
“Лаеклы” ял.
Пенсиягә чыккач кеше ни эшләргә тиеш? Әлбәттә,тынычлап ял итәргә, сәламәтлеген ныгытырга, сәяхәт итәргә – кыскасы, рәхәт яшәргә тиеш. Күптән түгел ОТР каналында барган сорашуда катнашучыларның да 95%ы пенсионерлар эшләмәскә тиеш дип җавап бирде. Бары 5% ы гына эшләсеннәр дигән фикер белдерделәр.Чынлыкта эшләр ничек тора? Безнең Рәсәй дигән бөек илдә пенсиягә чыгучы кешеләрнең 40-45% ы эш урыннарында эшләүләрен дәвам итә.Бу – пенсиягә чыгучыларның калган яртысы өйдә тик ята дигән сүз түгел.Авыл пенсионерлары мал асрый,умарталар тота,тәрәзә-рамнар ясый,машиналар төзәтә,бакча үстерә һәм тагын санап бетергесез әллә никадәр эшләр башкара.Шәһәрдәгеләр каравылда тора,базарда сата,офис идәннәрен юа,кондуктор булып йөри һ.б. 2018нче елда пенсия яшенә җитүче 9,8 миллион россияле эшләвен дәвам иткән. (Росссиядә 45 миллионнан артык пенсионер исәпләнә).
Кемнәр эшли?
Бюджетта эшләүчеләргә үз эшләрен дәвам итү җайлырак һәм алар эшләүче пенсионерларның күпчелеген тәшкил итәләр.Хезмәт хакының әйбәт булуы һәм югары квалификацияле белгеч булу укытучылар,врачлар,фәнни хезмәткәрләргә,мәдәният өлкәсендәгеләргә эшләүләрен дәвам итәргә стимул булып тора.Эшләүче ирләрнең – 87%ы, хатын-кызларның – 67%ын шушы өлкәдә эшләүчеләр тәшкил итә.
Совет заманында эшләгән өлкән буын пенсионерларының күбесе түбән хезмәт хакына да эшләргә риза. Аз пенсиягә күпмедер өстәмә булсын өчен алар ярты ставкага, кимрәк эш сәгатьләренә дә хезмәт куя. Югары икътисад мәктәбе тикшеренүләре буенча,соңгы ун елда эшәүче пенсионерларның саны 1,5 тапкырга арткан. Алдагы елларда бу күрсәткеч кимүгә түгел, ә үсү ягына барачак.Чөнки дәүләтнең пенсия яшенә җитүчеләрне яклап чыгарган карарлары шуңа ярдәм итә.Өстәвенә пенсия күләме илдәге хезмәт хакының 31%ы кадәр генә.(Совет заманында 45% иде)
Ирләре булмаган ялгыз хатыннар эшләүләрен дәвам итәргә мәҗбүр булалар. Болар – нигездә шәһәрдә яшәүчеләр. Һәр ике хатын-кызның берсе пенсиягә чыгуының беренче биш елында эшләвен дәвам итә.Моңа ялгыз яшәү сәбәп түгел.Төп сәбәп – пенсиянең җитәрлек булмавы. Бөтен Россия халык фикерен өйрәнү үзәгенең статистик мәгълүматларына күз салсак, пенсиясен җиткерә алмаган кешеләр саны елдан-ел арта һәм бүгенге көнгә 22% тәшкил итә.
8-9 мең пенсиягә яшәп булмый, хәтта җан асрап та булмый.Шуңа күрә алар,үз эш урыннарында калмасалар да, минималь хезмәт хакыннан да түбән булган башка эшләргә риза булалар. Гомумән,хатын-кыз кулын салындырып, төшенкелеккә бирелеп утырырга күнекмәгән. Аңа хәрәкәт,аралашу кирәк. Аның оныкларына бүләкләр аласы, ипотекада утыручы улына булышасы, үзенә яңа күлмәк тектерәсе, өендәге җиһазын яңартасы килә.Боларга пенсия акчасы җитми.Эшләп кенә җиткереп була.
Авыл җирендә эшләгән сыер савучылар,терлек караучылар, механизаторлар, амбарда ашлык тутыручыларның пенсиягә чыккач, эшләрлекләре калмый. Алар болай да көч-хәл белән пенсия яшенә килеп җитәләр.
Аз хезмәт хакы түләнә торган эш урыннарына яшьләр якын да килми.Шуңа күрә,мәсәлән,коммуналь хуҗалык тармагында эшләүче сантехник,монтер кебек һөнәр ияләрен җитәкчеләр үзләре җибәрмичә эшләтергә тырышалар.
Пенсия куркынычмы?
Кайбер кеше пенсиягә чыгып, өйдә ятудан курка.Ул җәмгыятьтән аерылуны,кешеләр белән аралашмауны үзенең кирәге беткәнгә исәпли.Һәм пенсия яше җитү белән эштән җибәрүне бик авыр кичерә. Төшенкелеккә бирелә, стресс кичерә. Анда хәтта моңарчы булмаган авырулар килеп чыга.Һәм кеше бик тиз сәламәтлеген югалтып, якты дөнья белән хушлашырга да мөмкин.Күпчелекне тәшкил итмәсәләр дә, андыйлар бар.
Кеше озак эшләгән саен сәламәтлеген ныграк саклый, яшь булып кала, дигән психологик фикер бар.Чыннан да,эшләгән кешенең билгеле бер максаты була. Аның иртәгә, берсекөнгә нәрсә эшләячәге алдан билгеләнеп куелган төгәл график буенча бара. Пенсиягә чыккач, бу төгәллек югала. Билгеле бер эздән бару тукталып кала. Кешене күп сораулар борчый: иртәгә нәрсә булыр; авырып китсәм,нишләрмен; акчам бетсә,кая барырмын; балалар ипотекаларын ничек түләр һ.б. Шушы борчулар аны эшләвен дәвам итәргә мәҗбүр итә.
Дәүләт пенсиясе.
Пенсионерларның эштән китмәвенә пенсионер үзе түгел, ә дәүләт гаепле.Чөнки ул пенсионерга яшәү минимумы дәрәҗәсендәге пенсия түли. (2019 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы күләме 8 232 сум дип билгеләнде). Эштән дә чыгарылып,шуның кадәр аз пенсиягә утырып калучы кеше үзенең кирәксезгә әйләнүен күрә .Ә көнбатыш илләрендә 60-65 яшьне актив тормыш алып бару яше дип саныйлар. Анда 75не узгач кына картлык башлана.
Бу илләрдә пенсиягә чыгуны шатланып каршы алалар.Чөнки алар материаль тәэмин ителгән һәм алга таба үзләре теләгәнчә яши алалар.Тели икән – сәяхәт итә; тели – хобби белән шөгыльләнә, белемен күтәрә; хәйрия эшләре белән шөгыльләнә. Кыскасы,цивилизацияле җәмгыятьнең бөтен байлык-мөмкинлекләреннән файдалана. Чөнки аның картлыгына җитәрлек пенсиясе рәхәтләнеп яшәү өчен инде туплап куелган. Бернинди борчу-хәсрәт юк.
Хәзер кайбер саннар китерәм. Аларны укып, егылып китә күрмәгез. Тулырак…