Саба муниципаль районы Тимершык гомуми урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дәүлиева Эльмира Ренат кызы. Тема: “Өч кыз”әкияте. (татар мәктәбенең 2 нче сыйныфында үткәрелгән ачык дәрес планы)
Максат: “ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү.
Бурычлар:
1) Укучыларны үз фикерләрен әйтә белергә,әкият геройларының эш-гамәлләрен анализларга өйрәтү;
2) Балаларның сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртү,нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту, әкиятләр укуга кызыксынуны арттыру;
3) Әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләре ,игелеклелек тәрбияләү.
Көтелгән нәтиҗәләр.
Предмет : әкиятне аңлап һәм сәнгатьле уку,төп уйны һәм төрен билгели белү.
Шәхсиятле: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.
Метапредмет нәтиҗәләр.
Танып белү: әкияттән кирәкле өзекне таба белү.
Регулятив: әкиятне анализлый, нәтиҗә ясый белү.
Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү,тыңлый һәм аралаша белү.
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Пространствоны оештыру: күмәк эш; индивидуаль эш, парларда эш,төркемдә эш,сүзлек белән эш,дәреслек белән эш.
Төп төшенчәләр: әкият,тылсымлы әкият,тиен,ана,олы кыз,уртанчы кыз,кече кыз,ләгән,бака,җеп,үрмәкүч.
Төп ресурслар: ”Әдәби уку” дәреслек-хрестоматия, 2 нче сыйныф,”Өч кыз” татар халык
әкияте,презентация.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт тудыру.
Рәхмәт кояш,
Таң китердең!
Бар дөньяны ялт иттердең.
Нурын төште бүлмәбезгә,
Сәлам бирик һәммәбезгә!
- Хәерле көн укучылар! Уку дәресен башлап җибәрәбез.
II.Актуальләштерү.
Әкиятләр, әкиятләр,
Тылсымлы, уйландыра
Хыял дөньясына чума,
Сине укыган бала. (слайд №2)
-Балалар, бу шигырь нәрсә турында?
– Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?
– Әкиятләр безне акыллы, шәфкатьле булырга, бер-береңә ярдәмләшергә, олыларны хөрмәт итәргә , хыялланырга өйрәтә.
-Бик дөрес әйттегез,булдырдыгыз ,балалар.Әйдәгез,бергәләп, “Кем әйтә?” уенын уйнап алыйк әле(слайд №3). (Әкиятләргә иллюстрацияләр күрсәтелә) .
– Игътибар белән карагыз һәм фикерләрегезне әйтегез
-Әкиятләр нинди төрләргә бүленә?.
– Без нинди төрдәге әкиятләр беләбез? ( Әйткән укучы тактага ябыштыра бара)
Халык әкиятләре
– Бу әкиятләрнең авторлары кем?(билгесез, халык)
Автор әкиятләре
– Әкият язган нинди авторларны беләсез?(Г. Тукай, А. Алиш)
Хайваннар турында әкиятләр
– Бу әкиятләрнең геройлары кемнәр?
Көнкүреш әкиятләре
– Бу әкиятләрдә нәрсәләр сурәтләнгән? (Көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә. Хезмәт яратканнар – акыллы, зирәк, ә комсыз байлар -надан булып сурәтләнә.)
Тылсымлы әкиятләр
– Бу әкиятләр нәрсә белән башка әкиятләрдән аерылып тора?
– Димәк, әкиятләр нинди төрләргә бүленә- Ә тылсымлы әкиятләрдә нинди предметлар очрый?
– Сезнең ишеткәнегез бармы, бу тылсымлы предметлар кешеләргә нинди файда китерә соң?
III. Уку проблемасын кую.
Викторина сораулары буенча кроссворд чишү
әкиятләр – ( дәресләрдә укылган әкитләрдән өзекләр слайдка куела, әкиятнең исемен әйтәләр.) Кроссворд тактага эленә, укучылар чыгып язалар.
Ө – “Бүдәнә белән Төлке”
Ч – “Гөлчәчәк”
К – “Кәҗә белән сарык”
Ы – “Батыр әтәч”
З – “Төлке белән Каз”
- Укучылар, нинди сүзтезмә килеп чыкты?
- Димәк, бүгенге дәрестә без “Өч кыз” әкиятен укырбыз.
Дәрескә нинди максатлар һәм бурычлар куярбыз?
-“Өч кыз” әкияте белән танышу
-Әкиятнең төрен ачыклау
- Үзегезгә нинди бурычлар куярсыз?
-Сәнгатьле итеп укырга
-Сорауларга тулы, дөрес итеп җавап бирергә.
- IV. Яңа материалны аңлату.
- Сүзлек өстендә эш ( слайд)
Җиз ләгән-бакырга башка металл өстәп коелган эретмәдән ясалган ләгән
Ярминкә – һәр елның бер үк вакытында һәм билгеле бер урында үткәрелә торган зур сәүдә базары.
Киндер –өйдә киндердән тукылган тукыма.
– Әйе,балалар, элекке вакытларда безнең әбиләребез өй шартларында киндерне сукканнар,аннан бизәкләп паласлар,сөлгеләр,тастымаллар,ашъяулыклар,тукымалар тукыганнар.Киндер тукымалардан күлмәкләр,ыштаннар,эшләпәләр теккәннәр.Хәзер дә әбиләребезнең сандыкларында аларның әниләре,әбиләре суккан сөлгеләр,тастымаллар ,ашъяулыклар кадерләп саклана әле .( әйберләрне күрсәтү) Тулырак…











