fbpx
12.09.2014

Мәктәп кыйссасы


   Bright ideaМәҗит Гафуриның “Ана белән кызы” дигән шигырен өйрәнәбез.Сүз баланың тырышып укырга тиешлеге,белем алырга кирәклеге турында бара.Мин шагыйрь фикерен дәвам итеп,хәзерге вакытта белем алуның әһәмияте тагын да артуын,белемсез кешегә бу тормышта яшәве бик кыен булырга мөмкинлеген сөйлим.Мисаллар китерәм.Укый-яза белмәсәгез,машина йөртү өчен права да ала алмассыз дим…

-Алабыз!-дип шунда бер малай чәчрәп чыкты.-Безнең әти укып тормады әле.

-Ничек?-

-Фураж төяп китте дә, права алып кайтты.

Менә һәрвакыт шулай: тормыш чынбарлыгы китап сүзләрен бәрә дә ега.Нәрсә кирәк,нәрсә кирәк түгеллеген аңлатып кара шуннан.

Сагынырбыз әле җәйләрне


Сагынырбыз әле җәйләрнеҖәй кояшының рәхәт җылысын сагынырга өлгергән халык әледән-әле күккә бага һәм сүзне әбиләр чуагы тирәсенә күчерә. Ярага тоз сипкәндәй, һава торышын әйтүчеләр дә быел әбиләр чуагы булмас ахры диләр. Бу юлларны язганда исә Мәскәү синоптиклары башкалага шимбә көнне көтелгән җылы көннәр килә дигән хәбәр салды.

Күңелне җылытып, күзләрне чылатырлык әбиләр чуагының бер генә елны да булмый калганы юк анысы. Ләкин табигатьне генә аңлап бетереп булмый әле монда. Миңа калса, җәе дә ярты-йорты гына булган елда һәр кояшлы көне Ходайның безгә биргән бүләге дип карарга, шуннан ләззәт алып калырга кирәктер. Чөнки чын-чынлап җылы җәйләрне сагыныр көннәребез алда әле, җәмәгать. Шул ук синоптиклар быелгы кыш иртә киләчәк һәм бик салкын булачак дип өркетәләр. Ышанмаслык та түгел шул: миләш агачларында кызыл тәлгәшләр бик күп. Монысы инде халык сынавы – миләш ишелеп уңган елны кыш суык килә.

Уңышлар сиңа, Фәрит!


 “Татарстан яшьләре” газетасыннан Арча районында яшәүче Фәрит Вафинның язмаларын укыгач, их, шушы кешене мәгариф министры итеп куярга иде дим мин һәрвакыт. Мәктәп тормышы, татар теле проблемалары, татарлар язмышы турында шулкадәр аңлаешлы итеп, чын күңелдән кайгыртып яза бит ул. Моңа кадәр мин аның яше һәм үзе турында берни белми идем (без – олы яшьтә, җиде класс белемле генә, интернетка керә дә, анда укый да белмибез). Менә газетаның 31 июль санында аның тормышы һәм фотосы белән танышкач, бу кешегә (егеткә) ихтирамым тагын да артты. Бик ягымлы, мөлаем, шат күңелле кеше карап тора, бер дә 60 яшь бирерлек түгел үзенә. Минемчә, бу иптәшне югары урыннарга куеп, үзебезнең Татарстаныбыз өчен эшләтергә дә эшләтергә кирәк әле һәм беркадәр ирек тә бирергә үзенчә эшләү өчен. Иманым камил, әллә нинди уңышларга, яхшы күрсәткечләргә ирешер иде ул. Фәрит әфәнде, Ходай киләчәктә дә исәнлек-саулык бирсен, балаларыгызның бәхетен күреп, тигезлектә яшәргә язсын. Алга таба да үзеңнең матур, кызыклы язмаларың белән безне – “Татарстан яшьләре”н укучыларны сөендереп яшә.

                                                                       Хәйдәр САБИТОВ. Әлмәт

“Татарстан яшьләре”,16август,№20

Мин кыңгыраулы мәктәп иленнән


                           Мин кыңгыраулы мәктәп иленнән

Халидә Минһаҗева әңгәмәсе. “Татарстан яшьләре”. 31июль,2014

-60ка җитеп килгәндә ниндирәк хисләр кичерәсез,Фәрит абый?

-60ка да килеп җиттек диген…Сөбханалла! Балачакта 60 яшьлек кешеләр безгә  карт бабай булып күренәләр иде.Ә хәзер… 60 яшь- алтын яшь дип кенә җиффәрәбез..Алтмышка кадәр эшләсәң дә,теләгәнчә акча бирмәскә мөмкиннәр,60тан соң эшләмәсәң дә,әз-әзләп биреп торалар.Әле җитмәсә,елга ике тапкыр арттырып бирәләр.60ка җитмичә андый бәхеткә ирешеп булмый.Шулай булгач,шатлык түгелмени мондый картлык?!.. Пәйгамбәребез(с.г.в.) өммәтенә бирелгән гомер 60 ел.Артканы-бүләк.Аллаһның бүләгенә бүләк белән җавап бирү тиеш.”60 яшь тулгач кешенең гозере кабул булмас”,-диелә хәдистә.Ягъни 60 яше тулган кеше гомерем кыска булды,тәүбәгә килергә өлгерә алмадым, дип акланырга тырышса,аклануы кабул ителми.Тиешле гомерен яшәгән булыр.Мин бу яктан да бәхетле.60ка җиткәнче мәчет ишекләрен ачып кердем, дини йолаларны хөрмәт итәм,ислам кануннары буенча яшәргә тырышам.

Дөньяның саф  һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларым белән сау-сәламәт йөреп, хатыным,балаларым, оныкларым,туганнарым белән бергә гомер кичерүем  мине иң бәхетле кешеләрнең берсе итә.60 ел эчендә   шактый авырлыклар күтәреп узсам да,гаделсез рәнҗетүләргә дучар ителсәм дә,нахак сүзләр ишетсәм дә сынмадым, сыгылмадым, уңган һәм тырыш хатыным белән бергә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, оныкларымны сөеп,хәзер шуларның уртасында балкып утырам.

– Гомерегез буе мәктәптә эшләдегезме?

1954нче елның 2нче августында бар җиһанга “мин тудым” дип  аваз  салып, шаулап аккан тәмле сулы чишмәләре белән данлыклы Носы  авылы өстенә  яңгыраткан идем мин.Күпме сулар аккан,күпме еллар үткән.Ә йөрәк һаман унҗидедә.Унөчтә дә була кайчагында,унбиштә дә.Хыялларым һаман канатлы.Моның бердәнбер сере:гомерем буе балалар арасында,мәктәптә эшләвемдә.Эшләү дип әйтү бик үк дөрес тә булмас,дөресе-балалар дөньясында яшәвемдә.Мәрхүм әти белән әни дә укытучылар иде.Исәпләп караган идем,безнең нәселдә 20 укытучы һәм бер профессор бар икән.Барысыныкы бергә- 700ел эш стажына җыела! Бүгенге көндә Яңа Кенәр лицеенда балаларга инглиз телен укытучы кызым Айгөлне дә  кушып исәпләсәң,тагын да артып китә.

-Туйдырмадымы?

-Мәктәп үзе бер дөнья:яшьлек белән тулган,шатлык белән яңгырап торган балалар,үсмерләр дөньясы.Бу дөньяда үзең турында гына уйлап яши алмыйсың.Монда сиңең күзләреңә карап торган,синнән үрнәк алучы,синең кебек сөйләшергә омтылучы хыялый,белемгә омтылучы дистәләгән,йөзләгән бала күңеле.Аларның һәрберсе матур болындагы кояшка үрелеп үскән чәчәкләр кебек.Чәчәкләр сулмасын,гүзәл булып үссеннәр өчен аларга дым,яктылык һәм җылылык кирәк булган кебек балаларга да белем нуры,назлы караш һәм йөрәк җылысы кирәк.Белем алуны юкка гына инә белән кое казуга тиңләмиләр.Мин 38 ел буе балалар белән бергә әнә шул коены казу хезмәтендә булдым.Бары тик белем,мәгърифәт кенә кешенең күңелен нурлы,тормышын мәгънәле итә.Борынгы заманнардан бирле билгеле булган шушы хакыйкать,кызганычка каршы,бүген үзенең кыйммәтен югалтты.Белем дә тауарга әйләнеп,гыйлем базары барлыкка килде.Аттестатны,дипломны акчага сатып алган белемсез укучылар,белемсез студентлар,аспирантлар,фән докторлары,профессорлар белән дөнья тулды. Ләкин мин укучыларыма моның вакытлы хәл икәнлеген аңлатырга тырышам.Мондый хәл озак дәвам итә алмый.Белемсез илнең,мәгърифәтсез халыкның киләчәге юк.Шуңа күрә укучыларыма чын кеше булып үссеннәр өчен көчемнән килгәннең барысын да эшләргә тырышам.Төп хезмәтем-балаларны татар телендә матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү.Чөнки мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Бу һөнәрнең серләренә һәм осталыгына мине Казан дәүләт университетында Мөһәммәт Мәһдиев,Диләрә Тумашева,Ибраһим Нуруллин,Флера Сафиуллина,Хатип Миннегулов кебек тел-әдәбият галимнәре өйрәтте.

Үз ана телен камил белеп,уй-фикерләрен дөрес итеп кәгазгә төшерә белгән бала гына зыялы,аралашучан,көчле шәхес булып үсәргә мөмкин.Тел һәм әдәбият укытучысы буларак минем  төп бурычым –балаларда үз ана теленә мәхәббәт уяту,милләтен яратырга өйрәтү,татар теленең камиллеген,аһәңлеген күрсәтү,татар әдәбиятының байлыгын укучыларыма җиткерерү.

– Фәрит Вафин исемле югары категорияле укытучы бар, Фәрит Вафин атлы публицист, фәнни-методик хезмәтләр авторы.Һәм шуларга өстәп юмор-сатира әсәрләре дә язасыз. Болар барысы да сезнең хакта. Ә менә үлчәүгә салсак кайсы эшчәнлегегез калганнарыннан авырырак тартыр иде икән?

-Кызык сорау.Бу турыда уйлап караган юк иде әле.Чыннан да  кайсы басар иде икән? Мөгаллимлек басар,мөгаен.Әгәр укытучы булып эшләмәсәм,укытучылар турында яза алмас идем.Минем күп мәкаләләрем мәктәп,укытучылар тормышы турында бит.Методик хезмәтләр дә тулысынча укыту белән бәйләнгән.Юморескалар тагын шул мәктәптәге җитешсезлекләргә,көлке хәлләргә нигезләнеп языла.Шулай булгач,мин иң элек укытучы.Калганнары шул тамырдан шытым биргән үсентеләр.

-Аннан, татар Интернетенда да билгеле кеше бит әле сез.

-Интернет,социаль челтәрләр,сайтлар-бүгенге укытучының төп коралы.Шуларны белмәгән,интеренетта балык кебек йөзә алмаган укытучыны…кем дип әйтергә дә белмим инде. Кемне дә булса гаепләп әйтү түгел,ләкин әлегә мәктәпләрдә Интернетка кереп үзенә кирәкле материалны таба белмәгән укытучылар да бар.Хәтта компьютерда Word программасында кирәкле язма,документ эшли белмиләр Ләкин берничә елдан,иманым камил,аттестация вакытында укытучылардан шәхси сайтлары булуын таләп итә башлаячаклар.Бу-заман таләбе,укытучы үзе укыткан балалардан артта калырга тиеш түгел. Үземнең әлегә дүрт сайтым бар.Өчесе татар телендә,берсе тулысы белән урысча. Аларда бөтен язган мәкаләләрем,уй-фикерләрем тупланган.Күптән түгел ”Мөгаллим язмалары” дигән төп сайтымда интеренет-кибет ачтым.(mugallimplan.ru) Методик мәкаләләремнән электрон китаплар эшләп шунда куеп барам. Мактанып әйтү дип кабул итмәгез,  үзем оештырган “Компьютерга өйрәнү” түгәрәгенә йөргән укучыларым быелгы уку елында төрле интернет-проектларда,конкурсларда   катнашып егермедән артык диплом-грамоталар алдылар.Ә үземнең “Мөгаллим язмалары” сайты “Белем җәүһәрләре” IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең “Укытучы-җәүһәр” номинациясендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.

-Сез – педагогикада инновацион технологияләр тарафдары. Яңача эшлибез дип традицион укыту системасыннан читләшмәсме мәктәпләребез?

-Барлык инновацион технологияләр арасында мине  татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллану җәлеп итә Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Кабинетымда интерактив такта бар.Интерактив такта укучыларда эшләү активлыгын гына арттырып калмый, ә яңа материалны һәр укучыга җиңел, аңлаешлы итеп җиткерергә дә ярдәм итә.

Шулай ук дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Ләкин компьютер,Интернет дип без акбур белән сыйныф тактасын чыгарып ташларга тиеш түгел.Ягъни һәр яңалык,фәнни казаныш гасырлар буена килгән традицион укыту системасын үстерергә,баетырга тиеш.Әмма безнең хәсрәт реформаторларыбыз һәм мәгариф чиновниклары һаман да иң яхшы укыту алымнарын үзебездән эзлисе урынга, читтән табарга тырышалар.Традицион укыту алымнарыннан әнә шулар читләштерә.

-Мәгарифтәге очсыз-кырыйсыз реформаларга ничек карыйсыз?

-Реформаларның һәркайсы-аерым язма таләп итә торган зур проблема.Ләкин бер нәрсә ачык: әлегә аларның берсе дә ил һәм халык файдасына түгел.РФ мәгариф системасы җимерелеп бетеп бара.Бу коры сүзләр генә түгел,ә кырыс статистика.БМО рейтингында Россиянең белем бирү дәрәҗәсе буенча илле дүртенче урынга кадәр тәгәрәве раслый моны.Бәлки бу шулай кирәктер,махсус эшләнәдер.Ә бәлки  наданлык нәтиҗәседер,һич аңлап булмый.

-Балаларга ирләр тәрбиясе җитми. Ирләр укытучы һөнәре сайласын өчен дәүләт күләмендә нинди чаралар күрү мөһим дип саныйсыз?

-Дәүләт күләмендә ирләр өчен генә түгел,ә бөтен укытучылар өчен кискен чаралар күрү мөһим.Бүген укытучыны тикшерү, кысу,кимсетү,түбәнсетү шул дәрәҗәгә килеп җитте ки,кайчагында хәтта  мәктәпне ташлап качасы килә башлый.Шуңа күрә яшьләрнең күбесе бер-ике ел эшли дә,мәктәптән таю ягын карый.Демократияләштерелгән укыту формалары Рәсәйдәге вертикаль хакимият шартларында мөмкин булмаган хәл.Ул бары кешене куркытып,җелегенә үткәнче тикшереп эшләтүгә көйләнгән. Мондый җәмгыятьтә иҗади шәхес үсә алмый,шәхес деградацияләнә.Башлангыч сыйныфларда укытучының авызына карап торган,уку белән кызыксынган бала үсә-үсә югары сыйныфларда мәктәпне күрә алмас хәлгә килә.Моңа бит укытуны дөрес оештыра алмаган мәктәп гаепле.

Укытучылар өчен биш елдан биш елга булып торган аттестацияне генә алыйк.(Тиздән өч ел саен булачак).Югары уку йортын тәмамлап,кулына диплом алган фән укытучысыннан БДИ тапшырталар.Укытучыга ышанмау,аны әнә шулай мәктәп баласы дәрәҗәсенә төшереп мыскыллау галәмәте бары Россиягә генә хас.  Германия, Франция, Италия,Финляндия кебек алга киткән илләрдә БДИ дигән җәфа бөтенләй дә юк.  Шуңа күрә хәлләр болай барса, тиздән авылда да физкультура, хезмәт дәресләрен  хатын-кызлар укыта башламагае дип шикләнәм. Үзен үзе хөрмәт иткән кайсы ир заты мондый түбәнсетүгә түзсен ди. Мәктәптәге тавык чүпләп бетерә алмаслык вак эш, чамадан тыш контроль, укыту белән бәйләнмәгән эшләр эшләтү ир кешенең ачуын чыгара, гайрәтен чигерә. Бүгенге кәгазь боткасына хатын-кызлар да көчкә түзә. Ир-ат укытучылар булмау – мәктәптәге төп проблемаларның берсенә әйләнде.Якын араларда мин аның хәл ителүенә ышанмыйм.Чөнки ир-атларны мәктәпкә тарту өчен аларга үзен һәм гаиләсен кешечә яшәтерлек хезмәт хакы түләргә кирәк.Укытучы акчасының хатыны белән балаларын ачлы-туклы тотарга гына җитәчәген күреп-белеп торган  бүгенге акыллы егетләр мәктәпкә килми дә килми инде.Аннан ирләрне  мәктәптә бушка эшләтеп тә җәфалыйлар.Бөтен ремонт,вак-төяк төзелеш эшләре шулар җилкәсендә.Җәйге яллардан чакыртып эшләтү дә теңкәләренә  тия аларның.Укытучының ай буе эшләп алган 20 меңен авылда шабашниклар 4-5 көндә алалар.Шулай булгач,едва ли артыр мәктәптә ир укытучылар.

-Укытучының хобби, ягъни яраткан шөгыльләргә вакыты каламы?

-Кала,яраткан шөгыльгә нишләп вакыт калмасын ди.Менә мин үзем мәкаләләр язам.Интернетта казынам.Сайтларымны баетам,камилләштерәм.Болар барысы да иҗат эше.

-Гаиләдә табак-савыт шалтырамый тормый диләр, сезнең гаиләдә проблемалар яки бәхәс туганда соңгы сүзне кем әйтә? Гомумән, гаиләгез белән таныштырсагыз иде.

-Табак-савыт шалтырамаса,ул гаилә дә булмас иде.Ничек инде өйләнешкәнче бер-берсен бөтенләй белмәгән,төрле гаиләләрдә төрле тәрбия алып   үскән ике кеше бергә тыныч кына,тавыш-тынсыз шыпырт кына яши алсыннар,ди.Моның өчен берсенең я бөтенләй җүләр,я чукрак-телсез булуы кирәк.Ә без хатыным Мәрзия белән икебез дә университет бетергән кешеләр.Белем ягыннан туры килсәк тә,холык-фигыль ягыннан төрле.Мин-салмак,акрынрак,ул-кызу.Мин аз сүзле,аның сөйләшкәндә теле телгә йокмый.Ләкин икебез дә укыту-тәрбия эшен, әдәбият-сәнгать дөньясын әйбәт беләбез,шуңа күрә сөйләшер-бәхәсләшер нәрсәләр күп чыгып тора.Хатын алдан күрүчән,эшне планлаштыруга бик оста.Мәгариф министры булып эшләсә,без бүген Сингапур методы дип авыз суы корытып утырмас идек, Европаның алдынгырак бер укыту системасын сайлар идек.Пенсиядә булса да хатын бик хуҗалыкчыл.Бөтен авыл сыерларны бетереп, кәҗәгә күчеп килгәндә,без әле һаман да ,аллага шөкер,сыер-бозау асрап ятабызТавык-чебешен әйткән дә юк..Зур гына яшелчә бакчабыз бар.Хатын кавын-карбызны да үзе үстерә.(Быел,кызганычка каршы ел килмәде).Ике ел элек шыгырдап торган нарат-чыршы бүрәнәләрдән яңа өй салып кердек.Умарталарыбыз бар.Ир белән хатын уртак сүздә,бер фикердә булмасалар,боларның берсе дә булмас иде.Ике бала:бер кыз,бер ул тәрбияләп үстердек.Кызыбыз Айгөл үзебезнең авыл лицеенда инглиз теле укыта.Улыбыз Айрат гаиләсе белән Казанда яши,шәхси эшмәкәр.Ике балага берсеннән берсе матур,үткен,тырыш Айзилә,Камилә,Айзат дигән өч оныгыбыз бар.Димәк,безнең нәсел яши,дәвам итә.

Соңгы сүзне кем әйтә дигәннән… Бәхәс чыкканга куанырга кирәк. Бер-берләренә битараф булмаганнар гына бәхәскә керә ала. Синең “ә” дигәнеңә “җә” дип торган хатын-ул,я сине бөтенләй кешегә санамый,я аны читтәге тормыш күбрәк кызыксындыра.Бәхәсләшкән хатын- гаилә,тормыш,балалар һәм ире турында кайгырта торган хатын. Ләкин хатын белән бәхәсләшеп,аны җиңәргә тырышу зур хата,мәгънәсезлек,файдасы булмаган гамәл.

-Укытучы һөнәрен сайлаганга үкенмисезме?

-Юк,үкенмим.Үкенеп яшәү кешене эчтән үтерә.Университет бетергәч,мине Фәннәр академиясенә кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә калдырганнар иде.Ләкин мин үзебезнең авылга укытырга кайтып киттем.Кем белә,бәлки,анда калган булсам миннән берәр кандидат-мандидат кисәге дә чыккан булыр иде.Ләкин ул вакытта бүгенге тормышым булмас һәм мин сезнең белән менә шулай күңелле итеп сөйләшеп утыра алмаган булыр идем.”Татарстан яшьләре”ндә басылып чыккан мәкаләләрем аша мине беләләр,укыйлар,язалар. Беркемгә билгеле булмаган фән корты булганчы,үз Татарстаның  авылларында аз-маз булса да мәгълүм кеше булуың начар түгелдер дип уйлыйм.Рәхмәт, ”Татарстан яшьләре”нә мәкаләләремне дөньяга тараткан өчен,рәхмәт анда эшләүче редакция хезмәткәрләренә,шәхсән сезгә һәм редактор Исмәгыйль әфәндегә.Бүтән бер генә газетада да хәбәрчеләргә сездәге шикелле игътибар,хөрмәт һәм кунакчыллык юк.Даими авторларны җыеп,табын артында сөйләшеп-гәпләшеп утырулары безнең өчен үзе генә ни тора!

-Беренче мәкаләгез кайчан басылган иде?

-Унынчы сыйныфта укыганда кыска гына хәбәрләрем Арча район газетасында күренә башлады.Тоташ бер биттән торган хикәям дә басылып чыккан иде.Бервакыт хат ташучы миңа 5 тәңкә акча китереп бирде. Бу минем беренче хезмәт хакым- газетада басылган язмалар өчен гонорар акчасы иде.  Ул вакыттагы шатлыкны белсәгез икән!

-Тормышка ашмый калган хыялыгыз?

-“Татарстан яшьләре”ндә басылган бөтен мәкаләләремне бер китап,юморескаларны икенче китап итеп чыгару хыялы бар иде.Газетаның сайтына кереп язмаларымны санап карадым.2003нче елдан тупланганнары гына да 120дән артып китә.Ә мин 1996нчы елдан бирле язам икән инде.18 ел булган! Нишлисең,өлгереп булмады бит.Шулай да “Мәгариф” журналында басылган фәнни-методик мәкаләләремне үткән ел кечкенә  җыентык итеп бастырып чыгардым.Әле соң түгел.Алла боерса,пенсиягә чыккач хыялны тормышка ашырырбыз.Әнә кайбер пенсионерлар китап арты китап чыгара. Бәлки миңа да шундый бәхет елмаер.

Үлгән бал кортлары дәвалый. Файдалы киңәшләр.


 үлгән бал кортлары

 

Үлгән бал кортлары-“Подмор”

Яз. Бүген-иртәгә умарталарны карар вакыт килеп җитте. Умарталарны чистартканда оя төбендә үлгән бал кортлары шактый була. Халык һәм умартачылар телендә ул “подмор” дип йөртелә. ”Подмор” -үлгән бал кортлары  дигән сүз. Кортларның гомерләре бик кыска. Алар бары 35-40 көн яшиләр.Кышлатуга калганнары гына озаграк яши.

Язлар җитү белән һава температурасы 6-8 градуска күтәрелгәч, умарта ояларын беренче караулар башлана. Ояларны чистартканда тәҗрибәле умартачылар үлгән бал кортларын ташламыйлар. Ә бик хәсиятләп җыеп баралар. Чөнки алардан күп төрле авыруларны дәвалап була торган дарулар ясап була.

Ләкин мин үзем кышлату чорында үлгән бал кортларыннан эчү өчен төнәтмә ясарга киңәш итмәс идем. Аларның күбесе эчәклекләрен чистартырга өлгермәгән килеш үлеп китә. Шуңа күрә мондый кортлардан ясалган төнәтмә сызлаган урыннарга сөртү өчен генә бара. Әмма кемнәрдер өчен бусы да алтын бәясенә торырга мөмкин. Чөнки иң күп подмор бары яз көнендә ,елга бер тапкыр гына була. Ләкин монда да күгәрмәгән, исләнмәгән кортларны гына җыю файдалы.Ник дисәгез, кортларда төрле авырулар, инфекцияләр булырга мөмкин.

Икенче, өченче тапкыр караулар вакытында да үлгән кортлар очраштыргалый, ләкин болары инде бик аз була. Мин ояларны һәр карау вакытында менә шул кортларны бөртекләп җыеп барам. Эчү өчен иң яхшы,иң файдалы төнәтмәне нәкъ менә шушы кортлардан ясарга кирәк тә инде.

Үлгән кортлардан төнәтмә ясау.

 Төнәтмә ясауның ике юлы бар.

 1нче юл. Төнәтмә аракы белән ясала. (Спирт белән булса тагын да әйбәтрәк). Әмма бөтен кеше дә аракы белән ясалган төнәтмәне куллана алмый. Шуңа күрә төнәтмәне икенче юл белән, суда кайнатып ясасаң да була.Файдасы барыбер аракыда ясаганнан ким булмый.

  Аракы белән төнәтмә болай ясала.100граммлы стаканга киптерелгән, вакланган кортларны тыгызлап тутырасың. Шуны шешәгә саласың. Шул ук стакан белән шешәгә биш стакан аракы салына.(Ягъни 5:1) Болгатасың да шешә авызын бик яхшылап томалап, 2-3 атнага караңгы урынга куясың. Озаграк торса тагын да әйбәтрәк. Куллана башлаганчы әзер төнәтмәне ике кат марля аша сөзү мәслихәт. Сөзелгән төнәтмәгә тигез нисбәттә су кушарга кирәк.Төнәтмәнең төсе кортларны кайсы вакытта җыюга карап төрлечәрәк булырга мөмкин. Күп вакыт ул коньяк төсенә керә һәм үзеннән хуш ис килеп тора. Тагын да тәмләндерү өчен азрак прополис кушалар. Шешә төбендәге утырмадан курыкмаска кирәк.Ул зыянлы нәрсә түгел.

Төнәтмәнең файдасы.

Бу төнәтмәнең әйтеп бетергесез иң зур файдасы – йөрәк-кан тамырлары авыртулары өчен. Икенчедән, простатадан котылырга ярдәм итә. Өченчедән…Шул рәвешчә төнәтмәнең файдасын 10га, 20гә, хәтта кырыкка җиткәнче санарга мөмкин.Аны санаганчы борынгыларның бүген онытылган бер гыйбарәсен китереп үтү урынлы булыр: ”Подмор” үлгәннәрне дә урыныннан торгыза !дигәннәр алар.

  Үлгән кортлардан ясалган төнәтмә эчә башлауның беренче көннәреннән үк кәефне күтәрә, иммунитетны ныгыта. Ул матдәләр алмашын яхшырта, ирлек көчен арттыра, бала табарга сәләтсезлек, цистит, пиелонефрит, аденома, панкреатит, ашказаны-эчәк авырулары, катаракта, глаукома, аллергия, астма, сулы шеш, полип, терәк-хәрәкәт, буыннардагы төрле тайпылышларны һәм башка күп кенә авыруларны дәвалый.

 Тагын: Тулырак…

Бердәм Дәүләт Имтиханы: бүген һәм иртәгә.


   (“Мәгариф”журналы.2014.№4.) БДИУку елы төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Мәктәпләрдә бөтен сүз имтиханнар тирәсендә бөтерелә. Хәер, чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм Дәүләт Имтиханнары бирә башлаганнан бирле, имтиханнар темасының телдән төшкәне дә юк.  Бердәм дәүләт имтиханы дигән төшенчә укучыларның да, ата-аналарның да, хәтта укытучыларның да төн йокыларын качырды. Бу сынауга карата халыкның фикере бер дә уңай түгел. “Регнум” агентлыгы үткәргән интернет-сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Өстәвенә бердәм имтихан тирәсендәге низаглар бер генә көнгә дә тынып тормый. Халыкның 81,6 проценты фикеренчә, БДИ кертү Русия мәгариф системасына тискәре йогынты ясаган. “Бердәм дәүләт имтиханын балалар үз көчләре белән бирә алмыйлар, бу – бөтенләй мөмкин хәл түгел. Бердәм дәүләт имтиханына укучының, укытучының, мәктәп директорының, өлкә мәгариф бүлеге начальнигының, губернаторның, министрның һәм башкаларның язмышы бәйле. Барсы да бердәм дәүләт имтиханының  нәтиҗәләре югары булсын өчен тырыша. Аның намуслы бирелүе беркемгә дә кирәкми”, –  дип саный “Эксперт” журналының фәнни мөхәррире Александр Привалов. Югары икътисад мәктәбенең мәгарифне үстерү институты директоры Ирина Абанкина БДИга бәя биргәндә турыданрак яра: “Ә чынлыкта болай килеп чыкты: кем үз көченә таянып, телефон алмыйча, бернинди дә маневрлар уйлап чыгармыйча БДИ бирергә тырышты, шул дуракка калды”. Тулырак…