген күрдек. Бу-милләтнең фаҗигасе, аның бетүгә баруы. Өченчедән,матбугат чаралары әлеге темадан читтә калырга тырыштылар, кискен фикерләр ишетелмәде ,димәк аларга “телләшмәскә” дигән күрсәтмә бирелгән. Бары интернет челтәрендә генә тел тирәсендә җәяүле буранны хәтерләткән азмы-күпме “көрәш” барды, әмма ул эш тә имзалар җыюдан артыкка китә алмады.Кыскасы,телне бетерү – кемнең кем икәнлеген ачып салды.Битлек кигәннәр,икейөзлеләр, куркаклар,демагоглар фаш ителде.
Татар телен татар кулы белән…
Мәскәү хан заманнарындагыча эш итте: татар телен татар кулы белән бетерде.Ә татар җәмәгатьчелеге тыныч кына шушы залимлекне читтән карап-күзәтеп торды.Бары бер кеше – “Солнце” мәктәбе директоры П.Шмаков прокуратураның бу законсыз карары белән килешмәде, уку елы уртасында татар теле сәгатьләрен кыскартмады.Аны шуның өчен судтан судка йөрттеләр,әмма эшеннән ала алмадылар.
Татар кешесе булмаган Шмаковка татар теле сәгатьләре ул кадәр кирәк тә түгелдер,ләкин ул уку елы уртасында укытучыларын урамга куып чыгармады.Эш менә нәкъ шунда: кешелеклелектә, мәрхәмәтлелектә, курыкмауда, законлылыкта.Татарстанның бөтен мәктәп директорлары үзләренең эш урыннарын югалтудан шүрләмичә ,менә шулай бердәм булып,прокурорның “ә” дигәненә “җә” дип тормаган булсалар,татар теле сәгатьләрен саклап кала ала иделәр.Әмма татар милләтеннән булган меңләгән директор моны эшләмәде, үзенең ана телен руска сатты. Шуның белән татарларны урыслаштыру сәясәте җиңеп чыкты.
Кем гаепле?
Шуннан кайбер “акыллыбашлар” аңнарына килеп, гаеплене эзли башладылар…һәм таптылар! Татар теле укытучылары татар телен саклап калу буенча бер нәрсә дә эшләмәгәннәр икән бит! Алар йөзәрләп,меңәрләп урамнарга чыгарга, Мәскәүгә озын-озын хатлар язарга, Президент бусагасын таптарга тиеш булганнар икән.Ә алар ,гөнаһ шомлыгына каршы, боларның берсен дә эшләмәгәннәр. И,мескен татар теле укытучысы! Тагын җәмгыятьнең битарафлыгын,халыкның гамьсезлеген сиңа сылап калдырмакчы булдылар. Соң уйлап карагыз: кем ул татар теле укытучысы? Ул бит шул авторитар системаның кечкенә бер шөребе.Ул – башкалар шикелле югарыдан кушканны карусыз үтәргә күнеккән гап-гади бер башкаручы.Ул нәкь башка укытучылар шикелле үзен һәм гаиләсен туйдыру өчен татар теле сәгатьләре укытып ,үзенә акча эшләүче хезмәткәр.
Шундый да законсыз, мәрхәмәтсез илдә яшибез ки, әгәр уйласалар, теләгән вакытта теләсә кайсыбызны кандала урынына сытып үтерергә мөмкиннәр икән. Ипотекасы яки банктан алган кредитлары булган һәм ялгыз аналар өчен бу хәл, чыннан да үлем белән бер булды. Уку елы уртасында кешене эшсез калдыру бернинди хезмәт законнарына да сыймый, әмма прокуратура, үзе закон сагында торучы орган кушкач, берни эшли алмадылар. Үз илендә,үз җирендә ана телен укытучы,исеме зур хәрефләр белән язылырга тиешле могтабәр мөгаллим яклаучысыз берьялгызы калды, империянең татар телен юкка чыгару тегермәненә салып тапталды, сытылды, изелде.
Шул вакытларда Татарстан Президенты инстаграмына бер татар теле укытучысы ,”… ничә буын балаларны тәрбияләп чыгардым, ә мин пенсиягә чыгарга ике ел калган вакытта, уку гөрләп барган чорда эшсез калдым. Йөрәгем әрни, йөрәгемнән кан тама. Телебезнең төп сакчысы булган татар теле укытучылары мыскылга калдырылгач, телне, милләтне саклаучы, яклаучы кем булыр икән? Барлык укытучылар исеменнән, мине кабул итеп очрашуыгызны сорыйм”, – дип язган иде ул.
Татар телен кем сакларга тиеш?
Татар теле укытучысының төп вазифасы- татар телен саклау түгел, ә балаларга шул телне өйрәтү,телгә мәхәббәт тудыру.Татар телен саклау- дәүләт,хөкүмәт эше. Безнең дәүләтебез-Россия Федерациясе дип атала. Шул дәүләткә буйсынган Татарстан җитәкчелеген телне сакламауда берничек тә гаепләп булмый.Ул ничек итеп Путинның милли телләргә бармак янавына каршы йодрык күрсәтә алсын ди? Аны бит икенче көнне үк кәнәфиеннән өстерәп төшереп ,таш капчыкка тыгып куячаклар.Ә менә халык-зур көч,ул каршылык күрсәтә ала иде, әмма татарның милли элитасы булмау Мәскәүгә үзе планлаштырганны ахыргача җиңел генә башкарып чыгарга мөмкинлек бирде. Мондый фаҗигане булдырмыйча калырга була идеме? Була иде,әгәр безнең милләт турында уйлаучы-кайгыртучы чын милли элитабыз булган булса, татар теле укытучыларына сәгатьтәре кыскарганнан соң, урам себерүче эше тәкъдим итәргә курыккан булырлар иде. Әмма ул юк. Бездә бары президент,хөкүмәт,мэр тирәсендәге кәнәфи һәм малы өчен калтырап торган “чиновниклар элитасы” гына бар. Укыйлармы икән аларның балалары,оныклары татар телен? Юк икән шул,укымыйлар алар татар телен.
Югары урыннарда эшләүче чиновникларның балалары укый торган иң “элитный” Казан мәктәбендә татар теле мәҗбүри укытылмый.
Халыкара мәктәп (International School in Kazan)дип аталган бу мәктәп инде өченче елын эшли.Аның бер корпусы Федосеевский,икенче корпусы-Мәүлетовлар урамында урнашкан. “Татарстан Хогварды”ның үзенчәлеге шунда: монда күп фәннәр инглиз телендә укытыла, укытучыларның шактые чит илнеке,нигездә АКШ, Бөекбритания, Канада, Көньяк Африкадан 30дан артык педагог чакырып китерелгән. Укыган өчен түләү айга 60-70 мең.Татарстан президентының улы, министрларның, мэрия хезмәткәрләренең балалары шушында укыйлар.Татар теле атнага 1 сәгать керә һәм бары 5нче сыйныфка кадәр генә укытыла.
Бетерү дәвам итә.
Менә шундый мөнәсәбәт татар теленә Татарстанның иң яхшы мәктәбендә. Ярый,теләсәләр нишләсеннәр,инде бу эшләр тарихта калды.Бүген нәрсә күрәбез? Гаҗәп хәлләр,җәмәгать! КФУда татар журналистикасы кафедрасы бетерелде.Бу инде татар матбугатын юкка чыгару өчен махсус эшләнә.Чөнки татарча газет-журналлар чыгып торганда әле тел яши,халык татарча укый,фикерен үз телендә белдерә ала.Аны шушы хокукыннан да мәхрүм итәргә булдылар.
Билгеле, профессиональ татар журналистлары булмаса,матбугат үзеннән үзе сүнәчәк. Бу сәясәт, милли телләрне бетерүгә юнәлдерелгән мәкерле сәясәт.
Явыз Иван татарны ут һәм кылыч белән кырган булса,бүгенге империячел көчләр милләтне кәгазь һәм каләм белән тар-мар итәләр.
Быелгы уку елы башыннан элеккеге 1200 татар теле укытучысы башка фәннәр укытуга күчерелде,дип яздылар.Бер укытучы атнага 20 сәгать кенә укыткан булса да,24000 татар теле сәгате бетерелгән дигән сүз.Бу әле матбугатта чыккан, әйтергә рөхсәт ителгән саннар.Ә бер-ике елдан пенсиягә чыгарга тиешле күпме татар теле укытучысын кан-яшь елатып мәктәптән китәргә мәҗбүр иттеләр,күпме укытучының икенче белгечлекне үзләштерергә мөмкинчелеге булмады,күпме укытучы кул селтәп үзе китеп барды.
Без үткән елның октябрендә 3 меңнән артык татар теле укытучысының укыту сәгатьләрсез калганын бик яхшы хәтерлибез Боларын исәпкә алучы юк,болары мәгариф дөньясыннан сызып ташланган кадерсез кешеләр.Әлеге 1200 укытучы да бәхетсез укытучылар,мин аларны сөймәгән егеткә көчләп кияүгә бирелгән кызларга охшатам. Туган җиремдә минем туган телемне менә шундый хурлыкка калдырдылар.
Үзем дә татар теле укытучысы булгач,әлеге хәлләр йөрәккә нык сукты.Мондый хәлләр нигә килеп чыкты,без моңарчы дус-татулык белән аерылып торабыз дигән шапырыну белән гел макталып торган төбәк нигә икегә бүленде? Ни өчен руслар татар телен укытуга шулкадәр ярсу көч белән күтәрелделәр?Һәм әле бүген дә ярсый-ярсый мәктәпләрдә татар телен бөтенләй бетерү өчен Путинга хатлар язалар.Татар телен яклап плакат күтәргән кеше икенче көнне үк полиция бүлмәсендә утыра,ә татар теленә каршы адәмнәргә үзләренең мәкерле эшләрен тормышка ашыру өчен тулы ирек бирелә.Бу җитәкчеләрнең телләреннән төшермәгән “толерантлык” нәтиҗәсеме? Аңламыйм,аңлый алмыйм.Шуңа күрә бу турыда сөйләшкәндә сүз мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен кыскарту турында гына барырга тиеш түгел. Сүз хыянәт,битарафлык,куркаклык турында да.
Аяныч. Миңа оят.Минем туган телемне укытуны сорап бүген ата-аналарга гариза яздырулары оят.Әйтерсең татар теле ниндидер “чит элемент” , әйтерсең аның без белмәгән зур гөнаһысы бар. Кайсы илдә кешегә үз ана телен гариза язып укытканнарын күргәнегез бар?! Тарихта юк,дөньяда булмаган хәл. Гариза язып укытуга калдырган тел өчен милләтебезнең күпме көч түккән даһилары алдында оят. Киләчәк буыннар алдында оят. Дәшми калганнар өчен оят.
Яңа сынаулар.
Татар телен һәм татар теле укытучыларын яңа сынаулар көтә.Татар теле һәм әдәбиятыннан эш программалары (укыту программалары дисәң дөресрәк булыр иде) ел ахырына кадәр русчага тәрҗемә ителгән булырга тиеш.Болай да диссертация калынлыгы планнарны русчага тәрҗемә итү өчен күп көч һәм тырышлык кирәк.Түрәләрнең өлкән агайдан куркулары татар теле укытучыларына тагын зур йөк булып төшә.Өстәвенә кабат татар теле укытучыларының белем дәрәҗәләрен сынаячаклар. Мескен укытучы түзсен генә. P.S. 2012 елның 19 декабрендә Путин “Россия дәүләт милли сәясәте стратегиясе”нә кул куйган иде. Документтан күренгәнчә, Русия дәүләтенең милли сәясәт өлкәсендә төп максаты – гомумрусия ватандашлык бердәмлеген ныгыту. Ягъни, «русиян милләте, русияле милләт» булып берләшү. Русиянең урыс булмаган халыклары урыс милләте, урыс мәдәнияте, урыс аңы (коды), урыс теле тирәсендә укмашырга һәм нәтиҗәдә бердәм бер милләт – россиян милләтен тәшкил итәргә тиеш булалар. Планның срогы-2025нче ел.Димәк,татар милләтенә яшәп калу өчен җиде ел вакыт калган…







