
Татарстан Республикасы Арча районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең укытучы-логопеды Габдрахманова Нурия Равил кызы.Тема: [б]авазы, [б] авазы иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә.
Фонетик-фонематик ишетүне камилләштерү, авазлар анализы: [б] авазын башка авазлар рәтеннән ишетеп таный белү. Бирелгән предметлар арасыннан [б] авазы булган предметларны сайлап алу.
Грамматика: темага караган исемнәрне берлек һәм күплектә кулланып җөмләләр төзү. Балаларны сорау бирергә, шул сорауларга җавап кайтара белергә өйрәтү (кем? нәрсә? нишли?)
Лексика: яшелчәләр;
Бәйләнешле сөйләм: “Кабак”әкиятен бармак курчаклары белән уйнау. Курчаклар белән диалог төзү.
Моторика, комбинаторика: 2—4 өлешкә бүленгән яшелчә рәсеменнән бөтен бер рәсем төзү.
Максат: [б] авазын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләре бирү; бу авазны аерым һәм сүзләрдә дөрес әйтергә, сүзләрдән, җөмләләрдән аерып алырга, авазның сүздәге урынын дөрес билгеләргә өйрәтү; фонематик ишетү һәм образлы фикерләү сәләтләрен үстерү; сөйләмгә игътибар тәрбияләү; тавыш көче һәм дикция өстендә эшләү; « Яшелчәләр » темасына сүзлекне баету,бердәмлекнең көчен аңлату, дус-тату булырга өндәү.
Җиһазлау: яшелчәләр, бармак курчаклары, кисмә рәсемнәр, таратма материал.
Дәрес барышы:
I.Оештыру:
1.Уңай психологик халәт тудыру:
-Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!Ягез әле, дәресебезне башлаганчы, иң элек бер-беребез белән, кунак апа-абыйлар белән елмаеп, матур итеп исәнләшик.
– Балалар урамга карагыз әле, агачларда яфраклар калмаган, җиргә коелганнар.Агачлар шулай итеп кышка әзерләнгәннәр. Ә сезнең парталарыгызга куелган карточкалардагы агачларның яфраклары коелмаган. Әйдәгез, аларга кышка әзерләнергә булышыйк әле. Өреп җил чыгарыйк та, яфракларын коеп төшерик.
2.Сулыш алуны ныгыту күнегүе, “Яфракларны кою”;
-Ярар, балалар, булдырдыгыз, агачлар инде салкын кышка әзер.
Мин сезгә бик акыллы бер Бану исемле кызның теле турында әкият сөйлим, сез исә бүгенге дәрестә бик матур итеп сөйләшер өчен авызыгызга, телегезгә күнегүләр ясап алыгыз:
3.Артикуляция күнегүе ясату.
Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди, Бану исемле бер кыз. Аның булган ди Теле. Кая күрсәтегез әлеґ, сезнең телегез бармы? Көннәрдән бер көнне Бануның Теле Банудан иртәрәк уянган да авызыннан чыгып сәгатькә караган. Ә сәгать теле тик-так дип йөреп тора икән (артикуляцион гимнастика “Сәгать”).
Менә Бану да уянган, сикереп торган да гимнастика ясый башлаган (артикуляцион гимнастика “Атынгыч”). Бану да сезнең кебек бик чиста, пөхтә кыз икән. Юынган да, бик әйбәтләп тешләрен чистарткан (артикуляцион гимнастика “Теш чистарту”). Әнисе бик тәмле итеп коймаклар пешергән булган (артикуляцион гимнастика “Коймак”). Бал белән иреннәрен ялый-ялый чәй эчкән(артикуляцион гимнастика “Варенье”). Ә аннан соң нишләгән дисезме? Аннан соң сезнең белән бергә укырга дип мәктәпкә килгән. (Курчак чыгарыла).
Исәнмесез балалар! Минем исемем – Бану. Бүген мин сезнең белән дәрескә катнашыйм әле. Рәхмәт сезгә.
II.Актуальләштерү:
1.Сузык авазларны кабатлау:
– Балалар без сезнең белән үткән дәресләрдә сузык авазларны өйрәнгән идек. Әйдәгез бергәләп кабатлап алыйк әле. Мин хәрәкәтләр белән күрсәтәм, сез хәрәкәтләрне кабатлыйсыз, авазларны әйтәсез.
А- уң кул терсәктән күтәрелә, йодрыкка йомарланган бармаклар кисәк, җәелеп ачыла;
Ә – уң кул терсәктән күтәрелә, йодрыкка йомарланган бармаклар акрын гына дүрт бармак бергә өскә, баш бармак аерым аска ачыла;
О – уң кул терсәктән күтәрелә, баш һәм күрсәткеч бармак түгәрәк ясап кушыла;
Ө – иреннәп түгәрәкләнеп очлана, күрсәткеч бармак уртасына сызык сыман куела;
У – күрсәткеч һәм урта бармак бер-берсеннән аерылып ияккә куела;
Ү – күрсәткеч һәм урта бармак бер-берсеннән янәшә көе ияккә куела;
Ы – ике кулның күрсәткеч бармаклары бит уртасына куелып, авызны ерган хәрәкәт ясала.
Э(е) – тел киң итеп чыгарыла, баш иелә, [э] авазы әйтелә.
И –иреннәр елмая, күрсәткеч бармак ияккә аркылы куела
III. Яңа теманы аңлату:
– Балалар , ә хәзер без сезнең белән яңа уен өйрәнәбез. Ул “Шартла куык” дип атала. Тирән итеп сулыш алабыз да, иреннәрне кысып ябабыз. Шул халәттә 4-6 секунд торасыз. “Шартла, куык!” дигән сигналдан соң, шартлау авазы белән сулышны чыгарабыз. Сулышны көчле, уртача, акрын шартлау белән чыгарасыз.
– Куык шартлаганда нинди аваз әйтелә? Әйе, [б] авазы.
(авызга һава алына, уң кул йодрыкка йомарлана, йодрык белән акрын гына биткә сугып һава чыгарыла). Әйдәгез бергәләп тагын әйтик әле: б-б-б, б-б-б, б-б-б.
– Бүген без сезнең белән нинди авазны өйрәнәбез икән инде. Дөрес [б] авазын.
- [б] авазының артикуляциясен кабатлау:
[б] авазын әйткәндә, иреннәр бер-берсенә таба хәрәкәт итәләр. Бу аваз — ирен-ирен тартыгы. Йомык, чөнки сөйләм органнарының берсе тулысынча йомыла һәм үпкәдән килүче һава агымы тәэсирендә кисәк кенә ачыла, [б] яңгырау тартыгын әйткәндә, тавыш ярылары тирбәлеп тавыш чыгаралар. Тулырак…