Свидетельство о регистрации интернет-ресурса в каталоге сетевого педагогического СМИ “ Высшей школы делового администрирования”. Дата регистрации:9.09.2017г. Рег.номер:1807178.
Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Рәхимова Эльвира Григорий кызы (тәрбиячеләр өчен чыгыш). Тема: Табигать –ананың балалары.Табигать – ул гүзәллек, могҗиза, тылсым! – дип яза шагыйребез Роберт Миңнуллин. Әлеге тылсымга ия сүзләрне без бал кортлары кебек үз ояларында кайнашкан кечкенә генә гаиләбездә, балалар бакчабызда, табигатьне, тирә-юнь белән танышу дәресләрендә эпиграф итеп, девизыбыз итеп кулланабыз. Табигатьнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланмаган кеше юктыр.Ул үзендә никадәрле могҗиза саклый, күпме табигать күренешләре безнең өчен тылсым чыганагы булып кала.Әйе,ул тылсымлы көчкә ия. Балаларга табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – катлаулы һәм дәвамлы социаль-педагогик процесс, бу эшне минемчә, мәктәпкәчә яшьтән үк җитди алып бару сорала. Әле шытып кына килүче орлык кебек, шушы нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап хозурлануы, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, аның аңында табигать белән кызыксыну уянуын күрсәтә. Менә шул нечкә, нәни хис-тойгыларны, матурлыкны күрә, соклана белү сәләтен бәләкәй чактан ук ныгытырга, үстерергә омтылам мин. Яз башлану белән үк, балалар белән бергәләп тартмаларга чәчәк орлыклары чәчәбез. Ә инде көннәр җылыткач шушы үсентеләрне түтәлләргә күчерәбез.Безнең бакчабыз шау чәчәккә күмелгәндә нәниләрнең дә күңелләре шатлык белән тула. Без үстергән чәчәкләр тирә-юньне бизи, бакчабызга ямь бирә, өсти, нурландырып җибәрә, ә матурлыкны күрә белгән бала беркайчан да табигатькә зыян китермәс. Тулысынча
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы. Тема: “ Песи гөленең туган көне.” 2 нче кечкенәләр төркеме. Максат: балаларның танып белү эшчәнлеге өлкәсендә алынган белемнәрен камилләштерү; бүлмә гөлләре турында белемнәрен баету. Белем бирү бурычлары: балаларны яңа бүлмә үсемлеге белән таныштыру (песи гөле); бүлмә үсемлекләрен дөрес тәрбияләү күнекмә белемнәрен ныгыту. Тәрбия бурычлары: балаларда мөстәкыйльлек, барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек, табигатькә сак караш тәрбияләү. Үстерү бурычлары: күзәтүчәнлек, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү; фикер йөртү осталыгын һәм нәтиҗә ясау белемнәрен камилләштерү. Төп белем бирү өлкәләре: танып белү, коммуникация, социальләштерү. Интеграль белем бирү өлкәләре: физкультура, аралашу, хезмәт, социальләштерү, сәламәтлек, коммуникация, музыка, куркынычсызлык. Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сөенчел мизгел, сорау-җавап, аңлату, рәсем күрсәтү, уен, мактау. Алдан үткәрелгән эш: бүлмә гөлләре сурәтләнгән рәсем карау, күрсәтмә материаллар әзерләү, ял минутын, дидактик уенын, методиканы өйрәнү Җиһазлау: Магнитофон, такта, бүлмә гөле (герань- яран гөл-песи гөле) рәсемнәре, үсемлекләрне тәрбияләү өчен кирәк әйберләр (табак, таякчыклар, су сиптергеч, чүпрәкләр, песи гөленең контуры, кызыл, куе сары, ал, ак битләр, җилем). Шөгельнең барышы: Тәрбияче: Бүген иртән Ленар һәм Илнар безгә хат алып килгәннәр. Әйдәгез хатны ачыйк. (Хат ачу. Анда открытка.) Тулысы

Максат: Гаиләләрне бергә туплау. Ата-аналар белән балаларның бердәмлеккә омтылу теләген ныныту, дус-тату төркем туплау.
1.Кереш өлеш. -Хәерле кич, хөрмәтле әти- әниләр, килгән канаклар, җюри әгъзалары! Бер күрешү-үзе бер гөмер, -дип Бабайлар бит юкка әйтмәгән. Бер очрашып, серләр белешү Бу гадәтләр әле бетмәгән.
2.Төп өлеш. -Һәр баланың семьясы бар. Анда аны яраталар, аның турында кайгырталар. Гаилә – дәүләтнең нигезе диләр. Ул нык булса, дәүләт тә нык була.Кешегә һәрвакыт пар канат,кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак кирәк..Ул почмак- гаилә учагы.Бәхетле гаиләләргә карап без сокланабыз, үрнәк алырга тырышабыз. Гаилә кеше тормышында иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Бүген без зурлар төркеме әти- әниләре белән үзенчәлекле ярыш- бәйгегә җыелдык.
I тур. “Нәрсә ул гаилә” Ул… Ике командага ватман,фломастер бирәбез. Һәрбер команда гаиләне ничек тасвирлавын ватманда рәсем белән күрсәтә.
II тур Туган авыл тарихы. 1.”Сарман” исеме нәрсә аңлата?(Сарман бабай исеме белән бәйле). 2.Сарман авылы ничәнче елда төзелгән?(1737) 3.Сарманнан чыккын шәхесләрне санагыз(А.Гыйләҗев,Х.Хәйруллин…) 4.Безнең район нәрсә белән шөгыльләнә?(Игенчелек, терлекчелек,нефть…)
III тур Мәкальләр әйтәбез.”Ахырын әйтеп бетер!” Гаилә – гомер…(чишмәсе) Атасы кем-…(улы шул)
IV тур Әтиләр акчаны эшләп таба, ә менә аны санау- безнең эш. Без, әниләр , акчаны саный беләбез микән?Акча саный-саный, сорауларга җавап бирик. -Балаң кайсы төркемгә йөри? -Аңа ничә яшь ?…
V тур Рәсем буенча әнгәмә, анализ.
3 Йомгаклау. Бу дөньяда ничек яшәсең дә Агымсудай вакыт тиз үтә Уфтанмаслык булсын гомер юлы Татулыкка җирдә ни җитә? Сезгә тыныч,матур тормыш теләп калабыз! Күчереп алырга
Тагын бер планны карагыз: Гаилә бәйрәме.






