fbpx
21.03.2014

Икмәк өстәл түрендәме?


Икмәк

     Безне «Иң кадерлесе – икмәк, иң хөрмәткә лаек кешеләр – игенчеләр!» дип тәрбияләп үстерделәр. Без укыганда мәктәптә, авыл клубларында әледән-әле алдынгы игенчеләр,тракторчылар белән очрашулар булып торды.Шуңа күрә безнең аңыбызга икмәк алтыннардан кыйммәтрәк дигән фикер салынган.

Икмәк! Ипи, ипекәй…Төрлечә әйтәләр бу сүзне. Әмма ничек кенә әйтсәләр дә бу сүзгә һәрвакыт олы мәгънә салына, ипи кадерен белгән кеше аңа һәрвакыт изге нәрсә итеп карый. Күкрәкләренә терәп ипи кискәндә әниләр әнә шулай кадерләп “Ипекәй” дип әйтәләр иде.Көзен уңыш амбарларга кереп урнашкач,авылым кешеләре “Икмәкле булдык!” дип горурланып сөйләрләр иде.Алар белгәннәр,чөнки икмәктән башка яшәп булмый,икмәктән башка тормыш юк. Икмәк- илебезнең төп байлыгы. Шулай булгач икмәкне кадерләп саклап тоту барыбызның да изге бурычы. Әгәр халыкта икмәкне олылау,хөрмәтләү булмаса, “Икмәк- ил терәге”, “Ил табыны икмәктән башлана”,” Пешкән икмәк исе- һәр чәчәктән хуш исле” дигән әйтем-мәкальләр барлыкка килмәс иде. Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да — берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый. Шагыйрьләр икмәкне зурлап шигырьләр язганнар. Тулырак…

Әфганчылар кемнәр алар?


     Илебезнең үткән тормышында мәңге онытылмас,йөрәкләргә кан белән язылган вакыйгалар байтак.Шуларның берсе-Әфганстандагы гаделсез сугыш.Бу сугыш беткәнгә инде шактый вакыт узып бара.Әмма аның хатирәләре; мескен аналарның тау-таш араларында башын салган газиз балалары беркайчан онытылмаслар.Еллар үтү белән тарихның күп битләре хәтердән җуела.Әмма Әфган сугышын онытырга хакыбыз юк. Ул ХХ гасырның иң озакка сузылган, канкойгыч, трагик сугышларының берсе булды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды. Советлар Союзы өчен ул, Бөек Ватан сугышы тәмамланып 34 ел узганнан соң, иң соңгысы булды. Ләкин әфган сугышы иң көчле державаның көчен-куәтен һәм бөтендөнья  каршында ышанычын бетерде, аның таркалуына башлангыч салды. Бу игълан ителмәгән сугышны ничек кенә атамадылар: басып алу, террорчылык, яшертен сугыш дип тә, локаль хәрби каршылык яисә интернациональ хәрби  бурыч дип тә йөрттеләр. Тарихчылар һаман да аның каршылыклы характерына төшенеп бетә алмый

  Әфган сугышында Татарстаннан 9570 кеше катнаша.Шуның 233е инвалид булып кала, 546сы яралана, контузия ала… Ә 257се цинк табут эчендә кайттылар.Мәгънәсез сугышта үз гомерләрен биргән солдатлар өчен 257 кабер казылды.Алар өстенә йолдызлар куелды: төнлә гашыйкларга күз кысып җемелдәшкән тере йолдызлар түгел,ә кызылга буялган таш йолдызлар,калай йолдызлар.Бүген бу сугышны ничек кенә төрләндереп ,каралтып сөйләргә тырышмасыннар,улларын югалткан аналар,газиз баласын җир куенына салган аталар өчен күз карасыдай кадерле бу йолдызлар.Чөнки солдат сугышны сайламый.Ул сугышны игълан да итми.Бер төркем сәясәтчеләрнең акылсызлыгы,ахмаклыгы аркасында башланган сугышларның барысында да бер гаепсез гади халыкның җаны кыела. Тулырак…

Яңа китап


Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы — рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр сәламәтлегенә кагыла. Бигрәк тә балаларның сәламәтлеге аяныч хәлдә. Россиядә ел саен күп меңнәрчә бала үлә. Балаларның 34 проценты — сулыш органнары, 52 проценты —ашказаны, 21 проценты нерв системасы чиреннән интегә. 17 мең баллада — шикәр диабеты диагнозы, 720 мең бала — инвалид. Мәктәп балаларының бары тик 9–10 проценты гына сау-сәламәт исәпләнә. Сәламәтлек саклау буенча дәүләткүләм әһәмиятле документлар кабул ителә, программалар эшләнә, дистәләгән спорт корылмалары, стадионнар төзелә. Ләкин мәктәп тәмамлаган яшүсмер егетләрнең 70–80 проценты хәрби хезмәткә яраксыз. Яшьләр баштанаяк тәмәке төтененә чумган, аракы-сыра диңгезендә йөзә, фахишәлек белән шөгыльләнә, наркоманга әверелә. Бу күңелсез саннарга һәм чирләргә яңалары — төрле психик авырулар һәм суицидлар өстәлде.

Китапны алу өчен сылтама:  http://yadi.sk/d/jy9fGk2GGUnms

Шомлы тынлык


   Авыл урамнары тып-тын.Көндез дә тын,кичләрен дә.Ара-тирә выжылдап җиңел машиналар үтеп китәләр дә,кешесез карга чумган урамнар тагын тынып калалар. Кышкы каникуллар вакытында нинди матур көннәр булды.Үзе җилсез,үзе салкын түгел.Урамга йөгереп чык та, иптәшләрең белән кар атыш, тауга барып чана шу я булмаса,хоккей уйна.Берсе дә юк.Ник бер баланың иптәшен чакырып кычкырган тавышы ишетелсен,ник бер бала чана тартып капка төбеннән узып китсен.Бала –чага тавышыннан яңгырап тормаган авылның яме юк.Чана табаны күрмәгән таулар да ялгызлыктан күңелсезләнеп,бөкрәеп калган кебек күренәләр.Искиткеч матур көннәр! Кышкы саф һавалы кичләр.Ә балалар өйдә.Көндез дә,кичен дә өйдә.Бар эшләре:көне буе телевизор каршында утыру я компьютер уеннары уйнау.Без үскәндә дә телевизор бар иде.Ләкин таудан кайтып кермәдек.Өендә ашыгыч эше булган яки салкын тидереп авырып яткан иптәшләр генә тауга килә алмаслар иде.Калган бөтен малае,кызы мәктәптән кайтып ашап-эчеп алгач,чанасын җитәкләп тауга элдерер иде.И,ул тау шуулар! Носы таулары галәмәт биек иде.Бер вакыт үзебезнең чаналарда шуып туйгач,мәктәп ишек алдыннан ат чанасы алып чыгып шуган идек.Икенче көнне моның өчен хәйран эләкте үзебезгә эләгүен. Тулырак…

Канатлы хат ташучылар


  Интернет заманында хат ташучы күгәрченнәр турында сөйләп тору ,бәлки,әллә ни кызык та булмас.Бүгенге кесә телефоннары белән чагыштырганда күгәрчен белән кемгәдер хәбәр җибәрү бөтенләй көлке тоелырга мөмкин.Ләкин ничек кенә гаҗәп тоелмасын,почтаның борынгы бу төре бүген дә яши һәм кулланыла икән әле.

                                     Гаҗәеп сәләт.

Тарихчылар беренче почта күгәрченнәре моннан өч мең еллар элек Борынгы Мисырда барлыкка килгән дип исәплиләр. Почта күгәрченнәрен беренче булып куллана башлау буенча мисырлылар белән кытайлар гына бәхәскә керә ала. Мисырлылардан хәбәрләшүнең бу төрен греклар һәм римлылыр үзләштергән.Устав буенча, римлыларның һәр легионы хәбәр җибәрү өчен билгеле санда күгәрченнәр тотарга тиеш булган.

 Күгәрченнәрне башта хәрби максатларда кулланганнар.Ләкин язма чыганаклардан күренгәнчә,алар башка максатларда да хезмәт иткәннәр.Мәсәлән,Борынгы Грециядә Олимпия уеннарында җиңү турында хәбәрләр күгәрченнәр белән таратылган.

 Күгәрченне кеше берничә мең еллар элек үзенә ияләштергән.Ләкин аңа кадәр үк инде кешеләр кайбер кошларның үзләре яшәгән җирдән йөзәр,хәтта меңәр чакырым җирләрдән үз ояларына кайта белүләренә игътибар иткәннәр.Пространствода шулай яхшы ориентлаша торган кошларга карлыгачлар,үрдәкләр һәм билгеле инде,күгәрченнәр кергән.Хат җибәрү өчен иң уңайлы кош булып ни өчен нәкъ менә күгәрчен кулланыла башлаган? Чөнки күгәрченнәр читлектә дә үзләрен бик әйбәт хис итәләр һәм бала чыгаралар. Тулырак…

“Мәгариф”сез мәгърифәт


 Бу язма басылып чыкканда,”Мәгариф” журналы,бәлки,инде булмас та.Шулай итеп, 100 ел буе татар халкын аң-белемле итүгә бөтен көчен куеп эшләгән тагын бер татар басмасы тарих чүплегенә ташлана.Аңлашылмый торган хәлләр.Үзебезне үзебез юкка чыгара торган гамәлләр.Әллә инде махсус эшләнә,әллә ,дөрестән дә, акча җитми.Акча дигәннәренә ышанып бетеп булмый.Редакциясендә 50-60 кеше эшләсә ышаныр да идең,9 кешесе булган журналга ,ничек кенә ышандырырга тырышсалар да, акча юк ,дигәнгә ышанып булмый.Бер хоккейчының сыңар тимераягына түләрлек акча бит инде ул.Игътибар итсәгез,укытучыларның ничә буынына армый-талмый хезмәт иткән газета-журналларыбыз юкка чыга.Тавыш-тынсыз гына “Мәгърифәт” газетасын ябып куйдылар.Күпләгән укытучыларның яраткан һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнгән газетасы иде ул.Аның урынына тагын да шәбрәк “Гаилә һәм мәктәп” журналы чыга башлаячак дип ышандырдылар.Беренче сүзләре һәм адымнары ук ялгыш булды бу “үзгәртеп коручыларның”.Газета берничек тә журналны алыштыра алмый.Алар икесе ике жанрдагы басмалар.Укытучы табибны алыштыра алмаган кебек  журнал газетаны алыштыра алмый.Матбугат,журналистика өлкәсендә эшләүчеләр авызыннан мондый сүзләр чыгу аларның чи наданлыгын күрсәтә.Әйе ,чыкты ул журнал.Әмма анда “Мәгърифәт”нең исе дә калмаган,чөнки бу басма укытучылар өчен түгел инде. Журнал үз урынына,ә газета үз урынына хезмәт итә.”Мәгариф” журналы урынына да икенче журнал чыга башлаячак дигән сүзләр йөри.Монысы кемгә комачаулады икән? Финанс хәле кыендыр,ләкин хәзер кемгә җиңел.Тиражы да шактый кимеде.Ләкин бик аз тиражлы халык укымый торган әйберләрне дә хөкүмәт акчасына чыгарып яталар бит.Татарстан хөкүмәте белән Мәгариф министрлыгына татар дөньясы өчен бердәнбер булган гыйльми-педагогик басманы саклап калу кыен эш булмас иде.Әгәр теләк булса… Тулырак…