fbpx
05.09.2019

Витаминнар белән дуслаш.(Уңыш бәйрәме өчен сценарий).


витаминнар
Әтнә муниципаль районы муниципаль  бюджет  белем учреждениесе  Бәрәскә  урта  гомуми  белем  бирү  мәктәбе  укытучысы  Әхмәтҗанова  Роза  Рәфкать  кызы .  Тема: ”Витаминнар  белән  дуслаш”. ( Уңыш  бәйрәменә 5 сыйныф  укучылары  өчен  әзерләнгән  чыгыш  эшкәртмәсе. Балалар  бакчаларында  да  кулланырга  мөмкин).

Көзге  яфраклар  белән  ”Витаминнар  белән  дуслаш” бәйрәме өчен бизәлгән  зал. Укучылар  чөгендер  уңышын  җыю  күренешен  күрсәтәләр. Барысы  да тырышып эшли,  ләкин  Ирек  һич  кенә  дә  эшли  алмый,  аның хәле  бетә,  ул  бертуктаусыз  бара  да  утыра.  Иптәшләре  күпме  генә  чакырса  да,  малайның  эшләргә  көче  юк.  Кинәт  яңгыр  ява  башлый.  Барысы  да  яңгырдан кача,  ә  Ирек  селкенә алмыйча  урынында  утырып  кала. Зонтик  тотып   Радик  җырлап  чыга.

Тәрәзәгә көзге яңгыр сибәли,

Күңелләрне  сагыш билгәли.

Безнең эшләгәнне яңгыр күрмиме?

Күпме эш барлыкны әллә белмиме?

Кушымта.Тукта ,яңгыр , тукта ,яңгыр, яумале.

                Бакча тулы яшелчәләр,  аңлале.

                 Син туктасаң ,

                 Без эшләрбез тырышып,

                 Тукта инде, тукта ,яңгыр, туктале.

Җәй буена эшләдек без тырышып:

Суын сиптек, чүпләрен дә  утадык .

Яшелчәләр үсте быел зур булып,

Җыеп алыйк инде без бердәм булып.

Кушымта. (кабатлана)

Радик   авыр  сулап  утырган  иптәше  янына  килә.

Радик.Ирек,  син  нишләп  яңгыр  астында  утырасың?   Бар мәктәпкә  кер.

Ирек. Керергә  хәлем  юк  минем.

Радик.Авырыйсың  мәллә?

Ирек. Юк,  хәлем  генә  юк минем.

Радик Кичекмәстән  доктор  чакырырга  кирәк  сиңа.(телефоннан  шалтырата)

Музыка  астында  ашыгып,  ак  халат  кигән  укучы  кыз  керә.Ул  Ирекнең башын  тотып карый,  температурасын  үлчи,  йөрәген  тыңлый.Авыру  сәбәпләрен  тапмагач, сораша  башлый.

Врач.Ирек,син кишер ашыйсыңмы?

Ирек. Нәрсә? Мин бит куян түгел.

Врач.Ә кәбестә яратасыңмы?

Ирек. Кәбестәне кәҗә   генә  ашый.Мин  бит  кәҗә  түгел.

Врач.Ә син нәрсә яратасың соң?

 Ирек. Чипсы, кириешки, тәмле су, мороженое…

Врач.Аңлашылды. Сиңа витаминнар җитми. Шуңа хәлең  дә  юк. Кичекмәстән дәваланырга кирәк! Менә сиңа рецепт.

“Витаминнар белән дуслаш,

Һәркөн яшелчә аша-

Кәеф керер, көчең артыр,

Үзең булырсың таза.”

Рецепт  биргән  вакытта   залга  төрле  яшелчәләр  булып  киенгән  укучылар    керәләр

Кәбестә.

Кәбестәне үстердек

Көн саен күп су сибеп.

Укырга килгәч шак каттык

Зур кәбестәләр күреп.

Кыяр.

Көн саен чиләкләп кенә

Җыйдык кыяр уңышын.

Күпме банка тозладылар

Авыз итәргә кышын.

Кабак.

Т әгәрәп усте бакчада

Зур-зур файдалы кабак.

Күтәреп дә булмаслыклар

Һәркайсы берәр табак.

Помидор

Помидорны күрсәнә

Өзеп авыз  итсәнә.

Мондый татлы помидорлар

Үсә фәкать мәктәптә.

Татлы борыч

Февральдә үк тәрәз төбен

Татлы борыч бизәде.

Уңышы  да  мулдан  булды,

Хезмәт бушка китмәде.

Кишер.

Витаминнар  патшасы бит

Бакча  күрке  ул  кишер.

Һич  иренми аша  аны,

Ашыңа  салып  пешер. Тулырак…

“Кыш Бабай бүләге” темасына шөгыль конспекты


Кыш Бабай
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомум үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе  Хаертдинова Гөлназ Илгизәр кызы.  Тема.Социаль-коммуникатив үсеш  белем бирү өлкәсе буенча икенче кечкенә ясле төркемендә  “Кыш Бабай бүләге” темасына шөгыль конспекты.

Кыш Бабай бүләге. Максат.  Күз алдында еш була торган әйберләрнең  исемнәрен һәм аларның кайбер хәрәкәтләрен белдерә торган сүзләр исәбенә балаларның сүз запасын арттыруны дәвам иттерү. Әйберләрнең нинди булуын (зур,кечкенә), кайда урнашуын (шкафта) белдерә торган сүзләрнең мәгънәсенә төшендерү. Олылар әйткәнне аңларга һәм алар кушканны тыңларга өйрәтүне дәвам итү.

Кайбер күренешләр арасындагы иң гади сәбәп бәйләнешләре турында аңлатма бирү (урамда әле салкын кыш, шуңа күрә кешеләр  бүрек, итек, тун кигәннәр; Кыш бабай да килә). Уеннар вакытында балаларның хәрәкәт активлыгын, тою-сиземләү сәләтен, күзаллауларын, олылар белән үзара сөйләшеп аңлашу осталыкларын үстерү. Диалогик сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып бару.

Шөгыль барышы.Тәрбияче. Исәнмесез балалар. Сезне күрүемә мин бик шат. Ягез әле танышыйк. (Һәрбер баладан исемен сорау). Таныштык та. Уен уйнап алабызмы? (Бармак уены уйнала).(Ат, кыңгырау шалтыраган  тавышлар килә. Кыш бабай һәм Кар кызы тәрәзәгә килеп күренәләр,сәламлиләр).

Тәрбияче. Балалар,Кыш бабай һәм Кар кызы сезнең кебек акыллы балаларга бүләкләрен таратып йөри ахры. Әйдәгез, без дә Кыш бабай һәм Кар кызын сәламлик. (Кыш бабай, Кар кызы китәләр. Ат, кыңгырау тавышлары янәдән ишетелә.  Серле көй  уйный). Күрегез , Кыш бабай белән Кар кызы бүләкне тәрәзә төбенә куеп киткәннәр . (Капчыкны алып карау. Капчыктан берәм-берәм уенчыкларны чыгару).

Тәрбияче  уенчык  аюны алып   – Бу нәрсә?- дип сорый. (Балаларның җаваплары).

-Әйе, аю. Ә без аю турында берәр шигырь беләбезме? (Р.Харисның “Лап-лап” шигырен  күмәкләп сөйлиләр). Булдырдыгыз. Ә безнең бүлмәдә тагы аю бармы?(Балаларның җаваплары. Теләгән бала аюны алып килә). Балалар карагыз әле,кайсы аю зур,ә кайсысы кечкенә?(Балаларның җаваплары.Аюларны чагыштырып карап җавапны дәлиллибез).

Алсу , синең дә капчыктан уенчык аласың киләме?(Бала килеп уенчык ала).

Нәрсә алдың? (Мәсәлән, ат уенчыгын  ала).

Балалар,бу нәрсә? (Балаларның җаваплары. Активлаштыру).

Ат турында без җыр беләбез бит. Җырлыйбызмы? (“Минем атым” җыры  хәрәкәтләр белән башкарыла).

Булдырдыгыз,молодцы. Кемнең капчыктан уенчык аласы килә? Булат аласы килә ди. (Бала песи уенчыгын ала). Без песи турында шигырь  беләбез бит. Ягез, сөйләп күрсәтик. (Р.Миңнуллин “Мияу!” шигырен бергәләп сөйлиләр һәм песине сыпыралар).

Капчык эченнән әллә нәрсә тавышы ишетелә. (Тәрбияче шалтыравыклар ала). Менә нәрсәләр шалтырый икән… Бу нәрсә? (Балаларның җаваплары).Шалтыравыклар белән нәрсә эшлибез? (Балалар шалтыравыкны шалтыраталар). Эйдәгез җырлап, биеп алыйк. (М.Бикбова музыкасы һәм  сүзләре “Шалтыравык”  җыры хәрәкәтләр белән башкарыла).

Бигрәк акыллы балалар йөри безнең бакчага,молодцы.(Эт өргән тавыш ишетелә).

Нәрсә тавышы ишетелә? (Балалар  җаваплары). Кайда икән? Эзлик эле үзен.(Балалар капчыктан алып бирәләр).

Эт турында шигырь сөйлибезме? (М.Җәлил “Маэмай” шигырен бергәләп сөйләү). Молодцы.

Капчыкта уенчыклар эле бетмәде. Бигрәк юмарт инде Кыш бабай. Сезне бик ярата. Күрегез әле, безнең туп белән уйнарга яратканны белеп тагы бер туп җибәргән. (Тәрбияче туп сүзен кабатлата).Туп турында без җыр беләбезме? Җырлыйбызмы? (“Матур туп” җыры хәрәкәтләр белән башкарыла). Булдырдыгыз,молодцы. Балалар, безнең булмәде  туплар кайда саклана әле? (Балаларның җаваплары).  Наилә,кечкенә тупны алып кил әле. (Бала тупны алып килә. Тупларны зурлыклары буенча чагыштыру.”Зур,кечкенә” сүзләрен кабатлау). (Серле көй тавышы ишетелә).

Балалар, әле  Кыш бабайның  тылсымлы капчыгынды татлы күчтәнәче  дә бар икән. Хәзер уенчыкларны  киштәләргә урнаштырып , кулларыбызны юып күчтәнәч белән сыйланыйк. Ә Кыш бабабызга  кычкырып рәхмәт әйтик. Ул безне һичшиксез ишетәчәк,чөнки  тәрәзәдән һәрвакыт күзәтеп тора. (Балалар рәхмәт әйтәләр. Кыш бабайның балаларны мактаган тавышы ишетелә).

 

Дүртаяклы дусларыбыз. 4 сыйныф. Технологик карта.


Дүртаяклы дусларыбыз
Яр Чаллы шәһәренең муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең туган тел һәм әдәбият укытучысы  Гомәрова Әлфия Юныс кызы. Тема. Дүртаяклы дусларыбыз (4 нче сыйныфта укучы рус балалары өчен уздырылган дәреснең технологик картасы)

 

Предмет: туган тел. Сыйныф: 4Ирешәләчәк белем нәтиҗәләре буларак теманың максатлары:

Предмет нәтиҗәләре: 1.П,3.П,6.П

тема буенча өйрәнгән лексиканы искә төшерү; сөйләм үрнәкләрен камилләштерү; аларны сөйләмдә куллана белү.

Метапредмет нәтиҗәләре: 1.М,4.М,8.М,9.М,10.М

Шәхси үсеш нәтиҗәләре:2.Ш,7.Ш,11.Ш

Дәреслек(УМК): Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗәнова, Л.Ә Гыйниятуллина. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.
Дәреснең темасы: Дүртаяклы дусларыбыз
Дәреснең тибы: кабатлау, ныгыту
Дәресне җиһазлау: Презентация Power Point – “Дүртаяклы дусларыбыз”,тест, таблица”Охшаш һәм аермалы яклар”, перфокарта

 

Укыту нәтиҗәләре буларак дәрес максаты, максатка ирешү дәрәҗәсе:

“Дүртаяклы дусларыбыз” тема буенча өйрәнгән лексиканы белү,аны сөйләмдә куллану

Планлаштырылган нәтиҗәләрНәтиҗәләрне бәяләү буенча эш төрләре
Белем: “Дүртаяклы дусларыбыз” тема буенча өйрәнгән лексиканы искә төшерүА3 форматындагы  кәгазьгә  тема буенча белгән сүзләрне,сүзтезмәләрне яздыру
Аңлау: Алынган белемнәрне төрле формада күзаллауТабышмаклар җаваплар табу,перфокарталар белән эш
Куллану: Үрнәк буенча төрле күнегүләрне эшләүТест сорауларына җавап бирү, диалог төзү
Анализ: Алынган белем нигезендә яңа белемнәрне ачуОхшаш һәм аермалы якларны табып,таблицаны тутыру
Синтез: Бер хайван турында сөйләргә өйрәнүМонолог
Бәяләү: Тәкъдим ителгән сораулар буенча сөйли белүПлан буенча сөйләү
Планлаштырылган нәтиҗәләрНәтиҗәләрне бәяләү буенча эш төрләре
Белем: “Дүртаяклы дусларыбыз” тема буенча өйрәнгән лексиканы искә төшерүА3 форматындагы  кәгазьгә  тема буенча белгән сүзләрне,сүзтезмәләрне яздыру
Аңлау: Алынган белемнәрне төрле формада күзаллауТабышмаклар җаваплар табу,перфокарталар белән эш
Куллану: Үрнәк буенча төрле күнегүләрне эшләүТест сорауларына җавап бирү, диалог төзү
Анализ: Алынган белем нигезендә яңа белемнәрне ачуОхшаш һәм аермалы якларны табып,таблицаны тутыру
Синтез: Бер хайван турында сөйләргә өйрәнүМонолог
Бәяләү: Тәкъдим ителгән сораулар буенча сөйли белүПлан буенча сөйләү
Тулырак…

Физкультурадан сюжетлы уен-шөгыле. Мәктәпкәчә балалар өчен.


физкультурадан сюжетлы уен
Татарстан   Республикасы  Саба муниципаль    районы  ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 4 нче  “Кыңгырау» балалар бакчасы мәктәпкәчә белем  муниципаль бюджет учреждениесенең 1 нче категорияле физик  культура тәрбиячесе  Гараева Әлфия Мубарак кызы. Тема:  Физкультурадан сюжетлы – уен  шөгыле .

Максат:  Балаларның сәламәтлеген физик яктан саклау һәм ныгыту.

Бурычлар:

1.Уен формасында йөрү, предмет аркылы сикерү, ыргыту күнекмәләрен ныгыту.

  1. Балаларның танып-белүләрен сюжетлы- уен ярдәмендә үстерү.
  2. Спортка, физик күнегүләргә мәхәббәт тәрбиячләү.

Материал: гим.скамейка, кар бөртекләре, кар йомарламы, корзина.

-Хәерле иртә,балалар! Балалар бүген бездә бик күп кунаклар, әйдәгез апалар белән исәнләшик.

Балалар жавабы

– Балалар, бакчада яңа көн башланды.

Әйдегез, бер-беребезгә елмаеп, көнне сәламлибез.

Исәнме көн, саумы көн,

Синнән яктылык алыйк.

Бер-беребезгә таратыйк,

Гел тату, сәламәт, булыйк.

Тәрбияче: Балалар мин бакчага килгәндә хат ташучы конверт бирде.Шул конверт эчендә телеграмма. Беләсезме ул кемнән килгән? Лапландиядә  яшәүче кар бабайдан. Аның кар бөртекләреннән чыршы бизисе килә , ләкин аның бизисе матур кар бөртекләрен кар патшабикәсе яшереп куйган. Кар бабайга кар бөртекләрен табарга булышабызмы?

Балалар  җавабы.

– Әйдәгез алайса тизрәк юлга кузгалыйк.Сез  сәяхәткә барырга әзерме?

-Әйе.

– Юлга без ничек әзерләнәбез? Күрсәтик әле. Анда бик салкын, шуңа безгә җылы итеп киенергә кирәк.

Массаж ясау.”Юлга жыену»

Чалбар киябез(носки, аякларны сыпыру)

Кофта киябез (кулларны сыпыру, эчне).

Баш киеме киябез (башны сыпыру,шарф бәйләү).

Куртка тоймәләү.

Сез әзерме? Эйдәгез юлга кузгалдык.Уен “Эздән-эзгә басып йөрү”. Юл буйлап , бер-бер артлы, минем арттан барабыз.Сукмактан кырыйга чыкмыйбыз, аяклрыгыз  карга батмасын. Кар өемнәре аша барабыз. (аякларны күтәреп йөрү).Кар өеменә егылмас өчен, йөгереп үтик. Алда урман. Агачлар арасыннан елан кебек  барабыз. Йөрү.

Менә Лапландиягә килеп җиткәнне сизми дә калдык.

-Балалар, карагыз әле тирә-якка, монда ничек матур. Нәрсәләрдер елтырап күзне чагылдыра. Бу кар бөртекләре түгелме соң? Моны мөгаен кар патшабикәсе яшереп куйгандыр.  Иркен итеп , ара калдырып басабыз һәм кар бөртекләре  бн җылынып , уйнап алабыз.

1.Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла. Кар бөртеге өскә- аска. Куллар яннан өскә күтәрелә, кар бөртеге алмаштырыла.

  1. Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла. Кулларны  уңга(сулга) сузу.
  2. Б.т.: куллар билдә, үкчәләр бергә . аяк очлары ачылган. Кар бөртеге җиргә төшә -чүгәләү, басу-җирдән күтәрелә.

4  Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла.Алга иелү , куллар алга сузыла.

  1. Сикерү.

Сулыш алу күнегүе. “Кар бөртеге очыру”

Хәзер кар бөртекләрен миңа биреп торыгыз, чыршы янына барып җиткәч, бергәләшеп чыршыны бизәрбез.

-Балалар, әле  монда кар бабай күренми. Әйдәгез алга таба юлыбызны дәвам итик.  Без кар бабай янына тиз генә барып җитмәсен өчен, кар патшабикәсе каршылыклар ясап куйган. Шул каршылыкларны үтәгәч кенә, без юлыбызны дәвам итәчәкбез. Балалар, карагыз әле, алда кар өемнәре, без аны ничек үтә алабыз?

Балалар җавабы:

-Дөрес , без аны ике аякта сикереп чыгабыз.Ә монда күпер. Без аннан дүрт аяклап барабыз.

-Булдырдыгыз балалар , бөтен каршылыкларны үтеп чыктык. Ә менә монысы инде,  кар бабайның чыршысы . Әйдәгез хәзер кар бөртекләре белән чыршыны бизәп куйыйк.Менә ничек матур булды.

-Карагыз әле, кем бу? Тулырак…

Уен аша бала тәрбияләү. Кече яшьтәге балалар белән эш.


уен аша бала тәрбияләү
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 4 нче  “Кыңгырау” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Хамидуллина Резеда Ринат кызы. Тема: Уен аша бала тәрбияләү (кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру)

Авторның бу темага тагын язмасы бар: Сюжетлы уеннар уйныйбыз

 Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бүгенге мәктәпкәчә белемнең төп юнәлеше. Балалар бакчалары педагоглары яшь буынны тәрбияләүдә яңа чаралар, белем бирүнең нәтиҗәле методларын эзлиләр, балаларның физик, интеллектуаль һәм шәхси үсешен тәэмин итүгә, иҗат мөмкинлекләрен үстерүгә зур игътибар бирәләр.

    Соңгы елларда мәгариф өлкәсендәге тирән үзгәрешләр балалар бакчалары алдында да яңа тәләпләр куя. Балаларны шәхес буларак үстерү ,аларда мәктәптә белем өчен кирәкле психологик процесслар – күзәтүчәнлек, хәтер, логик фикерләү сәләте, шулай ук әхлакый сыйфатлар тәрбияләү бурычлары игътибар үзәгенә куела.

Ә менә иң кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен ничек планлаштырырга соң?

  Иң кече яшьтәге чор- ул кешенең физик, психик, шәхес буларак үсешенә нигез салыну чоры.

Нәкъ менә шушы чор баланың  зурлар, үзенең яшьтәшләре һәм предметлар дөньясы белән яңа мөнәсәбәтләргә күчү чоры.

         Баланың эмоциональ яктан үзен уңай хис итүен тәэмин итү, аның предметларны танып белү һәм коммуникатив эшчәнлек тәҗрибәсе арта баруын мактап, дәртләндереп тору- бу этапның төп мәсьәләләре менә шулар.

         Кечкенәләр төркемендә барыннан да элек комфортлы һәм куркынычсыз мөхит тудырылырга тиеш. Кечкенә балалар актив эшлекле. Шуңа күрә аларның балалар бакчасында булу вакыты дөрес оештырылырга тиеш.

         Режим моментларында тәрбияченең төп бурычы-балаларда культура-гигиена күнекмәләре формалаштыру. Бу бурычлар белән янәшә танып белү һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү буенча эш алып барырга кирәк. Һәрбер күнекмәне формалаштыру 4 этаптан тора:

1нче таныштыру этабы-бу күнекмә турында тәрбияче эмоциональ итеп, аңа бу күнекмәнең ни өчен кирәклеген әйтеп аңлата(“Син хәзер зур инде”, “Син моны эшләсәң, авырмассың”…) һәм балада бу күнекмәне үзләштерүгә теләк уята;

2 нче аналитик этап-тәрбияче төгәл хәрәкәтләр белән үзенең сөйләгәнен күрсәтә (сабынны ала, сабынлый, сабынны куя, юа), баладан да төгәл, дөрес итеп эшләтүгә ирешә;

3 нче синтетик этап-берничә операция бербөтен итеп берләштерелә(сабын белән юынабыз, ипи белән ашыйбыз…);

4 нче йомгаклау этабы-күнекмә автоматлаша, тәрбияче сөйләмендә күнекмә башкаруның сыйфаты (азыкның тәме…) турында сүзләр кулланыла. Бу эшләр өлкәннәр катнашында зур сабырлык һәм аларның турыдан-туры ярдәме белән башкарылырга тиеш.

 Билгеле булганча, балалар бакчаларында нәниләрнең күптөрле эшчәнлеге уеннар ярдәмендә оештырыла. Аларда иң мөһим әхлакый сыйфатлар да уеннар аша тәрбияләнә.

         Уен иң кече яшьтәге баланың психик үсешен билгели торган әйдәп баручы эшчәнлек булып тора.

Ул баланы мавыктыра, аңа куаныч китерә. Уен аша балалар төркемгә берләшәләр, мөстәкыйль эш итәләр, үзләренең уй-гамәлләрен тормышка ашыралар.

  Иң кече яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү эшен хәрәкәтле уеннар аша оештыру аеруча отышлы. Төрле хәрәкәтле уеннарда, мәсәлән: “Тупны куып тот”, “Сукмак буйлап”,”Чыпчыклар һәм автомобиль”,”Сызыкка басма”,”Кояш һәм яңгыр”һ.б   нәниләрдә җитезлек, тизлек, көчлелек, чыдамлык, түземлелек кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Хәрәкәтләрне матур, нәфис итеп башкарырга өйрәтү, кайбер персонажларга охшатып хәрәкәтләр башкару (куяннар кебек сикерү; нәни чебиләр кебек җим чүпләү, су эчү һ.б).

         Безнең балалар бакчасында кече яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү максатыннан үткәрелгән һәр чара да: физик күнегүләр, физкультура шөгылләре, иртәнге гимнастикалар, спорт күнегүләре, күңел ачулары, индивидуаль эшләр уен формасында үтә.

         Уеннар өчен бакчада атрибутлар булдыру зарур. Уенчык баланы төрле хәрәкәтләр башкарырга җәлеп итә һәм баланың ихтыяҗын канәгатьләндерә. Кече яшьтәге балалар өчен булган күп төрле уенчыклар (шалтыравыклар, резин туплар, төрле фигуралар) балаларның күрү һәм ишетү сәләтен, капшау, тотып алу хәрәкәтен үстерүдә зур булышлык итәләр.

         Ясле яшендәге балалар белән эшләгәндә дидактик уеннар куллануга күп әһәмият бирергә кирәк. Мәсәлән:”Алсу курчакны киендерәбез”, “Алсу курчакның туган көне”, “Алсу курчакны йоклатабыз” кебек дидактик уеннарны балалар бик яраталар.

Нәниләрне тәрбияләүдә халкыбызның милли уеннары да зур урын алып тора. Милли уеннарга юаткычлар, мавыктыргычлар,сорән салулар,эндәшләр,әйтенүләр,үртәвечләр,такмазалар, әйтенүләр, җырлы-сүзле хәрәкәтле уеннар керә. Тулырак…

Сюжетлы уеннар уйныйбыз. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен.


сюжетлы уеннар
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  ш.т. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 4 нче  “Кыңгырау” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Хамидуллина Резеда Ринат кызы. Тема: “Сюжетлы уеннар уйныйбыз”

Авторның бу темага тагын бер язмасы. Уен аша бала тәрбияләү.

Сюжетлы уеннар эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсешендә зур этәргеч булып тора. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт. Уеннар логикасыннан чыгып, сюжетлы уеннар эшчәнлегенең берничә формасын күрсәтеп була. Аларның һәрберсе үзенә генә хас специфик  уенчыклар һәм уен җиһазларын, атрибутиканы эченә ала.

  1. Режиссёрлык уены – уенчыклар ярдәмендә сюжет уйлап табу, тиешле яссылыкны күз алдына китерү. Бу уен өчен образлы уенчыклар (персонажлар) һәм аларга туры килә торган предметлы тирәлек кирәк.
  2. Рольле уен – персонажлар исеменнән сюжет уйлап табу һәм шул сюжет буенча уйнау. Роль өчен атрибутлар: костюм һәм аксессуарлар, сәхнә җиһазлары булдыру кирәк.
  3. Кагыйдәле уеннар – махсус җиһазлар кулланып уйнала торган хәрәкәтле уеннар һәм өстәл уеннары (лото, домино, өстәлдәге футбол, хоккей).

Сюжетлы уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный. Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.

Кызганычка каршы, балалар бакчасында , уен эшчәнлеге тиешле дәрәҗәгә – югары ноктага менеп җитми. Килеп туган ситуациядә моның сәбәпләрен төрле яктан эзләргә кирәк.

Беренчедән, мәктәпкәчә балачакның төрле этапларында уен нинди булырга тиеш?

Икенчедән, уенга карата мөнәсәбәтләрнең педагогик спецификасы – уенны оештыручы тәрбияче эшчэнлеге, уенның эчтәлеге һәм балаларның уйнау күнекмәләренең төрле дәрәҗәдә булуы.

Дәрес-шөгыльләрне үткәргәндә тәрбияченең кул астында конспектлар, методик эшкәртмәләр була. Алар ярдәмендә тәрбияче үткәреләчәк дәреснең барышын күз алдына китерә, төрле мәсьәләләр чишелешен максат итеп куя, үтәлешен контрольда тота.

Рәсем, конструкцияләү, әвәләү дәресләрендә бала алдан алынган махсус күнекмәләр һәм белемнәрне куллана. Шул ук вакытта ул үзе теләгән һәм аның гына дөньясына якын булган тема буенча ясый, әвәли – иҗат итә ала.

Ә уен белән ничек? Балаларны уйнарга өйрәтергә кирәк. Бу өйрәтү тәрбияче тарафыннан җитәкче, уен кагыйдәләрен әйтеп, күрсәтмә бирүче ролендә түгел, ә кушылып бергә уйнаучы, уенга кызыксыну һәм теләк уятучы ролендә булырга тиеш.

Элеккеге идеал рәвештә уйнала торган сюжетлы уеннар аерым кагыйдәләргә буйсына һәм коллектив характер йөртә. Уенда балаларның тирә-як белән танышу барышында алынган белемнәре һәм программа таләпләре чагылырга тиеш. Һәр бала, үз теләгенә карамастан, коллектив уенга кушылырга, охшаса-охшамаса да уен кагыйдәләренә буйсынырга тиеш. Тәрбияче команда бирде – балалар уйнарга тиеш.

         Хәзерге вакытта баланың тормышы төрле информация – китаплар, телевидение, компьютер, башка кешеләр белән аралашу чаралары белән тулы. Ә балалар бакчасында педагогик процесс вакыты дәрес, дәрестән тыш шөгыльләргә бүленгән. Баланың буш вакытта үзе теләгән уеннар, аны кызыксындырган эшләр белән шөгыльләнергә хокукы һәм мөмкинлеге бар. Бу вакытта һәр бала үзенең индивидуаль аерымлыкларыннан чыгып, фантазиясен һәм мөмкинлекләрен эшкә җигеп иҗади шөгыльләнә ала.

Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта чын чүкеч белән кадак тотмаса да, бу уен вакытында (“Без –төзүчеләр”) уенчык чүкеч белән кадак та кага ала. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша.

Уен вакытында баланың акыл үсешендә генә түгел, ә шәхес буларак формалашуында да алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә.

Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру.

Күпъеллык күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә,1,5- 3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер – алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була. Ә 3-5 яшьтә – уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар. 5 -7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2 -3 баланың фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр.

Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы  уеннар үзеннән –үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти- әни, күрше баласы һ.б.) өйрәтә. Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күпбуынлы яки күпбалалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында – тәрбияче – гаиләдәге бердән-бер балага абый-апаны, җитеп бетмәгән өлкән буын кешеләрен дә алыштыра.

Димәк, сюжетлы уенны оештыруның 1 нче принцибы: Тулырак…