21.01.2018

Х.Туфанга багышланган әдәби-музыкаль кичә


 Муса Җәлил
Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Тема: Х. Туфанның тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем.” – дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә.
Тема: Х. Туфанның тууына 118 ел тулуга багышланган   “Кулыңдагы китабымда, чордаш, Шигырьләрдә минем йөрәгем.” –  дип   исемләнгән әдәби-музыкаль кичә .  Максат: 1.Х. Туфанның тормыш юлы, ачы язмыш сынавының шигъриятендә, җырларында чагылышын, һәр чорны иңләгән, тематикасы буенча гаять лирик эчтәлекле шигырьләрендәге төп  идеяне тамашачыга җиткерү. 2.Х.Туфанның  “Халык рухының илчесе” ,  татар поэзиясенең горурлыгы икәнен укучыларга төшендереп, иҗатына карата олылау, хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре уяту. Укучыларда сәнгатьле сөйләм, сәхнәдә үзеңне тоту күнекмәләре үстерү.        Җиһазлау: “Кулыңдагы китабымда, чордаш,    Шигырьләрдә минем йөрәгем”, – дигән плакат, мультимедия, Х.Туфанның портреты, язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтле слайдлар, Х.Туфанның тормышын һәм иҗатын чагылдырган мәгълүматлардан торган газеталар. Кулланылган әдәбият: Х.Туфан Сайланма әсәрләр. Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (Тарих), 2002 Х.Туфан лирик шигырьләр. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985 Х.Туфан Гүзәл гамь. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990, һ.б. китаплары. Әдәби-музыкаль кичәнең барышы. 1а.б–Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, укучылар, укытучылар! Х.Туфанның тууына 118 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәбез язучының тормыш һәм иҗат юлына багышлана. Ничек икән синең йөрәк? – дисең,      Ничек икән гомер көннәрең?           Кулымдагы китабымда, чордаш,           Шигырьләрдә минем йөрәгем. 2а.б Ничек икән йөрәк тибешең? – дисә Хәлне сорап әгәр берәр кем Гасырдашлар, сезнең үзегез биргән Җырларымда минем йөрәгем.   Х.Туфанның  “Яшьлек килә яшәргә” шигыре  башкарыла.  (Курайда “Тәфтиләү” көе уйнала.) Укырга һәм күчереп алырга

М. Җәлилгә багышланган әдәби-музыкаль кичә.


 Муса Җәлил
Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә: «Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма»
Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына  багышланган әдәби-музыкаль кичә.  Максат: Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аша укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләү; Җиһазлау: М. Җәлилнең портреты, язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтле слайдлар. М. Җәлил әсәрләреннән төзелгән күргәзмә урнаштырыла. Сәхнәнең ике ягында ак кәгазьгә М. Җәлил сүзләре язылган. Мин яшәргә телим бирер өчен Илгә соңгы йөрәк тибешен. Үлгәндә дә әйтә алсам иде, Үлдем, диеп, туган ил өчен.  Муса Җәлил. Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып. Кичәнең барышы   1 нче алып баручы: – Хәерле көн кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, сөекле укучыларыбыз! Бүген без татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 112 еллыгын билгеләп үтү өчен җыелдык. Кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез! Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә  Һәм үләргә кыю ир булып.   Гомерем минем моңлы бер җыр иде,    Үлемем дә яңгырар җыр булып. 2 нче алып баручы: – «Гомерем минем моңлы бер җыр иде»,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды. Укырга һәм күчереп алырга

Татар халык әкияте “Ак бүре”. 5сыйныф.


Ак бүре
Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” – Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Тема: Татар халык әкияте “Ак бүре”. 5сыйныф.
Аннотация. Татар халык әкияте”Ак бүре” әсәрен өйрәнү  буенча программада  (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы. ”Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  татар әдәбияыннан авторлык программасы” (5 – 9 нчы сыйныфлар), төзүче авторлар: Ф.А. Ганиева, Л.Г. Сабирова, Казан, 2014) дүрт сәгать вакыт каралган. Әлеге дәрес икенче дәрес буларак үткәрелә. Алдагы дәрестә укучылар әкиятләрнең жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары турында белемнәрен барладылар.      Планлаштырылган нәтиҗәләр: Метапредмет — әкият жанрының асылына төшенү, үз фикерен төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү, сөйләм әдәбенә өйрәнү халык иҗатының бай мирасын өйрәнү, әкиятнең нигезендә халыкның акылы, тапкырлыгы зирәклеге, батырлыгы салынуын төшенү. П р е д м е т — әкият жанрын кабатлау, әкиятләргә хас үзенчәлекләрне искә төшерү, әкияттә күтәрелгән төп фиерне ачыклау. Шәхескә кагылышлы — укучыларда әкиятләргә карата мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын, баланың үзаңын үстерү.  Әкиятнең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә ачыклау;   Әкиятнең нигезендә халыкның акылы, тапкырлыгы зирәклеге, батырлыгы салынуын төшендерү, шул турыда уйларга өйрәтү; Әти-әнигә, туганнарга карата мәрхәмәтле булу, кешеләр белән итагатьле сөйләшү әдәбе, батырлык, максатчанлык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү. Укучыларда УУГ  (танып белү, регулятив, коммуникатив, шәхескә кагылышлы) формалаштыру.  Шәхескә кагылышлы УУГ:  –  укучының  башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру. Регулятив УУГ:   – максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану; Укырга һәм күчереп алырга

 

Истәлекле дата. Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди


Истәлекле дата.  Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди
(Истәлекле дата) Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди (Әхмәдһади Максуди, Һади Максуди, Әхмәд Максуди буларак та билгеле, 28 сентябрь 1868 ел ― 28 июнь 1941 ел) ― атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм нашир.Автор:Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Моратова Румия Чулпан кызы.
Татар дөньясының иң укымышлы зыялыларыннан үрнәк алабыз, аларның тормыш юлларын өйрәнеп калдырган мираслары белән горурланабыз. Ә менә без, укытучылар, мирасларны саклап кына түгел, ә дәвамлы итү өчен нәрсә генә эшлибез соң? Октябрь революциясенә кадәрге чорда татар халкы тарихында иң күренекле, абруйлы шәхесләрдән булган  Әхмәдһади Низаметдин улы Максудовның язмышы – ил язмышы, татарның язмышы. Сөйләшәсе сүземне башлаганчы Һ. Максудиның биографиясеннән кыскача тезислар китерәсем килә, чөнки әңгәмә шул юнәлештә барыр: “Аның «Әлифба»сы һәм «Гыйбадәте исламия» дәреслекләре бөтен бер тарихи чорны алып торалар, алар хәтта, гарәп теленә тәрҗемә ителеп, Мисыр мәктәпләрендә дә дәреслек итеп кертеләләр.” ,”Ул Казанда беренче рәсми татар-мөселман китапханәсен – «Китапханә исламия»не оештыра- китапханә 1906 елның 2 гыйнварында ачыла һәм шул көннән башлап 1923 елга кадәр ул аның мөдире була.”,  “ Һ. Максуди – «Иттифак әл-мөслимин» партиясен оештыручыларның берсе һәм аның барлык съездларының да эшендә катнашкан кеше.” Тезислардан аерып алып басым ясыйсы килгән сүзләр “исламия”, “мөселман”. Әгәр укытучыга шундый сорау куелса: “Син мөселманмы?”. Җайсыз, урынсыз сорау бу, кешенең “эчен пошыргыч”, комфортын бозучы сорау. Ә инде: “Сез дәрестә ислам динен телгә аласызмы?” дип сорасаң, “Юк, юк, дин бит дәүләттән аерылган, это же “светская школа” дип төгәл җавап биреп була. Ярар, укыту методикасына карата сорау: “Әсәрләр укыганда  “сүзлек эше” алып барасызмы? Тәрбияви әңгәмәләр , дискуссияләр оештырасызмы?”. Монда инде дәррәү булып: “Әлбәттә, алып барабыз. Балалар тексттагы сүзләрнең мәгънәсен белмәсә, эчтәлеген дә аңламыйлар бит!”-дип тагын төгәл җавап бирер идек. Килешәм, хәтта укытучы ул текстны өйрәнеп, алдан әзерләнеп куя: чыннан да, текстта әллә нинди сүзнең килеп чыгуы бар. Шулай ук текст эчтәлегенә таянып бик күркәм тәрбия эше дә алып барабыз. Ә тәрбия эшенең чыганагы кайдан килә? Логик яктан фикер йөртүебез дөрес булса,  без укытучы буларак ислам дине турында һәм православие дине турында  сөйлибез икән. Түбәндәге таблицага күз салыйк: Укырга һәм күчереп алырга

Әхлак тәрбиясе – көн таләбе.


 Әхлак тәрбиясе  - көн таләбе.
Чупрәле муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Моратова Румия Чулпан кызы.
Ә сез беләсезме шәһәр укытучысы белән авыл укытучысы арасында нинди аерма бар? Юк, мин теге   авыл укытучысының хезмәт хакына кушып җибәрелгән   25 процент турында сөйләмим,анысы башка мәсьәлә. Ә  менә  әхлак  тәрбиясе ягыннан килгәндә  кайсы укытучының халык алдында һәм укучылары алдында җаваплылыгы күбрәк булыр? Кайсы укытучы көн саен авылдашлары һәм укучылары алдында әхлакый имтихан тота? Әлбәттә, бу авыл укытучысыдыр. Күз алдыгызга китерегез, сыйныф сәгатендә ветераннарга, олыларга карата хөрмәт тәрбияләү турында сөйлисеңме яисә дәресләрдә тәрбия максатларын күз алдында тотып үгет-нәсихәт кыласыңмы, башка темаларга кагыласыңмы- иң беренче бу юнәлешләрдә минем тотышым, гамәлләрем, гомумән, әхлакый сыйфатларым авыл халкына, безнең якларда әйтмешли, “яүнәгә чыккан” (становится явным). Мәсәлән, олылар көненә карата чаралар  әзерләгәндә “балалар менә шулай эшләргә, тегеләй итәргэ” дип әйткән сүзләрем генә түгел , ә моңа кадәр минем үземнең кылган гамәлләрем мисал  һәм үрнәк булып тора.     Әйтик, Бибинур әбинең  хәлен даимән белеп , аны сәдака – күчтәнечләрем белән сөендереп  торгач, әлбәттә минем намусым чиста. Мин укучыларыма оялмыйча “шулай эшләргә кирәк ” дип әйтә алам. Җитмәсә, шуның өстенә Бибинур әби үзе дә хәл-әхвәлен сорашырга кергән – чыккан  кешегә бу хакта күптән сөйләгән инде.    Без гаилә кыйммәтенә күп ихтибар итәбез.Үсеп килүче буында гаиләгә карата җитди караш тәрбияләргә омтылабыз. Бу юнәлештә дә мин, авыл укытучысы, тере үрнәк. Гаиләдә хәләл- җефетем һәм балаларым белән, кайнана – кайнаталарым белән, үз ата – анам белән төзегән мөнәсәбәтләрем әхлак тәрбиясенең асыл нигезләре булып тора дип уйлыйм. Кеше рәнҗетү, тупас һәм битараф булу – кешенең эчке дөньясының, рухының зәгыйфлеген ачыклый торган күрсәткечләр. Авыл укытучысы мондый холык белән дәрәҗә һәм ихтирам яулап ала алмас иде. Укырга һәм күчереп алырга

Саескан дуслары Балалар бакчасында ачык дәрес


 саескан

Казан шәһәре Киров районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль автоном учреждениясе 356 нчы “ Каенкай” гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Нәҗипова Гүзәлия Илдар кызы. “ Кышлаучы кошлар” проекты буенча “ Саесканның дуслары “ темасына ачык дәрес.”

Максат: Балаларда кошларга,саесканнарга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү. Балаларның диалогик сөйләмен , әйләнә- тирә мөхит үзгәрешләрен , аларның бер-берсе белән  бәйләнешен күрә белү сәләтен үстерү. Балаларның сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешу.  Кышлаучы (саескан һ.б.) кошлар турында белемнәрен ныгыту. Татар халык иҗаты аша туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

” Саесканның дуслары” дәресен үткәрү өчен түбәндәгеләр кирәк: Ясалма чыршы, нарат, җимлекләр, җим белән кәрзин, ясалма кар, саескан һ.б.кошлар рәсеме, магнитофон һәм саескан тавышы яздырылган кассета, тумгәкләр.

Дәрескә әзерлек эше: балалар белән шигырьләр өйрәнү, яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлату.                                        Эшчәнлек барышы.

Оештыру моменты Тәрбияче. Балалар, кәефләрегез ничек? Балалар.  Яхшы Тәрбияче. Әйдәгез әле, кулны –кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз, һәм үзебезнең яхшы кәефебезне бер-беребезгә җиткерәбез. ( Балалар елмаялар) .

Тәрбияче . Менә ничек рәхәт булып китте!  Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар.  Кыш. Тәрбияче .Кыш җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була ?

Балалар . Кар ява, салкын, буран,салкын җил исә .

Тәрбияче .Ә кышын кошлар нишли микән? Шуны белер өчен ,мин сезне кышкы могҗизалы урманга чакырам.  ( кәрзин белән кошларга күчтәнәч) .

Төп өлеш Тәрбияче . Хәзер без җылы киемнәребезне киябез дә  юлга кузгалабыз. Саесканга кунакка барабыз. Нәрсәләр киябез? (имитация)( чалбар, кофта, башлык, куртка, киез итек, бияләй) -Сез әзерме?

Балалар.  Әзер

Тәрбияче . Алайса , юлга.    (Хор белән җыр )( үзебез атлап урманга барабыз) Әй, нәниләр, нәниләр, Ардык без, дип әйтмиләр. Аякларын күтәреп, Матур итеп атлыйлар. Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дүрт!  Хәзер барабыз алга- Бер, ике! Егылмыйча син атла- Бер, ике, өч, дурт!

Тәрбияче . Менә килеп тә җиттек. Нинди матур кышкы урман, салкын, чиста һава. Салкын һавада без ничек сулыйбыз?

Балалар .  Борын белән.

  Тәрбияче . Әйдәгез, борын белән саф һаваны сулап алыйк әле. ( Психогимнастика 3 тапкыр борын белән сулау). Укырга һәм күчереп алырга[/su_box]