
Максат: укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, хисләре булдыру, кадерле кеше булуларын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы элемтәне ныгыту, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.
Кичәнең барышы.
Кичә якташыбыз Рәмзия Җиһангәрәева язган шигырь юллары белән башланып китә
(Азалия ) Ана хакы
Җир йөзендә һичбер дәрәҗә юк
Ана исеменә торырлык.
“Балам, дип өзгәләнеп баскан
Һәр эзенә башың орырлык.
Бала утта янса -үзе яна,
Суга төшсә-ана чылана.
Тән авыртуына түзеп була
Җан авыртуына юк дәва.
Канат куйган Һәрбер баласын ул
Хәерле юл теләп озата.
Башкаенда уйлар өермәсе,
Киткән тарафларга күз ата.
“Өс -башылары бөтен, җылы микән,
Ризыклары хәләл, тулы микән,
Урын-җире йомшак, коры микән,
Йөргән юлы имин, туры микән…”
Җилләрдән дә җитез ана уе,
Күңел кошы бигрәк йөгерек.
Үз хәсрәтен , уен читкә куеп,
Балаларын уйлый иң элек
Учларыңда тәбә куырсаң да,
Ана хакын түли алмассың.
Җылы бер сүз кирәк аналарга,
Ихлас сөю, назлы карашың.
Иң изге сүз табыйк аналарга,
Дәваларга йөрәк ярасын.
Еллар узып, гомер үтеп киткәч,
Үкенечкә берүк калмасын.
1 нче укучы: Россиядә 1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе. Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә әниләргә багышлана.
“Әни турында җыр”В.Хәйруллина сүләре, А.Мөхәммәтдинова көе
Иделия Шигырь “Әни!” — беренче сүзем.
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен. ( Люция Аблеева)
2 нче укучы:Тиккә генә халык әйтми, кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле. Чыннан да дөньяда һәр баланың да әти-әни канаты астында назланып, иркәләнеп үсәсе килә. Ә газиз баланы кирәк чакта иркәләгән. Вакытында шелтәләгән, еласаң юаткан, безнең өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне –ямьле, ашларны тәмле иткән Әни бит ул! Аннан да изгерәк кем бар тагын?!
Татар халкының «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү
Әни (Наилә) башкаруында «Бишек җыры».( Г. Тукай шигыре, Татар халык көе).
Әни (Наилә) Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип көне-төне эшләдем.
Уяндыгызмы, балакайларым, Әйдәгез әле, битләрегезне юып килик. Аннан мәм-мәм ашарбыз.(Курчакларны алып кереп китә.)
Айлар, еллар узды.Теләкләрем кабул булды.
Кызларым бик сылу, бик уңган, чибәр булып үсеп җиттеләр. Бер-бер артлы кияүгә дә киттеләр…..
(Өч кыз башкраруында бию)
Бер ел үтте, ике ел үтте, өч ел үтте. Кызларым хәлемне белергә кайта алмады. Шулай балаларымны көтеп сәламәтлегем дә какшады. Авырып торам. Хәлем көннән көн авырая. (Әни чыга һәм караватка ята, ыңгыраша.)
Тиен җыры.Алмаз
Ашыкмыйча һәрбер таңда
Чикләвек ватам оямда.
Чарт – чорт, чарт – чорт
Шатланамын да уйныймын
Күңелсез булса җырлыймын
Лә – лә – лә, лә –лә – лә.
Күз генә миңа өлгерә
Ябалдаш буйлап йөгерәм.
Трәм – трәм – трәм.
Ап – ак кар булып киенәм,
Яшел нараттан җилдерәм.
Рәм – рәм – рәм.инем киемем ак булганга миңа Акбикә дип исем куштылар.Уйнап йөреп, онытып та җибәргәнмен, дустымның хәлен белеп чыгыйм әле. (Ишек шакый.) Тук – тук – тук. (Берәү дә дәшми.) Кая соң бу әбекәй? Ишегалдында да күренми. (Әби янына килә.)
Әби.Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас дигән идем. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем. Мин бик нык авырып киттем шул. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.
Тиен. Ярар, ярар, дускаем,
Җилдән җитез булырмын.
Хәзер барып әйтермен.
Иң элек олы кыз яши торган йортка барыйм (Тиен чыгып йөгерә.)
(Олы кыз бии – бии ләгәннәр чистарта.)
Тиен. Тук – тук – тук.
Олы кыз. Кем бар анда? (Тәрәзәдән карый.)
Тиен. Бу мин – Акбикә. Әниең бик нык авырый, сине чакыра.
Олы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар шул. Тулырак…











