Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Варина Тәзкирә Рифкать кызы. “Җәлил эзләре буйлап” темасына герой – шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган класс сәгате эшкәртмәсе (4 нче сыйныф өчен). Муса Җәлилгә багышланган класс сәгатендә мин укучыларны Муса Җәлил эзләрен саклаган истәлекле урыннарга читтән торып сәяхәткә чакырам. Сәяхәт маршрутын кластер алымы белән күрсәтеп барырбыз. Кластер алымы бу очракта бик отышлы.
Максат: Муса Җәлил исемен саклаган урыннар белән читтән торып танышу.
Төп бурычлар:
Өйрәтү: Муса Җәлилнең тормыш юлы аша аның исеме белән бәйле төрле истәлекле урыннар белән читтән торып таныштыру.
Үстерү: Истәлекле урыннар турында төгәл мәгълүмат бирү. Үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү. Иҗади эшләр аша укучыларның сөйләм телен үстерү.
Тәрбияви: Патриотизм хисе, Туган ил һәм аның геройлары белән горурлану, мәхәббәт хисләре тәрбияләү
Көтелгән нәтиҗәләр:
Муса Җәлилнең тормыш юлы аша аның исеме белән бәйле төрле истәлекле урыннар белән читтән торып танышу.
Танып белүнең УУГ: Истәлекле урыннар аша Муса Җәлилнең азатлык сөюче халыклар өчен үрнәк булып торуын күрсәтү. Альбом битендә кластер төзегәндә бирелгән мәгълүматны дөрес урнаштырырга өйрәтү. Туган илнең һәркем өчен газиз икәнлегенә төшенү.
Шәхси УУГ: Мәгълүматны камилләштерүгә омтылу, ирекле һәм иҗади фикер йөртү, белемнәрне системалаштыру;
Регулятив УУГ: Укучыларның нәрсә аңлауларын белү, үз фикерләрен мөстәкыйль дәлилләүгә юнәлеш бирү.
Коммуникатив УУГ: Дөрес сөйләм нормаларын саклаган хәлдә, үзләренең фикерләрен ачык, төгәл бирүне, укытучы һәм яшьтәшләре арасында хезмәттәшлекне планлаштыру, килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү.
Тарату материалы: Кластер өчен альбом битләре.
Җиһазлау: Муса Җәлилнең портреты, шагыйрьнең китаплары, шагыйрьгә багышланган һәйкәлләрнең фото рәсемнәре, Җәлил эзләре буенча эшләгән Power Point презентация, компьютер, интерактив такта, шәһәр исемнәре язылган карта.
Предметара бәйләнеш: татар теле, тарих, география, әйләнә-тирә дөнья.
- Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру.
Исәнмесез укучылар! Хәерле көн! Утырыгыз.
(Психологик уңай халәт тудыру. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге булдыру).
- Кереш сүз.
Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар…. (2 слайд)
– Укучылар, ничек уйлыйсыз, бу шигырь юллары кайсы шигырьдән алынган? (“Кызыл ромашка”).
– Кем язды икән ул шигырьне? (Муса Җәлил).
– Ни өчен мин бу шигырь юлларын укыдым икән? (укучылар җавабы).
– Әйе, укучылар, бик дөрес әйттегез. Бүгенге класс сәгатебездә М.Җәлил турында сөйләшербез. Аның тормыш юлы һәм иҗаты аша аның исеме белән бәйле төрле истәлекле урыннар белән читтән торып танышырбыз.. Сез үз чиратыгызда алларыгыздагы ак битләрдә сәяхәтебезне кластер алымы ярдәмендә күрсәтеп, билгеләп барырсыз.
- Төп өлеш.
Татар халкы – элек-электән Ватанында бөек шәхесләрне тудыручы халыкларның берсе. Шундый күренекле шәхесләребезнең берсе – халкыбызның патриот-шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе иясе Муса Җәлил. Быел Муса Җәлилнең тууына 115 ел.
Туган ягыбызның тарихи һәм истәлекле урыннарын өйрәнү, аның бөек шәхесләрен барлау һичшиксез, һәр кеше өчен дә мөһим. Туган ягыбызның тарихын, аның шәхесләрен белмичә, аны чын күңелдән яратырга мөмкин түгел. Тарих ул буыннар бәйләнешен ныгыта, истәлекле урыннарга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.
Муса Җәлил – халкыбызның горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши. Аның исеме белән урамнар, аның исемен йөртүче опера – балет театры, кинотеатр, хәтта аның исеме белән кече бер планета йөртелә башлый.
Республикабыз шәһәрләрендә Муса Җәлилгә багышланган һәйкәл
ләр, музей – фатир бар. Хәзер мин сезне Муса Җәлил эзләрен саклаган истәлекле урыннарга читтән торып сәяхәткә чакырам. Герой – шагыйрь Муса Җәлил эзләрен саклаган урыннар исемлеген барлап, читтән торып сәяхәткә чыкканда без экскурсия маршрутын кластер алымы белән күрсәтеп барырбыз. Ә сез укучылар, үзегезнең алдыгыздагы битләрдә минем белән бергә кластер төзеп барырсыз. Безнең төп сүзебез Муса Җәлил.
– Нәрсә соң ул кластер? (укучылар җавабы)
«Кластер» сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы –булган белемнәрне системага салу. Төп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, аңардан төрле якка киткән уклар бу сүзне ачыклаучы башка сүз, сүзтезмәләр белән бәйли. Шулай итеп, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела. (3,4 слайдлар)
Сәяхәтебезне шагыйрьнең туган авылыннан башлыйк. (5,6 слайд)
Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында дөньяга килә. Муса Җәлил истәлекләре белән бәйле авылда бары агач йорт – музей гына була. Ул 1976 нчы елда ачылган музей. 2013 нче елда Мостафа авылында өр яңа музей – комплекс калкып чыга. Шагыйрьнең кече ватаны Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылындагы Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей комплексына музей бинасы, Мәдәният йорты, авыл мәктәбе һәм шагыйрь мемориалы булган парк керә.
Шагыйрь авыл мәктәбендә белем алганнан соң, Оренбург шәһәрендә урнашкан Хөсәения мәдрәсәсендә укый. Соңрак аның гаиләсе Оренбургка күченеп килә. Оренбург шәһәренең Постников урамында Муса Җәлилгә һәйкәл урнашкан. (7,8 слайдлар)
Казан шәһәре – әдәби истәлекләргә бай шәһәр. Ул татар әдәбиятының үзәге. Горький урамында 17 нче йортта урнашкан мемориаль такта аеруча аерылып тора. Чөнки монда татар мәдәниятенең атаклы кешеләре яшәгән. Шуларның берсе – Муса Җәлил. 1923 -1925 нче еллар аралыгында шагыйрь татар эшчеләр бүлегендә укый. (9 слайд)
1938 нче елның 10 нчы октябрендә Казанда беренче опера театры ачыла. Әдәби бүлек җитәкчесе итеп М.Җәлил билгеләнә. “Алтынчәч” либреттосын яза. М.Җәлилнең татар музыка сәнгатен үстерүдәге роле бик зур була. Ә 1957нче елда театрга М.Җәлил исеме бирелә. Һәм театр “Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры” – дип йөртелә башлый..
1966 нчы елда Казан Кремле каршындагы мәйданга шагыйрьгә һәйкәл куела.
1983 нче елның 15 нче февралендә бу йортта шагыйрьнең мемориаль музей-йорты ачыла. Муса Җәлил музее ике янәшә квартирны биләп тора. Беренче квартирда мемориаль музей, икенче квартирда күргәзмәләр залы һәм әдәбият салоны урнаштырылган. (10,11 слайдлар)
Муса Җәлилне талантлы герой-шагыйрь итеп бөтен донья таный. Аны туган илебездә зурлыйлар. Аның исеме белән шәhәрләребезнең иң матур урамнары атала. Казанда да М. Җәлил исемен йөрткән урам бар.
1927 – 1931 нче елларда шагыйрьнең язмышы Мәскәү каласы белән бәйле. Шушы еллар аралыгында ул Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының әдәбият бүлегендә укый. Мәскәү каласында Герой шагыйрьгә һәйкәл куелган. (12,13 слайдлар) Тулырак…