21.03.2018

Геометрик фигуралар белән таныштыру. Шөгыль


Геометрик фигуралар белән таныштыру. Шөгыль 
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Хазиева Алсу Габделхәмит кызы. Танып белү-Математика шөгеле
Тема: Геометрик фигуралар б/н таныштыруны дәвам  итү. Максат: Геометрик фигураларны танып әйтә белү.  Үз тәнеңдә ориентлашырга өйрәнү,уң һәм сул кулларны аера белү. Ике предметны киңлеге һәм тарлыгы буенча чагыштыру.Аларны кую юлы белән чагыштырыруны камилләштерү, озын-кыска,озынрак-кыскарак сүзләре белән билгеләү.                              Шөгыльнең барышы: -Балалар, карагыз әле күпме кунак утыра. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез, әле алар белән елмаеп исәнләшик. -Ә хәзер түгәрәк ясыйк: -Кулларга без тотындык. Бер-беребезгә елмайдык Җылы китте кулларга. Рәхәт булды дусларга. Балалар, ишек шакыйлар түгелме? Ай, безгә тагын Акбай килгән аның кулында ”Тылсымлы капчык” икән. Әйдәгез әле капчык әчендә нәрсә булганын карыйк? (капчыкта-түгәрәк, квадрат һәм өчпочмак) нәрсәләр икән болар, балалар. Геометрик фигуралар. (кабатлату). Бу нәрсә? (Түгәрәкне күрсәтәм). Ул нәрсәгә ошаган?( шарга, тупка, тәгәрмәчкә) Ә ул нинди төстә? -Әйдәгез әле балалар, мина уң кулыгызны күрсәтегез. (калак тота торган кулыгызны) уң кулыгызнын имән бармагы белән һавада түгәрәк ясагыз. Аның түгәрәк икәнен тоегыз. Ә монысы нинди фигура икән? (квадрат). Ә кайдан белдек без аның квадрат икәнен? Аның нәрсәләре бар? (почмаклары). Ул нинди төстә? Ә квадрат нәрсәләргә ошаган (печенье, тәрәзә, көзгегә). Ә менә бу фигураны, балалар, без яңа гына өйрәнә башладык. Ул нәрсә икән? (очпочмак). Аның да нәрсәләре бар икән?(почмаклары) Кая миңа күрсәтегез әле почмакларын. -Нинди геометрик фигура булды инде? (кабатлату) -Хәзер бармаклар белән күнегүләр ясарбыз. Бармакларыгызны яратыгыз әле, аларны сыйпагыз. Алар нинди нәфис, йомшак, шома, тыңлаучан. Баш һәм имән бармакларыгызны бергә тоташтырыгыз әле. Менә шулай. нинди фигура барлыкка килде? Түгәрәк. Барлыкка килгән түгәрәктән мина карагыз әле-алга. Бергәләп әйтегез “алга”. Түгәрәк аша түшәмгә карыйбыз-өскә-Бергәләп әйтегез”Өскә”. Түгәрәк аша идәнгә карагыз-аска. Ә хәзер әйдәгез квадрат ясыйбыз баш бармакларны тигез итеп һәм атсыз бармакларны да тигез итеп тоташтырабыз. Укырга һәм күчереп алырга

Чыгарылыш кичәсе.


 Чыгарылыш кичәсе.
Саба муниципаль районы, .Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Галимуллина Алсу Ринатовна.Тема:Чыгарылыш кичәсе.
Тәрбияче: Ә хәзер тыңлагыз, балалар. Үзебезнең китап почмагында мин менә шушы кәгазләрне таптым. Ул сезнең дипломнар мы? Ал.бар: (карый) Әйе. Шулар. Берничәсен сезгә җибәргән икән Антишколин. Рәхмәт сезгә бик зур. Тәрбияче: Исән булыгыз. Сезгә юлыгызда һәм укуыгызда уңышлар телибез. Сау булыгыз! Ал.бар: Балалар, үткәннәр илләренә эләккәч, әйдәгез сезнең кечкенә вакытларыгызны да искә алыйк . (балаларның фотолардан ясалган презентацияне карау) Ал.бар: Балалар, безгә бит калган дипломнарны табарга кирәк әле. Юлыбызны дәвам итик. Тылсымлы новигатор кая күрсәтә микән? (экранда “Снежная Королева”иле) Ал.бар: Балалар, бу бит Снежная Королева иле. Музыка астында Снежная Королева керә. Снежная Королева: Сез нишләп йөрисез минем илемдә минем рөхсәттән башка!? Ал.бар: Хөрмәтле Снежная Королева, без мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озатырга җыелдык. Антишколин безнең дипломнарны урлаган. Без аларны эзләргә дип чыктык. Һәм тылсымлы новигатор безне монда алып килде. Снежная Королева: Дипломнар? Минем алар турында беркайчан да ишеткәнем юк иде. Нәрсә сон ул? Ал.бар. аңлата, күрсәтә. Снежная Королева: (уйланып) Бүген Кар Бураны миңа гади булмаган боз кисәкләрен алып килгән иде шул. Сезнең ул нәрсәләрегезгә бик ошаганнар алар. (күрсәтә) Ал.бар: Безнең дипломнар ич алар! Хөрмәтле Снежная королева. Бирегезче аларны безгә. Снежная Королева: Юк! Алай ансат кына мин дипломнарыгызны бирмим. Башта минем биремнәрне үтегез. Сезнең мәктәпкә әзерлекне дә тикшерербез. (логические задачки-презентация) Снежная Королева: Күрәм, бик әйбәтләп әзерләнгәнсез мәктәпкә. Белмим инде, бирергә ме, әллә үземә истәлеккә калдырырга мы? Ал.бар: Бирергә, бирергә. Безнең балалар Сезне шундый хөрмәт итәләр, яраталар. Менә үзегез карагыз әле! (презентация кышкы фотолар белән) Снежная Королева: Балалар кышны яратканга мин бик шат! Ал.бар: Хөрмәтле Снежная королева, ә сез үзегез нәрә яратасыз? Снежная Королева: Мин…мин сәнгатьне бик яратам. Җырларны, биюләрне…. Ал.бар: Алайса безнең балаларның биюе сезгә бүләк булсын әле. Бию. Снежная Королева: Рәхмәт сезгә балалар, сөендердегез. Алыгыз дипломнарыгызны. Сезгә укуыгызда уңышлар телим. Сау булыгыз! Ал.бар: Ә без юлыбызны дәвам итик. Тагын берничә диплом табасы калды. Новигаторга карыйк әле. (пустыня күренә). Балалар без Төньяк Америкада икән. Безне монда көтәләр дә икән. Ковбойка Мэри керә Мэри: Вау, пипл, хелло! Хау мени чилдрен, ай эм соу глэд ту си ю! Я вам шлю свой привет! Мэри: Мин Мэри. Ранчода яшим. Кызык американский журналлар укыйм. Россиядә балаларны мәктәпкә озаталар һәм дипломнар тапшыралар дип мин шулардан укыдым. Миңа кичә генә бер тылсымлы журнал килде. Карагыз әле, сезнең дипломнар түгелме соң? Ал.бар: Балалар, бу бит безнең дипломнар! Мэри: Ок! Мин аларны сегә почта аша җибәрәм! Ә сез миңа инглизча шигырьләрегезне һәм җырыгызны җырлап курсәтерсәз. Стихи на английском языке. Мэри: О! Итс бьютифл! Со гуд! Ал.бар: Балалар, без дипломнарыбызны табып бетердек, безгә кайтырга кирәк. Хөрмәтле новигатор, ничек безгә бакчабызга кайтырга. (экранда надпись чыга: Россия турында җыр җырлагыз) Песня: “Моя Россия” Экранда бакчаның фотосы чыга. Ал.бар: Менә без үзебезнең бакчабызга кайттык. Бәйрәмебезне дәвам итсәк тә була. Балаларга сүз бирик. Укырга һәм күчереп алырга

Гаилә бәйрәме


Гаилә бәйрәме
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 2 категорияле тәрбиячесе Шәрәфетдинова Гөлзада Әнфәс кызы. Тема: “Гаилә бәйрәме” – (23 феврвль,8 март бәйрәмнәренә багышланып эшләнә 5-7 яшьлек балалар өчен.)
Максат: Гаиләләр белән элемтәне ныгыту. Балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү. Гаилә – балалар бакчасы – мәктәп арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү. Материал: Гаилә альбомнары, гөлләр, К.В.Закирова, Р.Р.Гыйләҗетдинова “Мин бәйрәмнәр яратам” китабы.Гаиләләр турында презентация.  Алып баручы: Хәерле кич кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген без сезнең белән күңел ачу кичәсенә, «Гаилә бәйрәме»нә җыелдык. Гаилә ул-җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.  Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез  яхшыра икән, иртәгә эшләрегез дә җиңелрәк барыр. Бу кичәдә кабынган елмаю йортларыгызда да балкысын. Без бүгенге бәйрәмдә ике бәйрәмне бергә билгеләп үтәбез. Шулай итеп, кичәне башлыйбыз.   Көй. – “Про папу и дочку” . Сүзләре – Пляцковский М., композитор – Шаинский В. А.         Зал матур итеп бизәлгән. Стеналарга плакатлар, шарлар эленгән. Матур, талгын көй астында балалар тезелешеп керәләр. Балалар ярым ай формасы ясап урындыкларга утыралар.  1.б.: Самат. Мин бәхетле гаиләм белән,   Яшимен әти-әнием белән!     Татулык – гаиләбез нигезе!   Әби-бабам – иң кадерле кешем. Мин бәхетле гаиләм бел Яшимен туганнарым белән!      Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм, Горурланам гаиләм белән! Алып баручы.: Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның сезгә булган рәхмәтен, җылы хисләрен бию аша кабул итеп алыгыз. Кызлар башкаруында “Татар халык” биюе. Алып баручы:   Җирдә миңа ни кирәк? Әти дә әни кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Без яшәрдәй өй кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Әллүкиле көй кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Тукай туган тел кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Туган-үскән ил кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Мәңге имин ил кирәк! (Балалалар ярымтүгәрәк ясап басалар.)  Җыр  Ландыш Нигъмәтҗанова – “Әткәй куллары” 1.Сундерми тормыш учагын, Әткәй, саклыйсын көн дә. Учларыңа безне салып Жылыттың салкын көндә. Укырга һәм күчереп алырга

Ә.Еники. “Матурлык” .Дәрес планы.6 с.


 еники матурлык
Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе «16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Минһаҗева Илсөя Рәкыйп кызы. Тема: “Ә.Еникинең “Матурлык” хикәясе” (6 нчы сыйныфның татар төркемендә татар әдәбиятыннан уздырылган ачык дәрес планы)
Максат: 1) Ә.Еники иҗатын күзәтү, аның “Матурлык” хикәясен анализлау; 2) уйлау, фикер йөртү сәләтен, активлыкларын үстерү; парларда, төркемдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү; 3) укучыларда матурлык, аны күрә, тоя белү, әниләргә хөрмәт хисләре; китап укуга теләк уяту. Планлаштырылган нәтиҗәләр: Предмет буенча УУГ: Ә. Еники иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру, аның “Матурлык” хикәясен анализлый белү.  Танып-белү УУГ:укыган хикәяне аңлау һәм  төп идея-темасын билгели, үз фикереңне җиткерә белү, матурлык төшенчәсен аңлау. Коммуникатив УУГ: диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү: дөрес итеп сорау бирә һәм аңа җавап бирә белү. Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын фаразлау, уку  эшчәнлеген  оештыра, үз эшен бәяли белү Шәхси УУГ: китап укуның кирәклеген аңлау; матурлыкны күрә, тоя белү, үзеңдә матурлык сыйфатлары булдыру теләге уяну Тибы: уку мәсьәләсен чишү Методлары: әңгәмә, монологик һәм диалогик сөйләм, тикшерү, эзләү, нәтиҗә ясау, гомумиләштерү, модельләштерү. Җиһазлау: компьютер, презентация, карточкалар, цитаталар Дәрес барышы:    I.Дәрескә оештыру.Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Дәресне түбәндәге цитатадан башлау. Китап дигән хәзинәнең Тиңдәше юк. Яхшы китаптан да яхшы Киңәшче юк.    (Х. Халиков) (слайд) Сүзлек эше: хәзинә – байлык, тиңдәшсез – тиңдәше юк (бесподобный), киңәшче – аңлатучы, өйрәтүче ( советник) (слайд) Укырга һәм күчереп алырга

Әти белән мин-чын ир-егет. Бәйрәм иртәсе.


 әти
Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Рәхимова Эльвира Григорий кызы.Тема: “Әти белән мин – чын ир-егет”. (Бәйрәм иртәсе) 

 

Әти белән мин – чын ир-егет!

Максат: әтиләрдә ир- егетләргә хас сыйфатларны күрә белүләренә ирешү; малайларда чын ир- егет булу теләге уяту. Ул һәм әти арасында бердәмлек, үзара аңлашу, горурлану хисләре тәрбияләү.Балаларда Ватанны  саклаучы хәрби төр гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрбиләргә, гомумән Ватанга мәхәббәт

хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: баскетбол тубы, кәрзиннәр, гимнастик таяк, чиста кәгазь битләре, карандашлар,катыргыдан ясалган аяк эзләре, магнитофон.

Кичә барышы.

Алып баручы 1:

Хәерле көн, хөрмәтле әтиләр, кадерле балалар, бакчабыз хезмәткәрләре!

Без бүген, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап үзебезең “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчабызда тәрбияләнүче малайлар һәм аларның әтиләре арасында “Әти белән мин – чын ир-егет” бәйгесе үткәрербез. Ни өчен бу бәйрәм 23 февральдә үткәрелә соң һәм бу көн Ватанны саклаучылар көне дип атала?

Алып баручы 2:

1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп  еллар буе бу көн – Кызыл Армия көне, Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелә. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне дип атала. Бу көнне без Туган илебезне, тынычлыгыбызны саклаучы ир – егетләребезне котлыйбыз.

Алып баручы 1:

Һәрберебезнең бабасы, әтисе кайчандыр Ватанны дошманнардан саклаган, солдатта хезмәт иткән, Хөрмәтле әтиләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез.

Алып баручы 2:

Сезгә сәламәтлек, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Безнең малайлар да булачак солдатлар. Без аларны да бәйрәм белән котлыйбыз.  Батыр, көчле, чын ир-егетләр булып үсеп җитүләрен телибез һәм киләчәктә солдат хезмәтен үтеп, илебезнең тынычлыгын сакларлар дип ышанып калабыз.

Ә хәзер әтиләрне котлау өчен сүзне балаларыбызга бирәбез.

Әтиләрне котлау.

1 нче бала:

Батыр һөнәр бар җирдә-

Җирне, илне саклаучы.

Сине, мине – һәркемне

Дошманнардан яклаучы.

Генералмы, майормы,

Капитанмы йә сержант.

Барсының да исеме

Дөньяда бер – ул солдат. (Сәмир)

2 нче бала:

Олысы һәм кечесе,

Шул һөнәрне үз иткән.

Күкрәк белән ут каплап,

Күпләре шәһит киткән.

Ватанны саклаучылар-

Аямыйлар үз – үзен.

Беләкле, йөрәклеләр,

Ихтыярлы һәм түзем. (Камил)

Кызлар башкаруында җыр: “Балалар бакчасында” (Нур Гайсин сүзләре, Наилә Зарипова музыкасы)

Тулырак…

Фигыль һәм аның нигезе. 6 сыйныфта дәрес планы


фигыль 
Буа муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Н.Г.Фәизов исемендәге Яңа Тинчәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсетдинова Гөлүсә Сәмигулла кызы. Тема: “Фигыль һәм аның нигезе”. (6 нчы сыйныфның татар мәктәбендә татар теленнән уздырылган ачык дәрес планы)
Максат: 1. Фигыль сүз төркеменә сорау куя белү һәм җөмләдән фигыльне таба һәм нигезен билгели алу. Бурычлар: 1.Белем бирү: сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне һәм сүз төркемнәре белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. 2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. 3. Тәрбияви: Г.Тукай иҗатына мәхәббәт, бер – берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү. Планлаштырылган нәтиҗә: Шәхескә кагылышлы: 1) укучыларда үз уңышларын, уңышсызлыкларын күрә,аера белү,үзеңдә шуларны булдырырга омтылу, кеше өчен сөенү, кызгана белү; 2) иптәшеңә терәк, таяныч булу (төркемдә, парда эшләгәндә); 3) дөрес сөйләргә омтылу, үз сөйләм хаталарыңны тану, төзәтү; 4) шәхесне (яныңдагы иптәшеңне) кимсетүдән саклану, вакытында тыелып калу. Метапредмет: Танып белү УУГ: әңгәмәдәшеңнән ишеткәнне үз фикерең белән чагыштыру, фигыль билгеләрен аерып күрсәтеп, кагыйдә формалаштыру,текст белән эшли белү, фигыль сүз төркемен модельләштерү; Коммуникатив УУГ:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү, чират белән чыгыш ясау, үз фикереңне курыкмыйча дәлилли белү, диалогик сөйләм күнекмәсен камилләштерү. Регулятив УУГ: максат куя белү, төркемдә чишү юлын билгеләү, адымлап биремнәр үтәү, нәтиҗә ясау һәм аны дөрес формалаштыру, үзбәя кую. Предмет буенча: Фигыльне билгели белү, аның нигезен табу. Дәреснең тибы: Яңа теманы аңлату. Төп төшенчәләр: Фигыль һәм аның нигезе. Предметара бәйләнеш: Татар теле, математика, татар әдәбияты. Эшне оештыру төрләре: Төркемнәрдә һәм индивидуаль эшләү. Чыганаклар: Ф.Ю.Юсупов,Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов.6нчы сыйныф өчен уку әсбабы, 2014нче ел. 1. Презентация Power Point – “Фигыль” компьютер, интерактив такта, карточка. Дәрес барышы I этап. Оештыру моменты. 1.Дәрескә әзерләнү. Нинди максат белән килдегез? Әйдәгез әле, бер-беребезгә карап елмайыйк та дәресебезне башлап җибәрик. Дәфтәрләргә число язу. II этап. Мотивация. Укырга һәм күчереп алырга