02.10.2018

Туган телем, Туган җирем. Башлангыч сыйныфлар өчен әдәби кичә.


Нурфия Тихонова
 Казан шәһәре Совет районы муниципаль бюджет белем учреждениесе 156 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тихонова Нурфия Ринат кызы.  

[dropshadowbox align=”none” effect=”lifted-both” width=”auto” height=”” background_color=”#ffffff” border_width=”1″ border_color=”#dddddd” ]Тема:Туган телем, Туган җирем. Башлангыч сыйныфлар өчен әдәби кичә.Максат:Туган теленә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Туган телендә сөйләшергә чакыру. Туган телне яратырга, иътирам итәргә өйрәту. Кичә барышы: Беренче укучы: -Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, килгән кунаклар! Без сезнең белән Туган җиребезгә ,тунан телебезгә багышланган кичәгә җыелдык.Дөньяда һәр бер кешенең туган җире булган кебек туган теле дә була. Һәр кеше өчен туган җир дә, туган тел дә бер генә. Шуңа күрә һәрберебез үзенең туган җирен, туган телен олыларга,яратырга тиеш. Икенче укучы: Туган җирем, туган телем, Минем өчен бер генә. Туган тел һәм җирнең олылыгын, Син укучым бел генэ. -Нәрсә сон ул тел? -Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Тел ярдәмендә кешеләр сөйләшә, аралаша,бер-берсен аңлый, уй-фикерләрне белә.Шуның өчен тел кеше тормышында зур урын алып тора. Кеше өчен тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. (Балалар башкаруында:Г. Тукайның “Туган тел” җыры җырлана.) Өченче укучы: -Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, әти-әни сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле тел. Ул телне шуна күрә туган тел дип атыйлар. Ул телгә баланы аның иң якын кешесе-әнисе өйрәтә. Шул телдә аңа бишек җырлары җырлый. Дүртенче укучы: Тугачтын ук ишеткәнмен, Әниемнең тәмле сүзләрен. Бишек җырын көйли-көйли, Сөйләгәндер телнең серләрең. Шуна күрә безнен телебез, Ачылган шул татар телендә. Телебезнең олы, моңлы. нурлы булуын, Онытмабыз без бит гомердә. Бишенче укучы: (Татар халык җыры “Бишек җыры” башкарыла.) Әлли-бәлли итәр бу, Йокларга китәр бу, Бәү-бәү итеп, күз йомып, Изрәп кенә китәр бу. Алма кебек тәгәрәп, Үсеп буйга җитәр бу, Абыйлары артыннан Мәдрәсәгә китәр бу. Мәдрәсәләрдә укыгач, Галим булып җитәр бу. ( Татар халык киеменнән кыз бишек янында җырлый.) Алтынчы укучы: -Туган тел! Һәркем өчен дә газиз суз бу. Чөнки иң кадерле “әти”,”әни” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең , туган җиребезнең булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган телем Энҗе Мөэминова Дөньяда иң-иң матур ил, Ул – минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел, Ул – минем туган телем. “Балам!” – диеп туган телдә Эндәшә миңа әткәм. “Әнием!” – дип, әнкәемә Мин туган телдә әйтәм. Туган телемдә сөйләшеп, Яшим мин туган илдә. “Туган ил” сүзне дә Әйтәм мин туган телдә. Иң изге хисләремне мин Туган илдә.аңлатам. Шуңа күрә туган телне Хөрмәтлим мин, яратам. Җиденче укучы: -Татар халкы- акыллы , батыр халык ул. Күпме михнәт чиккән ул. Утка –суга салсаларда калкып чыккан. Чукындырганнар ул түзгән үлмәгән, тамырларын югалтмаган, тагын көчлерәк булып яшәргә тырышкан. Иң авыр кимсетүләргә дә, сынмаган –сыгылмаган горур татар булып калган. Сигезенче укучы: Милли моңнар (Г.Тукай сүзләре.) Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле, — Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә Татар күңле ниләр сизгәнен; Мискин булып торган өч йөз елда Тәкъдир безне ничек изгәнен. Күпме михнәт чиккән безнең халык, Күпме күз яшьләре түгелгән; Милли хисләр белән ялкынланып, Сызылып-сызылып чыга күңленнән. Хәйран булып җырны тыңлап тордым, Ташлап түбән дөнья уйларын; Күз алдымда күргән төсле булдым Болгар һәм Агыйдел буйларын. Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга, Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?» Җавабында милләттәшем миңа: «Бу көй була, диде, Әллүки!» Тугызынчы укучы: Безнең- телебез матур тел . Безнең татар телендә мәкальләр дә бик күп. ( Укучылар бер-бер артлы мәкальләр әйтәләр.) Ана теле бер булыр. Иле барның теле бар. Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен. Инсафлының теле саф. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала. Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия. Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый. Татлы тел тимер капканы ачар. Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек. Унынчы укучы: Кадерле укучылар, кунаклар! Безнең телебез –күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та , кан кою да кирәкми. Телең бетте исә, халыкның әдәбияты да, гореф-гадәтләре дә, йолалары да бетә дигән сүз. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул. Шуның өчен телне бергәләп саклыйк дуслар, ятлар кулына биреп, аяк астында таптатмыйк. Үз телебездә сөйләшик, балаларыбызга өйрәтик. Онытмыйк телебезне. Шәүкәт Галиев Туган телем Әнкәм сөеп-сөеп әйткән, Әткәм чөеп-чөеп әйткән, Апам биеп-биеп әйткән Матур сүзләр җанымдадыр! Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән, Бабам сыйлап-сыйлап әйткән, Абзам сынап-сынап әйткән Зирәк сүзләр адымдадыр! Язда уйнап-уйнап үскән, Җәйдә буйлап-буйлап үскән, Көздә уйлап-уйлап үскән Туган телем канымдадыр! Телгә тимә — аңга тимә, Телгә тимә — канга тимә, Телгә тимә — намга тимә, Телгә тимә — җанга тимә   Күчереп алырга[/dropshadowbox]

Тулырак…

Яңача эшләү турында иске сүзләр


Факультатив-дәресме ул? 

  Рүзәл Юсупов “Безнең гәҗит”нең 26 сентябрь санында(№39) хөрмәтле академигыбыз Рүзәл Юсуповның “Яңача эшләргә кирәк” дигән мәкаләсе басылды.Галим бүгенге көндә факультатив дәрәҗәсенә төшеп калган татар телен ничек укытырга кирәклеге буенча киңәшләрен бирә. Академик белән сүз көрәштерү уңайсызрак,билгеле,әмма мин 40 елдан артык мәктәптә эшләгән укытучы буларак,бу язманың практик ягын бәяләп,бүгенге вәзгыять белән бәйләп кайбер фикерләремне белдерергә булдым.

Соңгы 20 елда мин башта рус балаларына татар теле укыттым,аннан мәктәпнең статусы үзгәрү сәбәпле,татар балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыта башладым.Минем дә ана теленнән факультатив сәгатьләрем бар.Гомумән,мин факультативның нинди дәрес икәнлеген бик әйбәт белгән кеше.Аны бөтен укытучылар да белә.

Факультатив – җиденче сәгатькә куелган иң дәрәҗәсез дәрес ул.Факультативларда педагогиканың төп принцибы булган эзлеклелек сакланмый.Әйтик,быелгы уку елында 8нче сыйныфларда факультатив бар,ә киләсе уку елында ул сәгатьләрне башка фәнгә бирсәләр, 9нчы сыйныфта булмаска да мөмкин. Факультативка калган укучылар аны үзләренә йөкләнгән кирәкмәгән артык бер эш итеп кабул итәләр.Сыйныфның яртысы кайтып китә я икенче кызыклырак нәрсә белән шөгыльләнә.Ә бу ана телен өйрәнергә йөрүчеләр исә тагын бер дәрес баш катырып утырырга тиеш булалар.

Яңача эшләү турында иске сүзләрУкучылар да,үзең дә инде бу вакытка тәмам арып беткән буласың.Укытучының нинди генә “тиешле педагогик һәм психологик белеме,зур һөнәри осталыгы” булмасын, ул,беренче чиратта кеше,ә кеше физиологик һәм психологик яктан арый торган җан иясе.Көннең икенче яртысында,төгәлрәге сәгать өчтә факультативта утыручы балаларның яртысы инде йоклап беткән була.Һәм менә шушындый шартларда укытучыларга ана теле факультативын  ничек укытырга кирәклегенә өйрәтәләр.

”Татар телен факультатив нигездә иң яхшы,иң тырыш педагоглар гына нәтиҗәле итеп укыта алачак.Бу профессиягә элегрәк очраклы рәвештә килеп эләккән,көн узсынга гына дип йөргән укытучыларга мәктәп белән саубуллашырга туры киләчәк”,дип яза хөрмәтле академигыбыз.Соңга калдыгыз инде,әфәнделәр! Бу сүзләр татар теле укытучылары өчен 15-20 ел элегрәк яңгырарга тиеш иде.Инде болай да мәктәпләрдә татар теле укытучыларының иләктән иләнгәннәре генә калды.Татарстанда мәгариф өлкәсендәге иң зур ялгыш: татар телен укыту буенча махсус педагогик белемнәре булмаган кешеләргә татар телен укыттыра башлау булды.Миңа Казанда белем күтәрү буенча курслар узган вакытларда шактый мәктәпләрдә татар теле дәресләрендә булырга туры килде.Шунда мин татарча авырлык белән сөйләшкән,рус сүзләренең татарчасын дөрес әйтә алмаган,татар тарихын бөтенләй белмәгән мескен укытучыларны күп очраттым.

Аз-маз татарча сукалаган кичәге завод инженеры бер айлык укулар үтеп кенә татар теленә өйрәтә аламы? Юк,күпме генә тырышса да,булдыра алмый ул аны.Алай да була торган булса югары белем алып торуның кирәге дә калмас иде. Факультатив укыту өчен махсус укытучылар әзерләнмәячәк,билгеле.Ул дәресләр моңарчы шул татар телен укыткан яки сәгатьләре җитмәгән укытучыларга  бүлеп биреләчәк.

”Бу эшне эчтәлекле ,кызыклы,дәресләр бирә торган оста педагоглар гына булдыра алачак”,диелә мәкаләдә.Нәрсә,татар телен моңарчы шундый педагоглар укытмады микәнни? Татар теле һәм әдәбияты укытучылары иң тырыш,иң булган укытучылар.”Белем җәүһәрләре”ндә иң күп катнашучылар-татар теле укытучылары.Әмма татар телен факультатив нигезендә укыта башлау-аның дәрәҗәсен тагын бер баскычка түбән төшерде.Кем генә укытса да, ул факультативны укыту-укыту түгел инде,укыткан булып азаплану…

Намус һәм тел.   

Мәкаләдә мондый юллар бар: “Туган телеңне белү-камил акыллы һәр кешенең намус эше,чөнки ул ата-анаң,әби-бабаларың,туган җирең кебек үк кадерле”. Бәхәсләшеп булмый торган хак сүзләр.Ләкин бүгенге укучы аңлый,укытучы сөйләп кенә аңлата торган сүзләр түгел.Чөнки тормыш киресен күрсәтә. Чынбарлык шундый: намусың никадәр чиста булса да, татар телен белү белән генә бер тиен дә акча эшли алмыйсың.Бүгенге көндә һәркем намусның түбән баскычта,ә байлыкның өске баскычта торуын күреп-белеп тора.

Татар телен бетерүне бөтен татар җәмәгатьчелеге читтән генә күзәтеп торды.Нишләп ана телен саклап күтәрелмәде татар халкы? Менә монысы татар милләтенең бетүгә баруын күрсәтүче фаҗигале сорау.Һәм балаларга күпме генә ана телең кирәк дип сөйләсәң дә,алар аның көндәлек тормышта кирәкмәгәнен күреп торалар.Факультативларга балаларны туплау эше бик кыен булачак.Шуңа күрә автор бу эшне “ата-аналардан башлау хәерлерәк тә буладыр әле”,дип яза. Тулырак…

Су анасында кунакта.


Энҗе Кашапова
Яр Чаллы шәһәре “23нче “Нурчәчәк” катнаш балалар бакчасы” муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе”нең I категорияле тәрбиячесе Кашапова Энҗе Алмаз кызы.Тема: “Социаль-коммуникатив үсеш белем бирү өлкәсе буенча уртанчылар төркемендә «Су анасында кунакта» темасына шөгыль конспекты”.
Максат:Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, иһтирам хисләре тәрбияләү. Бурычлар: 1.Белем бирү: Балаларда шагыйрьнең шигырләренә кызыксыну уяту, сүз байлыкларын арттыру, әкиятләрне,  шигырьләрне  сөйләгәндә тыңлый белү күнекмәләрен ныгыту.Кечкенә шигырьләрне матур итеп ятлап сөйли белү, тирә-юньдәге күренешләргә игътибарны туплый белергә өйрәтү.  2.Үстерү: Балаларда бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сорауларга дөрес һәм тулы итеп җавап бирү осталыгын арттыру,игьтибарлык,мөстәкыйль фикерләү,хәтер, иҗади күзаллауны, милли үзаңны үстерү. 3.Тәрбия бурычы: балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт,күзәтүчәнлек тәрбияләү; әкият геройларына карата кызыксыну тәрбияләү;начар гадәтләрне төзәтү омтылышын тәрбияләү,башкаларга ярдәм итү теләге булдыру. Белем бирү өлкәсенең интеграциясе: “Аралашу”, “Танып белү”, “Соицалләштерү”, “Музыка”, “Физик тәрбия”. Балаларның эшчәнлеге: Күрсәтмә җиһазлар: Г.Тукай портреты, зәңгәр төсле тукыма, сары төсле тарак, төрле әкиятләрдән балалар санынча иллюстрацияләр, уенчык эт, күбәләк уенчыгы, милли киемдәге малай курчак. Кулланма җиһазлар: балалар санынча схема-таблицалар. Методик алымнар: әңгәмә,уен,күрсәтмәлек,мактау. Алдан эшләнгән эш: дидактик уеннар, Г.Тукай әкиятләрен уку, шигырләр өйрәнү. Шәхси эш: К.Равил, З.Рөстәм белән тулы итеп җавап бирү күнекмәсен ныгыту. Шөгыль барышы: 1.Оештыру. – Балалар, безгә бүген кунаклар килде.Әйдәгез, алар белән матур итеп исәнләшик. -Исәнмесез! – Кәефләрегез ничек? – Әйбәт. -Балалар, бүген мин бакчага килгәндә бер күбәләк күрдем. Ул миңа ияреп, хәтта безнең төркем бүлмәсенә дә керде. Әйтегез әле миңа, күбәләк каян килеп чыккан, нәрсә эшләп йөри икән соң? Моңарчы бер күбәләк тә юк иде бит әле. Балалар, күбәләкләр бит кышын йоклый, шулаймы? -Урамда хәзер яз. -Кайдан беләбез соң яз ае икәнен?  (карлар эреде, көннәр җылы, җылы яңгырлар ява, агачларда бөреләр күренә, бөҗәкләр уяна). -Әйе, дөрес. Балалар бүген көн нинди? -Көн җылы,кояшлы. -Ә бүген атнаның нинди көне, ничәнче көне.(җомга, бишенче көн) -Күбәләк безне ямьле табигать кочагына сәяхәткә чакыра …. -Әйдәгез балалар, күзләрне йомыйк, әкрен тавыш белән генә бишкә кадәр саныйбыз. Күзләрне ачабыз. -Балалар, карагыз әле, бу нәрсә? Әйе, нинди серле күл янында пәйда булдык без. (Таракны ала). Ә бусы нәрсә? -Алтын тарак. -Кемнеке икән соң ул? Кайсы әкияттән? -Әйе, дөрес. Ә бу әкиятне кем язган? Беләсезме? -Г.Тукай. -Ә аның тагын нинди әсәрләрен беләсез? (Гали белән Кәҗә, Туган тел, Шүрәле әкияте, Бала белән Күбәләк). -Әнә балалар, аның портреты. Ул сезгә елмая, ни өчен дип уйлыйсыз? (ул кечкенә балаларны яраткан, моңа аның балалар өчен язган әсәрләре мисал, аны белүегезгә шат) -Мин дә шулай уйлыйм, балалар.. -Су анасы үзе юк, ә серле тарак артында сезгә бирем язып калдырган. Дидактик уен  “Әкиятләр беләсеңме?” Яле, тикшереп карыйк. Балалар, килегез әле бу өстәл янына, һәрберегез берәр карточка алыгыз, ә аннары Укырга һәм күчереп алырга

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сенсомоторик күнекмәләрен формалаштырганда үстерелешле келәмнең практик әһәмияте


Шәфигуллина Гүзәл
Әтнә районы Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячесе Шафигуллина Зилә Рафис кызы.
Нәрсә соң ул моторика? Моторика (латин сүзе) – хәрәкәт дигәнне аңлата. Эре моторика һәм вак моторика төрләре була. Сенсомоторика – тою, сизү һәм хәрәкәт дигәнне аңлата. Йөгерү, үрмәләү, йөрү, сикерү, бөгелү һ.б. – барсы да эре моторикага карый. Иң беренче бала эре моториканы үзләштерә, ә анан соң аңа, үсә – үсә, вак моторика күнекмләре өстәлә. Вак моторика –  ул вак предметлар белән хәрәкәт итә алу сәләте һәм алар белән төгәл эш итә белү. Мәсьәлән, төймәне сәдәфли, чишә алу, төеннәр бәйли белү, музыкаль уен коралларында уйнау, рәсем ясау, кисү. Ни өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга вак моториканы үстерү мөһим? Балаланың сөйләме һәм аның сенсор тәҗрибәсе нык бәйле булуы инде күптән расланган. Әгәр балаланың бармак хәрәкәтләре яшь үзенчәлекләренә туры килә икән, димәк сөйләм үсеше дә тиешле нормаларга туры килә. Әгәр бармак хәрәкәтләре артта калса, гомуми моторика нормада булуга карамастан, баланың сөйләм теле тоткарлана. Сөйләм, бармак чукларының (бармакларның) тоемлау импульслары йогынтысында үсә дигән нәтиҗәгә килеп була. Вак моторика сөйләм үсешенә генә бәйләнмәгән, ул шулай ук баланың аңы, игътибары үсүгә, хәрәкәтләрне көйли, әйләнә-тирә мохиткә ориентлаша белүгә, күзәтүчәнлегенә, күрү хәтеренә дә бәйле. Гадәттә, вак мотрикасы югары дәрәҗәдә үскән бала логик фикерли белә, аның хәтере, фикерләү сәләте, игътибарлылыгы, бәйләнешле сөйләме бик яхшы дәрәҗәдә үскән була. Укырга һәм күчереп алырга

Светофорның дуслары.


светофорның дуслары
Саба муниципаль районы,ш.т.Байлар Сабасы №1 “Шатлык” балалар бакчасы тәрбиячесе Фасхиева Гөлгенә Тәлгат кызы. Тема: “Светофорның дуслары”
Тема: “Светофорның дуслары” Максат: Балаларга юл билгеләрен өйрәтү. Юл кагыйдәләре турындагы белемнәрен, фикердәү сәләтен үстерү. Игътибарлылык тәрбияләү. Төп өлеш: Исәнмесез кунаклар! Саумы Сез барчагыз да, Сезне күрүгә без бик шат “Яшел ут” бәйрәмендә. Бакчабызда бик күңелле, Кояш балкый безнең йөздә. Шатланышып киләбез без, “Шатлык”та рәхәт безгә. Әнә шундый бик күңелле Бакчабыз бар, белегез . Аны күрәсегез килсә Бер кунакка килегез !   – Кызлар,сез кайда? – Без монда. – Әйдәгез без сезнең белән бүген күңелле сәяхәткә барабыз. – Әйдәгез, барыйк! Балалар урындыкларга утыралар һәм “Күңелле сәяхәтчеләр” җырының 1 куплетын җырлыйлар. “Күңелле сәяхәт” 1.Иртәдән үк уянып, Матур уйлар уйлап. Сәяхәткә юнәлдек Туган яклар буйлап. Кояшлы юлларыбыз, Алда күпме кызык. Очып барасы килә Кошларны да узып. Кушымта Әй, рәхәт соң барулары Дуслар белән бергә! Күңелле сәяхәткә Әйдә син дә, син дә! Бүлмәгә  Кәҗә белән Сарык килеп керәләр. Сарык. Әнә анда тукталыш Тора анда автобус. Саба –Казан ахрысы Йөгерик без шул якка. Кәҗә. Тукта, тукта ! Безне утырт! Без барабыз калага, Зур базарны карарга. Кәҗә белән Сарык төртешә – төртешә автобуска керәләр , балалар алар белән исәнләшәләр. (“Күңелле сәяхәтчеләр” җырының 2 куплетын җырлыйлар) 2.Күл буйларын урадык, Болыннарда йөрдек. Укырга һәм күчереп алырга

Сау бул,бакчабыз!


әти
Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Рәхимова Эльвира Григорий кызы. Тема: “Сау бул, бакчабыз!” Балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе үткәрү өчен сценарий.
Мөдир котлавы: Тәрбияче 1: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар, балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар! Тәрбияче 2: Ничәнче ел инде менә Майның шушы көнендә, Безнең матур бакчага Мәктәптән хәбәр килә. Безнең бакча балаларын Укытучы апалары Беренче сыйныфка дип Укырга чакыралар! Бүген менә аларны, Бергә-бергә әлбәттә, Тантаналы рәвештә Озатабыз мәктәпкә! Наилә Зарипова музыкасы, Нур Гайсин сүзләренә “Балалар бакчасында” җыры башкарыла. Чиста кием кидереп, Мине көн саен иртән Эшкә барышлый әни, Эшкә барышлый әни Ямьле бакчага илтә, Ямьле бакчага илтә Әни белән барабыз Юл буенча сөйләшеп, Каршы ала апабыз Каршы ала апабыз Ягымлы исәнләшеп Ягымлы исәнләшеп. Ямьле безнең бакчада, Анда бик күп балалар, Алар да минем кебек Алар да минем кебек Сөенешеп баралар Сөенешеп баралар. Әни артыннан ишеге Өлгермәде ябылып, Монда бер сөйкемле апа Көткән мине сагынып. Кочак җәеп каршылады Тәрбиячеләр мине. Онытыла язды хәтта Сагынуым әнине. Уенчыклар, китаплар күп, Ул дусларым бик әйбәт. Бакчада начар дисәләр, Ышанмагыз, бу – гайбәт. 3.Парлы бию. Без исән-сау үссен диеп, Апалар тырышалар. Тәртип бозсак, я сугышсак, Билгеле орышалар. Татарча да сөйләшәбез, Русчасын да беләбез. Арканга да үрмәлибез, Баскычка да менәбез. 5.Өйрәттегез безне бакчада, Хәреф танып, саннар язарга. Кечеләрне һәрчак сөяргә, Ә зурларны хөрмәт итәргә. Өстәлебез һәрвакытта Тәмле аштан тулы иде. Рәхмәт уңган апаларга Тамагыбыз гел тук иде. Владимир Шаинский көе, Михаил Пляцковский сүзләренә “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла Укырга һәм күчереп алырга