Зыянлы ризыклар ашатып үтерәләр

Зыянлы ризыклар турында күп сөйләнелә.
Туклану – сәламәтлекнең нигезе дибез. Көн дә табынга куела торган ризык тәмле һәм югары сыйфатлы булганда гына ул тәнгә сихәтлек бирә. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта әлеге таләпне булдыру кыенгарак туры килә. Чөнки зыянлы ризыкларны кибеттән алабыз һәм кибет киштәләренә куелган сөт һәм ит эшләнмәләренең ничек әзерләнүе яки яшелчә, җиләк-җимешнең нинди шартларда үстерелүе хакында берни дә белмибез. Өстәвенә, зыянлы ризыкларның 50-60 проценты чит илләрдән, башка регионнардан килә һәм бу хәл мәгълүмат алуны бермә-бер кыенлаштыра.
Соңгы вакытта телевизордан кибетләрдә, базарларда сатыла торган зыянлы ризыкларның никадәр сыйфатсыз һәм зыянлы икәнлеген күрсәтә торган тапшыруларны караганда чәчләр үрә тора. Йә, Алла, нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез?..Зыянлы ризыклар ашатып үтерәләр бит.
Зыянлы ризыклар ашату буенча күптән түгел шундый яңалык билгеле булды: Гарвардта үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча дөрес итеп тукланмаучы илләр арасында Россия “мактаулы” 5нче урында булып чыкты. Ягъни без хәзер зыянлы ризыклар ашап, симерү дәрәҗәсе буенча лидерлар сафында. Бүгенге көндә күп кенә иллләрдә азык-төлек составындагы шикәр, тоз һәм май микъдарын киметеп җитештерүчеләргә дотация түләнә. Ә бездә, киресенчә, майонез, “тиз пешә торган” токмач, гиперкалорияле батончыкларны һәм татлы газлы суларны бертуктаусыз рекламалыйлар.
Адәм баласының сәламәтлеге өчен аның нәрсә ашавы, ничек туклануы бик мөһим. Сүзебезне көн дә кулланыла торган ипидән башлыйк. ”Ипи булса -җыр да була” диләр иде. Икмәксез яшәүне күз алдына да китереп булмый. Әмма…
Ак ипи – иң күп таралган ашау ризыгы. Кибетләребез киштәләре ипи-батоннар, коржик-пирожныйлар, прәннек-печеньелардан сыгылып тора. Нәрсә телибез, күпме телибез – шулай ашыйбыз, ләкин болай эшләү файдалымы икән? Зыянлы ризыклар исәбенә ак ипи ничек керә икән?
Бодай орлыгын тартып, иләгәннән соң он 70% биоактивлыгын югалта. Чөнки андагы орлык яралгысы, алейрон катламы һәм көрпә юкка чыга. Эшкәртелгән чиста ак он йөз процент углеводтан һәм крахмаллдан тора. Онда калган 30% витамин һәм минераллар бик тиз таралучан булып кала. Тартылган он үзенең биологик файдасын бары 8-14 көн саклый. Аны бозылмыйча еллар буе саклау һәм ап-ак итү өчен төрле химик матдәләр кушалар. Мондый он еллар буе бозылмыйча тора ала. Яңа тарттырган оннан пешергән ипидә минераллар 3 мәртәбә күбрәк. Яткан онга күпме өстәмәләр, ясалма витаминнар, шикәр кертсәң дә, ярманың табигыйлыгын кайтарып булмый.
Бу – он бозылмасын өчен кушкан өстәмәләр ипинең сыйфатын яхшыртмый, ә бәясен күтәрә. Ипи пешергәндә кулланылган чүпрә –термик юл белән химик кушылмалардан ясалган чүпрә . Болар өстенә онга төрле тәмләткечләр, буяулар өстәлә. Шушы өстәмәләр дымлы, күгәрә башлаган оннан да күпереп торган ап-ак йомшак ипи пешерергә ярдәм итә. Ипинең үзкыйммәтен күтәрмәс өчен камырны сыйфатсыз, чистартылмаган суда изәләр. Менә шуңа күрә көн дә югары категорияле ак ипи ашау кирәкмәгән нәтиҗәгә китерә, иң элек ул кандагы шикәрне арттыра. Ипидәге зур күләмдәге глютин матдәләрнең эчәклектә үзләштерелүенә комачаулый – диабет китереп чыгара. Ак ипи – файдалы матдәләре булмаган югары калорияле зыянлы ризык. Шуңа күрә ул симерүгә сәбәпче була. Болар аркасында атеросклероз башлана, кан басымы күтәрелә, инфаркт-ИБСлар, шикәр авыруы, буын авыртулары килеп чыгарга мөмкин .
Тоз. Һәрбер хуҗабикәнең дә ризыкны бер генә тапкыр булса да тозлырак итеп пешергәне бардыр. Беренче карашка, монда куркыныч нәрсә юк кебек. Әмма тозлырак итеп пешерелгән бер ризыкны гына түгел, ә гомумән, тозны артык күп ашауны исәпкә алсаң, сәламәтлеккә чыннан да куркыныч янарга мөмкин. Тозны чамасыз ашауның нәтиҗәсе нинди булуын сөйләгәнче, тәнгә күпмедер дәрәҗәдә тоз кирәк булуын әйтергә кирәк. Аңардагы төп матдә – натрий – һәр табигый сыеклыкта да бар. Тиешле күләмдә булганда, ул күзәнәкләрдәге матдәләр алмашын җайлый, нерв очлары эшчәнлегенә, нервларның мәгълүмат тапшыруына, мускуллар эшчәнлегенә, шул исәптән йөрәк мускулына йогынты ясый, шулай ук кайбер тукландыргыч матдәләрнең үзләштерелүенә ярдәм итә.
Бик нык йөкләнеш төшкән вакытта натрийга ихтыяҗ туа. Шуңа да белгечләр сусауны бераз гынә тозлы су белән басарга киңәш итә. Әмма шулай да ризыкны бераз гына тозсызрак ашау яхшы. Чөнки тозны күп ашаудан йөрәк һәм кантамырларга зыян килә. Зыянлы ризык белән бергә күп күләмдә кергән натрий тәндәге суны тоткарлый, ул исә кантамырлар аша агучы кан күләме артуга китерә. Моның нәрсәсе начар? Үзегез уйлап карагыз: кан күбрәк икән, кантамырларга ясалган басым көчлерәк була. Ә артык натрийның бер өлеше аларның тышчаларына да утыра. Ул кантамырларның сыгылмалылыгы кимүгә, катуына сәбәп була. Ахыр чиктә ул кан басымы күтәрелүгә, йөрәкнең кан белән тәэмин ителеше кимүгә һәм аның җиткелексез эшләвенә китерә. Чынлыкта болар чирләрнең башы гына. Гадәттә, бераз артык тоз бәвел белән чыга. Әгәр тән моны эшли алмый башласа, тоз бөерләргә һәм бәвел куыгына утыра башлый. Тоз кисәкчекләре әкренләп ташка әйләнә, бөерләрнең гадәти тукымалары таркала, әлеге әгъзаларның җиткелексез эшләвенә сәбәп булган ялкынсынулар үсеш ала. Тулырак…











