20.01.2021

Муса Җәлил иҗатында образлар дөньясы. Осталык дәресе


Әлмәт районы Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең  югары категорияле туган  тел һәм   әдәбияты укытучысы  Шайхулова  Гөлназ  Фаяз  кызы. Тема: Муса Җәлил иҗатында образлар дөньясы. (Осталык дәресе эшкәртмәсе) Осталык дәресе эшкәртмәсендә мин укучыларыма, бик артык катлауландырмыйча гына, әдипнең иҗат дөньясындагы образлар байлыгын күрсәтүне максатым итеп куйдым.   

Әдәбиятның үсүе, баюы беренче чиратта аның иҗатчылары,  язучыларга бәйле. Язучының халык тормышы белән бәйләнеше, заман һәм укучылар таләбен тоюы, таланты, культура дәрәҗәсе, эрудициясе – болар барысы да әдәбиятның хәрәкәт итү тизлеген, аның эстетик сыйфатларын билгелиләр.

Ә Муса Җәлилнең уй-хисләр дөньясын, сурәтләр палитрасын баету юллары гадәттәтә тыш күп. Шагыйрьне  кыйммәтле асылташларның яткан урынына юлны табып, аларны тиешенчә эшкәрткән геологка тиңләп була.

 Тема: Муса Җәлил иҗатында образлар дөньясы.

Максат: Муса Җәлилнең иҗаты турында белгәннәрен уен технологияләре, заманча алымнар кулланып кабатлау; шагыйрьнең үз иҗатында кулланган образларны ачыклау; герой – шагыйрь иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, кызыксыну уяту.

Җиһазлау: М. Җәлил портреты, китаплары күргәзмәсе, темага кагылышлы карточкалар, слайдлар.

Дәрес тибы: кабатлау

Көтелгән нәтиҗәләр: Ш: Муса Җәлил иҗатының бай һәм күпкырлы булуын аңлау;  әдипнең баштанаяк – хисләре, фикерләре, теле, бизәкләре белән халыкның үз улы булуын төшенү. М: шигырьләрнең исемнәрен дөрес итеп таба белү.  П: шагыйрь иҗатындагы образларны дөрес итеп аерып чыгарып,  билгели алу.

                                                  Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

Дәрескә карата уңай психологик халәт тудыру.

  • Укучылар, мин дәресемнең темасын ачык калдырам. Без аны сезнең

белән бергәләп ачыкларбыз.

Актуальләштерү.

Мин сезгә хәзер “Исемен тап” уены тәкъдим итәм. Һәркайсыгызга  карточкалар бирелә, сез урыннарыгыздан торып, парларыгызны табарга тиеш буласыз. Кайбер карточкаларда шигырьләрдән өзекләр китерелгән, ә икенчеләрендә әлеге шигырьләрнең исемнәре. Биремне үтәү өчен 30 секунд вакыт бирелә.

Контроль: эшнең дөреслеген тикшерү.

Бу юллар кайсы шигырьдән?

Карточка №1. Иртәнге таң нурыннан

                         Уянды ромашкалар.

                         Елмаеп, хәл сорашып,

                         Күзгә-күз караштылар. (“Кызыл ромашка”)

Карточка №2. Кешеләр сугыша, кан коя,

                         Киселә меңнәрчә гомерләр.

                        Төн буе улашып якында

                        Иснәнеп йөриләр бүреләр.   (“Бүреләр”)

Карточка №3. Алар… Алар җыйнап аналарны,

                         Балаларны кырга кудылар.

                         Казыттылар чокыр, ә үзләре

                        Читтән, көлеп, карап тордылар… (“Вәхшәт”)

Карточка №4. Сездә минем бөтен тойгыларым,

                         Сездә минем керсез яшьләрем.

                         Сез үлсәгез, мин дә онтылырмын,

                        Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.    (“Җырларым”)

Карточка №5. Шаян кызым син минем,

                        Таң йолдызым син минем,

                        Йөрәгемдә кабынган

                        Шатлык җырым син минем.   (“Кызыма”)

Карточка №6. Мең ел элек кемдер монда

                         Җир казыган, тир тамызган

                         Һәм беренче кат имәннең

                         Яшәү иртәсен кабызган.   (“Имән”)

– Укучылар, бу шигырьләрне нәрсә берләштерә?

– Аның авторы.

– Димәк, бүгенгә дәрестә без кемнең иҗаты турында сөйләшербез?

– Муса Җәлил иҗаты турында.

  1. Төп өлеш

– Алдагы уеныбыз герой-шагыйребезнең үз иҗатында кулланган образларны ачыклау.

Алдыгызда  Муса Җәлил шигырьләреннән өзекләр язылган карточкалар ята. Сезнең бурыч Җәлил кулланган образларны атап, аларны “Халык йөрәгенә юллар эзләп…” тәлгәшенә урнаштыра бару.

Карточка №1. Кызганып егетне, елыйлар

                        Миләүшә һәм лалә чәчәге;

                        Тәгәри үләнгә чык түгел,

                        Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.  (“Бүреләр”)

  • Әдипнең әлеге шигырендә яралының авыр язмышын нинди образ уртаклаша?
  • Табигать образлары.
  • Әйе, әйдәгез без аны үзебезнең тәлгәшкә урнаштырыйк.

Тулырак…

“Гаҗәеп пыяла”. Тәҗрибә-эксперимент эшчәнлеге.


пыяла

“Ел тәрбиячесе 2021” район конкурсы кысаларында МБМББУ “Актаныш 7 нче балалар бакчасы” тәрбиячесе Галимова Рима Николай кызы тарафыннан төзелгән һәм зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән тәҗрибә-эксперимент эшчәнлеге “Танып-белү үсеше” белем бирү өлкәсе. Тема: “Гаҗәеп пыяла”  

Максат: Пыяла ясау ысулы белән таныштыру. Пыяланың үзлекләрен ачыклау ысулларын дәлилләргә теләк уяту, кызыксынучанлыкларын үстерү

Бурычлар:

  1. Тәрбия бирүче:

1.1. Балаларда пыяла эшләнмәләргә сак караш тәрбияләү

1.2. Пыяла белән эшләүче хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү

1.3. Балаларга эстетик һәм финанс  тәрбиясе  бирү

2.Үсеш бирүче:

2.1. Тәҗрибә-эксперимент эшчәнлегенә кызыксыну уяту. Фикер йөртә, нәтиҗәләр ясый белүләрен үстерү.

2.2. Пыяла белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау күнекмәләрен  үстерү

2.3. Фән дөньясын танып белүгә кызыксыну уяту

  1. Белем бирүче:

3.1. Пыяланың   үзлекләрен дәлилли белергә өйрәтү

3.2. Пыяланың кеше тормышында әһәмияте турында белемнәрен арттыру

3.3. Балаларның сүзлек запасын киңәйтү

Җиһазлау: проектор, экран, ноутбук, колба, медицина банкалары, җиләк-җимеш һәм чәчәкләр вазасы, төрле калынлыктагы һәм төстәге  стаканнар, пыяла статуэткалар, пыяла табак-савыт,көзге, лампочка һ.б. пыяла эшләнмәләр, киндердан чыккан уенчыклар, һәр балада капкачлы пыяла банка, ак пластилин, пласмассадан эшләнгән кечкенә  чыршы, ялтыравыклар, музыкаль сувенир- пыяла шар

Сүзлек: сыек масса, көпшә, пыяла өрүчеләр, экспонат

Эшчәнлек барышы

  1. Оештыру.(балалар ярым түгәрәктә утыралар)

Тәрбияче: -Хәерле иртә, балалар! Сюрприз момент : бүлмәгә Клоун керә: Сәлам, дуслар! Сез Әтәчкәй балалар бакчасының зурлар төркеме балаларымы?Менә сезгә Кыш бабайдан бүләк алып килдем.(Клоун зур гына тартма  күтәргән)

Тәрбияче: -Рәхмәт, Клоун дус!Кыш бабайга рәхмәт әйтерсең (Клоун китә)

– Балалар, карыйк әле, Кыш бабай нәрсә җибәрде микән?(Тартманы ача, аннан шар очып чыга. Шарга конверт беркетелгән) Монда хат та бар бит, укыйм әле: Балалар, мин сезгә бик матур бүләк җибәрәм, ләкин ул бүләкне табышмакка  җавап тапсагыз гына ача аласыз. (Тәрбияче табышмак укый)

Төссез, каты була ул

Ялгыш кына бәрелсәң,

Ватылырга  тора ул

Тәрәзә, ишек  ясыйлар

Аннан оста  абыйлар

Яңгыр яуганны күзәтә

Аның аша сабыйлар

Тәрбияче:  Әйе балалар, пыяла ул!Хәзер кечкенә тартманы ачып карый алабыз инде. (Тартмада музыкаль сувенир- пыяла шар)Нинди матур сувенир җибәргән безгә Кыш бабай! Балалар, нәрсәдән эшләнгән ул? Сез ничек уйлыйсыз, бүген нәрсә турында сөйләшербез микән?

  1. Яңа теманы аңлату. Мини музейга сәяхәт

Тәрбияче: Балалар, сезнең музейга барганыгыз бармы?Музейда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле. (экспонатларны тотмаска, кычкырып сөйләшмәскә, йөгермәскә, шауламаска) Минем сезне пыяла эшләнмәләрдән торган мини музейга алып барасым килә.(Төрле пыяла савытлар, сувенирлар, тормыш кирәк яраклары урнаштырылган шүрлек янына киләләр)Балалар, монда сезгә таныш экспонатлар бармы?Димәк, пыяладан эшләнгән предметлардан без киң кулланабыз, шулай бит. Табак савыт, сувенирлар, тормыш кирәк яраклары пыяладан эшләнә икән. Тулырак…

Олимпия иленә сәяхәт. Зурлар төркемендә  спорт ярышлары


олимпия уеннары

Сарман муниципаль районы гомуми үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән”балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Хаертдинова Гөлназ Илгизәр кызы.Тема: Олимпия иленә сәяхәт.  Зурлар төркемендә  спорт ярышлары .

Олимпия иленә сәяхәт. Спорт ярышлары.

Максат. Балаларны  дөньякүләм масштабтагы спорт уеннары-олимпия тарихы белән таныштыру. Спорт уеннары ярдәмендә осталыкларын һәм күнекмәләрен ныгыту, актив хәрәкәт эшчәнлеген камилләштерү. Һәр төр эштә оешканлык күрсәтә, үзара дусларча мөнәсәбәтен саклый белүләрен үстерү.

Кирәкле материал: ике зур туп, ике дуга, ике кегли, ике кыска чаңгы, ике бүрек, ике куртка, ике шарф, унике комлы капчык, ике кыршау, ике сикергеч, ике кәшәкә, унике кечкенә туп, алты шакмак, дүрт кирпеч, ике кәрзин.

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Музыка астында командалар марш атлап зал бүлмәсенә кереп бер сафка тезеләләр,сулга борылып басалар.Һәр команданың үз эмблемасы һәм спорт киеме.

Алып баручы командаларны сәламли  һәм кыскача олимпия тарихы белән таныштыра, олимпия уеннарын ачык дип игълан итә. Кызлар олимпия боҗралары белән белән бию башкаралар. Биюдән соң ике бала (бер малай,бер кыз) шигырь сөйли.

1 нче бала:   Нәрсә ул Олимпиада?

Синең көчкә чын бәя

Катнашу да – бик зур бүләк,

Җиңәргә омтыл, әйдә!

2 нче бала:  Cпорт, балалар,сәламәтлек,

Спорт-ул безнең дустыбыз,

Спорт-ярдәмче,спорт-уен,

Аннан башка бик кыен.

Спорт юл башында тора,

Барчагызга-физкульт-ура!

Сәламләү   өчен сүз командаларга бирелә.

Хоккейчы командасы:

Хоккейчы югалмый,

Ул көчсез булалмый,

Хоккейчы җиңелми,

Җиңелсә, еламый.

Еларга ярамый!

Хоккейчы командасыннан футболчы командасына физкульт-привет!

Футболчы командасы: Бер малай,

Туп уйнаган,

Туп белән

Күп  уйнаган!

Әй уйнаган,

Туймаган!

Үскәчтен

Чын футболчы

Булам диеп

Уйлаган.

Футболчы командасыннан Хоккейчы командасына физкульт-привет!

Алып баручы:   Һәммәгез балалалар,

Кыю,җитез булыгыз.

Сынатмагыз өлгерлектә,

Ялт-йолт итеп торыгыз.

Сезне көтә алкышлар,

Сәламәтлек, уңышлар!

*Хөкемдарлар белән таныштыру.

*Разминка.Шигырьле гимнастика.

Хоккейчылар:Таза, нык булыр өчен

Без тәртипкә өйрәнәбез-

Һәр көн саен иртән торгач

Спорт белән шөгыльләнәбез.

Иң әүвәле – “Парoвоз”,

Ул вагоннарны йөртә.

Пых-пых килеп кешеләрне

Кирәк урынга илтә.

Ә икенче күнегү

Әтәчне хәтерләтә:

Ике кул гүя,канат

“Очабыз” күккә карап.

Алда тагын бер хикмәт:

Аякны күтәр ипләп:

Егылма, тез астында

Алда тагын бер хикмәт:

Аякны күтәр ипләп:

Егылма, тез астында

Кулыңны ал чәбәкләп.

Инде без “Неваляшка”

булыйк, туп туры басыйк,

Билгә куеп кулыбызны,

Уңга-сулга бөгелеп

Турайтык сыныбызны.

Зарядка дәвам итә

“Ат” ка да чират җитә. Тулырак…

«Болганчык еллар» җырчысы . М.Галәүне искә алу  кичәсе


АрчаАрча

  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучылары Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы һәм Шагидуллина Рәйсә Сәйделхан кызы. «Болганчык еллар» җырчысы (М.Галәүне искә алу)  кичәсе.

          «Болганчык еллар» җырчысы . М.Галәүне искә алу  кичәсе.

Кичә барышы

   1.а. б.  Исәнмесез, хәерле көн! Бүгенге кичәбезне без якташыбыз, авылдашыбыз, язучы, шагыйрь, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең якты истәлегенә багышлыйбыз. Кичәбездә М.Галәүнең тормыш юлы, иҗаты белән танышырбыз.

   2.а.б.  Ямьле табигать хозурында көч җыеп, күңелләренә илһам алып яшәүче халкымның уллары һәм кызлары моңлы җырчы да, милләтпәрвәр шагыйрь дә, оста һөнәрче дә – гомумән, бик күп уңай сыйфатларны үзләренә туплаган шәхесләргә бай безнең төбәгебез.Сез бүген аяк баскан Ташкичү  авылы – татар әдәбияты, фәне, тарихына XVII гасырдан башлап өч йөз ел дәвамында дистәләгән күренекле шәхес – галимнәр, тарихчылар, ислам дине эшлеклеләре, шагыйрь һәм язучылар, журналистлар, милли көрәшчеләр тәрбияләп үстергән.

   1.а.б.   Татар прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятына тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү – безнең горурлыгыбыз.

    2.а.б. Тарихка кагылышлы фәнни әдәбиятта язмышлары Ташкичү белән бәйләнгән атаклы шәхесләр турындагы беренче мәгълүматлар 1700 нче елларга карый.

Авыл уртасында борынгы мәчет. Ул – 19йөз башы архитектура истәлеге. Заманында янәшәдә атаклы мәдрәсә дә булган.  Бу мәдрәсәдә татар-башкорт баш күтәрүне оештыручы Батырша да укыган. Ш.Мәрҗани белем алган.Үзе дә укыткан. Мәрҗанинең әтисе 40 елга якын имам-хатиб булып торган.

   1.а. б. 1886 елның сентябрь аенда Галәветдин хәлфә гаиләсендә бер малай дөньяга килә. Аңа Мәхмүт дип исем кушалар. Тукай белән бер елны туган, киләчәктә классик татар язучысы булачак М.Галәүгә, Тукай язмышы шикелле, ачы язмыш насыйп булган икән.  “Мәхмүт бик терчә, кызыксынучан, башлы һәм шук малай иде”, – дип искә ала аны авылдашлары. Әтисе Галәветдин хәлфәдә укып, башлангыч мәктәпне тәмамлый. Талантлы, белемгә омтылучан яшьүсмер, 15 яшендә үк мөстәкыйль фикер йөртеп, Казандагы Мәрҗани мәдрәсәсенә барып, аны тәмамлый.

    2.а.б. Казанда яшәгән елларында Мәхмүт Болгар номерларына Тукай янына килеп йөри. Тукай Мәхмүткә үз итеп, фамилиясен кыскартып Мәрҗан дип эндәшә торган була. Октябрь революциясенә кадәр ул Мәрҗани фамилиясендә йөргән. Тумышы белән ул татарның бөек мәгърифәтчесе, тарихчы-галим Ш.Мәрҗанигә шактый якын кардәш туры килә. Әдипнең бабасы – Ш.Мәрҗанинең бертуган энесе. Октябрь инкыйлабына кадәр Мәхмүт Галәү үзе дә, әдип һәп журналист буларак, язган әсәрләрен “Мәрҗани” имзасы белән бастырган.

    1.а.б. Заманында еракларга даны таралган Ташкичү  мәдрәсәсенә М.Галәү әтисенә ияреп йөргән, манарадан яңгыраган азан тавышын тыңлаган, шунда әтисе  Галәветдиннән дин сабаклары алган. Тыныч кына гомер иткәндә, аларның өйләрендә янгын килеп чыга,нигез көлгә әйләнеп бетә. Шуннан соң күчеп киткән булырга тиешләр  дигән фараз яши.

   2.а.б. М.Галәү  11 яшькә кадәр бу авылда яши. Ярлы хәлфә гаиләсендә үскән Мәхмүткә крестьян тормышының барлык авырлыкларын татырга, зурлар белән кыр эшләрендә катнашырга туры килә. Ләкин моның уңай ягы да була. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшы белгән гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен балачагыннан күңеленә сеңдергән М.Галәү – боларның барысын да соңрак иҗатында чагылдырган. ( “Болганчык еллар” әсәреннән өзек уку,40бит)

     1.а.б. М.Галәү тәгәрәп үскән болыннар, сукмаклар бер гасыр үтүгә карамастан,  аның эзләрен саклый сыман. Туган авылының табигатен ул үз әсәрләрендә гаҗәеп матур итеп тасвирлый. Чыннан да мондагы хәтфә болыннарга, бөдрә талларга, чылтырап аккан чишмәләргә сокланып карамаслык түгел. М.Галәүнең әсәрләрендә тирә -ягыбызның атамаларын очрату зур игътибарга лаек.  “Мөһаҗирләр” романында   Лашман елгасы турында язылган юллар моңа ачык мисал  булып тора.

( “Болганчык еллар” әсәреннән өзек уку, 553бит)

    2.а.б. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, унҗиде яшьлек егет 1903 елда  үз көнен үзе күрергә дип, Әстерхан шәһәренә юл тота һәм шундагы татар мәктәпләренең берсендә мөгаллим булып эшли башлый. Әстерханда Мәхмүт Галәү 1907 елның ахырларына кадәр яши.

    1.а. б. 1907 ахырларында Әстерханны  ташлап, Оренбург шәһәренә күчеп китә. Тулырак…

«Сөйләшә торган бармаклар» түгәрәге планы. Ясле төркеме өчен.


сөйләшә торган 

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы гомүми үсеш төрендәге Сарман 3 нче “Ләйсән”балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесене Миннуллина Рушания Камил кызы. Тема:«Сөйләшә торган бармаклар» түгәрәге планы. Икенче кечкенә ясле төркеме өчен.

Аңлатма язуы
Балаларның сәләте һәм таланты – бармак очларында. Куллар белән төрле хәрәкәтләр, бармак уеннары баланың сөйләм һәм акыл үсеше процессын стимуллаштыра, чөнки кулның үсеше баланың сөйләме һәм фикерләве үсеше белән тыгыз бәйләнештә. Кечкенә генә кул моторикасы да шулай ук аңның, игътибарның, фикерләүнең шундый югары үзлекләре белән тәэсир итешә. Вак моторика күнекмәләрен үстерү шуңа да мөһим. Баланың алга таба тормышы чук һәм бармакларның төгәл, координацияле хәрәкәтләрен куллануны таләп итә, алар киенергә, рәсем ясарга һәм язарга, шулай ук күптөрле көнкүреш һәм уку-укыту гамәлләрен башкарырга кирәк.
Бармак уеннары уңай эмоциональ фон тудыра, өлкәннәргә иярү сәләтен үстерә, сөйләмнең мәгънәсен аңларга һәм тыңларга өйрәтә, баланың сөйләм активлыгын арттыра. Әгәр дә бала кыска шигырь юллары белән күнегүләр башкарса, аның сөйләме төгәлрәк, ритмик, якты булачак һәм башкарылган хәрәкәтләрне күзәтүне көчәйтәчәк. Баланың хәтере үсә, чөнки ул кулларның билгеле бер торышларын һәм хәрәкәт эзлеклелеген истә калдырырга өйрәнә. Баланың хыялы һәм фантазиясе үсә. Овладев бөтен күнегүләр белән. Ул “бармаклары белән” тулы бер тарихларны сөйли ала. Гадәттә вак моториканың үсеш дәрәҗәсе югары булган бала логик яктан фикер йөртә белә, аның хәтере, игътибары, бәйләнешле сөйләме җитәрлек.
Актуальлек шунда ки, кече яшьтәге балаларда кече моториканы үстерү буенча максатчан һәм системалы эш интеллектуаль сәләтләр, сөйләм эшчәнлеге, баланың психик һәм физик үсеше формалашуга ярдәм итә.
Түгәрәкнең максаты:
Тамаша, ишетү һәм тактик кабул итү аша баланың сенсор тәҗрибәсен туплауга, кулның вак моторикасын үстерүгә, сөйләмне аңлауга; балаларның гармонияле үсешенә ярдәм итәргә.
Төп бурычлар:
Өйрәтүче: (Обучающие)
1. кулларның бармакларының ирекле координацияләнгән хәрәкәтләрен, күзләрне, кулларның сыгылмалылыгын, аңлап кабул итүнең (кул бармакларының тактиль, тире сизгерлеге) үсешен формалаштыру
2. практик белем һәм күнекмәләр формалаштыру;
3. Кәгазь, пластилин белән эшләүнең төрле күнекмәләренә өйрәтергә.
Үсеш (Развивающие)
1. Бармакларның, кул чукларының вак моторикасы үсеше;
кул хәрәкәтләрен камилләштерү;
3. танып белү психик процессларын үстерү: ирекле игътибар, логик фикерләү, күрү һәм ишетү кабул итү, хәтер;
Балаларның сөйләмен үстерү.
Тәрбияви (Воспитательные)
1. тирә-юньдәгеләргә карата әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә (яхшылык, иптәшлек хисе һ.б.);
2. сәнгать зәвыгын тәрбияләргә һәм үстерергә;
3. Тырышлык, максатчанлык тәрбияләргә.
Эш формалары:
-бармак уеннары;
– предметлар һәм материаллар белән уеннар-экспериментлау;
– кулларның самомассажы.
Түгәрәк эшен оештыру:
Әлеге программаны гамәлгә ашыруда катнашучы балаларның яше 1,5-2 яшь.
Программа 1 елга исәпләнгән.
Атнага бер тапкыр түгәрәк үткәрелә (8-10 минут дәвамлылыгы белән).
Дәресләр төркемнәр буенча һәм индивидуаль рәвештә үткәрелә.
Кирәкле материаллар һәм җиһазлар:
резин уенчыклар, туплар (керпеләр)
– муенсалар, шнуровкалар, мозаика, йомычкалар, санау таяклары, шырпы;
– төрле материаллар: пластик (камыр, пластилин, ярмалар, кузаклылар, ком, көнбагыш;
– кәгазь, карандаш, җилем, пумала;
– бармак театры фигуралары һ.б.
– бармак уеннар картотекасы;
– шигырьләр, табышмаклар;
Фаразлана торган нәтиҗә: Тулырак…

Табигать – иң яхшы даруханә. 6нчы сыйныфта дәрес планы


табигать

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе – ТР Әлки муниципаль районы   компетенция үзәгенең югары категорияле укытучысы  Сафиуллина Зилә Вазитовна . Тема: Табигать – иң яхшы даруханә.

Планга кереш сүз.

“Табигать – иң яхшы даруханә” дигән дәрес 6 класста резерв сәгать исәбенә үткәрелә. Дәрес “Чәчәкле үсемлекләрнең күптөрлелеге” бүлеген тәмамлагач үткәрелә. Бу дәресне мин укучыларның тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү максатыннан чыгып  үткәрдем. Дәресне үткәрү өчен, табигать турындагы теманы алдан әйтеп, укучыларны аерым төркемнәргә бүлдем (“Юннат”, “Врач”, “Фармацевт”). Һәр төркемгә эш бирелде: “Юннат”ларга дару ромашкасы, зур бака яфрагы, дару тузганагы, меңьяфрак үсемлекләренең биологик үзенчәлекләрен өйрәнергә. “Врач” төркеменә шул ук дару үсемлекләренең кулланышын өйрәнергә, “Фармацевт” төркеменә шул дару үсемлекләрен ничек кулланырга икәнлеген белергә. Һәр төркем үз биремнәре буенча интернет ресурсларын кулланып  презентация төзи. Дәрес информацион технологияләр кулланып үткәрелә. Презентация Microsoft Power Point программасында эшләнә һәм аны төрле рәсемнәр, текстлар кулланып эшлиләр. Видеоязма цифрлы фотоаппарат белән төшерелә һәм Microsoft Power Point программасына куела. Дәрестә информацион технологияләр куллану укучыларның танып белү активлыгын, дәрес белән кызыксынуын арттыра. Шулай ук укучылар тикшеренү эшчәнлегенә тартылалар.

Тема: Табигать – иң яхшы даруханә.

МАКСАТ: укучыларның тикшеренү эшчәнлеген үстерү; дару үсемлекләренең әһәмияте турында белемнәрне тирәнәйтү; экологик культура тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАР: компьютер, видеоязма, гербарийлар, рәсемнәр, открыткалар.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

Дәрес укытучының кереш сүзе белән башлана

Укытучы:  Кыргый дару үсемлекләренең табигый запасы – безнең фармацевтика промышленностьтеның төп байлыгы булып тора. Төрле дару препаратлары ясау өчен 200 төр үсемлек төп чимал булып санала. Безнең илдә 70% ка якын дару чималы дикоратив үсемлекләрдән җыела.

Урманнарда, кырларда, болыннарда, тау итәгендә үсүче гади үсемлекләр арасында дару үсемлекләре күп. Бу табигый даруханәдә салкын тиюдән һәм ютәлдән, йөрәк һәм бөер авыруыннан, кан китүен туктата торган дарулар табарга була. Дару үсемлекләре кайчан һәм ничек куллана башлаганнар соң? Бу сорауга җавапны  бер өзек карап үткәннән соң табарбыз.

(Видеоязмасы күрсәтелә, авыл фельдшеры чыгышы).

Дару үсемлекләрен куллану тарихы элекке заманга барып тоташа. Безнең гасырга кадәр дару үсемлекләрен Көньяк-Көнбатыш Азиядә киң кулланганнар. Безнең эрага кадәр 2600 нчы елны чыккан дару үсемлекләре турындагы китапта 900 якын төр дару үсемлекләре, аларны куллану турында белешмә бирелә.

Россиядә дару үсемлекләре, патша Алексей Михайлович XVII гасырда  патша йортларын гына түгел, ә армияне дә тәэмин итәргә дигән приказ биргәч, киң кулланыла башлый.

Мәскәүдә 1654нче елда, беренче булып, дәвалаучыларны әзерләүче  медицина мәктәбе оештырыла.

Дару үсемлекләрен даруханә бакчаларында үрчетәләр. Петр I приказы буенча мондый “даруханә бакчалары” барлык эре шәһәрләрдә, хәрби госпитальләрдә барлыкка киләләр. Иң зур  “даруханә бакчасы” 1714 елда Санкт – Петербургта оештырыла. 1823 елда бу бакча “ Император ботаника бакчасы” диеп үзгәртелә. 1930 елда ул Фәнни академиягә, (хәзер Рассия фәннәр акдемияменә) әйләнә.

Табигатьтә ару үсемлекләрен өйрәнү өчен безнең илдә махсус институт оештырыла. Аның бакчасында 1500 ләп үсемлек исәпләнә, бу сан даими тулыландырыла.

Һәр халыкта  буыннан буынга күчә торган үсемлекләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында мәгьлүматлар саклана. Сезгә дә, укучылар, үзебезнең тирә – ягыбызда үсә торган дару үсемлекләрен, аларның дәвалау үзлекләрен белергә киңәш итәм.

Укытучы: Бүген без сезнең белән кайбер дару үсемлекләре белән танышырбыз, алар нинди дәвалау үзлекләренә ия икәнлекләрен белербез. (Сүз укучыларга бирелә)

1нче юннат: (Презентация күрсәтелә). Дару ромашкасы – оешма чәчәклеләр семьялыгына кергән дару үсемлеге. Ул болыннарда, кырларда, бакчаларда, чүпле урыннарда үсә. Дару ромашкасының уртадагы чәчәге көпшәсыман сары төстә, ә кырыйдагы ялган телсыман чәчәкләре аерчалы, ак төстә.

Врач:  Дару ромашкасының чәчәге – дару һәм косметик чимал. Ул эфир майларына бай, ялкынсынуларга каршы тору үзлегенә ия. Чәчәгенең кайнатмасын салкын тиюдән, ютәлдән кулланалар,  тәндәге җәрәхәтләрне юдыралар. Төнгегә ромашканың кипкән чәчәкләрен кайнаган суда пешереп 15 мин. төнәтеп шикәр яисә бал белән эчсәң, тынычлап йоклыйсың.

Фармацевт:

Табигатьтә дару ромашкасының чәчәген май, июнь, июль, август айларында җыялар.

Ромашка чәчәкләрен җыеп

Чәчегезне юыгыз.

“Хеден Шолдерс” шампунен

Читкә алып куегыз.

Чәчәкләре төнәтмәсе

Бар чирдән дә дәвалый.

“Смекта”, “Ренни” урынына

Аның төнәтмәсе дә ярый.

2нче юннат: (Презентация күрсәтелә). Зур бака яфрагы. Бу үсемлекне туристларның һәм сәяхәтчеләрнең чын дусты дип атарга була. Ул оешма чәчәклеләр семьялыгына керә. Бу үсемлекне кыр һәм болын кырыйларындагы юл буйларында күрергә була. Зур бака яфрагы күпьеллык яфрак таралгысы ясап үсә. Яфракларының киңлеге 10см, озынлыгы 20см. Чәчәк төркеме –  башак. Бака яфрагының орлыклары вак һәм алар җилемле, шуңа күрә кешенең аяк киеме асларына, хайван аякларына ябышып “сәяхәт” итә башлыйлар. Мәсәлән Колумб диңгезчеләренең итек асларына ябышып, бака яфрагының орлыклары Америкага эләгәләр. Индеецлар яңа үсемлекне күреп, аны “ак кеше эзе” дип атыйлар. Тулырак…