08.05.2018

Табигать – безнең байлыгыбыз.


 табигать
Саба муниципаль районы,ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Шамсутдинова Лениза Мисбах кызы. Тема: Табигать – безнең байлыгыбыз.( Экологик тәрбия буенча эш тәҗрибәсе).
Кеше – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык –төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле  булырга тиеш.  Заманыбызның күренекле педагогы В.А. Сухомлинский табигатьне, әйләнә – тирә мохитне һичкайчан саекмас белем чишмәсе, матурлык, бәхет чыганагы дип  атаган. Бу чыннан да шулай. Балалар җәйге аяз көндә нурланып кояш чыгуын, бөтерелә – бөтерелә күбәләкләр очуын, ә яз җиткәч гөрләвекләр агувын күреп  олы шатлык хисе кичерәләр. Табигатьнең шушы гүзәллеген  кече яшьтән үк  күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без педагоглар бурычлы. Табигатьне яратырга, табигатькә сак караш тәрбияләүне ничек оештырырга соң? XXI гасыр балаларына табигать байлыклырының чиксез түгел икәнен ничек аңлатырга? Бу авыр мәсьәлә. Кешедә экологик дөрес гадәтләрне тәрбияләү җиңел эш түгел. Матур чәчәкне өзгәч, аның һәлак булуы турында белү барыбыз өчен дә аңлаешлы хәл түгел шул. Чәчәк гомере бик кыска. Табигать – безнең бүгенге байлыгыбыз гына түгел, киләчәгебез дә. Аның байлыгын бездән соңгы килгән буыннарга да калдыру безнең уртак бурычыбыз. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган моһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Бакчабызда һәрбер төркемдә табигать почмаклары бар. Балалар һәр көнне гөлләрнең ничек үскәнен, чәчәк атуын күзәтәләр, төпләрен йомшарталар, тузанын сөртәләр, сулар сибәләр. Шау чәчәктә утырган гөлләрнең матурлыгына сокланалар. Әгәр тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлекләрнең тере табигать икәнен, аларның үсешенә һава, су, яктылык кирәклеген үз күзләре белән күрәләр. Кышын тәрәзә тәпләрендә суган үстерү , аның үсешен күзәтү балалар өчен бик кызык. Иртә язда , клумбаларга утырту өчен , орлыклар чәчеп чәчәк үсентеләре үстерәбез . Балалар табигать почмакларында бик теләп эшлиләр. Ел әйләнәсе кошларны күзәтәбез. Җылы якларга китүче кошлар, кышлаучы кошлар турында белемнәр туплыйбыз. Кышын “Кошларга җимлек” акцияләре оештырабыз. Балалар өйдә әти-әниләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясап алып киләләр. Бакчабызда үсеп утыручы агачларга җимлекләрне элеп, кошлар ашханәсе оештырабыз. Кошларны даими тукландырып торабыз. Ә матур язлар җиткәч, “Кошлар көне” үткәрәбез. Сыерчык ояларына конкурс була.Күчереп алыгыз: Табигать-безнең байлыгыбыз.

Матур сөйләм теле иленә сәяхәт


  сөйләм теле
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Богавеева Гүзәлия Шамил кызы.Тема: Матур сөйләм теле иленә сәяхәт. Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм теленнән йомгаклау шөгыле.
Бурычлар: Танып белү белем бирү өлкәсе: – табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыру. Иҗадый сәнгать белем бирү өлкәсе: -композицияне тоемлау,эстетиканы үстерү; Аралашу белем бирү өлкәсе: -ел фасыллары  турында рәсемнәр карау,характерлы үзгәрешләрне бирә белергә өйрәтү. Сәламәтлек белем бирү өлкәсе: -физик эшчәнлек үсешен тәэмин итүне формалаштыру. Социальләшү: -бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. Математика буенча.1 – 10 кадәр һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен ныгыту. 0 – 9 цифрларны таный белү күнекмәләрен үстерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту. Тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү. Кул моторикасын, логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү. Математикага кызыксыну тәрбияләү. Алдан әзерлек: -табигатьне, кошларны,кояшны күзәтү. Сүзлек өстендә эш: гөрләвекләр. Шөгыль барышы. 1.Оештыру. Психологик әзерлек. -Балалар,карагыз әле,безгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән бергәләп исәнләшеп алыйк. -Исәнмесез. -Без бүген шундый матурлар.Әйдәгез әле түгәрәк ясап бастык,матур итеп тотындык. -Кулларга без тотындык, Бер-беребезгә елмайдык. Җылы китте кулларга, Рәхәт булды дусларга. Тәрбияче.- Без бүген сезнең белән “Матур сөйләм теле иленә сәяхәткә барабыз. ”Бу илгә килгән кешеләр үзгәрәләр. Ни өчен үзгәргәннәрен белергә телисезме? Беләсегез килсә әйдәгез юлга. Бара торган  илебез бик үзенчәлекле, шуңа күрә анда бару юлы мавыктыргыч, кызыклы. Без хыяллар дөньясы нигезендә юлга кузгалырбыз. Нәрсә соң ул –хыяллар? (Хыял ул –безнең уйларыбыз,уйлап чыгаруларыбыз. Ул чынлыкта булмаган хәлләр). “Сөйләм теле иленә” без һава шарында очачакбыз. Ләкин җил тынган. Әйдәгез җилне чакырыйк. Сулыш гимнастикасы.-  Язгы  җилне ясап күрсәтик әле.- Учларга җылы һава өрәбез,без җил тавышын ишетәбез.(ш-ш-ш).Ә хәзер көчлерәк итеп өрәбез,салкынча җил исте. Җил тагын да көчлерәк иссен,тагын да көчлерәк өрәбез. көчле (борын белән иснәп,авыздан чыгарабыз-3тапкыр) Төп өлеш. 1 слайд –Ә хәзер балалар шарларны алабыз -Шулай итеп киттек. (музыка) – Зинһар күзләрегезне йомыгыз әле. Күз алдына китерегез, без болытлар аша һава шарында очабыз.   Безгә өстән урманнар, кырлар күренә, елгалар агуын,гөрләвекләр челтерәвен ишетәбез. Саф һава, яңгыр исен тоябыз.(зал буенча йөрибез).Шарларны ычкындырдык. 2 слайд.-Менә без килеп җиттек. Карагыз әле, балалар, нәрсә бу? Капкалар. Ә капкада- йозак. Әйдәгез, аның ачабыз. Ләкин аны ачу өчен ачкыч кирәк. Ә ачкыч савыт эчендә. Аны ничек алырга? (тимер һәм пластмас ачкычлар белән тәҗрибә үткәрү)  – Йозак ачылды. Афәрин.-Балалар, ә монда сандык бар.Карыйк әле сандык эчендә нәрсә бар?(Хат)                               “Балалар, ярдәм итегез безгә! Явыз тылсымчы бөтен илебезне,безгә кирәк  бар нәрсәне: өйләрне,басуларны,урманнарны елгаларны, юлларны, хәтта кояшны сихерләп китте. Ярдәм итегез, сихерне кире кайтарырга”. Бу илдә яшәүчеләргә булышырга кирәк.Ярдәм итәбезме? Әйдәгез башта шушы табышмакны чишик эле. Иң иртә ул күренә, Менеп китә үренә, Сокланамын эшенә — Нур сибә бар кешегә. -Әйе-бу кояш. Укырга һәм күчереп алырга

Бер – беребезгә елмаю бүләк итик


 Бер - беребезгә елмаю бүләк итик
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе гомүми үсеш төрендәге 3 нче 'Ләйсән' балалар бакчасы тәрбиячесе Миннуллина Рушания Камил кызы “ Бер - беребезгә елмаю бүләк итик ” Уртанчылар төркемендә социаль – коммуникатив үсеш буенча шөгыль конспекты.
Бурычлар:       Хисләр аша ягымлы, изге сүзләрен тапшыра белү . Яшьтәшләренә карата  уңай мөнәсәбәтләр формалаштыру.       Башкаларны тыңлый һәм аңлый белүне,бер-бере  белән хезмәттәшлек итүне үстерү. Иптәшләренә карата дустанә мөнәсәбәтләр,  ышаныч хисе, бердәмлек тәрбияләү.Үз фикерләрен грамматик дөрес, төгәл итеп әйтеп бирә белүне камилләштерү.  Материал һәм җиһазлар: магнитофон белән язма;биремнәр белән кара төстәге шарлар җыелмасы; көзге;буяр өчен чәчәк рәсемнәре;яхшы һәм начар адымнар ясалган сурәтләр ; тойгылар төшерелгән пиктограммалар;тартма;туп;“Дуслык турында җыр” (Зөлфия Минһаҗева башкаруында).   Шөгыль барышы: Тәрбияче: Безгә бик күп кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик. – Исәнмесез! Әйе,”Исәнмесез!” – яхшы, ягымлы сүз. Без аны балалар бакчасына килгәч тә,дусларга кунакка барсак та, кибеткә керсәк тә әйтәбез. Ә сез тагын нинди ягымлы сүзләр беләсез? “Хәерле иртә!”, “Хәерле көн!”, “Хәерле кич”. Тәрбияче: Әйе бик дөрес. Магнитофон язмасы кушыла: «Бүген гадәттән тыш һәләкәт килеп чыккан. Барлык әшәке, чәнечкеле, зарарлы сүзләр тышка чыкканнар һәм балалар бакчаларына таралганнар. Менә бу шарларлар очраса, сак булыгыз,  анда куркыныч үзгәрешләр барлыкка килә . Кешеләр усал, зарарлы һәм саран булалар ». Тәрбияче: Хәтта куркыныч булып китте, әйдәгез, карыйк әле, ул начар шарлар безнең бакчага да очып кермәделәр микән. (Бөтен җирдә дә карыйлар, йокы бүлмәсен дә шарларны табалар һәм шөгыль барган бүлмәгә алып чыгалар ). Карагаз әле, балалар, нәкъ безнең бакчага һәм безнең төркемгә кергәннәр. Ә мин аларның ник безнең төркемгә кергәннәрен беләм. Чөнки безнең төркемдә барлык балалар дус, ә алар сезне талаштырыга, үпкәләргә, тупас, дорфа  булырга өйрәтергә теләгәннәр. Карагыз әле нинди ямьсез, караңгы төстә алар. (Шарларны карыйлар). Безгә шарларны башка безнең һәм башка балалар бакчаларына очып  кермәсен өчен тотырга тәкъдим итәм.Әйдәгез менә бу шарны алыйк әле, карагыз әле  монда нәрсә язылган һәм ясалган. (Тәрбияче шардагы хатны  укый. Бу шар ЯВЫЗЛЫК (ЗЛОСТЬ) дип атала. Ул сезнең явыз булуыгызны тели. Ә без сезнең белән явыз түгел бит, без яхшы күңелле балалар. Уен – күнегү «Көзге». Тәрбияче: Миңа карагыз әле, мин сезгә өч йөз (выражения лица)  күрсәтәм. Ә сез белергә тиеш.( Тәрбияче беренче йөзне күрсәтә). Балалар: Явызлык. Тәрбияче: Дөрес, явызлык. Әйдәгез, барыбыз да явызлык күрсәтәбез һәм көзгегә карыйбыз, матурмы? Тәрбияче: Юк, матур түгел. Ә хәзер? Укырга һәм күчереп алырга 

I сыйныф өчен татар теле фәненнән ЭШ ПРОГРАММАСЫ.


I  сыйныф өчен татар теле фәненнән   ЭШ ПРОГРАММАСЫ.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укытучысы Гилмутдинова Гөлнара Вакыйф кызы. I сыйныф өчен татар теле фәненнән ЭШ ПРОГРАММАСЫ. 2017-2018 нче уку елы
ПРЕДМЕТ БУЕНЧА КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР   Фонетика, орфоэпия һәм графика Татар теленнән 1 сыйныфны тәмамлаган укучы: аваз һәм хәрефләрне аера; ана теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчелекләрен аңлый, авазларга характеристика бирә ала; хәрефләрнең алфавитта урнашу тәртибен һәм, кирәкле мәгълүматны табу өчен, алфавитны куллана ала. Укучы: үз сөйләмендә татар әдәби тел нормаларын саклый һәм әңгәмәдәшенең сөйләмендә бу нормаларның дәреслектә бирелгән материал күләмендә үтәлүен бәяли; сүзгә басым куйганда яки сүзнең дөрес әйтелешендә икеләнү туган очракта, дәреслектәге сүзлек буенча мөстәкыйль рәвештә җавап таба яки укытучысына һәм әти-әнисенә мөрәҗәгать итә ала. Лексикология Укучы: мәгънәсе ачыклану таләп ителә торган сүзләрне табарга; текст буенча сүзләрнең мәгънәсен аера яисә аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачыкларга өйрәнә. Укучы, текстларда кабатлаулар булдырмас өчен, кирәкле синонимнар, антонимнар табу, текстта туры һәм күчерелмә мәгънәле сүзләрне билгеләү, аларның урынлы кулланылышын бәяләү, тәкъдим ителгән сүзләр арасыннан тиешлесен сайлап алу мөмкинлеге ала. Морфология Бу бүлектә укучы: исемнәрнең; сыйфатларның; фигыльнең үзенчәлекләрен өйрәнә. Синтаксис Бу бүлектә укучы: җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аерырга; сораулар ярдәмендә сүзтезмә һәм җөмләләрдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне табарга; җөмләнең әйтү максаты буенча төрен аерырга; тиңдәш кисәкле һәм тойгылы җөмләләрне интонациясе буенча билгеләргә өйрәнә. Орфография һәм пунктуация Укучы: дөрес язылыш кагыйдәләрен өйрәнгән күләмдә кулланырга; сүзләрнең дөрес язылышын орфографик сүзлек буенча ачыкларга; текстны дөрес итеп күчереп язарга; Укучы орфографик хата ясау мөмкинлеге булган очракларны аңлау, аерым орфограммаларга мисаллар сайлау, текстлар төзегәндә орфографик һәм пунктуацион хаталарны булдырмау өчен, язганнарны үзгәртү, хаталар өстендә эшләгәндә, аларның сәбәпләренә төшенү һәм алдагы язма эшләрдә хата җибәрмәү юлларын ачыклау мөмкинлеге ала. Сөйләм үстерү Укучы: аралашу даирәсенә карап, тиешле сүзләрне сайларга; көндәлек аралашуга бәйле татарча сөйләм әдәбе формаларын дөрес кулланырга; аралашу ситуациясен исәпкә алып, текстка карата үз мөнәсәбәтен белдерергә һәм аның дөреслеген дәлилләргә; текстка исем берергә; укылган яки тыңлаган текстның планын төзергә; аерым аралашу ситуацияләренә туры китереп, хат яки тәбрикләү хаты кебек кечкенә текстлар язарга өйрәнә.     УКУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ     Әзерлек чоры. Язу гигиенасы кагыйдәләре белән таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү.Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гому­ми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәк­леген аңлау. График схемалар ярдәмендә сөйләмне — җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм аваз­ларга таркату.    Әлифба чоры, яки төп чор. Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм каллиграфик дөрес язарга өйрәтү. Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтү. Сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны (ас-ос) булдыру , дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру. Башта укытучы белән иҗек –аваз  анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр язу. Басмачадан   текстны  күчерү. Аңлатмалы  диктант язу.     Әлифбадан соңгы чор. Фонетика. Орфография. “Татар теле ” дәреслеге белән. Алфавит. Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү). Алфавитта­гы хәрефләрнең урынын таныштыру, белү. Китапларны киштәләргә ав­торларының баш хәрефләренә карап урнаштыра белү. Сүз­лекләр төзүдә алфавитның әһәмияте.Алфавит турындагы белемнәрне ныгыту. Сузыклар. Калын һәм нечкә сузыклар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз тарык авазлар.Э – е хәрефләре.Ө – е хәрефләре.О – ы хәрефләре.Я хәрефе.Ю хәрефе.Е, е хәрефләре.Й хәрефе.В хәрефе.К,г хәрефләре.М, н, ң хәрефләре. Синтаксис Җөмлә турында гомуми төшенчә. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Морфология . Предмет атамасын белдергән сүзләр — исемнәр белән та­ныштыру. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү; уртаклык һәм ялгызлык исемнәр һәм аларның язылышы.Исем, фамилия. Елга, күл, шәһәр, хайван кушаматларында баш хәрефләр. Исемнәр янында кулланыла торган ярдәмче сүзләр — бәй­лекләр һәм бәйлек сүзләр , өстәмә сүзләр белән таныштыру.Предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру.Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр — фигыльләр белән таныш­тыру.1 сыйныф өчен татар теле фәненнән Эш программасы

Кышкы урманга сәяхәт. Шөгыль.


кышкы
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Габбасова Лейсан Равил кызы. Тема: « Кышкы урманга сәяхәт». Мәктәпкә әзерлек төркемендә интегральләштерелгән шөгыль.
Бурычлар: 1.Кыш турында белемнәрне ачыклау һәм гомүмиләштерү. Балаларны  традицион булмаган алымнар белән рәсем ясарга өйрәтү. 2.Балаларда матурлык хисе, поэзия, музыка, рәсем аша туган табигатькә, туган якка ярату тәрбияләү; рәсемдә үзләренең тәэсирләрен чагылдыруга кызыксыну тәрбияләү; буяулар белән эшләгәндә пөхтәлек тәрбияләү. 3.Кәбестә яфрагын төсле кәгазьгә басып төшерү алымы белән таныштыру. Мөстәкыйль иҗадилыкны, кулларның вак моторикасын үстерү, мөстәкыйль эшләгәндә балаларның иҗадилыкларын үстерүне камилләштерү. Җиһазлау: Интерактив такта, ноутбук,төзү материаллары, пазллар,ат битлекләре, пумала,  кар йомарламы, кар бөртекләре, ватман, ак гуашь, кәбестә яфрагы, чыршы ботаклары, йомарланган кагәзь, су һәм салфеткалар. Репертуар: «Декабрь.Святки» муз. П.И.Чайковского,  песня “Күңелле сәяхәт” муз. А.Хадиева, сл. А.Минхажева, “Три белых коня” муз. Е.Крылатова, сл. Л.Дербенева, “Смелый наездник” муз. Д. Шумана. Эшчәнлек барышы: -Балалар,  кунаклар белән исәнләшик әле. Хәерле иртә телик. Карагыз эле, көн нинди матур, әйдәгез табигать белән дә исәнләшик әле. Психогимнастика. Здравствуй, небо голубое! Здравствуй, солнце золотое! Здравствуй, вольный ветерок! Здравствуй, беленький снежок! Здравствуйте, я вам скажу, всех я вас приветствую! Балалар, карагыз әле идәндә нәрсәләр күрәсез? (кар бөртекләре). Әйдәгез берәр кар бөртеге алыгыз әле. -Балалар, безнең эшчәнлегебезнең темасын белү өчен шушы пазллардан рәсем төзергә кирәк. Безгә хәзер ике командага бүленергә кирәк. Бүленергә безгә кар бөртекләре булышыр.Менә сезгә пазллар. (Балалар пазл җыя). Молодцы, балалар,бик тиз һәм дөрес итеп рәсемнәрне җыйдыгыз. Нинди рәсемнәр килеп чыкты? Елның кайсы вакыты сүрәтләнгән һәм нәрсәләр күрәсез ? Безнекендә кыш рәсеме ясалган, ә безнекендә кышкы урман сүрәтләнгән. ( Тулы җөмлә төзеп дөрес итеп җавап бирүләре.)     Слайдлар: экранда кышкы урман Балалар, мин сезне кышкы урманга сәяхәт кылырга чакырам. Ә сез ничек уйлыйсыз, урманга ничек барып җитәрбез икән? (Балалар җавабы) Төрле транспорт төрләрен атыйлар. Ә мин сезне бүген сәяхәткә бик сирәк очрый торган транспорт белән алып барам. Аны белер өчен бер җыр тынлап үтәбез. ( балалар утыралар) Җыр тыңлау «Три белых коня».Җыр буенча фикер алышу. Ничек уйлыйсыз, без сәяхәткә нәрсә белән барабыз? (җигүле ат белән, балалар әйтә) Ә сез ул атларны таныдыгызмы, нинди атлар турында җырланды?(айлар турында) Әйе, нинди айлар турында сүз барды?( кыш айлары декабрь, январь, февраль турында). Ә кышның беренче ае ничек дип атала?( икенче, өченче)Безгә хәзер атлар сайларга кирәк.Кышкы урман.Тулысынча

Неологизмнар. Технологик карта.


Неологизмнар. Технологик карта.
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдрахманова Эльвира Әсхат кызы төзеде.Татар теле,5 нче сыйныф.Технологик карта. Неологизмнар.

Максат: Неологизмнар, аларның үзенчәлекләре  турында  мәгълүмат бирү; Неологизмнарны  тану, сөйләмдә куллану, мәгънәсен  аңлату  күнекмәсен, сүз  байлыгын  үстерү; Телгә  карата  мәхәббәт  хисе, коллективта  эшләү   культурасын   тәрбияләүне  дәвам  итү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

  Шәхескә кагылышлы: уку  мотивлары (яңалык  белән  кызыксыну) формалашу,  әңгәмәдәшләреңнең фикерләрен  аңлау  һәм  аларны  кабул  итү,  башкаларны   хөрмәт  итә  белү;

Метапредмет: Танып-белү УУГ:  танып-белү максатын  формалаштыру,  тиешле   мәгълүматны табу һәм аерып алу;

Коммуникатив УУГ:   башкаларның сөйләмен  ишетү һәм тыңлау, үз фикереңне дәлилли белү;

  Регулятив УУГ:  максатка ирешү юлларын планлаштыру,  барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү.

Предмет буенча: “неологизм” төшенчәсенең эчтәлеген үзләштерү, яңа  сүзләрнең мәгънәсен аңлый, сөйләмдә  дөрес  куллана  белү

Укырга һәм күчереп алырга