fbpx
08.12.2014

Закон безгә “ни почем”


 Хөрмәтле,сайт дуслары!

Иртәгә “Татарстан яшьләре” газетасында басылып чыгачак мәкаләне бүген укып карагыз әле.

 Безнең татарда тапталган,күпме чәйнәп тә,йотып җибәреп булмый торган бер тема бар.Ул: әлеге дә баягы тел мәсьәләсе. 22 ел буе сөйләп тә, хәл ителә алмый торган гаҗәп нәрсә булып чыкты бу безнең татар теле.Шушы еллар эчендә татар теленең дәүләт теленә үсеп әверелә алмавы турындагы мәкаләләрнең барысын бергә җыйнап тупласаң, биш катлы йорт биеклеге кәгазь тавы пәйда булыр иде. Ә инде тел уңае белән җыелган конференцияләрдә күпме бәлеш ашалып,күпме чәйләр эчелгәнен бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә.Ә тел,безнең  бөек Тукай теле дип горурланган телебез, һаман да шул мескен хәлдә. Тулырак…

Могҗиза көткән көннәр


   Яңа елҖәмәгать,сизәсезме борынны Яңа ел ,чыршы исе “кытыклый” башлады.Иртәрәк кебек үзе,әмма кичә Арчага барып,кибетләрдә йөри башлагач,вакытсыз түгел,бик вакытлы икәнен күреп кайттым. Кибет түрләрендә матур бизәлгән чыршылыр кукыраеп утыра.Аяк астында шыгыр-шыгыр килгән кар да юк,балалар да чана-чаңгы өстерәп йөрми,ә шулай да кибетләрдә куелган чыршылар әнә шулай күңелне кытыклап, Яңа елның кул сузымы ераклыкта гына икәнен искәртеп тора. Алга карыйсың да күңел күтәрелә – яшел чыршы,бүләкләр,мандариннар һәм җем-җем иткән утлар белән килүче әкияти могҗиза өмет итәсең.Гаҗәп бу Яңа ел!.. Тулырак…

Конкурс! Сөйкемле Кыш бабай


Безымянный2

Конкурс Нигезләмәсен күчереп ал.  Монда: Конкурс

2.Конкурста катнашу тәртибе.

2.1 Конкурста 1-8 сыйныф укучылары һәм коррекцион мәктәпләрнең 1-9  сыйныф укучылары катнаша  ала. Коррекцион мәктәпләрдә укучы балаларның эшләре аерым карала һәм урыннар аерым бирелә.

2.2 Конкурста  татар телендә язылган эшләр генә кабул ителә.

2.3 Конкурска заявка биреп,катнашучы үзенең бәйге таләпләре белән килешүен һәм конкурска җибәргән эшләрне сайтларга һәм социаль челтәрләргә куярга рөхсәт иткәнлеген белдерә. Конкурста катнашу бушлай.

Тәрәзәләр кояшка карасын


              55c85534da109c4c026452a6833a0477                                                                           

“Т.Я”.№41.11октябрь,2014ел. Матбугат битләрендә балаларның китап укымавы турында еш язалар. Дөресрәге, зарланалар. Язучылар зарлана, галимнәр зарлана, укытучылар зарлана. Ата-аналар гына дәшми. Чынлыкта баласының китап укуы белән әти-әнисе кызыксынырга һәм балага өйдә китап укырлык шартлар тудырырга тиеш, ләбаса. Ни кызганыч, сәгатьләр буе телевизор каршында утырып, көч-хәл белән караватка барып ауган әти белән әнинең моны уйларлык вакыты да,теләге дә калмый.

Үзебезнең мәктәп елларын хәтерлим. Китапханәдән ярыша-ярыша сумкалар белән ташып укый идек китапны. Сигезенче сыйныфны бетергәндә китапханәдә укымаган китап калмады. Китапларның тышлары кулда йөри-йөри таушалып, чүпрәккә әйләнеп бетәр иде. Кеше укыса, мәктәп елларында укып кала икән. Тулырак…

Хәтер


Казан2   

 “Т.Я”.№43,14октябрь  Бу араларда бер сайтны татарчага тәрҗемә итеп утырам әле.Электрон почтама август урталарында хат килеп төшкән иде.Анда тәрҗемә итү эшендә ярдәм итүемне сораганнар,максатын һәм хакын күрсәткәннәр.Әлегә мондый эшне башкарган юк иде.Дөрес,заказ буенча рефератлар,мәкаләләрне еш язарга туры килә.Ләкин монда бөтенләй башка: сүзен сүзгә мәгънәсе туры килерлек итеп,төгәл тәрҗемә итәргә кирәк.Бәясе дә ярыйсы булгач,үземнең дә булдыра алу-алмавымны тикшерү максатыннан кызыксынып, риза булдым мин бу тәкъдимгә.Сайт белән таныштым: татарлар турында русча ясалган искиткеч шәп сайт булып чыкты ул.Әгәр татар телендә дә эшләнгән булса, ”Белем җәүһәрләре” конкурсында катнашып,һичшиксез,җиңеп чыга алырлык эчтәлекле сайт.Кызганычка каршы,сайтны эшләүчеләрнең татарчалары чамалы икән.Шулай булса да урыс телле татар җанлы фидакарьләр татар дөньясы өчен искиткеч файдалы зур эш башкарып киләләр. Тулырак…

Көз! Бу инде синмени?


   көзКөз җитте. Җәен дә җылыга кинәнмәгән халыкка Ходай матур көннәрне көзен өеп бирде. Кышкылыкка печән-саламлы булган, бәрәңгесен коры чакта базына салган авыл кешесенә моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме соң?Менә хәзер дә инде атна-ун көн буе коры, җылы, аяз һава тора. Бу нәрсә – әбиләр чуагымы? Өздереп әйтүе кыен. Моннан ун-унбиш еллар элек әбиләр чуагы, агачлар бөтен яфракларын җиргә коеп бетергәч, октябрьнең 10-15 ләрендә була иде. Ягъни, элеккеге еллардан чыгып фикер йөртсәк, чын әбиләр чуагы башланырга тагын ике атна бар. Ләкин, синоптиклар әйтүенчә, җомгадан кыска вакытлы яңгырлар башланачак һәм һаваның салкынаюы көтелә.Инде бүген үк Мәскәүдә һава шактый салкынайтты һәм яңгырлар сибәли башлады.Ә бездә әлегә чалт аяз, Мәскәү тарафларыннан искән җилләрнең безгә килеп җитмәве хәерле.

Чыннан да,соңгы елларда әбиләр чуагы мәсьәләсендә буталышлар бик күп. Әнә килә, менә килде дип матбугат аның хакында сентябрь башыннан ук сөйли башлый һәм фикерен, кагыйдә буларак, синоптиклар фаразлары белән сипләп куя. Ләкин күпме генә сөйләсәк тә, әле ярый,табигать синоптиклар кушуы буенча түгел, ә үз кануннары буенча эш итә. Тулырак…