fbpx
25.09.2017

Яңа ресурс. Аныклагыч


Яңа ресурс. Аныклагыч
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлзадә Хәмит кызы. 8 нче сыйныфта татар теле дәресе. Тема: Аныклагыч һәм аның белдерелүе.
Максат: Белем бирү: аныклагыч турында гомуми төшенчә; аныклагычның башка иярчен кисәкләрдән аермалы якларын карау; аныклагычның җөмләнең кайсы кисәкләрен аныклап килүен аңлау; аныклагыч белән аныкланмыш арасындагы бәйләүче чараларны белү. Күнекмәләр булдыру: укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү; аныклагычларны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру. Тәрбия бирү: укучыларда әниләргә карата мәхәббәт һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү. Универсаль уку  гамәлләре формалаштыру: Регулятив УУГ:  эшчәнлекне  планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, эшләгән эшнең  сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү. Коммуникатив УУГ: парларда эшләгәндә үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, мәгълүматларны таба, куллана алу, әңгәмәдә катнашу. Танып-белү УУГ: дәреслектә ориентлаша белү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру, дәреслек, такта  һәм карточкалардагы мәгълүматлар белән эшли белү. Шәхескә кагылышлы УУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру. Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. Тулысынча

Сәламәтлек-зур байлык


Закирова Альмира
Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиянең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Альмира Хәнәфи кызы. 9 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе. Темасы: “Сәламәтлек – зур байлык”
Максаты: Белем бирү (дидактик): сәламәтлек турында сөйләшү, диалогик һәм монологик сөйләмгә чыгу, текстның мәгънәсен аңлау, тема буенча сөйләшә белү. Фикерләү сәләтен үстерү (үстерелешле): фикерли һәм чагыштыра белү, үз мөнәсәбәтеңне әйтә һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү. Тәрбия бирү ( тәрбияви): укучыларда сәламәтлеккә сак караш тудыру. Универсаль  уку гамәлләрен камилләштерү: Регулятив УУГ: дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү, укыту проблемасын чишү, эшләгән эшеңнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү (үзбәя). Коммуникатив УУГ: төркемнәргә берләшү, үз фикереңне җиткерә белү, үзара килешү, иптәшең белән хезмәттәшлек итә алу. Танып-белү УУГ:  дәреслектәге текстны аңлап уку, анализлау, үз фикереңне  яклый алу. Шәхескә кагылышлы УУГ: кешеләр белән аралаша белү культурасын тәрбияләү, үз мөмкинлекләреңне бәяләү, сәламәтлекнең кыйммәтен аңлау, укуга карата теләк, җаваплылык булдыру. Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек, Хәйдәрова УМК. Җиһазлау: дәреслек, карточкалар, интерактив такта, нэтбуклар. Дәрес тибы: текст өстендә эш, лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү, белемнәрне тирәнәйтү. Методлар: өлешчә эзләнү, төркемнәрдә эш. Эшчәнлек төрләре: сүзлек өстендә эш, әңгәмә үткәрү, дәреслек һәм карточкалар белән эш, электрон ресурслардан файдалану. Тулысынча

Рөстәм Мингалим .“Дөньяда бер эт бар иде” шигыре.


Үзбәкова Алсу  
Кукмара посёлогы А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызының дәрес план-конспекты. Темасы:Рөстәм Мингалим. “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре.
Максат: Белем бирү: тема буенча лексик күнекмәләрне камилләштерү һәм грамматик структураларны ныгыту; Тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү. Фикер сәләтен үстерү:логик фикерләү сәләтен үстерү;мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү; танып-белүне үстерүгә ярдәм итү. Тәрбияви: Хайваннарга ихтирам,шәфкатьлелек, кайгыртучанлык, мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау: презентация,карточкалар, рәсемнәр,дәреслек, сүзләр, сораулар. Сингапур структуралары: Дәрес планы. I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы. 1.Дәресне оештыру моменты. – Исәнмесез! Хәерле иртә укучылар! Әйдәгез әле кара каршы булган иптәшләрегез белән исәнләшегез, аларга карап елмаегыз, хәерле иртәләр теләгез, ә хәзер җилкәдәш иптәшләрегез белән исәнләшегез аларга да елмаеп, хәерле иртәләр теләгез. Булдымы? Әкрен генә утырыгыз. Сезнең парталарыгызда кояш һәм болыт рәсемнәре бар. Кайсысы сезгә ошый шуны сайлагыз.(Кояш).Әлбәттә, чөнки ул нурлы, елмая. Сезнең дә кояшныкы кебек кәефегез күтәренке дип уйлыйм, һәм шундый күтәренке кәеф белән дәресебезне башлап җибәрербез. – Ә хәзер без сезнең белән “сорау-җавап” уенын уйнап алырбыз. Бу уенны төркемнәрдә эшләрбез. (менә сез ике төркем).Сезнең өстәлләрегездә 1нче номерлы конвертлар бар, шул конвертларда сораулар язылган. Беренче төркемнең беренче номер астындагы укучы конвертны ачып сорауны алып икенче төркемдәге 1нче номер астындагы укучыга укый, 1нче номер астындагы укучы җавап бирә. Аннары 2нче төркемдәге 2нче номер астындагы укучы 1нче төркемдәге 2нче номер астындагы укучыга бирә,2нче номер астындагы укучы җавап бирә. Алга таба шулай дәвам итәбез. Тулысынча

Свидетельство о регистрации


СвидетельствоСвидетельство о регистрации интернет-ресурса в каталоге сетевого педагогического СМИ “ Высшей школы делового администрирования”. Дата  регистрации:9.09.2017г. Рег.номер:1807178.

Табигать-ананың балалары


Табигать-ана
Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Рәхимова Эльвира Григорий кызы (тәрбиячеләр өчен чыгыш). Тема: Табигать –ананың балалары.
Табигать – ул гүзәллек, могҗиза, тылсым! – дип яза шагыйребез Роберт Миңнуллин. Әлеге тылсымга ия сүзләрне без бал кортлары кебек үз ояларында кайнашкан кечкенә генә гаиләбездә, балалар бакчабызда, табигатьне, тирә-юнь белән танышу дәресләрендә эпиграф итеп, девизыбыз итеп кулланабыз. Табигатьнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланмаган кеше юктыр.Ул үзендә никадәрле могҗиза саклый, күпме табигать күренешләре безнең өчен тылсым чыганагы булып кала.Әйе,ул тылсымлы көчкә ия. Балаларга табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – катлаулы һәм дәвамлы социаль-педагогик процесс, бу эшне минемчә, мәктәпкәчә яшьтән үк җитди алып бару сорала. Әле шытып кына килүче орлык кебек, шушы нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап хозурлануы, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, аның аңында табигать белән кызыксыну уянуын күрсәтә. Менә шул нечкә, нәни хис-тойгыларны, матурлыкны күрә, соклана белү сәләтен бәләкәй чактан ук ныгытырга, үстерергә омтылам мин. Яз башлану белән үк, балалар белән бергәләп тартмаларга чәчәк орлыклары чәчәбез. Ә инде көннәр җылыткач шушы үсентеләрне түтәлләргә күчерәбез.Безнең бакчабыз шау чәчәккә күмелгәндә нәниләрнең дә күңелләре шатлык белән тула. Без үстергән чәчәкләр тирә-юньне бизи, бакчабызга ямь бирә, өсти, нурландырып җибәрә, ә матурлыкны күрә белгән бала беркайчан да табигатькә зыян китермәс. Тулысынча

Песи гөленең туган көне


песи
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы. Тема: “ Песи гөленең туган көне.” 2 нче кечкенәләр төркеме.
Максат: балаларның танып белү эшчәнлеге өлкәсендә алынган белемнәрен камилләштерү; бүлмә гөлләре турында белемнәрен баету. Белем бирү бурычлары: балаларны яңа бүлмә үсемлеге белән таныштыру (песи гөле); бүлмә үсемлекләрен дөрес тәрбияләү күнекмә белемнәрен ныгыту. Тәрбия бурычлары: балаларда мөстәкыйльлек, барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү. Үстерү бурычлары: күзәтүчәнлек, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү; фикер йөртү осталыгын һәм нәтиҗә ясау белемнәрен камилләштерү. Төп белем бирү өлкәләре: танып белү, коммуникация, социальләштерү. Интеграль белем бирү өлкәләре: физкультура, аралашу, хезмәт, социальләштерү, сәламәтлек, коммуникация, музыка, куркынычсызлык. Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сөенчел мизгел, сорау-җавап, аңлату, рәсем күрсәтү, уен, мактау. Алдан үткәрелгән эш: бүлмә гөлләре сурәтләнгән рәсем карау, күрсәтмә материаллар әзерләү, ял минутын, дидактик уенын, методиканы өйрәнү Җиһазлау: Магнитофон, такта, бүлмә гөле (герань- яран гөл-песи гөле) рәсемнәре, үсемлекләрне тәрбияләү өчен кирәк әйберләр (табак, таякчыклар, су сиптергеч, чүпрәкләр, песи гөленең контуры, кызыл, куе сары, ал, ак битләр, җилем). Шөгельнең барышы: Тәрбияче: Бүген иртән Ленар һәм Илнар безгә хат алып килгәннәр. Әйдәгез хатны ачыйк. (Хат ачу. Анда открытка.) Тулысы