Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 9 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зиязова Айгөл Рәшит кызы. Тема: “Гомерем минем моңлы бер җыр иде…” 6 нчы сыйныфның татар төркемендә татар әдәбиятыннан уздырылган дәрес планы.
Дәреснең максаты : Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты белән таныштыру һәм анализлау
Дәреснең төп бурычлары: өйрәтү: Муса Җәлилнең тормыш юлын искә төшерү, сугыш чоры иҗаты турында мәгълумат бирү;
үстерү: үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. Әдәби әсәрләрне дөрес аңлап, сәнгатьле укуһәм анализ ясау;
тәрбияви: сугыш чорында авыр хәлгә калганнарга теләктәшлек хисләре тәрбияләү.
Предметара бәйләнешләр: татар теле, тарих, география, әйләнә-тирә дөнья.
Ресурслар: дәреслек, ноутбук, проектор, презентация, М.Җәлил турында тематик папкалар.
Дәрес барышы
- Оештыру моменты
Максат – укучыларның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.
– Хәерле көн, укучылар!
Килдегезме дәрескә?
-Уен, көлке, шаярулар
Калдымытәнәфестә?
Кыңгырауны ишеттек тә,
Ашыктык без дәрескә.
Җиңнәребезне сызганып,
Керешәбез дәрескә.
- Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.
Максат – белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.
Укучылар, тактада эленгән портретка игътибар итегез әле. Бу кеше сезгә танышмы?
Укучы. Әйе, таныш. Бу – Муса Җәлил.
Укытучы. Ә сез аның турында нәрсәләр беләсез?
Укучы. Ул татар халкының бөек шагыйре.
Укытучы. Мин сезнең белән килешәм. Бүгенге дәресебез дә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана. “Муса Җәлил дигәндә – татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы” ди аның турында әдәбият галиме Фоат Галимуллин. Дәресебезнең темасы: “Гомерем минем моңлы бер җыр иде…” дип атала. Ни өчен дәрескә нәкъ менә шундый тема сайланган икән, сез ничек уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары тыңлана).
III. Уку мәсьәләсен кую.
Максат –Муса Җәлил иҗаты буенча алган белемнәрне искә төшерү
Укытучы. Әлеге сорауга төгәл җавапны дәрес ахырында бирә алырбыз дип уйлыйм. Бүгенге дәрестә без сезнең белән М.Җәлил турында видеоязма карарбыз. Ләкин ул карап утыру гына булмаячак, ә төрле истәлекләр уку, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барачак, шул ук вакытта сез дәфтәрләрегезгә төп мәгълуматны язып барырсыз. Күрәсез, эшлисе эшләребез бик күп. Сездән зур тырышлык һәм сабырлык тәлап ителә. Инде әйдәгез, видеоязманы карый башлыйк. Тулырак…